Бөек Җиңүгә - 80 ел
14 Октября , 18:46

Габдулла ГАЛИЕВ. Кырык дүртнең буранлы кышы. Хикәя (2)

Шул көннән Рәсим белән Фәниянең «мәхәббәт романтикасы» башланды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Габдулла ГАЛИЕВ. Кырык дүртнең буранлы кышы. Хикәя (2)Габдулла ГАЛИЕВ. Кырык дүртнең буранлы кышы. Хикәя (2)
Габдулла ГАЛИЕВ. Кырык дүртнең буранлы кышы. Хикәя (2)

Яныбызга өстенә мамык сырма, шундый ук чалбар кигән, бит очлары берничә тапкыр өшеп, купшакланган яшь кенә хатын-кыз килеп туктады. Үзе белән таныштырды, без тарттырып чыгарачак агачларны кабул итүче икән. Агачларны моннан ике чакрым ераклыктагы вагонеткаларга төйи торган урынга чыгарырга тиеш икәнбез. Көнлек норма – өч фисметр.

– Аударган агачлар арасында «Авиа» диеп язылганнары булыр, шундый агачларны өч юл чыгара алсагыз – өч фис була, – диде кабул итүче. Аннары атларыбызга күзен йөртеп алгач: – Белмим шул, бу атларыгыз «Авиа»ны сөйри алырлар микән, – дип, башын чайкап куйды.

– Солы, атларга солыныкайчан бирәсез? – дидем мин, сабырсызланып.

– Солы да, ипи дә нормагызны үтәсәгез генә биреләчәк, – диде ул.

– Ә үти алмасак?

– Ул чагында бернәрсә дә юк. Хәер, бер тапкыр төш вакытында кайнар аш биреләчәк. Аңладыгызмы?

Аңламаган кая?! Эллуу имәндә икән чикләвек! Кара, Заһидулла абый бер дә алай диеп укымады бит телефонограмнан. Солысы да, ипие дә һәр көнне бирелеп барачак дигәние… Ә монда, әнә нәрсә диеп тора, өшегән бит! Кабул итүче нәрсә, сүзен әйтте дә китеп барды.

Шулай да күңел түребездә, бәлки әле норманы үтәп булыр дигән өмет чаткысы юктүгел иде. Аударган агачлар арасыннан эзләп бара торгач, төп башына «Авиа» дип язылган ике агач табып алдык. Колач җитмәслек юан, биш метрлы төп буе икән. Башта Рәсимнең атын агач янына китереп туктаттык та, әйләнәсендәге карны чистартып, чанасын бераз аска төшердек; аннан агачыбыз астына күсәкләр тыгып, ухылдашып шудыра торгач, агачыбызның төп башы чанадагы бүкән өстенә менеп утырды. Шундый ук тәртип белән икенче «Авиа»ны минем чанама да салып куйдык.

Беренче Рәсимнең Тимеркүген юлга чыгарып куярга булдык. Рәсим башындагы бүреген басыбрак киде дә дилбегәсен кулына алып: «Әйдә әле, Тимеркүк!» – дип, урманны яңгыратып кычкырып җибәрде. Тимеркүк чананы бер якка каерып таптанып торгандай итте дә, бөтен гәүдәсе белән суырылып, ыңгыраша-ыңгыраша йөкне кузгатып алып китте. Ура-а! Кузгалды бит, чанабыз кузгалды! Мин, шатланып кычкыра-кычкыра, тездән кар ерып йөк артыннан йөгердем. Ләкин иртәрәк шатланганмын, Тимеркүгебез юлга чыгып җитә алмады, тукталып калды. Артык күп ара үтмәсә дә, ерактан чабып килгән чабышкы сыман хәлсезләнде. Бераз хәл алдыргач, тагын ике яктан әйдәкләргә керештек. Тимеркүк тырышып-тырышып тагын кузгалып китте, әмма җиде-сигез адым китү белән сулышы капланып, гөрселдәп туктады, тагын әйдәкләп карасак та, бүтән кузгалырга теләмәде.

Тимеркүкне калдырып, минем атым янына килдек. Минеке нишләр? Башымдагы бөтен уем шул гына иде. Бер караганда, Сарытурым Тимеркүктән гәүдәлерәк тә, куәтлерәк тә, әмма чыгымчылый торган гадәте бар. Йөген беренче талпынуында суырып ала алмаса йә тукталып калса, кабат тарттырып китәрмен димә! Кыйна, тукма – чанаңнан йөгеңне бушатмыйча урыныннан кузгалмаячак!

Чана башына ураган дилбегәне сүтеп алуым булды, Сарытурым бераз гына таптанып торгандай итте дә чананы бар көченә кузгатып алга ыргылды, бичара атым аякларын карга терәп тырыша-тырыша, ухылдап алга атларга тырышты, тирән кардан шуган авыр йөкле чана, йә бер, йә икенче якка янтаеп тагын да авырайды, камыт баулары тартылып шыгырдады. Атымны әйдәкләп атлаган уңайга эчемнән: их, юлга чыгып җиткәнче тукталмаса гына иде, дим. Юк шул, булмады. Тимеркүк белән тигезләшкәч, Сарытурым тукталып калды, сулышы тыгылганга нишләргә белмичә, башын югары күтәреп, киңәйгән борын яфракларын калтыратып өсте-өстенә һава сулады. Дерелдәгән аяклары белән таптанып пошыргаланды.

Бүген беренче тапкыр «Авиа» дигән агачның безнең арык атларыбыз өчен түгел икәнлегенә инандык.

«Авиа»ларыбызны чаналарыбыздан төшереп, кичкә кадәр ундүрт-уналты сандиаметрлы агачлар чыгарып йөрдек. Эштән кәефләребез кырылып кайтты. Атларыбызны ашаттык та, сөйләшми-нитми, мыштым гына йокларга яттык. Күпме йоклаганбыздыр, белмим, Рәсим мине җилкәмнән тарткалап уятты.

–Таптым, – диде ул, колагыма пышылдап.

– …Нәрсәне?

– Җаен!

– …Нәрсәнең җаен? – дидем мин, йокы аралаш берни дә аңламыйча.

– Иртәгә атларны бер генә чанага очтагалап җигәбез. Ике ат бер «Авиа»ны сөйрәргә тиеш! Төшкә кадәр өч, төштән соң өч юл чыгара алсак, менә сиңа норма! Күңелеңне киң тот, энекәш! Солы да, ипи дә безнеке!

Кара әле, ә? Төн йокламый шуны уйлап ята икән! Бу кадәр хыялый егет булыр икән! Баш та, тапкырлык та бар үзендә! Рәсим дисәң дә Рәсим! Минем кебек йокы мичкәсе түгел инде…

Бүген кичәгедән дә иртәрәк торып, теге чаналарыбыздантөшергән «Авиа»лар янына барып туктадык. ССарытурыны тугарып, Тимеркүк алдына җиктек. Икебезнең дә кәефләребез шәп, күңелләребез күтәренке, эшебезнең барып чыгасына шигебез юк иде.

Әмма ни кызганыч, бүген дә теләкләребезгә ирешә алмадык. Атларыбыз болай җигелергә өйрәнмәгәнгәме, йөкне бердәм тартып кузгата алмадылар. Бигрәк тә минем Сарытурым Тимеркүккә булышырга теләмәде, бер тартылып, бер бушанып, чыгымчылап таптанудан узмады. Җен ачуым чыгып, кулыма каеш чыбыркымны алып, Сарытурыны кыйнарга керештем. Артта күсәк белән атларга чананы кузгатырга булышып торган Рәсим түзмәде, йөгереп килеп кулымнан чыбыркымны тартып алды, ачу белән читкә ыргытты. Зәңгәр күзләрен усалландырып:

– Нишлисең син, ә? Нишлисең? Мескен хайванның болай да коры сөяккә калган тәненә ничек кулың күтәрелә? – дип, мине тиргәп атты.

Кызып киткәнемә уңайсызландым, бит очларым кызышты, кулларым салынып төште.

– Сарытурыны төпкә җигеп карыйбыз, – диде Рәсим төксе генә.

Ашыга-ашыга, атларыбызны урыннарын алыштырып җиктек, җиңелрәк булсын өчен юлга кадәр араны, аякларыбыз белән карын таптап, сукмак ясап чыктык.

Әмма ниләр генә эшләп карасак та, атларыбыз йөкләрен олы юлга кадәр тартып чыгара алмадылар. Алҗып, манма тиргә батып, чаналарыбыз өстенә хәл алырга утырдык. Утыз градуслы салкында печән өстендәге кебек кульяулыкларыбыз белән маңгай-муен тирләребезне сөртеп утырабыз, бөтен урманны яңгыратып үкереп елыйсы килә, безне бу халәттән бары тик ир-ат булуыбыз гына тыеп тора.

Ерак түгел, яныбыздан гына диярлек олы юл үтә. Юлдан агач сөйрәтеп юлчылар уза торалар, авыр бүрәнә астына ышкылып кар ыңгыраша. Күзәтеп утырабыз, без хыялланган «Авиа» салганнары да бар, болары хәлле колхозлардан килгәннәре инде, чөнки атлары сөлек кебек елкылдап тора. Норма дигәнне җырлап кына үтиләр инде болар! Нинди бәхетлеләр! Шулардан көнләшеп, күзләребезгә яшь тыгылды.

Көнебез кичәге кебек бүген дә уналтылы, унсигезле агачлар чыгарып үтте. Күпме тырышсак та, нормабызны үти алмадык, кичкә таба атларыбыз алҗыдылар, фатирыбызга атлатып кына кайттык. Шунысын да әйтеп үтим, төш вакытында леспромхозның җир астына казылып эшләнгән ашханәсендә тамак  ялгап чыктык. Кәбестә ашы гына булса да, тәнебезгә бераз җегәр кергәндәй булды. Шунда бездән алданрак килгән якташларыбыз белән очраштык, зарларыбыз уртак: норма турында иде. Шунысы ачыкланды – безнең кебек солыдан, алты йөз грамм икмәктән мәхрүм булганнар, арык атлылар җитәрлек икән монда. Араларында өйләреннән алып килгән бәрәңге, монда бер тапкыр бирелә торган кәбестә ашы белән генә тукланып эшләп йөрүчеләр дә күп.

Фаҗигаләр дә булыштырып тора икән монда. Әле шушы арада гына тәгәрмәчләре эзеннән чыгып читкә тәгәрәгән вагонетканы тартып баручы ат һәм атчы кыз бала бик нык имгәнгәннәр.

Берничә көн үткәч, урманда булып алган коточкыч фаҗигане безгә үз күзләребез белән күрергә туры килде.

Иртәдән киселә башлаган диләнкә яныннан үтеп барганда, агач кисүче хатын-кызларның, ачыргаланып кычкыра-кычкыра, куелыкка таба йөгергәннәрен күреп алдык. Кинәт күңелебез шомланып китте, ниндидер куркыныч хәл булганны сизенеп, атларыбызны куа-куа без дә шунда таба ашыктык. Тиздән җан ачысы белән өзгәләнеп, елашып торган хатын-кызлар төркеме янына килеп туктадык. Чаналарыбыздан төшеп, төркемне аралап эчкә үттек һәм биредәге хәлгә тораташтай катып калдык: киселә башлаган юан нарат төбеннән берничә адым читтәрәк йөзе, өстендәге мамык сырмасы канга баткан урта яшьләрдәге үле хатын-кыз ята. Яланбаш, карасу-коңгырт чәчләре чәбәләнеп тузган, икенче бер хатын мәрхүмә янына тезләнгән дә такмаклый-такмаклый ачынып елый иде.

– Күзкәйләремә карап, тилмереп җан бирде бәгырькәем. Соңгы сүзкәен дә әйтә алмады бит… И Ходаем, кайларга барыйм? Ниләр кылыйм? Раббым! Раббым! Авылга кайткач, ни җаваплар бирермен? Каенанасы янында ике нарасые калды бит аның. Яңа ел алдыннан гына иренең үлгән хәбәрен алды. И бәхетсез сабыйлар, газиз әнкәгездән дә калдыгыз инде. Бетте бит, бетте әнкәгез, балакайларым…

Ул, мәет янында яткан беләк юанлыгы канлы ботакны кулына алды да, шуңа карап, тагын да ныграк үксергә кереште:

– …Кемнәр уйлаган шушы ботак башкаена җитәр дип… газиз җаның шушы Лубян урманнарында чыгасы булган икән, бәгырькәем…

Төркем уртасына, сулышлары кабып, ике хатын-кыз атылып керделәр. Өлкәнрәге:

– Гөлчирә!!! …Миңлекамал!!! – дип өзгәләнеп кычкырып җибәрде.

Төркем арасыннан берсе шыпырт кына:

– Болар бер авылныкылар, – диде.

– Миңлекамалыбыз харап булды бит, Галимә апакаем, – дип, Гөлчирә мәетнең күкрәгенә капланды, тегеләр дә аның янына килеп аудылар, өчәүләп үксергә керештеләр.

– Иртән килгәч, шушы наратны кисәргә пычкыбызны салып иелдек кенә, кинәт агач очыннан җил исеп киткәндәй булды, баш очыбызда нәрсәдер шартлап сынды, – диде Гөлчирә, бите буйлап аккан яшьләрен сөртә-сөртә, – шул арада менә шушы корыган ботак Миңлекамалның башына килеп тә төште, баш түбәсеннән шаулап кан да ага башлады. Туктата алмыйм гына, тиз генә шәлем белән бәйләп карадым. Берничек тә булмагач, кан бәреп торган урынына бүрегем белән бастым. Куфтыма төреп кар куеп карадым. Хет берсенең файдасы тисә икән? Карап торыплар үтердем бит мин аны, Галимә апакаем!.. Кичер мине, Миңлекамал җаным! Ярдәм итә алмаганым өчен кичер! – Гөлчирә тагын Миңлекамал күкрәгенә капланды. Галимә дигәне, аны йомшак кына аркасыннан кагып:

– Гөлчирә!.. Гөлчирә дим, алай бетеренмә әле, балакаем, бик авыр булса да, сабыр булаек! – дип юатырга кереште. Галимә белән килгән хатын, бүреген салып, Гөлчирәнең башына кидереп куйды.

Төркемдәге хатын-кызлар бу коточкыч вакыйганы йөрәкләре аша үткәреп, боларга ничек ярдәм итәргә белмичә, күзләренә тыгылган яшьләрен сөртә-сөртә басып тордылар.

Ул көнне кулыбызга эш ябышмады, күз алдыбызда гел Миңлекамал белән Гөлчирә генә булды.

Лубянга килгәнебезгә өченче атна китте. Бүген кич эштән кайткач, капчыкларыбыздагы бәрәңгеләребезне чамалап карадык, бик кысып ашаганда да җиде-сигез көнлек кенә калып бара икән. Ипиебез үткән атна башында ук бетте инде. Салам белән фураж да бетеп килә, анысына нишләрбез, белгән юк. Икебезнең дә күңелләребез төшенке, көлешү-шаярулар әллә кая китте, эштә кирәген генә сөйләшәбез.

Бүген эш үзгәрде, икебезне дә Нократ буена леспромхоз атларына печәнгә җибәрделәр. Печәннәре көздән үк яңгыр үтеп каралган булса да, чаналарыбызга төягән арада атларыбыз рәхәтләнеп ашадылар.

Безнең өчен андый көннәр озакка бармый шул, атна башында тагын агач чыгарырга күчерделәр. Норма үтәү турында уйлыйсы да юк, болай да арык атларыбыз көннән-көн хәлсезләнә бара. Инде саламыбыз бетте диярлек, төннәрен ат абзары каршына үзебез ташып бушаткан леспромхоз печәнен «чәпергә» йөри башладык. Төн уртасы җитеп, әйләнә-тирәдә хәрәкәт тынгач, кар шыгырдамасын өчен йомшак кына атлап печәнлеккә юнәләбез. Йөрәк дөп-дөп тибә, куллар калтырый, як-ягыбызга карана-карана, аяк астыбыздагы печәнне өемгә салып, аркалык белән кысып бәйлибез дә җилкәбезгә күтәреп фатирыбызга, атларыбыз янына сыптырабыз. Караклык – зур гөнаһ, дип колагыма һәрвакыт тукып үстергән әнием бу хурлыклы эшемне ишетсә, нишләр иде икән? Шуны уйлыйм да аркам чемердәп китә. Рәсим белән мин барсын да аңлыйбыз, тотып алсалар, хөкемгә тартачакларын да беләбез, әмма нишлик – курмы табуның бүтән юлы юк! Без бу гөнаһны атларыбыз хакына эшләргә мәҗбүрбез.

Монда килеп җитү белән, Лубянга исән-имин килеп эшкә керештек, дип хат язган идем. Бүген кич эштән кайтуга өстәл өстендә әнидән хат ята. Өстемне дә салып тормыйча, ашыгып хатны укып чыктым. Мин борчылмасын өчендер инде: «Авырмыйм, бер көйгә генә яшәп ятам», – дигән. Успьян урманыннан качып кайткан урман кисүчеләрне милициягә чакыртканнар. «Башлыкларыгыз үзләре җибәрмичә берүк качып кайта күрмәгез, балакаем», – дигән. Бичара әнкәем, кадерлем минем, өйдә дә минем өчен кайгырып ята икән…

Безне генә көткән диярсең, бирегә килгәннән бирле, ике көннең берсендә буран котыра, кар ява. Диләнкәдәге агачларны калын кар катламы басып китте. Чаналарыбызга салырга кирәкләрен, билдән кар ерып, көч-хәл белән эзләп табабыз. Тирән кардан агач сөйрәү атларыбызга тагын да авырлашты.

Ярар, болары хәзергә калып торсын. Кыска гына итеп булса да, ике яшь йөрәкнең «мәхәббәт романтикасы» турында язып китим әле.

Фатир хуҗабызның Тәкәнештә ниндидер курсларда укып йөри торган Фәния исемле кызы Рәсимне беренче күрүе белән «мушкыга» алды. Бу кыз һәр атнаны якшәмбе көнгә каршы кайтып йөри. Яшь, чибәр, кара күзле, кара кашлы карлыгач! Ә шаянлыгы түзеп тора торган түгел! Күзе төштеме, гел Рәсим белән шаярасы килеп кенә тора моның. Рәсим яткан урынга йә утын тумраны каплап куя, йә абынып егылсын өчен, аягы астына берәр нәрсә яшерә. Беркөнне иртән Рәсим итеге эченнән йодрык кадәр чөгендер тартып чыгарды. «Кара, кыш көне диеп тормаган, минем итегем эчендә чөгендер үскән. Беләсе иде, үстерүче-агрономы кем икән», дип, тирә-ягына күз йөртеп чыккан булды. Мич буенда каш астыннан Рәсимне күзәтеп торган Фәния кинәт пырхылдап көлеп җибәрде. Рәсим: «Әһә, бу синең эшеңмени әле, шаян мәче! – дип Фәнияне куып китте, мич арасында эләктереп алды да: – Теләсәң нишлә, кызый, бит очыңнан бер пәп итми барыбер җибәрмим, – дигәне һәм лык итеп стенага бәрелгәне ишетелде. Ул арада үпкәләшкән сыман икесе дә мич арасыннан килеп чыктылар. – Кулларың көчле икән. Этеп җибәргән көенә стенагыз чак җимерелеп төшмәде, – диде Рәсим җилкәсен сикерткәләп. – Әллә чынлап торып җилкә сөяге сынды инде. Иртәгә эшкә чыга алмасам, отвечать будешь, кызый, сматри…»

– Үзең бит иренгә үреләсең, мин сиңа әллә урам кызы? – диде Фәния һаман да үпкәләп.

Әмма күреп торам, бу үпкәләү түгел, үпкөләгән булып кыланугына, чөнки Фәниянең күзләре, очкын чәчеп, бәхетле елмаялар иде. Шәйдулла абзый белән карчыгы абзарга маллар карарга чыккан җирләреннән өйгә кергәч, сөйләшү өзелде. Шул көннән Рәсим белән Фәниянең «мәхәббәт романтикасы» башланды. Һәм алар арасындагы бу «романтика» миңа да ярап куйды. Фәния-карлыгач Рәсимнең кием-салымын юганда минекен дә калдырмады. Әйтерсең, бәхет күктән иңде, мин куанып туя алмадым, күлмәк-ыштан юылган, тишек-тошык ямалган, минем дә эшләр хутта, койрык сыртта иде хәзер.

Без бу кызга нык ияләшеп киттек, ул кайтасы һәр атнаны сагынып көтеп алдык. Ул кайткан көннәрдә өй эче яктырып, нурланып китә иде.

Рәсимебез әллә нишләде, урманда тик торганда кинәт җырлап җибәрә, җырындагы сүзләрдә гел яну-көю, ярату да мәхәббәт! Йөрәгенә ут капты егетнең! Авылга кайтып киткәндә, ничек кенә аерылышырлар инде, белмим.

(Дәвамы бар.)

 

Ясалма фәһем сурәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас