Кылган моңы... Борынгы бабаларыбызның ярсу атларының тояк тавышы, төркиләрнең үзәк өзгеч йөрәк сыкравын, сагышларын үз эченә сыйдырган курай ишетелә кебек меңьеллык кылганнар шаулавыннан. Бу моңны ишетү өчен, халкыңның күңеленә үтеп кереп, аның тормышы, шатлык-кайгылары белән яшәү кирәк. Шул очракта бу моң шигырьгә әверелә, җыр яки рәсем булып җаныңнан саркып чыга. 1957нче елда Әлшәй районы Гайнәямәк авылында туган үзенчәлекле рәссам Рамил МИГРАНОВның иҗатын да кылган моңына тиңләр идем мин.
Рәссам иҗатының чишмә башы аның туган ягының данлыклы тарихына һәм нәсел тамырларына килеп тоташа. Аның әнисе — Рәйхан апа тирә-якта дан тоткан палас сугучы, ә бабасы билгеле агач бизәү остасы була. Рамил да кечкенәдән палас сугарга өйрәнә. Әнисенең иҗат үзенчәлеге шунда ки, ул үз паласларында әзер сурәт өлгеләрен файдаланмый, ә үзлегеннән яңа орнаментлар уйлап чыгарырга ярата. Тиздән мондый орнамент өлгеләрен Рамил үзе иҗат итә башлый. Дөрес, бәләкәй чагында әле ул рәссам булу турында түгел, ә музыкант һөнәрен үзләштерергә хыяллана — өздереп гармунда уйный. Шулай да, үз авылында урта мәктәпне тәмамлагач, башкалага килеп, Уфаның 2нче художество мәктәбендә укый. Һөнәр серләрен аңа билгеле рәссам Рәшит Солтан улы Хәбиров төшендерә. 1975-1977нче елларда чик буе гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәп кайткач, Мәскәүдәге Халык сәнгате институтына читтән торып укырга керә һәм 1983нче елда аның уңышлы тәмамлап, рәссам һөнәрен алып чыга.
Рамил Зәрәгать улыннан иҗатында милли, тарихи тематика өстенлек итүенең сәбәпләре турында сорагач, ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде:
— Милли горурлыктан киләдер инде бу үзенчәлек. Һәр сәнгать кешесе, беренче чиратта, үз халкына хезмәт итәргә тиештер, дип саныйм мин. Туган ягыбызның тарихына күз салсаң, анда бетмәс-төкәнмәс хәзинәләр, халкыбызның рухи бөеклеген ачучы сәхифәләр бар икәнлеген күрәсең. Мәсәлән, узган ел мин туган ягыбызда киң таралган Гамбәрсылу турындагы легенданың тамырларын тикшерә башладым. Аның буенча, Гамбәрсылу Батый хан заманында, ягъни XIII гасырда яшәгән кыю һәм гүзәл кыз була. Ул бай нәселдән чыга, атта да шәп чаба. Якташларының хан тарафыннан салынган көч җитмәслек ясак түләп интегүен күргәч, халыкны Батыйга каршы күтәрә. Сөйгәне, Нарыс исемле егет белән бергәләп, алар монголлар белән алышалар. Тигезсез көрәштә Гамбәрсылу да, Нарыс та һәлак ителә. Кыз сазлыкка батырып үтерелә, ул урын әле дә «Гамбәр сазлыгы» дип йөртелә. Бу урынга халык кабер ташы куя, ул бүген дә бар. Анда гарәп графикасы белән язылган түбәндәге шигъри юллар да сакланган:
Ә сөйгәне Нарыс һәлак булган тау бүген аның исеме белән, Нарыстау дип йөртелә.
Әлеге шәхесләрнең тарихи тамырлары белән кызыксынып, мин якташыбыз, отставкадагы полковник, язучы Зәки Зәйнуллинга хат яздым. Тиз арада аңардан сорауларыма ачыклык керткән җавап килде. Аның белән без бик озак хат аша әңгәләмәштек. Шуның нәтиҗәсе буларак, күңелемдә Гамбәрсылу турында картина иҗат итү идеясе туды.
Башкорт, татар, казах халыкларының уртак әдибе Акмулланы да мин үземчә күрәм. Аның үз гомерендә бер генә сурәте дә сакланмаганлыктан, бездә аны бик ябык, какча гәүдәле итеп тасвирлау калыплашкан. Миңа калса, бер дә алай түгел. Ач, ябык кеше татар, башкорт, казах арасын бер итеп, халыкларга мәгърифәт нуры таратып йөри алыр иде микән? Минем күз алдыма ул якташларымдай зур гәүдәле, баһадир, чиксез рухи һәм физик көчкә ия кеше булып баса. Акмуллага багышланган картинада мин нәкъ шушы образны гәүдәләндердем. Гомумән, рәссамнан һәр нәрсәне үзенчә күрү сорала. Шунда гына әсәр чын сәнгать көченә ия була.
...Әйе, бу сүзләр белән килешмәү мөмкин түгел. Башкорт һәм татар халыкларының тарихына бирелгәнлек, дала рухы, кылган шавы башка бер генә рәссамда да андагыдай чагылмый кебек. Берничә ел элек Рамил Зәрәгать улы Тубылда йөреп кайтты. Себер татарлары белән якыннан аралашу аңа Күчем хан турында картиналар циклы башлауга этәргеч бирде. Рәссам кайда гына булмасын, татар һәм башкорт халыкларының тарихын өйрәнүдән, аны киндердә мәңгеләштерүдән туктамый. Җанында шаулаган кылган моңы аның иҗатының асылын тәшкил итә.
Рамил Зәрәгать улы 1985нче елдан башлап, төбәк, республика, ил күләмендә узган күргәзмәләрдә даими катнашып килә. Аның картиналары инде Русиядә генә түгел, ә Германия, Югославия, Франция, Греция, Австрия сәнгать сөючеләре арасында да танылу яулады. Димәк, рәссам җанында шаулаган кылган моңы инде төркиләрдән шактый читтә урнашкан милләт әһелләренең күңелен дә арбап ала, дигән сүз. Киләчәктә дә шулай булсын!