

Укытучым турында берничә сүз
Укытучылар арасында Степан Петрович бердәнбер урыс телле педагог иде. Аның безгә «2»ле билгесе куюын хәтерләмим. Куйса да, бик сирәк очракта гына булгандыр. Степан Петрович бервакытта да укучыны «бетереп» ташламады, кимсетмәде. «Ык-мык» итеп торган өрлек буе «шәкерткә» дә ул:
– Ярый, утыр, «3», – дия иде.
Мәктәптә иң беренчеләрдән булып магнитофон эшенә дә безне Степан Петрович «җикте». Укытучыбыз бу корылмасын бервакытта да үзеннән калдырмады. Әле дә күз алдымда: өйрәнү «дублерын» кабыза да:
– Тыңлагыз! – дип, безнең «акыллы башларыбызда» үзләштерү барышын үтә күрергә теләгәндәй, игътибар белән күзәтә...
Мәктәпне тәмамлавыбызга инде 56 ел – ярты гасырдан артык вакыт үтеп бара. Үзебез дә Степан Петровичның безне укытып йөргән чагындагы яшеннән күптән узып киттек.
Шулай бер кайтуымда укытучым белән очрашып, озаклап сөйләшү бәхетенә ирештем. Ул ялгызы гына көн күреп ята икән. Балалары күптән таралышып, үзаллы яшиләр, тормыш иптәше дә шактый еллар элек гүр иясе булган...
Мәктәп елларын искә төшереп, иркенләп сөйләшеп утырдык. Аннары укытучым яшәешнең иң кадерле асылларына – күңел хатирәләренә күчте. Хәтер битләрен берәмләп ача барып, башыннан үткән гыйбрәтле вакыйгаларны бәян итте.
Степан Петровичның рөхсәте белән шуларның берсен укучылар игътибарына тәкъдим итәм.
Политәзерлек дәресе һәм ишек артындагы сизгер «колаклар»
1949 ел. Уфаның пехота хәрби училищесында сержантларның уку төркемендә политәзерлек дәресе тәмамланып килә.
– Сораулар бармы?
– Иптәш өлкән лейтенант, хәзерге вакытта партиянең дингә карата сәясәте үзгәрдеме?
– Хәзерге көндә партиянең дингә карата мөнәсәбәте элеккечә калды. Карл Маркс та бит: «Дин – халык өчен әфьюн», – дигән. Тик соңгы вакытта партия сәясәтенең дингә карата тактикасы гына бераз үзгәрә төште. Аңа илтифатлылык һәм нәзакәтлелек сыйфатлары өстәлде...
Эш көне кичкә авышып барганда өлкән лейтенант Королевны кинәт кенә политбүлеккә чакырталар.
– Иптәш өлкән лейтенант! Сез политәзерлек дәресендә сержантлар алдында нинди сафсата алып бардыгыз? Дингә карата партия тарафыннан нинди тактика ул тагын?
– Мин бирелгән сорауга туры җавап биргәндә партиябез алып барган генераль линиягә таянып эш иттем һәм үземнең дөреслегемә шикләнмим.
– Иптәш өлкән лейтенант! – Полковникның акыруыннан йөзе бүртенеп чыкты. – Дөреслегегезне хәзер инде комиссия алдында исбат итәрсез!
Шушы сүзләрдән соң ул өстәл артында утырган берничә хәрбигә ишарәләде.
– Беләсегез килсә, дәрестә нәрсәләр сөйләгәнегезнең шаһиты – махсус бүлек начальнигы үзе! Әллә аның һәркайда да сизгер «колаклары» барлыгын оныттыгызмы?
– Иптәш полковник! Беренчедән, мин алып барган дәрестә бернинди чит кеше утырмады. Икенчедән, мин теләсә нинди комиссия алдында да үз сүзләремнән баш тартырга уйламыйм һәм дөреслегемне исбатлармын да...
Ул тагын бер кат бәйнә-бәйнә дәрестә сөйләгәннәрен кабатлап чыга. Ниһаять, үзләренең берни дә эшли алмаячакларын аңлаган комиссия әгъзалары аны политбүлектән куып диярлек чыгарып җибәрәләр.
Баксаң, дәрес барышында тагын бер өстәмә «тыңлаучы» пәйда булган икән. Ул да булса – махсус бүлек начальнигы. Ишек артында басып, бүлмәдә сөйләнгәннәрнең барысын да иренмичә тыңлап торган да, аннары аларга тагын да «су өстәп», политбүлек начальнигына җиткергән. Ә тегесе, үз чиратында, килеп туган форсаттан файдаланып, яшь офицерны бераз «авызлыклый» төшмәкче булган һәм моның өчен махсус комиссия дә төзегән.
Бу вакыйгалардан соң озак та үтми өлкән лейтенант Королевны хәрби хезмәтен дәвам итәргә Германиядәге Совет гаскәрләре төркеменә күчерәләр.
Яугир дә, мөгаллим дә
Степан Петрович Королев Бишбүләк районының Ново-Самарка авылында туган, Каменка авылында үсеп егет булган.
– Безнең авылның яртысы урыс, яртысы мордва: район үзе дә бик интернациональ төбәк. Шуңа күрә мин татар теленнән тыш, мордва, чуваш телләрен дә яхшы беләм һәм моның белән горурланам да, – ди иде ул.
Бик күп нәрсәләр белән горурланырга хакы бар иде Степан Петровичның. Ул үз эченә йомылып кына калмаган, һәрчак киңлеккә, белемгә омтылган. Сугыш алды елларында Абдуллино педагогия училищесын тәмамлап, укытучы булган. Дәһшәтле сугыш елларында Иркутск хәрби училищесын тәмамлап, яугирләргә сәяси тәрбия биргән. Ә сугыштан соң Уфа педагогия институтында читтән торып белем алып, мәктәп балаларына аң-белем өләшкән.
Бер сүз белән генә әйткәндә, тормышның ачысын да, төчесен дә татыган минем укытучым. Иң мөһиме – ул үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә, җәмгыять иминлеге хакына тырышып яшәгән кеше иде.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ,
Кандракүл авылы.