

* * *
Нариман Сәмигулловичларның урам капкасын ачып, ишегалдына керәм дигәндә, каршында бозау кадәр овчарка күреп, Саматтуктап калды. Эт бәйдә түгел иде. Ләкин башка авыл этләре шикелле, һау-һаулап өреп, капкадан керүчегә ыргылмады, ә урынында торган килеш, усал итеп ырылдап кына куйды. Бирегә теләсә кемгә керергә ярамый, янәсе. Күренеп тора: яхшы нәселле эт. Шулай да, Самат алга атларга батырчылык итмәде. Эт, нәселле булса да, эт инде ул. Ботыңнан эләктереп алса, кыслаларның кайда кышлаганын тиз төшенерсең.
Әнә шулай, ни артка, ни алга барырга белмичә икеләнеп торганда, капка тавышын ишетеп булса кирәк, йорттан бер хатын-кыз чыкты.
– Пират, тик кенә утыр! – дип кычкырды ул чыга-чыгышка.
Эт, аның боерыгына буйсынып, арткы аякларына чүкте. Әлеге хатын-кыз шуннан соң гына капка янында басып торган кешегә игътибар итте. Самат аны тиз таныды. Берара шулай күзгә-күз карашып торгач:
– Исәнме, Самат?! Син, ахрысы? – дип, Зөләйха уңайсыз хәлдән чыгарга ашыкты.
– Әйе, мин. Исәнме, Зөләйха?
Самат, шикләнеп, кабат эт торган якка күз ташлады.
– Тими ул, курыкма, үт!
Акыллы эт хуҗабикәсенең сүзләрен аңлагандай кыланды: курыкма, тешләмим, сездә кайгым юк әле, дигәндәй, башын читкә борды.
– Мин Нариман Сәмигуллович янына килгән идем. Аны күреп сөйләшәсем бар.
– Минем янга килмәгәнеңне аңладым. Тик… – Зөләйха беравык эндәшмичә торды. – Тик Нариман Сәмигуллович дөнья мәшәкатьләрен уйлардай хәлдә түгел инде, ул нык авырый бит.
– Беләм, Зөләйха. Миңа барыбер аны күреп калырга кирәк.
Әнә шул «күреп калырга кирәк» дигән сүзе тәэсир иттеме, ханым, бераз икеләнеп торгач:
– Соң, әйдә алай булгач. Только озакка түгел. Бүген әтине Казанга операциягә алып барабыз. Әзерләнәсе бар, – дип, өйалдына атлады.
Алгы өйнең ишеген ачып җибәрүгә, борынга ниндидер тынчу, авыр ис килеп бәрелде. Бүлмә җилләтелмәгән, күрәсең. Көн үзәге булуга карамастан, биредә тәрәзә пәрдәләрен дә каплап куйганнар, бүлмә эче ярым караңгы. Шуңа күрә, килеп керүгә үк, түрдәге караватта ятучы кешене Самат шәйли алмады. Зөләйха шул яктагы тәрәзә пәрдәсен ачып куйгач кына түшәктә ятучыга игътибар итте, ләкин танымады. Дөресрәге, анда ул белгән Нариман ятмый иде. Эчкә баткан яңакларын сакал-мыек баскан, күз төпләре зәңгәрләнгән, чәчләренә чал кергән бу кешенең ябык йөзендәге бөркетнекенә охшаган борыны гына Нариманныкы. Карт бик бетерешкән…
– Ни хәлләрең бар, Нариман Сәмигуллович?
Картның йөзе уңайсыз гына тартышып куйды. Ул, нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачты, ләкин, әллә әйтергә теләмәде, әллә сөйләшергә авыр булганга, кире уйлап, эндәшмичә, карашын янә тәрәзәгә юнәлтте. Элегрәк булса, бәлки: «Минем хәлләрдә ни эшең бар синең, врач түгелсеңдер бит. Йомышыңны әйт тә тәртәңне бор», –дип кенә җибәргән булыр иде. Ә бүген алай сөйләшергә дәрте дә, дәрманы да калмаган.
Нариман шактый шулай тәрәзәгә карап ятты. Инде онытылып бетте дигәндә генә, өзек-өзек хәлсез тавыш белән:
– Ник… килдең?.. – дип сорап куйды.
Самат боргаланып маташмады.
– Нариман Сәмигуллович, минем бары тик бер генә соравым бар. Сез Хәйруллин Сәхибулланың язмышы турында ниләр беләсез?
– Нәрсә син… әллә кайчан үлгән Сабирларны, Сәхиләрне… казыйсың? Беләм… Миңа җиткерделәр инде… урман делянкасында казынганыңны да, Латыйфа корткадан допрос алганыңны да…
Сөйләшү авыр иде булса кирәк, Нариман тын алырга туктагандай итте. Самат, сумкасыннан иске солдат пилоткасын алып, язуы күренерлек итеп, Нариманның йөзенә якын китерде. Картның моңа да артык исе китмәде. Дөрес, ул аның язуын да күрмәгәндер күрүен. Ләкин эчке сиземләү белән Нариман эшнең нәрсәдә икәненә тиз төшенде.
– Сәхине мин үтермәдем, – диде ул.
Кара әле син аны, мин Сәхибулланың язмышы белән генә кызыксынган идем, ә ул шунда ук үтерү, үтермәү турында сөйләшә башлады, дип уйлап алды Самат. Димәк, бу карт шайтанның ул вакыттагы вакыйгаларга чыннан да катнашы булган.
– Мин, син үтергәнсең, димәдем бит әле, – дип башлаган иде Самат, ләкин картны бүлдермим дигәндәй, туктап калды.
– Сәхибулла Сабир кулыннан китте. Сиңа укытучы Васил җиткергәндер инде. Гайбәтче Латыйның да теле тик тормагандыр, теге вакытларда Сабир, мине гаепле күрсәтергә маташып, исемем белән күпләргә авыз чайкап йөрде. Хатынына гына сөйләмичә калмагандыр. Латыйфа заманында Сабирның хатыны иде бит, – Нариман үзалдына гына мыскыллы елмаеп куйды. – Тик шуны бел, энем, Сәхинең үлемендә бары тик Сабир гына гаепле. Теге чакта, урман аланында утырып эчкәч, гел юктан гына Сәхибулла белән эләгешеп киттеләр дә… Шунда башына балта белән бәреп үтерде ул аны. Соңыннан чишендереп, гәүдәсен урманның аулаграк урынына, ә киемнәрен төреп, бөтенләй икенче якка агач төбенә илтеп күмде. Балтасын да ул шунда югалтты. Яхшылап эзләп кара, дигән идем, йөреп-йөреп тә таба алмагач, кул гына селтәде. Шул чакта ук тотып милициягә бирәсе калган аны. Жәлләдем кабахәтне. Хатыны борынга җиткән корсак белән иде шул.
– Нариман Сәмигуллович, араларына кереп, туктатып та кала алмадыңмы?
– Туктатырсың Сабирны! Син аны белмисең шул. Аннан, нигә мин кем өчендер башымны балта астына тыгарга тиеш соң? Ботканы үзләре пешергәннәр икән, үзләре ашасыннар.
Шунда Самат, эчке сиземләү белән, нигәдер шикләнеп, артына борылып карады һәм, күләгә шикелле шуып, мыштым гына килеп кергән ниндидер карачкыны шәйләп алды. Яхшылабрак караса, Латыйфа карчык икән ләбаса.
Карчык та Саматны таныды булса кирәк, яулык чите белән йөзен каплагандай итте, уңайсызланып, кире борылып чыгып китәргә җыенган сыман, ишек ягына кыйшаеп куйды. Шулай ук, һич көтмәгәндә, ишек кабат ачылып китте, анда ачуыннан ярсыган Әкрам күренде:
– Син сөйрәлчеккә бу йортның тупсасын атлап кермә, дигән идем бит инде бер мәртәбә, – дип, ул, түрдә торган Саматка игътибар итмичә, Латыйфа карчыкка ябырылды, аны күлмәк җиңеннән умырып тотып, ишеккә өстери башлады. Карчык, ычкынырга теләп, куллары белән чәбәләнде, аклангандай үзалдына сөйләнде:
– Нариманның хәлен белергә килгән идем… Бүлнискә салалар икән, дип ишетеп килдем. Курыкма, хәзер китәм.
– Ах, син, оятсыз! Картаеп беткәч тә сөйрәләсеңмени әле?!
Күренеп тора, Нариманның балалары Латыйфаны яратып бетермиләр. Әле алай гына микән, бөтенләй кан дошманы урынына күрәләр, ахры. Хәер, яшьлегендә әтиләренең бу хатын белән типтерүен балалары белми калмагандыр. Авыл халкы алдында, күрәләтә торып әниләре өстеннән йөрүе дә аларның күңелендә эзсез югалмагандыр.
– Син, шайтан тизәге, бүтән күземә күренмә, – дип, Әкрам карчыкны ишеккә сөйрәвен дәвам итте.
Бу тамашага әле аңышмыйчарак карап яткан Нариман, сул кулының терсәгенә таянып, күтәрелә төште:
– Туктагыз, – диде ул «яшелле-зәңгәрле» тавыш белән. Ләкин үзе карлыгып туктап калды. Бары тик бераз хәл алгач кына, инде шактый тынычланып: – Туктагыз хәзер үк, – дип өстәде.
Әкрам, атасының боеручан тавышына буйсынып, карчыкны җибәрде.
– Ә син, кортка, бар, чыгып кит! Син миңа бүтән кирәк түгел инде, – диде Нариман карт шулай ук тыныч кына итеп.
Латыйфа «әстәгъфирулла» дип куйды да, ничек кергән булса, шулай күләгә шикелле чыгып шылды. Нариман янә урынына ятты да, миңа инде бүтән берегезнең дә кирәге юк, дигәндәй, тәрәзәгә үк борылды. Шулчак өйдәге тавышка Солтан, Ибраһим, Зөләйха килеп керде.
– Нинди тавыш монда? – диде Солтан.
– Теге убырлы карчык кергән, иблис. Инде этне дә сихерләп бетерде, ахры, Пират та өрми үзенә. Шуны куып чыгардым әле.
– Ә бу хаклык эзләүче нишләп йөри? – дип, Солтан бармагы белән Самат ягына төртеп күрсәтте.
Таныды. Ун елдан артык күрми торган булса да таныды. Әкрам да шунда гына Саматка игътибар итте, күп эчүдән шешенгән күзләре белән егетне баштанаяк күздән кичерде. Ә аннан соң:
– Куып чыгармаганга, – диде ул, бер дә исе китмәгәндәй.
– Хәзер үк чыгып кит!
…Нариманның тынчу йортыннан урамга чыккач, Самат җиңел сулап куйды. Аның күңеле тынычланып калган иде. Әйтерсең лә, котылгысыз чир белән авыручы кеше янында булмады да. Үзендәге мондый халәтнең сәбәбен Самат белә иде. Әйе, әйе, ул бүген түшәктә ятучы Нариманны гына күреп калмады, җиңелгән һәм мескен Нариманны күрде. Фани дөньяда кылган бихисап күп гөнаһлары өчен гадел хөкемдар Аллаһы каршында җавап тотарга бик аз вакыт кына калып барганын аңлаган чарасыз һәм бичара картны күрде ул.
Соңгы сүз итеп
Көн көтелмәгәнчә матур иде. Тоташ яңгырдан соң кояш чыгып, җылытып җибәргәч, агачлар, үләннәр көязләнеп, яшәреп калды. Юл читләренә, чокырларга мул булып җыелган сулыкларда каз-үрдәк чупырдаша. Алардан бераз читтәрәк, сөенешеп туя алмыйча, чыркылдый-чыркылдый чыпчыклар сикерешә. Бөҗәкләр дә, поскан урыннарыннан чыгып, безелдәшә-безелдәшә очып уйный…
Аның Аланлыктан Тирәклегә барышы иде. Пычрак булганлыктан, урамга кермичә, бакчалар артындагы чирәмлектән генә китте. Зират янынан узганда, кояш күтәрелеп, шактый кыздыра башлаган иде инде.
Каберстанның капкалары төбенә кадәр ачык. Әле яңарак кына тапталган чирәмнән күренгәнчә, бүген бирегә тагын кемнедер китергәннәр. Җәйләрен һәрвакыт шулай була: зиратка мәет китергәч, анда шаулап үсеп утырган үләннәр тапталып ава, җиргә сеңә. Алар бары тик берничә көннән соң гына баш калкыта. Әйтерсең лә, үлгән кеше белән әнә шулай, баш иеп хушлашалар.
Бүген зиратка кемне алып килгәннәрен Самат шунда ук чамалады. Нариманның үлеме турындагы хәбәр аңа барып ирешкән иде инде. Ул баруыннан туктады да, бераз уйланып торгач, капкага таба борылды
Койма почмагына җиткәч, яңа каберләр тезелгән урында ул кешеләр төркемен күреп алды. Мәрхүмне озатырга килүчеләр артык күп түгел иде. Һәрхәлдә, Самат уйлаганнан азрак. Нариманның үткән тормышындагы кара эшләренең соңгы вакытта халыкка мәгълүм булуы нәтиҗәсе инде бу. Тик, шулай да, районнан вәкил җибәргәннәр.
Юк, Самат алар янына бармады. Кабер туфрагына язулы яссы агач кадап куелган «Сабиржан кабере»н ул тиз эзләп тапты.
Самат язулы такта кисәген тартып алды да кабер янәшәсендәге чирәмгә каплап куйды. «Ярый әле Нариман мәрмәрдән кабер ташы ясатып куярга өлгермәгән», – дип уйлады ул. Хәер, хәзер үзенә мәрмәр кабер ташы куярлар инде.
Тик шунысы кызганыч, андый кешенең мәрмәргә түгел, черек агачка да хакы юк. Сугышның башыннан ахырына кадәр катнашып исән калган, әнисен, сөйгән ярын, авылдашларын, тыныч хезмәтне сагынып туган җиренә кайтып җиткән баһадирдай ир-егетнең җанын кыеп, җир куенына тыккан ул дәҗҗалның каберендә гөлләр, чәчәкләр дә мәңге тамыр җәя алмас. Чүп үләннәр генә үсәр анда, мөгаен…
Саматка, талгын гына искән җил белән, Нариман кабере янындагы сөйләүченең: «Искра» колхозын яңа үрләргә күтәрде… Кешеләрнең көнкүрешен яхшыртуга зур көч куйды… Үз-үзен аямыйча… Идея-политик яктан нык… Алтын бәрабәренә торган кеше», дигән өзек-өзек авазлар килеп иреште.
Әйе, заманы өчен шаблонга әйләнгән бу сүзләрне сөйләүче район вәкиле Нариман кылган караңгы эшләр хакында хәбәрдар түгелдер, күрәсең. Юкса, нотыгын шулай рухланып сөйли алыр иде микән?! Хәер, ул бу сүзләрне кабатлый-кабатлый «робот»ка әйләнеп беткәндер инде. Кемгә, ни өчен, нәрсә сөйләгәнен үзе дә аңлап җиткермидер, бәлки. Аңа бит шуның өчен акча түлиләр…
Озакламый «алтын бәрабәренә торган кеше»не гүргә иңдерделәр. Җир йөзендәге тагын бер кара тап әнә шулай туфрак белән каплап, яшереп куелды…
Фото: kiziltan.ru