

Һомаюнә хәзер Сәлимгәрәй өчен иң кадерле кеше булып калды. Ләкин фашистларны дөмектерми торып аларга кавышу юк!.. Курсант Мортазин хәзер тешен кысып, үҗәтләнеп, сугыш һөнәрен элеккегә караганда да тырышыбрак үзләштерә башлады.
Егетнең ашкынуы тормышка ашты: дүрт ай укырга тиешле курсантларны вакытыннан алда фронтка озатырга приказ булды. Кавалеристлар атлары белән бергә эшелоннарга төялделәр. Маршрутлары Казан аркылы иде. Сәлимгәрәй моңа бик шатланды: бәлки ул Һомаюнәсе белән күрешә алыр?..
* * *
Коры, җылы сентябрь урталары. Кырларда игеннәр инде урып җыелган. Авыл кешеләре дә үзләренең абзар артындагы бакчаларыннан бәрәңгеләрен казып алганнар. Бушап, каралып калган кишәрлекләр кичке кояш нурларында изрәп, рәхәтлеккә талып яталар шикелле. Киртә-казыкларга, ызандагы алабуталарга, кәсләргә эленеп калган пәрәвез җепләре алсу-көмешләнеп ялтырыйлар, тымызык җилдән салмак кына тирбәлеп, күңелгә ниндидер якты моңсулык бирәләр.
Без – Һомаюнә апам һәм мин – бакча башыннан талгын гына агып яткан инеш янында кичке манзарага хозурланып утырабыз. Апам һәрвакыттагыча мөлаем, сабыр кыяфәтле, аз сүзле, агарган чәч толымнарын гадәтенчә башына ураган, иңбашында Сәлимгәрәй абый бүләге – кәшемир шәл.
– Йа Ходаем, син дә чаларгансың, тиздән мине дә уздырырсың. – Нәкъ мәрхүмә әниебезнеке шикелле бирчәйгән куллары белән Һомаюнә апам минем чәчләремнән сыйпый. Апам көрсенеп куя.
Аның зур, кара күзләрендә моң, сагыш.
– Сөйлә әле, энем, тагы нәрсәләр дигән Сәлимгәрәй абыең теге чакта, фронтка узып барышлый, түкми-чәчми сөйлә!..
Мин – Сәлимгәрәй абыйны соңгы мәртәбә күреп калган кеше. Инде ничәмә- ничә тапкырлар сөйләгәнем бар ул вакыйганы, әмма үзенең беренче һәм соңгы мәхәббәте – Сәлим турында апам мин авылга кайткан чакларда гына миннән генә ишетә ала бит…
…Шимбә көн иде.Кичкә таба күзачкысыз буран чыкты. Дүрт күз белән әни һәм мин Һомаюнә апаның Артышлыдан кайтканын көтәбез. Мич каршында күптән кайнап чыккан самавыр безелдәп утыра, учакта – томалап куелган бәрәңге. Әни борчыла ук башлады, әледән-әле тышка чыгып керә. «Буран котыра гына!.. Йа Раббым, адашмасалар гына ярар ие!..» Инде күптән караңгы төште, апам юк та юк. Ниһаять, ишек шакыдылар. Әни ашыгып ишек ачарга чыгып китте. Ир-ат тавышы ишетелгәч, мин дә атылып өйалдына чыктым: «Әти кайтты!» 37 нче елның шушындый ук буранлы кичендә ГПУ кешеләре әтине алып киткәннәр. Мин әтине хәтерләмим, ишетеп кенә беләм. Без аны әле дә көн-төн көтәбез, бигрәк тә мин. Алты яшьлек малайга әтинең бик кирәк чагы шул…
Ир кеше дигәнебез Сәлимгәрәй абый булып чыкты. Салкын болыты ияртеп, өчәүләп өйгә кердек.
– Бәрә-әч, Сәлимгәрәй! Син болай ничек, кайдан? Без сине командирлыкка укып ятасың дип беләдериек?!
– Фронтка китеп барыш, Шәмсенур апа, мин өлкән командирымнан сорап эшелоннан төшеп калдым!
Сәлимгәрәй абыйның көр тавышы бөтен өйгә тулды. Мин аннан күземне алмыйм: аяк йөзенә җитеп торган шинель, башында – йолдызлы шлем, аякларында – атлаган саен чыңлый торган тимер божралы күн итекләр, бил каешында… наган!
– Шәмсенур апа, һомаюнә өйдә юкмы әллә? – Сәлимгәрәй абый сабырсызланып, кече якка да күз салып алды.
– Кайтып җитмәде шул әле Артышлыдан, хәзер, хәзер кайтырлар, Алла боерса. Әйдә, әйдә, Сәлимгәрәй, чишен, сал өстеңнән. Һомаюнә дә кайтып җитәр. Бергә-бергә чәй эчәрбез, Алла боерса!..
Без Сәлимгәрәй абый белән өстәл артына кереп янәшә утырабыз.
– Ну, Фәрит энекәш, дәү егет булабызмы индек? Кайчан мәктәпкә йөри башлыйбыз?
– Киләсе елның икенче елына, – дим, инде мин укый да алам, йөзгә кадәр саный да беләм.
– Вәт егет икәнсең! – Сәлимгәрәй абый көрәктәй кулы белән башымнан сыйпый. Ә апам кайтмый да кайтмый. Командир абый (наганы булгач командир инде!) борчыла, әледән-әле сәгатенә карап ала, өстәл артыннан торып тышка да чыгып керә. Анда буран әле һаман туктамаган икән.
– Бик ашыгасыңмы әллә, Сәлимгәрәй? – Кунагыбызның сабырсызланганын күреп, әни дә борчыла башлады. – Ниләр генә булды боларга, адаштылармы әллә? Ялгызы түгел, дус кызы Нәкыя белән бергәдер бергәсен…
– Бик ашыгам, Шәмсенур апа, өч сәгатьтән фронт ягына санитар поезды узарга тиеш, аңа өлгермәсәм, үзебезнең эшелонны куып җитә алмаячакмын.
Моны ишеткәч, әни кабаланып чәй әзерли башлады. Өстәлгә пары чыгып торган ярмалы бәрәңге, каймак, йомыркалар куйды. Кунагыбызга бигрәк кайнар бәрәңге ошады:
– Өйдән чыгып киткәннән бирле мондый бәрәңге ашаганым юк иде, – диде, мактый-мактый. Аннары өстәл яныннан кузгалып: – Миңа вакыт, сыегыз өчен бик зур рәхмәт, Шәмсенур апа! – диде һәм күңелсез генә киенә башлады: – Их, Һомаюнәне күрә алмыйча китәм бит! – дип өзгәләнде.
– Алай димә әле, Сәлимгәрәй, бәлки юлда очрашырсыз…
Ишек тоткасына ябышкан командир абыебызның йөзе ачылып китте.
– Чынлап та, бәлки очрашырбыз. – Ул ишек катыннан кире борылды, – Чынлап та, бәлки очрашырбыз. оныта язганмын икән, кечкенә генә бүләгем бар иде, – дип, ул кыр сумкасыннан чыгарып әнигә бер төргәк бирде. – Һомаюнәгә шәл, сиңа яулык, Шәмсенур апа, кечкенә булса да зур итеп кабул кылыгыз!
Мин дә бүләксез калмадым – җизни булачак кеше миңа кызыл йолдызлы пилотка тоттырды. «Тизрәк үсеп җит, батыр кызылармеец бул, энекәш!»
– Шәмсенур апа! – диде Сәлимгәрәй абый, ишек яныңда кабат туктап. – Хәзер җир йөзендә сездән дә якын кешеләр юк минем өчен! Көтегез мине! Ничә еллар үтмәсен – без Һомаюнә белән бары бергә булачакбыз! Вәгъдәләребез безнең шундый!
Кунак абыебыз бик дулкынланган иде.
– Исән-саулар гына йөреп кайтырга язсын инде сиңа, балакаем!..
Командир абый балавыз сыга башлаган әнигә, миңа кул изәде дә буранга кереп юк булды…
Һомаюнә апамның каядыр еракка-еракка төбәлгән күзләрендә моң дәрьясы…
– Очрашырга язмаган икән шул безгә… – Ул көрсенеп алды, аннары үзалдына сөйләнгәндәй, акрын гына дәвам итте: – Юлдан яза-яза кайта торгач, ниһаять, әрәмәлеккә җиттек без ул чакта. Үзең беләсең, аннан авылга бер чакрым гына. Бермәлне янәшә барган Нәкыя, коты алынып, миңа сыенды: «Һомай җаным, кара әле, кара, каршыбызга бер иләмсез карачкы килә, беттек, хараплар булдык!..» Без тиз генә куаклар артына кереп постык. Теге карачкы ухылдап бер атлый, бер йөгерә яныбыздан узып китте. Аның шәүләсе югалгач кына торып баскан идек, җил безгә: «Һомаюнә-ә, һома- юнә-ә-әй!» – дип кычкырган тавышны китерде. «Нәкыя җанашым! Бу бит Сәлимгәрәй тавышы, ул, ул узып китте яныбыздан! – дип өзгәләнә башладым мин. – Ул, ул гына!» «Шашмасана, җүләр, – ди Нәкыя, – синең әллә кайда – Казакъстандамы, Чуртымстандамы укып яткан Сәлимең каян килеп чыксын ди монда, хыялый!»
Елый-елый Нәкыя артыннан кайтмый хәлем калмады шул… Өйгә кайтып кергәч, сез сөйләгәннәрне ишеткәч, кире станциягә чыгып йөгермәкче идем дә, бу юлы инде әни тотып калды, зинһар, балам, сабыр ит, куып җитә алмассың, буранда адашып үләрсең, дип җибәрмәде шул…
…Көз көз инде. Көннәр никадәр генә җылы тормасын, кояш батар-батмас ук җиргә салкын иңә. «Әйдә, энем, керик, мин инде чирый да башладым шикелле».
Кичен урынга яткач, мин тагын хатирәләргә бирелдем.
…Һомаюнә апам училищены тәмамлагач, үзебезнең авыл мәктәбенә кайтты. Сугышка китеп барган Хәким абый урынына икенче класста укыта башлады. Әни дә җиңел сулыш алды – аз гына булса да йортка акча килә бит. Шул елда мин дә укырга кердем, яшем җитмәс борын.
Ун көн-ике атна саен Сәлимгәрәй абыйдан хат килеп тора. Аның хатлары барыбыз өчен дә зур шатлык. Командир абый Донбасс җирләрендә сугыша икән. Кайбер чакларда алар, фронт линиясен узып, фрицларда «кунакта» булгалап кайталар икән. Укытучы апам шул көнне үк җавап хаты язарга утыра. Мин сиздермичә генә аны күзәтәм: ул бераз уйланып тора, аннан соң елмаеп тиз-тиз яза башлый, тагын уйлана, тагын елмая…
Аннан Сәлимгәрәй абыйның хәбәре килми башлады. Озак, бик озак хат көттек без. Өч айдан соң гына: «Капитан Салимгарай Муртазин пропал без вести», дигән кара кәгазь алдык. Тәмам коелып төшкән апамны инде көтәргә күнеккән әниебез: «Кызым, өметне өзмик әле, әнә түбән оч Закирҗан ранный булып кайткач, хәбәрсез югалды дигән язуны үз кулына биреп кайтарганнар военкоматтан…» – дип юата иде.
Ниһаять, сугыш туктады, илгә Җиңү тантанасы килде. 9 Май көнне без, мәктәп балалары, кызыл әләмнәр күтәреп, барабаннар кагып, соңга калып килгән яз пычрагын ерып урам урап йөрдек. Колонна башында апам барды. Капка төпләренә чыккан хатын-кызларның кайсы шатлыгыннан, кайсы хәсрәтеннән елый иде…
Һомаюнә апама сугыштан исән кайткан менә дигән егетләр тәкъдим ясадылар, яучылар җибәреп карадылар. Авылдаш егетләрне ул рәнҗеп кире борды: бердәнбер мәхәббәтен – Сәлимгәрәен көткәнен белә торып, алар ничек батырчылык итәләр. Укуны бетергәч, мин аспирантурага кердем, өйләндем, шәһәр кешесе булып яши башладым. Апам исә һаман шул әти-әнидән калган йортта ялгызы гына яши бирде, һаман да үзенең беренче һәм соңгы мәхәббәтен оныта алмый яшәде, олыгайганчы. Башта ул Сәлимгәрәй пленга төшкәндер, менә-менә кайтып керер дип, айлар, еллар буе көтте. Германиядә Сәлиме немец марҗасы белән яшәп калса да риза иде Һомаюнә, тик исән генә булсын… Әнә гәзиткә язалар бит: кайсыдыр авыл кешесе пленга төшеп, Германиядә калган, әмма гомере буе туган илен, үзенең яшьли сөйгән ярын сагынып яшәгән, ди. Сагынуына түзә алмыйча, инде картаеп беткәч, фрауын, аннан туган балаларын ташлап, туган туфрагына кайтып егылган, ди, үләр көненнән алда гына аңа яшьли сөйгән… карчыкны күреп калырга насыйп булган, ди.
Һомаюнә апам пенсиягә чыкканчы башлангыч мәктәптә укытты, күп еллар аның мөдире булды. Илгә-читкә таралышкан, инде дәрәҗәгә ирешкән укучылары туган төбәкләренә кайтсалар, беренче чиратта Һомаюнә апаларына килеп баш ияләр…
Мин институтыбызда кабул итү имтиханнары төгәлләнгәч, август ахырларында йә сентябрь башларында гына ялга чыга алам. Һәр елда авылга, әти-әни йортына, әни урынына калган апам янына кайтырга тырышам. Монда безнең яшьлегебез үтән, монда икебез өчен дә кадерле хатирәләр. Монда – әниебез кабере…
Аннан соң аз гына вакытка булса да минем кайтуым апам өчен бик тә газиз булган кешенең истәлеген яңарта…
Без матур август кичендә апам белән гадәтләнгән урыныбызга – бакча башындагы инеш ярына чыгып утырабыз. Һомаюнә апам толымнарын башына ураган, иңбашында – Сәлимгәрәй абый бүләге – кәшемир шәл…
– Бүген Сәлимгәрәйне төшемдә күрдем… Артышлыда укып йөргән чагыбыз икән, дим… Җәй көне икән, дим, авылга кайтышлый Күкчә болынына кердек… Сәлимгәрәй чәчәкләр җыеп, башыма хәситә үреп кидерде. Менә хәзер чын-чынлап оҗмах кошы булдың, ди, инде безгә кавышырга да вакыт, ди. Үзе шундый шат, чибәр… Үлгән кеше төшкә алай кермәс… юк, юк!
– Әйе, бик хикмәтле төш күргәнсең син, апакаем, – дим мин, моңсуланып.
Ясалма фәһем сурәте.