Барлык яңалыклар
Рәсемханә
11 апрель 2019, 11:24

САЛАВАТ РУХЛЫ САЛАВАТ

Салават Гыйләҗетдинов һәрвакыт хәрәкәттә. Быел инде алтмышын тутырса да, мин аның тик утырганын күргәнем, тормышка зарланганын ишеткәнем булмады. Ул әле Казанда, әле Бакчасарайда, әле Кырымда, әле әллә кайларда. Иҗатында да үзе йөргән якларның сулышы, тарихы, табигате, характерлары ачыктан-ачык сизелеп тора. Ул – бөек Тукаебызның исемен сәнгатьтә мәңгеләштерү өчен бөтен көчен салган кеше. 2011нче елда аның башлангычы белән “Тукайның 125 күз яше” һәм “Шүрәле иле” проектлары башкарылды. Аларда татар иҗатчылары гына түгел, ә илебездә яшәүче барлык милләт вәкилләре дә диярлек катнашты. Аның тарафыннан оештырылган “Ак тирмә”, “Тәгәрмәч”, “Адәм кабыргасы” һәм башка этнофутуристик симпозиумнар үзләренең күнегелгән калыпларга сыешмавы, милли эчтәлекне яңа формага салып бирүчеләрне җыюы белән аерылып торды. 2017нче елда ул кыргыз халык эпосы “Манас”ның башкорт теленә тәрҗемәсен иллюстрацияләп чыгарды һәм шуның белән төрки халыкларның тарихи уртаклыгын тагын бер тапкыр раслады.

Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдиновны мин гомер буе беләм кебек. Әлегедәй хәтеремдә, 1998нче елның башы... Ике елдан артык бүлектә эшләп, тәҗрибә туплагач, мине “Тулпар” журналының җаваплы сәркәтибе итеп куйдылар. Журналистлар арасында бу вазыйфаны “штаб начальнигы” дип атыйлар. Яңа санның структурасын төзисең, анда керәсе барлык язмаларны башыннан азагынача укыйсың, бүлек мөхәррирләреннән соң төзәтәсең, өстәвенә, журналның бизәлеше дә синең өстә. Соңгысы аеруча җаваплы, чөнки, халык әйтмешли, “май чүлмәге тышыннан билгеле”. Ул чорда “Тулпар”да басылып чыккан барлык күләмле язмаларга да рәсемнәрне журналның бүгенге бизәлеш мөхәррире Искәндәр Нигъмәтҗанов ясый иде. Ул искиткеч зур талант иясе булса да, бер кул – бер кул инде, стиль төрлелеге җитешми. Шулай итеп, яңа “каләмнәр” эзләү эше башланды. Дистәләрчә рәссамны сынап карадык, берсе дә безгә туры килмәде. Чөнки әдәби әсәрләргә рәсем төшерер өчен, китап графикасын энәсеннән җебенә кадәр белергә, үзеңнең кабатланмас стилеңне булдырырга кирәк.
Көннәрдән бер көнне редакциягә Кавказ кешеләренә охшап, күзләреннән ут чәчеп торган, спортив гәүдәле бер яшь ир килеп керде. Кулында – эшләре. Аларга караш ташлау белән без алдыбызда олы талант басып торуын аңладык. Техник осталык, кабатланмас стиль, фәлсәфи тирәнлек – аның эшләрендә барысы да бар иде. Иң мөһиме, аның һәр әсәреннән тарих сулышы бөркелә. Соңрак, эш барышында мин Салават абыйның, чын мәгънәсендә, тарихчы да булуын аңладым. Тарихчыларның да гадие түгел, ә төрки бергәлекне алга сөрүче, Сталин чоры терминологиясе белән әйтсәк, “пантюркизм”да гаепләнеп, Себергә сөрелерлек кеше.
Шул чордан башлап Салават абыйның рәсемнәре “Тулпар”ның һәр санында диярлек чыгып килә. Үз эшенә карата җаваплылык, төгәллек аның тормыш асылы булып тора. Салават Гыйләҗетдинов һәрвакыт хәрәкәттә. Быел инде алтмышын тутырса да, мин аның тик утырганын күргәнем, тормышка зарланганын ишеткәнем булмады. Ул әле Казанда, әле Бакчасарайда, әле Кырымда, әле әллә кайларда. Иҗатында да үзе йөргән якларның сулышы, тарихы, табигате, характерлары ачыктан-ачык сизелеп тора. Ул – бөек Тукаебызның исемен сәнгатьтә мәңгеләштерү өчен бөтен көчен салган кеше. 2011нче елда аның башлангычы белән “Тукайның 125 күз яше” һәм “Шүрәле иле” проектлары башкарылды. Аларда татар иҗатчылары гына түгел, ә илебездә яшәүче барлык милләт вәкилләре дә диярлек катнашты. Аның тарафыннан оештырылган “Ак тирмә”, “Тәгәрмәч”, “Адәм кабыргасы” һәм башка этнофутуристик симпозиумнар үзләренең күнегелгән калыпларга сыешмавы, милли эчтәлекне яңа формага салып бирүчеләрне җыюы белән аерылып торды. 2017нче елда ул кыргыз халык эпосы “Манас”ның башкорт теленә тәрҗемәсен иллюстрацияләп чыгарды һәм шуның белән төрки халыкларның тарихи уртаклыгын тагын бер тапкыр раслады.
Салават Гыйләҗетдинов өчен материалда чикләүләр юк. Ул киндердә дә, кәгазьдә дә, керамикада да, тукымада да бердәй оста әсәрләр тудыра. Үзем шаһит: хәтта йомырка сатыла торган картон савытларны җебетеп, аларны яңадан коеп та ул кабатланмас сәнгать әсәрләре тудыра ала.
Салават абыйның тагын бер сыйфатын атамасам, язмам тулы булмас кебек. Ул – турылык, сүздә һәм иҗатта үз-үзеңә хыянәт итмәү, коньюнктурага бирелмәү. Рәссам уйлаганын күзеңә ярып әйтә, каршында торган кешенең вазыйфа-титулларына, дәрәҗәләренә карамый. Шуңа да аны тулы хокук белән “Салават рухлы Салават” дип атарга мөмкин. Башкорт халкының милли героеның рухы, шулай итеп, Борайда туып үскән татар егетенә күчкән булып чыга.
Озак елларга сузылган җимешле хезмәте, мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдәге казанышлары өчен Салават Гыйләҗетдинов 2019нчы елның 27нче февралендә Русия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу даими авторыбыз һәм якташыбызның хезмәтенә лаеклы бәһа булып тора. Шул уңайдан без “Тулпар”ның барлык укучылары исеменнән рәссамны кайнар котлыйбыз! Иҗат канатларың талмасын, Салават абый!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: