Бөек Җиңүгә - 80 ел
9 Октября , 16:08

Тәбриз МӨБАРӘКОВ. Кәшемир шәл. Хикәя (Башы)

Мортазин алдан ук елмаеп, койкасына сузылып, ләззәтләнеп укый башлаган иде, де, хаттагы коточкыч хәбәр аны урыныннан сикертеп торгызды: Сәлимгәрәйнең әтисе йөрәк өянәгеннән капыл гына үлгәнен, берьюлы ике хәсрәтне күтәрә алмаган әнисен дә атнадан соң җирләгәннәрен язган иде Һомаюнә. Ә улларына кая хәбәр итәргә белмәгәннәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Тәбриз МӨБАРӘКОВ. Кәшемир шәл. Хикәя (Башы)Тәбриз МӨБАРӘКОВ. Кәшемир шәл. Хикәя (Башы)
Тәбриз МӨБАРӘКОВ. Кәшемир шәл. Хикәя (Башы)

Алтмышынчы еллар уртасы иде. Диссертациям мәшәкатьләре белән миңа Мәскәүгә барырга туры килде. «Якорь» кунакханәсендә тегеләй-болай килеп, урнашып йөргән арада бүлмәдәшем кайтып керде. Без танышып алдык.

– Солтанов, башкорт татары, – дип өйдәшем кулымны кысты. – Әсәем башкорт кызы булган, әтием татар егете иде, – диде ул, елмаеп.

«Башкорт татары», портфеленнән чыгарып, өстәлгә бер шешә коньяк, сыр кисәге,  лимоннар куйды.

– Әйдәгез, Фәрит… Мин сезгә исемегез белән генә дәшсәм, үпкәләмәссез бит? Әйдәгез, минем уңышлы да, уңышсыз да очланган командировкамны юып алыйк. Иртәгә Төмәнгә очам, егетләрем янына!

Аңа 50 яшьләр тирәсе булыр. Уртача буйлы, киң җилкәле, җилләнгән кара-кучкыл йөзле. Үзен ышанычлы, иркен тотуы, без зыялылар шикелле кәнфитләнеп тормыйча, ятлар белән тиз дустанә мөгамәләгә керә алуы аның дөньяны күп күргән, нужа шулпасын туйганчы чөмергән кеше булуы турында сөйли иде. Әмма беренче чиратта күзгә ташланганы – сул яңагын, сулъяк колагын икегә кисеп үткән күгелҗем җөй иде. Табындашымның чамадан артык озын, авыр куллары да игътибарымны җәлеп итми калмады – аларның көчен мин кул кысышканда тойдым.

Без якыннанрак таныштык. Муллагул Сабирович Көнбатыш Себердә, Төмән тигезлекләрендә нефть ятмалары үзләштерә икән, бораулау эшләре буенча баш инженер. Берлинга барып җиткән 28 яшьлек майор, сугыштан кайткач, студент эскәмиясенә утырган.

Мин дә үземнең башкалага ни йомыш белән килгәнне сөйләп бирдем. Әңгәмәдәшемнең яңагындагы җөен искәрмәү аңа карата игътибарсызлык булыр иде кебек. Берәрне төшереп алгач, инженер минем уемны сизгәндәй, үзе сүз башлады:

– Ә бу, – ул бармагын җөенә тидереп алды, – румын офицерының истәлеге. Мин Башкорт кавалерия дивизиясендә сугыштым. Бервакыт безгә румын атлылары белән кара-каршы очрашырга туры килде. Өстемә ыжгырып килгән офицер ияренә берегеп үскәннәрдән түгел, малай гына әле. Әмма тешләрен кыскан, зур ачылган күзләрендә – әҗәл, үлем галәмәте. Бер-беребезгә икебез берьюлы ордык…

– Димәк, сез легендар Шәйморатов дивизиясендә сугышкансыз инде алайса?

– Так точно! Дивизия оешкан көннәрдән башлап Берлинга барып җиткәнче! Мине, тагын 7-8 башкорт, татар офицерын фронттан алып Башкортостанга, анда атлы дивизия оештырып яткан полковник Шәйморатов карамагына җибәргәннәр иде. Ул безне, булачак ярдәмчеләрен, бик җылы каршылады, кайсы районнан икәнебезне, гаилә хәлләрен сорашты. Без авылдашлар булып чыктык. Шуңа күрәдер, полковник сирәк эләккән ял вакытларында мине үз янына чакыртып алгалый, авыл, аның кешеләре турында сораштыра, үзенең Агыйделдә, Камада сал куган чакларын сагынып исенә төшерә иде. Татарча авырдан сөйләшә иде полковник, чөнки авылдан бик яшьли чыгып киткән, калган гомере гел руслар арасында үткән.

Химаячемнең «йөзе килә» башлады – ул, пинжәген салып, урындык аркасына элде, галстугын бушатып җибәрде…

Муллагул Сабирович бүленгән сүзен дәвам итте:

– Дивизиянең хәзерлеген тикшерергә маршал Ворошилов үзе килде. Канәгать калды карт, яугирләр алдында речь сөйләде: «Урал бөркетләре, – диде маршал, – сезнең бабаларыгыз, Наполеонны куалап, Парижга барып җиткән… Мин ышанам – ертыч фашистларга каршы сугышта сез дә батыр бабаларыгызның, аталарыгызның данына лаек булырсыз!» Грамотный карт!..

Инде шактый кызган ветеран алдындагы коньягын авызына каплады да буш стаканын өстәл уртасына этеп җибәрде. Бераз тынычлангач, Муллагул Сабирович бүленгән сүзен дәвам итте:

– 1943 елның кышында дивизия атлы корпус составында, командованиенең мөһим заданиесен үтәп, ике атна буе дошман тылын кыйратып йөрде. Фронт сызыгын үтеп, фашист тылына кергәндә бөтен корпуска юл ярып, алдан безнең дивизия барды. Иске, сыналган тактика! Әле 1812 елгы сугышта ук французның тупларына каршы рус генераллары алдан җәя-ук белән коралланган башкорт атлыларын җибәрә торган булганнар.

Шактый ветераны тәмәке кабызып, тирән итеп суырды да басынкы гына әйтеп куйды:

– Җан дустым, татар егете Сәлимгәрәй Мортазин да дошман тылында ятып калды…

– Сәлимгәрәй Мортазин?! – Мин урынымнан сикереп торганымны сизми дә калдым, ниндидер өмет, ялвару белән табындашыма текәлдем: – Кабатлагыз әле, зинһар, исемен?!

– Әйе, Сәлимгәрәй Мортазин, Татарстаннан иде. Әйтәм бит, рейдка чыгар алдыннан безнең дивизияне тулыландырдылар. Капитан Мортазин үзенең эскадроны белән безнең полкка тәгаенләнде, Районының, туган авылының исеме хәтеремдә калмаган. Ә менә шунысы истә сөйгән кызының исеме бик тә сәер иде – Бәхет кошы!..

– Сәлимгәрәй Мортазин – безнең авыл егете. Аның сөйгән кызы минем… безнең күрше кызы иде, Һомаюнә исемле, гарәпчәдән мәгънәсе Бәхет кошы була. Сәлимгәрәй Мортазин хәбәрсез югалды, дип, военкоматтан кәгазь килгән иде бит безнең авылга…

Мин бу сүзләрне малайлар шикелле каушап, ашыгып, бер тында әйтеп салдым. Сәлимгәрәй абыйның билгесез язмышы безнең гаилә өчен, бигрәктә һомаюнә апам өчен никадәр мөһим, аның турындагы һәр яңа сүзнең безгә ничаклы кадерле икәнен белми иде шул әңгәмәдәшем…

 

* * *

Сәлимгәрәй Мортазин район үзәге Артышлыда педагогия училищесында укыды. Безнең авылдан алар өчәү иде – беренче курста укучы кызлар – Һомаюнә апам, аның ахирәте Нәкыя. Сәлимгәрәй алардан ике курска югары, шуңа күрә ул кызыйларга командир булды: таң тишегеннән торып, Артышлыга чыгып киткәндә, шимбә көн кичләрен авылга ялга кайтканда апам белән Нәкыя, җил-яңгыр күрми, Сәлимгә ияреп йөрделәр.

Сәлимгәрәйнең әтисе Хөснелгата абзый колхозда атлар караучы иде. Әтисенә тагылып конюшнигә йөрергә яраткан малай кечкенәдән үк атка хирысланды. Педучилищеда укый башлагач та атларын онытмады. Җәйге каникул вакытларында, маена чыдый алмый тибенеп, улагын кимереп яткан яшь нәсел айгырын иярләп чыга да, зарыгып беткән атны 10-15 чакрым җан-фәрман чаптырып, аякларын яза. Аннан соң аулаграк яланга алып китеп, сугыш һөнәренә өйрәтергә керешә: арт аякларына бастырып үрә торгыза, командага буйсынып алгы аякларына тезләнергә, ятарга, кугач китәргә, чакыргач хуҗасы янына килергә күнектерә мәхлук хайванны. Аннары «кавалерист» Сәлим үзе тирләп чыкканчы, аты күбеккә батканчы, агач кылычын уңга-сулга селтәп, «дошманнарны» кыйрата…

Мортазин өченче, кызлар беренче курсны тәмамлыйсы җәйдә дәрестән соң Сәлимгәрәй белән Һомаюнә авылга кайтырга икесе генә юлга чыгалар. Егет кайта торгач, юлдаш кызыйны үртәгәндәй, әйтеп куя:

– Һомаюнә минеке!.. Бигрәк тәмле, йомшак исем инде.

Егет янәшәсендәге кызга беренче мәртәбә текәлеп карый. Аның каршында күптән түгел генә балалыктан чыгып, инде җитлегеп килгән кыз басып тора. Комачтай кызарган «бәхет кошы»ның зур, кара күзләреннән менә-менә яшьләре атылып чыгар төсле…

Һомаюнә инде егеткә күптән гашыйк, яшертен генә гашыйк… һәм менә бүген аңа, икәүдән-икәү генә калып, «егетләр солтаны» белән сөйләшеп кайтырга насыйп булды.

Сәлимгәрәй гүя кызның күңелеңдә нинди хисләр ургыганын аңлап ала, аның сизелер-сизелмәс дерелдәгән кулларыннан тотып, үзенә якынайта һәм кызның карышырга теләмәгән кайнар гәүдәсен күкрәгенә кыса: «Бәхет кошым, Оҗмах кошым син минем!.. Нишләп соң мин сине моңарчы күрмәдем, белмәдем икән?!»

Уртак мәхәббәт пешеп килгән җиләк өчен шифалы яңгыр булды – Һомаюнә күзгә күренеп чибәрләнде, тулыланды, сары томшыклы бәбкә чын-чынлап мәһабәт оҗмах кошына әверелде. Сәлимгәрәй белән хәзер авылда да, уку йортында да гел бергә булырга тырыштылар алар. Балаларының бер-берсен яратышулары әниләренә дә сер түгел иде инде. Ике гаилә арасында якынлык, кода-кодагыйлык урнашты: исән-сау укуларын гына теләделәр, укып бетерсеннәр, аннан соң, Алла теләсә…

41нче елның җәендә Сәлимгәрәй педучилищены тәмамлап, башлангыч мәктәпләр укытучысы дигән диплом алды һәм… шул ук җәйне сугыш башланды. Мортазин Сәлимгәрәйне сугышның беренче көннәрендә үк Артышлы хәрби комиссариатына чакыртып алдылар. Һомаюнә сөйгәнен Артышлы станциясендә озатып калды. Гитлерны дөмектергәч тә, егет туп-туры үзенең Бәхет кошы янына очынып кайтырга ант итте, ә кыз аннан көтәргә вәгъдә бирде… башка бүтән бер кешегә дә күтәрелеп карамаска, аны гына көтәргә, мәңге-мәңге

Ике-өч көн дә узмады, Һомаюнә инде дүрт күз белән хат көтә башлады. Аерылышкан чакта Сәлимгәрәйдән сугышка барып җиткәнче үк, юлдан, биш-алты гына сүз хат язуын үтенгән иде ул, зинһарлап. Бер атна дигәндә хат ташучы кыз аңа хат китерде. Хатта нәкъ алты сүз иде: «Барабыз… Күзләреңнән үбәм, Бәхет кошым! Сәлимең». У-ух, шаян! Күбрәк язса соң инде! Кыз шулай да чиксез бәхетле иде.

Икенче хатында Сәлимгәрәй: «Барасы Сәлимең». җиргә якынлашабыз шикелле, өстебездә инде козгыннар оча башлады, вагоннар бик каты сикерешәләр», дип язган иде. Исән-саугына булсын инде, Ходаем!..

Шыксыз, салкын көз килде. Һомаюнә инде икенче курста укый иде. Артышлыда чат саен: «Нимес ыжгырып килә икән», «Фашист  инде Мәскәүнең ындыр артында гына икән», дигән сүзләрне ишетеп, студент кызның җаны сыкрый иде. Ә Сәлимгәрәй: «Кыска вакытлы кавалеристлар курсында укыйм, минем занятиеләр әйбәт бара, әрәмәлектә куакларны агач кылыч белән кыйраткан булсам, хәзер кулда чын корыч кылыч, тиздән фрицларны тураклый башларбыз!» –дип, күтәренке рухлы хатлар язып тора. Озак та үтмәде, кавалерист егеттән тагын бер хат килеп төште: «Ура! Немец Мәскәүдән сыпырта! Коралларын ташлап качкан фашистларны без кылычтан үткәрәбез! Беренче җиңүебез белән котлыйм сине, Бәхет кошым! Бу хатка җавап язмый тор, адресымның үзгәрүе мөмкин. Күзләреңнән үбәм!

Мәскәү янындагы сугышларда үзен батыр сугышчы  итеп күрсәткәнкече лейтенант Мортазинны, аның тагын берничә полкташын, ерак тылга, кавалерия мәктә бенә җибәрделәр.  

Мәктәптә петлицаларына шпаллар, күкрәкләренә орденнар таккан карт командирлар яшьләргә тактика, стратегия буенча сабак бирделәр, сугышта атлы гаскәр белән идарә итү, маневрлар ясау осталыгына өйрәттеләр, кылыч сугышының хәйләле  алымнарын күрсәттеләр.

Мәктәп конюшнисендә һәр курсантның үзенә билгеләнгән аты бар иде. Сәлимгәрәйнеке Чайка кушаматлы, олырак яшьтәге бия, чыдам, тыңлаучан хайван. Манежда күнекмәләр ясаганда җайдагы аннан нәрсә таләп иткәнен тиз аңлый, һәр командасын җиренә җиткереп үти. Курсант бу акыллы атын инде яратып та өлгерде. Форсаты булганда ул ат торган аранга килә. Чайка исә хуҗасын акрын гына баһылдап каршы ала, муенын сузып, үзен иркәләгәнне көтә. Сәлимгәрәй аңа ипи кисәге каптыра, муеныннан чәбәкләп сөя, ялларын аралый. Атның зур күзләрендә моң, миһербанлык. Гүя ул бу яшь егетнең, туган илен, әти-әнисен, сөйгән кызын еракта-еракта калдырып, ни өчен бу якларга килеп чыкканын аңлый, аны кызгана иде.

Яңа җиргә күчкәч, Сәлимгәрәйнең туган иленнән хатлар алганы юк иде әле. Үзе дә тиз генә яза алмады  урнашу мәшәкатьләре, тегесе-монысы комачаулады. Әнисенең сәламәтлеге ничек икән? Ул Мәскәү янында сугышып йөргән чакта күрше кызы әнисенең, элек тә тазалыкка туймаган Нәфисә җиңгинең, бик бетерешүе турында язган иде. Янә дә әтисе нәрсәләр җимертә икән, теге холыксыз нәсел айгыры аның да теңкәсенә тия микән?

Ниһаять, беркөнне, занятиеләрдән соң казармага кайтып кергәч, дневальный курсант: «Муртазин, пляши!» – дип кычкырды. Хат Һомаюнәдән иде. Мортазин алдан ук елмаеп, койкасына сузылып, ләззәтләнеп укый башлаган иде, де, хаттагы коточкыч хәбәр аны урыныннан сикертеп торгызды: Сәлимгәрәйнең әтисе йөрәк өянәгеннән капыл гына үлгәнен, берьюлы ике хәсрәтне күтәрә алмаган әнисен дә атнадан соң җирләгәннәрен язган иде Һомаюнә. Ә улларына кая хәбәр итәргә белмәгәннәр. Үз күзләренә ышанмагандай, Сәлим хатын тагын-тагын укыды. «Әни, бәгырькәем!.. Әти!..» Төсе качкан курсант, башына кияргә дә онытып, кышкы салкынга чыкты. Кая барырга, кемгә сөйләргә бухәсрәтне?! Кайгысыннан гаҗизләнгән егет конюшнигә йөгерде. Чайка хуҗасын сизеп баһылдап куйды, арата аша башын сузып каршы алды, Сәлимгәрәй атның муенын кочаклады да үксеп елап җибәрде. Акыллы хайван, юатырга теләгәндәй, үзенең йомшак, җылы, дымлы борыны белән хуҗасының иңбашларына, битләренә орынып-орынып ала, аның моңлы, шәфкатьле күзләреннән яшь ага иде...

 

Ясалма фәһем сурәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас