Барлык яңалыклар
Рәсемханә
31 август 2020, 11:53

Әкият иле

Аның картиналарына озак карап торсаң, үзеңне ниндидер әкият дөньясына кереп киткән кебек тоясың. “Легендалар илендә”, “Серле Урал”, “Таң тылсымы”, “Омтылыш”, “Борынгы Җир” кебек әсәрләр сине үзенә әсир итеп, адәм затының чиксез Галәмдәге урыны, кешенең җан бөеклеге турында тирән уйлануларга этәрә. Рәссамның акварельләр дөньясында тынлык һәм гармония хакимлек итә. Күңелдә ирексездән: "Их, көнкүреш мәшәкатьләреннән качып, бер мизгелгә генә булса да шушы сихри мохиттә яшәп алсаң иде!” – дигән уй да туа. Кем соң ул тылсымлы талант иясе?

Розалия Мәсгуть кызы Лавриненко 1965 елның 27 февралендә Туймазы шәһәрендә дөньяга килә. 1982 елда биредә урта мәктәп тәмамлагач, Уфаның 2нче педагогия училищесына укырга керә. Хезмәт юлын 1985нче елда Туймазы фарфор заводының сәнгать лабораториясе рәссамы сыйфатында башлый. Озак та үтми, гыйлемгә сусаган Розалия Башкортстан дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетына укырга керә. Әлеге уку йортын 2003нче елда тәмамлый. Аннары, 2000 – 2008 елларда, Туймазы каласының балалар художество мәктәбендә графика, рәсем, композиция, скульптура, компьютер графикасы буенча белем бирә.
2006 елда беренче тапкыр үз иҗат җимешләрен художество һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларының республика конкурс-күргәзмәсенә тәкъдим итеп карый. Шуннан бирле аның картиналары сәнгать сөючеләрнең игътибар үзәгендә кала. Ул республика, төбәкара, бөтенрусия, халыкара дәрәҗәдә узган күргәзмәләрдә даими катнашып килә. 2013 елдан – Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы. Розалия Лавриненконың иҗат җимешләре Уфаның М.В. Нестеров исемендәге сәнгать музеенда, Курган, Ирбит, Бишкәк шәһәрләрендәге музей тупланмаларында саклана.
2008 елдан бирле Уфада яшәгән рәссам көндә Орджоникидзе районының “Вектор” балалар техник иҗаты үзәгендә укыта. Җәйләрен яшүсмерләр белән туган ягына сәяхәт кылып, балачак хатирәләрен яңарта, аларны табигать матурлыгын күреп, аны сурәтләрдә мәңгеләштерергә өйрәтә. Иҗат юлын майлы буяу белән киндергә төшерелгән этюдлардан башлаган рәссам соңрак гади кәгазь һәм акварель буяуларга күчә. Розалия Мәсгуть кызының картиналарыннан иртәнге Кояш нурларына чумган авылның уянып килүен, сихри бер сурәт тудырып таңгы томанның эрүен, шул томан артында акрын гына елга агып ятуын – кыскасы, тормыш ыгы-зыгысын онытырга мәҗбүр иткән Мәңгелек сулышын ачык тоярга мөмкин... Һәм алар шуның белән күңелне әсир итә дә...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Фото: Artageless.com
Читайте нас: