Барлык яңалыклар
Рәсемханә
14 июнь 2019, 18:13

ШӘБӘГЫШНЫҢ ҮЗ ПУШКИНЫ БАР!

Куергазы районы Шәбагыш мәктәбенең педагогик коллективы инде дүрт ел олы бәхеткә ия: уку йорты алдындагы мәйданчыкны бөек урыс шагыйре А. С. Пушкинга һәйкәл бизи. Аның авторы – танылган скульптор, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Козинин.

Куергазы районы Шәбагыш мәктәбенең педагогик коллективы инде дүрт ел олы бәхеткә ия: уку йорты алдындагы мәйданчыкны бөек урыс шагыйре А. С. Пушкинга һәйкәл бизи. Аның авторы – танылган скульптор, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Козинин. Һәйкәлнең үз тарихы да бар: мәктәпнең А. С. Пушкин тарихи-әдәби музее җитәкчесе Рәфыйк Әминов күп еллар элек скульпторга һәйкәл төзү идеясе белән мөрәҗәгать итә. Вакыты тыгыз булуга карамастан, Александр Егорович аның үтенечен кире какмый. Иҗат җимешен ул мәктәпкә бүләк итеп тапшырырга була. Һәйкәл төзелеп беткәч, аны алып килеп урнаштыруны да үз өстенә ала. Мәктәп җитәкчелеге берничә ай дәвамында иҗатчы белән Интернет челтәре аша хатлашып, хәбәрләшеп тора.
Денис Никитин җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Автобашсервис” җәмгыяте һәйкәл өчен мәйданчык әзерли. Төзелеш һәм бизәкләү эшләре Шәбагыш авылы биләмәсе бюджеты исәбенә башкарыла. Хакимият башлыгы Альбина Ишморатова төзүчеләргә һәрчак ярдәм кулы суза. Укучылар исә мәктәп территориясен төзекләндерә, төрле агачлар, чәчәкләр утырта. Стәрлетамак урман хуҗалыгының Куергазы бүлекчәсе хезмәткәрләре уку йортына миләш үсентеләре бүләк итә. Бүген инде алар матур булып үсеп тә киткәннәр.
Һәм, ниһаять, 2015 елның 10 июнендә А.С. Пушкинга тантаналы рәвештә һәйкәл ачыла. Бәйрәмдә район җитәкчелеге, якташ шагыйрь һәм язучылары, тел-әдәбият укытучылары, укучылар, башка мәртәбәле кунаклар катнаша. Шулай итеп, инде өч ел Пушкин һәйкәле тирә-якка шигърият нуры сибеп утыра. Ул – мәктәп, авыл, районның гына түгел, ә бөтен республиканың күрке.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: