Бөек Җиңүгә - 80 ел
12 Октября , 19:02

Габдулла ГАЛИЕВ. Кырык дүртнең буранпы кышы. Хикәя (1)

Йа Ходаем, сабый ипинең нәрсә икәнен белми?! Тетрәндергеч күренеш иде бу! Кинәт башыма, конфет күрсәтсәң, нишләр иде икән бу нарасый, дигән уй килде. Хәер, бер тапкыр да тәмен татып карамаган нәрсәне каян белсен инде ул? Әлбәттә, белмәс иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Габдулла ГАЛИЕВ. Кырык дүртнең буранпы кышы. Хикәя (1)Габдулла ГАЛИЕВ. Кырык дүртнең буранпы кышы. Хикәя (1)
Габдулла ГАЛИЕВ. Кырык дүртнең буранпы кышы. Хикәя (1)

1944 елның яз сулышы сизелә башлага февраль урталары иде. Кичен ат абзар алдында атларыбызны тугарып торганда Рәсим белән мине көтмәгәндә идарәгә чакырып алдылар. Яңа ел алдыннан гына аягы яраланып сугыштан кайткан, күптә түгел генә колхоз рәисе булып эшли башлаган Заһидулла абый идарәдә безне ялгызы каршы алды. Кич «планерка» беткән, бригадирлар, ферма мөдирләре бүлмәдә әчкелтем сарык туны, ат сбруе исе калдырып таралышканнар иде.

Рөхсәт сорап кердек, исәнләштек, утырдык. Инде рәиснең сүз башлаганын көтәбез. Ул, гадәтенчә уң кулы белән түгәрәк битен сыпырып, тамагын кыргалап алды да йомшак кына:

– Күмер базында ни хәлләр бар? – дип сорады.

Без бу көннәрдә колхозның урман эчендәге күмер базына агач чыгаруда эшли идек.

– Хәлләр ярый анда, – диде Рәсим. – Бүген тагын бер баз томалап кайттык. Иртәгәдән тимерчелеккә ташый башларбыз, дип торабыз.

Заһидулла абый өстәл өстеннән кәгазь кисәге алды да, безгә текәлеп:

– Күмер ташуны калдырып торырга туры килә әле, егетләр. Менә районнан сручны телефонограм алдык. Лубян леспрамхузына агач чыгарырга тагын ике ат җибәрергә кушалар, әле генә «планеркада» киңәшеп, сезне җибәрергә булдык, – диде.

…Лубянга? Әлләлуу?! Бездән йөз чакрым еракта бит ул! Барып җитәр өчен генә күпме юл үтәргә кирәк! Мин кыш башыннан ук саламга да рәтләп туймаган арык атларыбызны күз алдыма китердем. Бүлмәдә тынлык урнашты.

– Йә, нәрсә дисез?

– Белмибез шулни әйтергә дә, Заһидулла абый, безнең ул коры сөяккә калган атларыбыз Лубянга барып җитә алырлар микән? – дидем мин борчылып.

– Әйтмә дә, грамм да рәтләре юк: тезләреннән карга керсәләр, аварга гына торалар, – дип, Рәсим дә минем сүзләремне куәтләргә ашыкты.

Заһидулла абый, өстәл арасыннан чыгып, аксый-аксый яныбызга килеп утырды, бөтен сулышы белән уфылдап куйгач:

– Егетләр, мин бит бүген генә күктән төшмәдем, күптәннән атларыбызның хәлләрен күреп торам, – диде. – Сезне чакырыр алдыннан гына райиспалкумга шалтыратып, мин дә урман эшенә җибәрердәй хәлле атлар юк, дип карадым. Лубян хәрби заказлар үти, районга төшерелгән заданиене өзсәң, башың белән җавап бирерсең, диделәр.

Заһидулла абый, өстәл янына барып, теге телефонограм дигән кәгазьне кабат кулына алды.

 

– Менә монда өметле генә нәрсәләр язылган әле: агач чыгаручыларның атларына дүртәр кило солы, үзләренә алтышар йөз грамм ипи, бер тапкыр кайнар аш биреләчәк икән…

Без Рәсим белән ялт кына карашып алдык. Дүртәр кило солы?! Алты йөз грамм ипи?! Кара син аны, ә! Чынмы икән бу? Шыттырмаган булсалар, начар түгел бит бу, әй!

– Алары эш урыныгызга баргач булыр, – дип сүзен дәвам итте рәис. – Хәзер колхоздан тәүлеккә берәр килодан бер айга утыз кило фураж яздырырсыз. Печәнебез беткәнен беләсез, печән урынына икешәр центнер арпа саламы төярсез. Булганы шул. Бик теләсәм дә, бүтән бирер нәрсәм юк…

Рәис, шуның белән сөйләшүебез тәмам, хәзер чыгып китсәгез дә рөхсәт, дигән шикелле аксый-аксый урынына барып утырды. Өстәл астыннан ниндидер зәңгәрсу төсле кенәгә тартып чыгарып актарырга кереште. Без урыныбыздан кузгалмадык, авырсынып кына бераз он сорадык. Ул шактый вакыт теше сызлаган кеше төсле йөзен чытып, ыңгырашып торды. Колхоз амбарының кышка кергәннән бирле бушап калганын белә торып, аны авыр хәлгә куйдык, хәер, безнең хәлләр дә аныкыннан җиңелрәк түгел, иртәгә юлга чыгарга бәрәңгедән гайре бер нәрсәбез дә юк иде.

– Ярар, – диде, ниһаять, Заһидулла абый. – Бишәр кило аванс итеп яздырырсыз, кладаучик Харис абзагызга әйтермен, бура төбеннән кырып-себереп булса да табып бирергә тырышыр.

Икенче көнебез юлга әзерлек белән үтте. Кичкә бары да әзер иде: чана отбытларының, тәртә бауларының ныклыгы тикшерелгән, салам, кирәк-яраклар төялеп, яхшылап бәйләнгән.

Әнием төн уртасына кадәр аяк өстендә булды: оекбашларымны ямады, колхоз биргән онга кырган бәрәңге кушып, ипи пешерде.

Яктырып килгәндә без юлда идек инде. Атларыбыз үз көйләренә салмак кына атлап баралар. Үзебез, кулларыбыз белән колакларыбызны җилдән ышыклап, олауларыбыз артыннан атлыйбыз.

Минем болай еракка урман эшенә баруым беренче тапкыр гына әле. Узган ел җидене тәмамлагач, мине ниндидер Успьян ягына урман кисәргә җибәрмәкче булганнар икән, кайсыдыр бер рәхмәттөшкересе, бу малаегызның яше җитми, дип, мине исемлектән сыздырткан.

Рәсим миннән өч яшькә өлкәнрәк. Без аны кырык икенең салкын декабрендә армиягә озаткан идек. Баштарак аннан, Мурманскида хезмәт итеп ятам, хәзергә исән-имин, дигән хатлар килеп торды. Язга таба: «Авырып киттем, госпитальгә салдылар», – диеп язды. Кырык өчнең җәендә авыл халкы печәнгә төшәргә әзерләнеп йөргәндә, колакларына салкын тиеп, ишетүенә зарар килгән Рәсимебез үзе кайтып төште. Җыйнак кына гәүдәле булса да, корыч беләкле, вакыты белән эчеңне катырганчы көлдерә ала торган җор телле, күңелле егет ул Рәсим. Аның кулында бөтен эш җырлап тора, хәтта җигә торган атын да үзе дагалый.

Юл киңәйгәнрәк урыннарны үткәндә Сарытурым белән янәшә атлап барам. Атыма: «Ничек тә түзик инде, бахбаем, – дим. – Менә барып җитеп эшли генә башлыйк, күгәрченебез гөрләр, һәр көнне рәхәтләнеп солы ашарсың, кичләрен тәмле итеп башак болгатып бирермен. Шундый булып тазарып китәрсең әле, әнә ул шәлперәйгән муеның дугаланыр, өстеңдәге тиргә укмашып каткан йоннарың шомарып, чистарып китәр! Авылга кайткач, танымаслар да әле үзеңне!» Сарытуры, мине аңлагандай, башын селкеп, пошкырып куя.

Йортларда ут алынганда без зур гына бер удмурт авылында кунарга тукталдык. Өстенә иске, ямаулы чикмән кигән удмурт карты, шактый өлкән яшьтә булса да, безгә атларыбызны абзарына урнаштырырга булышып йөрде. Тышта эшләребезне бетергәч, азык тутырган капчыкларыбызны күтәреп өйгә кердек. Безне, битен эре сипкел баскан, башындагы сары яулыгы эченнән маңгаена, чигә кырыйларына бүселеп чыккан ут кебек кызгылт чәчле яшь кенә хатын-кыз каршы алды. Ул безнең белән ияк кагып кына исәнләшкәндәй итте дә мич артына кереп югалды.

Мин әйләнә-тирәмә күз йөртеп чыктым: йорт эче таланган кебек буш, сәкедә киңрәк бер ястык, бер мендәр, шулар янында нык кына таушалган толып аунап ята. Кергән уңайга мич кырыенда асылмалы юынгыч һәм стенага кагылган кадакка киндер сөлге эленеп куелган. Йорттагы бар җиһаз – шул. Хәер, тагын бер нәрсә, сәке түрендә почмакларын инде күгәрек баскан калай белән тышланган иске сандык бар икән әле.

Күзем йорт эчендәге тагын бер җан иясенә – безгә каршы өстәл башында утырган ике яшьләр тирәсендәге балага төште һәм шул мизгелдә әллә нишләп киттем, кинәт арганымны, үлеп ашыйсы килүемне онытып, шул сабыйга текәлеп каттым. Карыйм, янымда басып торган Рәсимнең дә күзләре шул сабыйга төбәлгән иде.

Ә ул җан иясе, безгә таба күтәрелеп тә карамый, бөтен дикъкатен биреп үз эше белән мәшгуль. Аның алдында – тавык йомыркасы зурлыгындагы пары чыгып торган бәрәңге салынган җамаяк. Бичара сабый, ап-ак нәни кулын шул җамаяк эченә тыгып, каләм юанлыгы бармаклары белән бәрәңгене чеметеп ала да авызына каба, йотып җибәргәч, тагын, тагын шуны кабатлый. Аның кызгылт-сары чәчле зур башы сулъяк җилкәсенә салынып төшкән, тәкәрлек йомыркасы кебек сипкелле йөзенә көзге яфрак сарысы иңгән. Үзе бөтен нәни күкрәге белән гыжылдап сулый, борын тишекләреннән салынып төшкән ике җәпле саргылт «җилеге», сулышына ияреп, өске ирене белән борын тишекләре арасында йөреп тора. Иске капчыктан әмәлләп тегелгән киндер күлмәгенең изүе ачык, түше ашаганда бармагыннан аккан бәрәңге сыекчасына юешләнеп беткән.

Хуҗа кешебез сабый янына килде дә үзенең күлмәк җиңе белән тегенең борын астын сөртеп алды, елмаеп башыннан сыйпап куйды. Хуҗа безне ишегалдында ук, мин Игнат дәдәгез булам, дип таныштырган иде. Татарча да ярыйсы гына сөйләшә икән. Рәсим түзмәде:

– Игнат дәдәй, бу бала кызмы, малаймы? – дип сорады.

– Малай ул, малай, – диде Игнат дәдәй, зәңгәр күзләре белән малайга сөеп карап.

– Оныгыңмы?

– Йок. Нишләп уныгым булсын? Улым ул минем, улым.

Рәсим, мич каршында безгә чәй кайнатып маташучы хуҗабикәгә таба ымлап:

– Ә бу кем? Синең кызың түгелмени? – дип сорады.

– Йок, кызым догел. Ул минем катыным.

Без аптырап калдык. Бу яшь хатын-кызның аның хатыны булуына ышанасыбыз килмәде. Әңгәмәгә мин дә кушылдым.

– Син үзең ничә яшьтә соң, дәдәй?

– Җикмуш учтә.

– Ә малаең?

– Аңа ике айдан уч була.

– Хатының ничәдә?

– Аныкы унтугыз яшь китте.

– Шулай булгач, ничек ул синең хатының булсын?! – диде Рәсим. Картка күзен кысып алды, бармак янап куйды. Кара аны, дәдәй, безне шаяртма, янәсе.

Хуҗабикә кайнап чыккан чәйнеген өстәлгә утыртты да, кулына чиләк алып, өйдән чыгып китте. Игнат дәдәй хуҗабикә барында безгә серне ачмаган икән. Ул чыгып киткәч, үзе әйтмешли «дуресен» сөйләп бирде. Хужабикәбезнең исеме Вера икән. Сугыш башланыр алдыннан гына шушы авыл егете Никулайга кияүгә чыккан. Бары дүрт көн генә яшәп калганнар. Никулай сугышка киткәч, Вера кияү йортында каенанасы белән торып калган. «Яшь, чибер катынга кем кызыкмас, – дип, сөйләвен дәвам итте Игнат дәдәй. – Колхоз бригадиры аксак Васә Вера артыннан жури башлаган… кыш куне суок, утын йок, базда бәрәңгиләр уши. Утын кирәк, урманга барырга Вера Васәдан ат сурый, бик узак йорткәч, Васә, минем белән йокласаң, ат бирәм, ди. Мескун Вера нишләсен, кая барсын – йоклый. Бала булгач, Вераны каенанасы уеннан куып чыгарды. Анда журде Вера, монда журде, кемгә кирәк ул бала белән, йә, әйт?! Кеше бит ул, еще бала белән. Кузгандым да уемә апкайттым. Менә шол!»

Вераның урланган бәхете безне тетрәтте. Ишектән кереп килүче Вераны күргәч, Игнат дәдәй сөйләвеннән тукталып калды. Рәсим шыпырт кына сорады:

– Үзеңнең карчыгың үлдемени?

– Карчыгум олде шол. Хәзер алто ел булды, – диде карт, тирән көрсенеп.

Рәсим белән өстәл арасына кереп утырдык, капчыгыбызда булганын алып чәй эчәргә керештек. Икебез дә зур гына ипи телемнәре кисеп, малай алдына куйдык. Безне гаҗәпкә калдырып, малаебыз нигәдер ипигә үрелмәде. Мин, әллә күрмәдеме дип, телемнәрне алдынарак этеп куйдым. Ул, күтәрелеп тә карамыйча, һаман җамаяктагы бәрәңгесе белән булышуын дәвам итте. Минем өчен гаҗәп, хәтта бик гаҗәп хәл иде бу. Түзмәдем:

– Нигә ул ипине алырга теләми, – дип, яныбызга Игнат дәдәйне чакырдым. Карт килеп малай каршына утырды, өстәлдәге телемне сындырып авызына капты да, «Нянь! Эх… мәм…мәм», – диеп чәйни- чәйни, тегене кызыктырырга кереште. Картның торуына малаебызның аз гына да исе китмәде, тагын да ныграк кыстый башлагач, Игнат дәдәйнең ипи сузган кулын читкә этәреп, еларга ук кереште.

– Ул няньне уныткан, – диде Игнат дәдәй, безгә яшьләнгән күзләрен күрсәтмәс өчен башын читкә борды.

Йа Ходаем, сабый ипинең нәрсә икәнен белми?! Тетрәндергеч күренеш иде бу! Кинәт башыма, конфет күрсәтсәң, нишләр иде икән бу нарасый, дигән уй килде. Хәер, бер тапкыр да тәмен татып карамаган нәрсәне каян белсен инде ул? Әлбәттә, белмәс иде.

Малаеның елаганын ишетеп, анасы килеп җитте, кулларын сузып күтәреп алды да күкрәгенә кысты, яшьле күзләрен сабыена төбәп озак кына карап торды. Бу минутларда нәрсә уйлагандыр ул, әйтүе кыен, аның йөзендә сөйләп тә, аңлатып та булмый торган ачы сагыш ята иде. Бу яшь кенә хатынга сугыш китергән авыр язмыш минем йөрәгемне әрнетте.

Чәй эчкән арада Игнат дәдәй безгә үзләренең тормыш хәлләрен сөйләп алды. Гаиләнең көздән үк ипи чыраен күргәне юк икән. Сыерларын сатканга да өч ел икән, җитмеш яшьне узып киткәч, курмы әзерләп йөрергә рәте калмаган картның. Йортта бар булганы бәрәңге икән. «Анысы да утыртырга калырмы, юкмы дип бурчылабыз», – дип, сүзен тәмамлады Игнат дәдәй.

Бу йортка аяк баскан шушы кыска гына вакыт эчендә без Рәсим белән киң күңелле, ачык йөзле бу удмурт картын яратып та өлгердек. Авыл буйлап ышыкланыр түбә таба алмыйча, кеше типкесендә йөргән яшь ананы авыру сабые белән үзенә сыендырган бу олы йөрәкле, миһербанлы картка сокланмыйча мөмкин түгел иде.

Мин бик озак йокыга китә алмадым. Бичара сабый берничә тапкыр тыны бетеп уянды, буылып ютәлләде, гыжылдап сулавы бөтен йортка ишетелеп торды. Игнат дәдәй, бала уянган саен үзе дә урыныннан торып, сабыйның тирләгән арка-күкрәкләрен сөртте, җылы чәй йоттырып, өстенә ябып йөрде.

Иртән без бу йорттан тәэсирләр белән китеп бардык. Грахова дигән зур гына удмурт авылын үтеп, кичен Лубянга барып җиттек. Безне урманчы Шәйдулла абзый дигән кешегә фатирга урнаштырдылар. Шунысы ошады – абзыйның каралты-курасы нык, иң кирәге – атларыбызга җылы абзары, башак болгатып бирергә улагы бар иде.

Икенче көнне яктырып килгәндә атларыбызны җигеп эшкә киттек. Шәйдулла абзый безгә кайсы юлдан, ничәнче диләнкәгә барырга кирәклеген өйрәтеп җибәрде. Авылны чыгып, урман юлына кердек. Барган уңайга пычкы, балта күтәргән хатын-кызлар төркеме агыла. Атларга юл бирергә кисәтеп, кычкыра-кычкыра, агач чыгарырга баручы атлылар чаптырып уза. Якында гына кичтән сүнеп бетмәгән берничә учактан төтен катыш әчкелтем ылыс исе аңкый. Инде килеп җитеп, эшкә керешкәннәр дә бар. Урман эчендә балта тукылдаган, пычкылар чыжылдаган, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелә.

Без Шәйдулла абзый өйрәткән диләнкәгә килеп туктадык. Чаналарыбыздан төшеп, тирә-ягыбыздагы күтәрелеп карасаң, башыңнан бүрегең төшеп китәрдәй озын, шәм кебек төз наратларга сокланып, хәйран калып тордык.

Менә нинди икән ул исеме урман кисүчеләр теленә кергән Лубян урманы! Сугыш афәте үзеннән бик еракта булса да, аның газабын татучы бичара урман!

 

(Дәвамы бар.)

 

Ясалма фәһем сурәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас