Бөек Җиңүгә - 80 ел
9 Октября , 04:38

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (3)

Төрмə күп əйбергə өйрəтте Миңсылуны. Иң элек үзүзенə биклəнеп, эчендəгесен бер кешегə дə сөйлəмəскə күнекте. Кайтканнан бирле урамга чыкканы да юк, төрмəче кайткан, дип əйтерлəр кебек. Əле дə Шаһинуры аңлый аны, һəрдаим хəстəрлəргə, тынычландырырга, күңелен күтəрергə тырышып, төрле шөгыль уйлап чыгарырга гына тора. Бергəлəп бəрəңге бакчасының авып төшкəн коймаларын ныгытып куйдылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (3)Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (3)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (3)

(Дәвамы.)

5
“Үзебезнеке үзебезгə ярап торыр”, – дип, авып барган мунчаны кораштырдылар. Уллары Сабир армиядəн исəн йөреп кайтса,
иң беренче мунча төзеп куярлар əле. Ара-тирə Бибисара күршелəре кереп, авылдагы яңалыкларны сөйлəп
чыгып китə, əле бəрəңге, əле йомырка күтəреп керə.
Беркөнне дə урманга шомырт җыярга барган да, кайту
белəн кап-кара булып пешкəн татлы җимешен күтəреп
кереп җиткəн. Бергəлəп, сөйлəшə-сөйлəшə чəй эчтелəр.
“И ахирəткəем, гомер буе онытмабыз синең мондый
яхшылыкларыңны“, – дип озатты аны Миңсылу. Авыр
чакта сине үз иткəн дуслар булмаса, тагын да читенрəк
булыр иде бит.
Бибисара күршесенең чырышлыгына шаклар ката. Башына нинди генə авырлыклар төшмəде инде аның да,
əмма бирешми. Куш йөрəкледер бу, дип уйлап куя кайвакыт. Сугыш башланыр алдыннан гына өйлəренə ут
чыгып, бирегə, Миңсылулар күршесенə бианаларыннан
калган кечкенə иске өйгə күчеп килгəн иде. Бəхетсезлеккə
каршы, аз гына тернəклəнə дə алмадылар, ире Ибраһим
фронтка китте, Бибисара күпмедер вакыт үтүгə кара
кəгазь алды. Өч бала белəн торып калды. Районнан
сабыйларны балалар йортына алып китəргə килгəннəр
иде дə, ул аларны бирмəде. Тырышып-тырмашып саклап
калды балаларын. Хəзер əнə олы улы Рəшит əнисенең
кул арасына ару гына керə башлады.
Бибисара ахирəте белəн бергəлəп кабат элеккечə
яшəргə өйрəнə Миңсылу, күршесенə бик рəхмəтле.
Соңгы вакытта уллары Сабирдан да еш кына хат килеп
тора, əти-əнисенең исəн-имин яшəп ятуына куанып бетə
алмый, тизрəк үзе дə кайтып керсен иде дə. Əмма Германия җирендə тəртип урнаштырырга җибəрелгəн совет
хəрби частьларын кайчанга кадəр тотулары билгесез.
Сабир солдатка алынгач, фронтка элəкмəсə дə, хəзер
Германия җирендə хезмəт итə. Хезмəтеннəн зарланмый,
киресенчə, совет солдаты булуы белəн горурлык кичерə.
Шаһинурга озаклап ял итəргə ирек бирмəделəр, бригадир булып эшлəргə тəкъдим иткəннəр иде дə, ризалашмады. Сызлануы кимесə дə, аягы һаман төзəлеп бетми.
Ə бригадир кешегə көнозын аягөсте булырга кирəк.
Анысына ризалашмагач, ферма мөдире итеп куйдылар.
Ферма дигəне дə, ташка үлчим, картаеп беткəн утыз башлап сыердан, ярымҗимерек абзардан гыйбарəт. “Менə
шул җимерек урында бервакыт гөрлəп торган ферма
барлыкка китерербез əле!” – диде колхоз рəисе, үзе дə
фронтовик Ислам Зəйниев, килəчəккə зур өметлəр баглап. – Ярый, быел хəл бераз аруга охшап тора, малларга
саламы да, фуражы да, бераз печəне дə тупланган.
Ире фермага эшкə йөри башлагач, Миңсылуның да
кəефе арулана төште, өй эшлəренə аерым бер дəрт
белəн тотынды. Туганнарының ярдəме белəн кош-корт,
мал-туар тергезə башладылар. Тана бозау да алдылар,
сарайга чыккан саен малкаен иркəлəп-сөеп керə. Берике елдан сөтле, майлы, итле булырлар əле алар да.
Шул хакта уйласа, бар хəсрəтлəре онытылып, күңеле
күтəрелеп китə, ире кайтуга юктан да бар итеп, ашарга
əзерлəргə тотына.
Беркөнне Шаһинур пошаманга төшеп кайтып кергəч,
аптырап китте. Сəбəбен сораштыра башлагач:
– Бер савучы эшкə чыкмады, бригадир Касыйм алмашка берəүне дə таба алмаган. Авылда кешелəр бар кебек,
фермага килергə генə ашкынып торучы юк, – диде ул,
Миңсылу бүлеп куйган токмачлы ашны суытырга телəп,
болгата-болгата.
– Шулайдыр инде, сугыш чорында ачка күтəртеп үлгəн
маллар өчен кешелəрне гаеплəп, нилəр генə кылмадылар. Шуңа күрə эшкə барырга куркалардыр, – диде
Миңсылу, көрсенеп, һəм төрмəдə танышкан дустының
язмышы хакында сөйлəп бирде. – Ə нигə хəсрəтлəнəсең
əле, үзем барам эшкə, ун сыер саумас кеше буламы?
– Чынлапмы? – дип сикереп торды урыныннан Шаһинур. – Лəкин авыр булмасмы, əле ныгынып та җитмəдең.
– Менə шунда бергə-бергə тырышсак, ныгынырмын.
Шулай итеп, икенче көнне Миңсылу малларны кабул
итеп алды. Ун сыерның яртысы гына саудыра икəн, калганнары кайсы кысыр, бер-икесе буаз булып чыкты. Əмма
сөт дигəнең дə инде... Карт арык сыерлардан кəҗə сөте
кадəр дə өмет итеп булмый. Эштə дə, өйдə дə сүз хəзер
гел ферма хакында. Карт сыерларны таналар исəбенə
алыштырырга кирəк, əмма ничек? Колхозның каяндыр
мал сатып алырга акчасы юк.
Беркөнне сөйлəшеп утырганда: “Нигə халыктан тана
бозауларны ашлык исəбенə булса да алыштырып алмаска?” – дип əйтеп куйды Миңсылу. “Əйе шул, баш та бар
инде үзеңдə, иртəгə идарəгə баргач, сүз катыйм əле бу
хакта”, – диде Шаһинур, мөһим ачыш ясагандай куанып.
Əмма ни турында сөйлəшсəлəр дə, сүзлəре уллары Сабирга барып тоташа. Сугыш бетсə дə, улларының армия
хезмəте шактый озакка сузылды, шулай кирəктер, ата
белəн ана моның өчен борчылмыйлар, əмма сагынулары гына чиктəн ашты. Инде танырлык та түгелдер инде
газизлəре, тəмам ныклы ир-егет булып җитешкəндер,
хатларын да олыларча, төпле фикер йөртеп яза бит.
Шаһинур белəн Миңсылуның дəртлəнеп эшлəп
йөрүлəре шулай да бер кешегə ошап бетми иде. Бригадирлыктан алып, колхоз бухгалтериясенə эшкə куелган
Вəсилə эшлəгəн юньсезлеклəреннəн һаман канəгать
түгел, көнлəшү хисе күңелен кимерə дə тора. Нəселлəрен
корытам дип кылган явызлыклары барып чыкмады, инде
ничек боларны аертып туктарга, дип баш вата башлады. Уйлый торгач тапты юлын. Авылда тол хатыннар
җитəрлек, фермада да бар алар. Əнə Рəсимə аның өчен
бик тə кулай, аны котыртырга гына кирəк.
Бер кичне бер əчмуха чəен кыстырды да Рəсимəлəргə
юл тотты Вəсилə. Бəхетенə каршы, əти-əнисе каядыр
киткəн, Рəсимə өйлəрендə берүзе генə булып чыкты.
Вəсилə чəй табыны артына утыргач, читлəтеп кенə
кияүгə чыгу хакында сүз башлап җибəрде.
– Синең дə яшең үтеп бара, ир назы күрми, минем
кебек кияүгə чыкмый утырып калмасаң ярар иде, дим.
Авыз ачып йөрсəң, утырып та калырсың шул.
– Бəй, Вəсилə апа, нигə дип минем хакта борчыласың
əле? Үзең дə ялгыз бит, – диде аның тел төбен аңлап
җитмəгəн Рəсимə, Вəсилəнең сүзлəрен өнəп бетермичə.
– Минем өчен кайгырма син, минем күңел юатучым бар, – диде Вəсилə, мəгънəле генə итеп. – Менə син
Шаһинур абыеңны чамала, төрмəдəн кайткан хатынны
əллə яратадыр дисеңме?
– Ничек инде, бик тату күренəлəр бит. Миңсылу белеп
калса, бер генə сугып əйлəндерер. Ул төрмəдəн əллə
нинди өнəрлəргə2 өйрəнеп кайткандыр əле.
– Менə-менə, шулай, тупасланып кайткандыр ул, əллə
иренə хатын-кыз назы бирəдер дисеңме? Ə син йомшаграк, назлырак бул, җаен тап. Ир заты тиз бөгелə ул, –
дигəн сүзлəр Рəсимə күңеленə коткы салгандай итте.
Əнə шулай Рəсимə Шаһинур тирəсендə ешрак урала
башлады. Əле сыерларын тазарткан, əле мал астын
чыгарган булып, башкалардан соңгарак кала, юк-бар
йомыш табып, мөдир белəн сөйлəшеп торырга тырыша.
Шаһинурга Рəсимəнең кыланышы бераз сəеррəк кебек
тоелса да, кул астында эшлəгəн кешегə каты бəрелергə
тырышмый, көндəлек мəшəкатьлəр белəн искə алырга да оныта. Ə беркөнне: “Шаһинур абый, бер сыерым
авырып тора, карыйк əле”, – дип, кеше юкта торакка
чакырды аны кыз. Мөдир сыерны тотыштырып караган
арада, Рəсимə аны артыннан кочаклап алды да, тыгыз
күкрəклəрен аркасына ышкый-ышкый, колагына кайнар
мəхəббəт сүзлəрен пышылдый башлады:
– Я, Шаһинур абыкаем, мин дə ир назына мохтаҗ бит,
читкə типмə мине, миңа күп кирəкми, əйдə, бер генə яратышыйк та, башка якын да килмəм, – дип аны, һушына
килгəнче почмакта өелеп яткан салам өстенə тарткалый
башлады.
Ул арада ни буласын чамалап алган Шаһинур, кочактан ычкынып, Рəсимəне этеп җибəрде.
– Нишлəвең бу, кызый, тукта дим, минем яраткан хатыным, солдат улым бар! Мин аларга хыянəт итəргə
җыенмыйм, сиңа да андый гөнаһага барырга киңəш итмим!
– Соң мин аларны ташла димим бит, бер яратышканнан ни була, əллə миңа ирсез яшəү рəхəт дисеңме? –
дип, Рəсимə елый ук башлады.
Шаһинурга ул кызганыч булып китте. Əйтмə дə инде,
кыз-кыркыннарның мəхəббəтен шул каһəр суккан сугыш
урлады шул, кайсы ирледəн ирсез калды, кайсы бөтенлəй
ир төсен күрүдəн мəхрүм булды. Элекке кебек авыл тулы
ир-егетлəр булса икəн! Яудан исəн əйлəнеп кайтканнары
да бармак белəн генə санарлык бит. Шул мизгелдə кызгану хисе өстенлек алды, алар кочаклашып салам өстенə ауды...
Əмма, Рəсимə əйткəнчə, мондый очрашулар бер
генə тапкыр булмады, кыз җаен тапты да торды, ə
Шаһинур каршы тора алмады. Вəсилə вəгъдə иткəнчə,
Рəсимəне фермага хисапчы итеп куйгач, эшлəр
бөтенлəй җайлашты, соң, мөдир белəн хисапчы һəрдаим
киңəшлəшми тормый бит инде. Вəсилə үзе дə, аны исəпхисапка өйрəтəм дигəн сылтау белəн, фермада күренə
башлады. Аның инде эчендə əлеге дə баягы юньле уй
түгел, Миңсылуның ярасына “тоз сибəсе” килгəннəн
уралуы. Берочтан Шаһинурны да оныта алмый. Бер
көнне килеп, Рəсимə авырга узуы хакында əйтеп салгач,
Вəсилəнең башы күккə тиде. Бу көннəрдə исə Миңсылу
да көмəнле булуы хакында иреннəн сөенче алган иде.
Башын кая куярга белми, пошаманда йөргəн ирен
күзəтеп тора Миңсылу, моның юньлелеккə түгелен
күптəн чамалый иде инде. Кичке савымнан соң фермада эшен бетергəч, Шаһинурга: “Əйдə, əткəсе, бергə
кайтыйк”, – дип дəшкəн иде дə, тегесе: “Сөт җибəрəсе
бар”, – дип, аңа кайта торырга кушты. Шомлана инде
күңеле Миңсылуның, нигəдер шомлана. Ярты юлга
җиткəч, ферма ягына кире борылды. Шаһинур, нигə кире
килдең, дисə, буаз сыерны карарга онытканмын, диячəк.
Сыерлар торагына барып керүгə, түр якта печəн
өелеп торган җирдəн хатын-кыз көлгəнен ишетеп, якынрак барса, печəн өстендə кочаклашып яткан Шаһинур
белəн Рəсимəне күреп, кычкырып җибəрүдəн чак тыелып, авызын ике куллап тотып калды. Аңы томаланды,
беразга ни артка, ни алга барырга белмəде. Я, Аллаһ,
менə ничек икəн! “Балабыз булачак”, – дигəч, Шаһинур
бер агарып, бер күгəреп, каушап калган иде шул. Бəлки,
ул Миңсылуны ташлап чыгып китəргə җыена торгандыр.
Ə ул аңа үзенə ышанган кебек ышанып яши. Инде бу
хəлне улы Сабирга ничек аңлатыр? Атаң төрмəче хатын
белəн яшəргə телəмəде, диярме? Улы: “Ə син нигə җебеп
төштең, ник əтине аралап калмадың?” – дисə? Теге вакытта улын милиция Сəхипов тартып торгызып алып
чыгып киткəндə дə берни кыла алмады.
Хəзер нишлəргə? Тукта, Миңсылу, сабырлан, нидер
уйларга кирəк. Ул абзарга ничек килеп керсə, шулай
сиздерми генə чыгып та китте. Əмма юл буе аккан кайнар яшьлəрен өйгə кайткач та тыя алмый, мендəргə
капланды. Төрмə хəллəреннəн соң боз кебек каткан
күңеле Шаһинур ярдəмендə əле яңа йомшара башлаган
иде. Менə сиңа мə, ышанычлы ир диген! Ничек андый
хыянəт юлына баскан ул? Рəсимə кай җире белəн артык
Миңсылудан? Фермада бу хəллəрне кемнəр белə икəн?
Нигə Миңсылуны берсе дə кисəтмəгəн? Сораулар, сораулар... Чигенə чыгарлык түгел. Авыр кичерешлəре тəэсир
иттеме, күкрəк астында йөрəген кысып, нидер тибенеп
куйды. Бəй... сабыена җан керде лəбаса! Əй Миңсылу,
моңарчы түздең бит, хəзер дə түзəргə, дөньяга туасы
сабыең хакына түзəргə тиешсең син!
Бераздан кайтып кергəн Шаһинур хатынының сəкедə
бөгəрлəнеп ятканын күреп, аптырап китте, сəке янына
килеп тезлəнде.
– Ни булды, əнкəсе, əллə чирлəп киттеңме? – диде ул,
Миңсылуны үзенə таба борып салырга тырышып. Шунда
аның күзлəрендəге рəнҗешне күреп, йөрəге чəнчеп
куйды.
– Мин барын да күрдем, аны яратасың икəн, бүгеннəн
үк чыгып кит! – диде Миңсылу, тыныч булырга тырышып.
– Син нəрсə? Мин ялгыш кына, үзе ялкытканга гына,
əйдə күңеле булсын, дигəн идем... Ə мин сезне ташлап
беркая да китмим, əйдə, эшне зурга җибəрмик, Миңсылу,
син акыллы хатын бит, аңларга тиешсең.
– Кеше алдында оятка калдырган ирне мин ничек
аңлыйм сон? Башкача фермаңа аяк басасым юк!
– Бəлки, миңа да эшне ташларгадыр?
– Үзең белəсең.
Шаһинур бераз идəндə таптанып торды да тышка
чыгып китте.
Ул төнне беренче тапкыр икесе ике урында йокладылар.
Өйдə ямь бетте, ике арада салкынлык урнашты. Һəркем
үзе нидер əзерлəп ашар булды. Миңсылу кайвакыт,
Рəсимə белəн очрашып сөйлəшергəме əллə, дип уйласа
да, үз-үзен түбəнсетүгə санап, тукталып калды, Шаһинур
үзе хəл итсен дип, көтəргə булды. Түзеп өйрəнгəн инде
Миңсылу, араларына кермəячəк. Бер караганда, шулай
уйласа да, улының əтисе бит, Сабирының күңеле болай
да яралы, армиядəн кайтуына əтисе өйдə булмаса, ничек
кичерер, дип өзгəлəнеп тə куя тагын.
Шаһинурга да авыр иде бу хəллəрдəн соң. Уеннан
уймак, дигəндəй, эшнең тирəнгə кергəнен сизми калган
икəн шул. Гаилəсенə бер дə хыянəт итəргə исəбе юк иде
дə бит. Нишлəп Рəсимəнең юха теленə биреште соң əле?
Адəм көлкесенə калырын ник уйламады икəн? Фронтовик диген инде. Салкын окопларда ятканда да, пуля
яңгыры астында шуышканда да ирлек рухын сындырмады, улы белəн хатыны турындагы уйлар көч бирə иде
бит, ə монда бер җилбəзəк алдында җебеп төште. Юк,
булмый болай! Күреп тора ул Миңсылуның эчтəн сызганын, өстəвенə, авыры да зураеп бара, бала сəламəт
булып туарга тиеш, борчылырга ярамый ич əни буласы
кешегə. Миңсылу белəн, ə аныңчы кичке савымнан соң
Рəсимə белəн утырып сөйлəшергə кирəк .
Сөт үлчəү бүлмəсенə кергəн мөдирне:
– Шаһинур абый, безнең балабыз булачак, – дип,
канəгать елмаеп каршы алды Рəсимə.
Шаһинур ярый авып китмəде, чак тотынып калды.
Шушы гына җитмəгəн иде!
– Нəрсə син, кызый, мин сиңа бала табарга куштыммы, нидер вəгъдə иттемме? Ярый, чын булса, берни
эшлəп булмый, сабыйның гаебе юк. Баланы үстерергə
ярдəмлəшермен, лəкин мин барыбер гаилəмне ташламыйм, – диде ул, хатынны өзгəлəп ташлардай чиккə
җитеп.
– Миннəн җиңел котылырга уйлыйсыңмы? Менə, явыз,
минем җылы кочагымда рəхəт чикте дə, хəзер йөземə
төкерə. Бала туу белəн өегезгə илтеп кертəчəкмен, таяклы шайтан! – диде Рəсимə, яшенə буылып, һəм хисап
китабын идəнгə бəреп, чыгып йөгерде.
Менə хəзер ныклап аңлашылды Шаһинурга, Рəсимəнең
үз исəбе булган икəн бит. Вəсилəсе дə юкка уралмаган икəн бу тирəдə, димəк, болар бер сүздəн булган,
аның гаилəсен таркатып туктарга уйлаган! Менə бөтен
явызлыкларның очы кемгə барып тоташа! Вəсилə кулы
уйнаган икəн бит! Миңсылуга хəлнең асылын бүген үк
аңлатырга кирəк. Кич эштəн кайткач, алар арасында
җитди сөйлəшү булды. “Башкача алай кабатлама яме,
əткəсе”, – диде Миңсылу, иренең сөйлəгəнен сабыр гына
тыңлагач.
Рəсимəнең баласы булачагы турындагы хəбəрне туганнары бик авыр кабул итте, аны тизрəк каядыр чыгарып җибəрү хəстəрен күрергə кирəк иде. Бераздан район
үзəгендə яшəүче апасы белəн җизнəсе үзлəре янына чакырып алдылар да сөт заводына эшкə урнаштырдылар.
Бераз эшлəгəч, гомум торактан бүлмə дə булды. Яшəргə
урыны булгач, хатын тынычлана төште, авылга кайтып
йөрмəскə тырышты. Моннан соң Вəсилə дə Урта Азия
якларыннан кайткан туганнарына ияреп китеп барды.
Шаһинур белəн Миңсылу арасы акрынлап җылына
төште, ə кызлары тугач, бу хакта оныткандай булдылар.
Əй, кендек əбисе Шаһинурның кулына яңа туган бəбине
тоттыргач, аның нинди бəхетле минутлар кичергəнен
күрсəгез! Дүрт ел буе утлы фронт юлларын кичеп, исəнимин əйлəнеп кайтуның нинди зур бəхет булуын нəкъ
əлеге минутларда татыды ул. Менə бит җирне ямьлəп
тагын бер җан яралды, аның кызы туды! Куанычтан
бераз башы əйлəнеп киткəн Шаһинур баланы иплəп кенə
əнкəсе күкрəгенə салды да, икесен дə кочаклап алды.
Аның күзлəреннəн яшь ага иде. Миңсылу да, баладан
авыррак котылса да, елмаерга тырышып, иренең аркасыннан сыйпады.
Əлеге куанычлы көннəрдə иңнəренə канат үскəндəй
дəртлəнеп йөрсə дə, читтə тагын бер сабые туарга мөмкин икəне исенə төшеп, йөрəге чəнчеп куя шул
Шаһинурның, нигəдер гел генə бəхетенең бер чите китек
булуы җанын əрнетə.
Гаилəгə яңа мəшəкать өстəлде, əмма Миңсылу өйдə
бала карап кына утырырга телəмəде. Телəсə дə булмас
иде, ул дəверлəрдə, яшь балаң бар дип, колхоз эшеннəн
бушату юк иде шул. Җəй булса, бала бишеген бəлəкəй
кул арбасына ныгытасың да, аны тартып басу эшенə
йөрисең, кыш булса, балаңны өстеннəн биклəп китəсең.
Миңсылу, ярый, күрше əбинең төрлечə күңелен күреп,
кызы янында торып торырга күндерде. Өстəвенə, колхоз
эшенə йөрү белəн бергə икенче шөгыль дə тапты, аның
төрмəдə өйрəнеп кайткан һөнəре бик тə ярап куйды. Уйлаштылар да, Шаһинур базарга барып, тотылган булса
да тегү машинасы алып кайтты, һəм ул авылдашларына кием-салым тегə башлады. Кибеттə сугыштан соңгы
җитмəүчелек, өс киеме аз гына кайта, халык мохтаҗлык
кичерə. Шулай итеп, кем каян азрак материал таба,
тектерү өчен Миңсылуга йөгереп килə. Төне-көне
эшлəсəң дə эш җитəрлек. Берсен дə кире бормый ул,
теккəн өчен хак та сорамый, кешелəрдə акча юклыгын
белеп тора ич. Шулай да кем маен, сөтен, йомыркасын,
бер дə булмаса, бер-ике килодай онын күтəреп килə, кем
яңадан бəхиллəтермен дип китə. Əнə шулай җəйлəрен
басу эшенə йөрсə, кышларын машина янына утырып
гомер итте Миңсылу. Кибетлəр кием-салымга баегач та
кешелəр килеп торды, кайсы алган киемен кыскарттыра,
кайсы тарайта, дигəндəй.

____________
Өнəр (диал.) – һөнəр.

Дәвамы бар.

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (3)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас