Барлык яңалыклар
Рәсемханә
13 август 2020, 12:28

Уфа сәнгать галереясендә – яңа күргәзмә

Коронавирус пандемиясе аркасында, Уфа сәнгать галереясе июнь уртасына кадәр эшләми торды. Ләкин һәр авыр вакытның да ахыры була. Җәй башлангач, галерея дә тамашачылар өчен үз ишекләрен ачты. Беренче булып биредә Уфада яшәүче танылган татар рәссамы Илдар Гыйльмановның шәхси күргәзмәсе узды. Ул иҗатчыга 50 яшь тулган көннәрдә ачылып, аның сәнгать сөючеләр алдында тоткан имтиханы, иҗат юлына үзенә күрә йомгак буларак оештырылды. Ә июль аенда Уфа сәнгать галереясе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү. 75 ел аяз күк астында” дип аталган рәсем сәнгатенең республика күргәзмә-конкурсын уздырды.

Әлеге күргәзмәдә 130дан артык картина, унлап скульптура һәм, шуңа өстәп, бер инсталляция куелган иде. Аларны республиканың төрле төбәкләрендә иҗат итүче йөздән артык рәссам һәм скульптор тәкъдим итте. Алар арасында өлкән яшьтәге иҗатчылар белән беррәттән яшьләр дә күп иде. Шуны әйтергә кирәк: яшь рәссамнарның эшләре үзләренең күнегелгән кануннарга сыймавы, сугыш дәһшәтен яңа, үз буыны күзлегеннән тасвирлавы белән аерылып тора иде. Аларның хезмәтләре тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәя алды.
Тамаша залларының ярымбуш хәлдә булуы бераз күңелне кырса да (моның барыбызга да аңлашылган объектив сәбәпләре бар: “таҗлы зәхмәт” пандемиясенең һаман чигенмәве аркасында, июль аенда 65 яшьтән өлкән буын вәкилләре өйләрендә, үзизоляция шартларында утырырга мәҗбүр иде), күргәзмәгә чыгарылган эшләрнең сәнгатьчә кыйммәте, күңелләргә тәэсир көче моны өчләтә-дүртләтә кайтарды.
Мине аеруча “Чемодан” дип аталган инсталляция тетрәндерде. Күз алдыгызга китерегез: гадәти, кыршылып беткән агач чемодан. Безнең 40-50 яшь аралыгындагы буын мондый чемоданнарның кайчандыр булуы турында белми дә. Аның сул як почмагына зур итеп алты почмаклы сары “Давыт йолдызы” ябыштырылган. Сугыш вакытында нацистлар башка, уңайлырак урынга күчерәбез дип алдап, миллионнарча яһүд гаиләсен геттоларга, концлагерьларга озаткан. Юлга бары тик шундый бер чемодан гына алырга рөхсәт ителгән. Янәсе, яңа урында яһүдләр өчен барысы да әзерләнеп, көтеп торган. Әйе, көткән... Газ камералары, ач үлем, туктаусыз җәбер-кыерсытулар. Күкрәгенә һәм чемоданына “сары алтыпочмак” сугылган кешене нәрсә эшләтсәң дә яраган – кыйнарга да, таларга да, хәтта үтерергә дә. Әлеге чемодан яһүд халкы язмышына төшкән йөкне, азатлыкка, үз дәүләтләренә ирешү өчен алар узган юлны символлаштыра.
Күргәзмәдә саф татар авылы тормышына багышланган картиналар да аз түгел иде. Шуларның берсе “Кәлҗемә” дип атала. Аның авторы күзаллавынча, бәрәңге кәлҗемәсе, бер үк вакытта, халыкны ач үлемнән коткаручы да, аңа яшәү һәм көрәш көче бирүче дә тормыш символы булып хезмәт итә. Әлеге символ аша халыкның җиңүгә ышанычы да, бүгенге аяз күк астындагы тормышыбызның нинди сынаулар һәм корбаннар аша килгәнлеген тирән аңлау гәүдәләндерелә.
Күкләребез һәрчак аяз, дөньяларыбыз тыныч торсын! Уфа сәнгать галереясе оештырган күргәзмәнең төп идеясе, асыл мәгънәсе шул булды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Фото: Afisha.ru
Читайте нас: