

* * *
– О, дускай, мин сине олы мәшәкатьләрдән коткардым бит, – дип башлады сүзен Кәрим авылга чираттагы кайтуында, юлы уңганлыкка киная итеп.
Самат, аның уйларын белергә теләгәндәй, сынаулы караш ташлады. Хәер, Кәримнең ни әйтергә теләгәнен ул болай да аңлаган иде инде. Экспертиза урманнан табылган сөякләрнең Сәхибулланыкы икәнлеген раслаган, әлбәттә. Болары Саматның үзенә дә сер түгел инде хәзер. Шулай да, ул дустын үпкәләтәсе килмәде:
– Нәрсә, берәр яңалык алып кайттыңмы әллә? – дип сораган булды.
– Кыскасы, теге баш сөяге, чыннан да, Сәхибулланыкы булып чыкты бит. Аның формасы белән Сәхибулланың фотосурәте төп-төгәл тәңгәл килә. Тагын шул да мәгълүм, сөякне урманнан табып алганда барлыкка килгән кыршылган урыннардан тыш, баш түбәсе өлешендә яньчелгән иске эз бар. Ниндидер каты әйбер бәрелүдән калган булырга мөмкин ул эз. Бәлки, нәкъ менә шул яра кешенең үлеменә сәбәп тә булгандыр, дип фаразлаганнар экспертлар.
Кәрим, йә, ничек, бу хәбәр сиңа ошадымы, дигән сыман дустына карап куйды да һәр сүзенә басым ясый-ясый дәвам итте:
– Экспертиза нәтиҗәләрен алу белән, озакка сузып тормадым, әлеге эшне район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлекчәсенә тапшырдым. Барысын да бәйнә-бәйнә теркәп, язмача аңлатма бирдем. Бүгенге көндә урман делянкасында табылган сөякләр буенча җинаять эше кузгатылды. Һәм бу эшне инде син түгел, ә законлы тикшерүче алып барачак. Район хәрби комиссариатына да хәбәр итәргә онытмадым, әлбәттә, – дип тәмамлады ул сүзен.
Ләкин Самат, ул көткәнчә, артык сөенмәде. Бары тик, исе китмәгәндәй:
– Шул кадәр куангач, Сәхибулланы үтергән җинаятьчене табып ук кайткансыңдыр, дигән идем, – дип әйтеп куйды.
Кәрим үзе җиткергән хәбәргә аның бик үк егылып китмәвенә бераз гаҗәпләнде.
– Нигә? Сиңа шушы кадәресе җитмәгәнмени? Син нәкъ менә шундый җавап көткән идең түгелме? Хәзер күңелең тынычлангандыр инде. Бу эшне законлы тикшерүчеләргә тапшырырга рөхсәт ит. Бу безнең тармакка карый. Шикләнмә, ышанычыңны акларбыз.
– Ялгышасың, дустым! Бу эш синең тармакка кагылмый бугай?!
– Нигә? Минем эш нәкъ менә җинаятьләр ачу инде. Ә монда, аңлавымча, кеше үтерелгән, ягъни ярылып ята торган криминал.
– Дөрес, синең эш җинаятьләр ачу, ә түрәләрнең кыңгыр эшен тикшерү түгел. Хәтерем ялгышмаса, теге көнне хәрби комиссариат янында очрашкач, бу хакта син үзең әйткән идең түгелме?
Дустының тел төбен аңларга тырышып, Кәрим иңнәрен сикертеп куйды:
– Сәхибулланың үлеменә түрәләрнең ни катнашы бар соң?
– Бар икән шул менә! Хәзергә бөтен нечкәлекләренә кадәр белмәсәм дә, Сәхибулланың үлемендә Нариманның да кулы уйнаганлыгын тәгаен әйтә алам.
Кәримнең күзләре маңгаена менде. Ул беравык сүзен әйтә алмыйча торды.
– Нариманның? Сәмигулловичныңмы? Син саташасың бугай?!
Самат елмайгандай итте. Ләкин шунда ук җитди кыяфәт алды:
– Нигә гаҗәпләнәсең? Нариманның фәрештә түгеллеген үзең дә беләсең ич.
– Беләм, тик андый түбәнлеккә төшәр микәнни?.. Гомумән, нәрсәгә нигезләнеп шикләнәсең соң әле син аннан?
Самат дустына укытучы Васил сөйләгән истәлекне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Әллә нинди шаккатыргыч сенсацияләргә дә битараф карый белгән Кәрим бу хәбәрдән тәмам телсез калды.
– Да, парин, тик ятмаган син, – дип кенә әйтә алды ул, бераз һушына килгәч.
Самат та сер бирмәде:
– Әзрәк селкенәбез инде шунда, – дигән булды ул. – Дөрес, җентекләбрәк тикшерергә иде бу хакта.
– Ничава, җепнең очын бер эләктерсәк, Нариманның гына телен чишәрбез анысы…
– Сәминекеләрнең тамырлары тирәндә, дуслык-әшнәлек бик көчле, оятсызлыклары хәттин ашкан. Тырнак асларыннан кер эзләгәнеңне сизсәләр, бугазыңа ябышырга да күп сорамаслар. Карале, Кәрим, инде күптән сорарга дип телем кычытып тора. Син берчакны, сугыштан соңгы елларда район хәрби комиссариатында Тирәкле авылы кешесе комиссар булып торган, дип әйткән идең түгелме?
Кәрим, нидер исенә төшерергә теләгәндәй, кашларын җыергалады. Эзләгәнен тапты булса кирәк, бераздан:
– Әйе, комиссариатта стендлар карап йөргәндә, ул кеше турында язылганнарны да укыган идем шул. Заһидуллин… Э-э, исеме ничек иде әле? Тфү, каһәреңне, онытып та бетерә язганмын. Камалетдин иде бугай. Майор Заһидуллин Камалетдин! Ул кырык дүртенче елдан кырык җидегә кадәр комиссар булган. Аларын төгәл хәтерлим. Ә нигә кирәк булды соң ул сиңа? – дип тезеп китте.
– Сәхибулла военкоматта хәбәрсез югалганнар исәбендә торса да, нинди документка нигезләнеп язылганы билгесез, извещение кәгазен таба алмадык, дип сөйләнгән идең кебек?
– Хак сүз, капитан Сәйфетдинов делода сакланучы архив кәгазьләрен күз алдымда берәм-берәм карап чыкты, тик Хәйруллин Сәхибуллага кагылышлы извещениене таба алмады.
Самат, әйтергәме-юкмы, дигәндәй, бераз дустына карап торгач:
– Минемчә, андый извещение бөтенләй булмаган да, – дип куйды.
– Ничек инде бул… – Кәрим кинәт учы белән маңгаена сукты. – Ә-ә, ничек башыма килмичә тора соң моңа кадәр?!
– Төшендеңме инде? Яңарак кына үзең, делянкадан табылган баш сөяген Сәхибулланыкы икәнлеген экспертиза раслаган, дидең түгелме?
– Чыннан да, сугыштан исән-имин кайтып киткән солдатка кем извещение җибәрсен соң? Ә ни өчен делога, хәбәрсез югалган, дип теркәлгән соң алайса?
– Мин бу хакта үзем дә озак уйландым. Аны андый исемлеккә кертүне Нариман шул майор Заһидуллин дигән адәм аша эшләмәде микән? Сәхибулланы йомдыргач, ышанычлы булсын өчен, военкомат белән дә эшне җайлагандыр. Юкса эзләтә башлаулары бар бит. Кемдә-кемдә, Сәмигулловичта аның ише нечкәлекләрне генә аңларлык акыл бар анысы. Өстәвенә, военком да күз күргән кеше. Туган йортына хәбәрсез югалу турында извещение килгән, дип барып әйткәндер дә, тегесе шундый дәрәҗәле кешенең, өстәвенә авылдашы да, сүзләренә ышанмыйча, извещениесе кайда соң, дип сорап вакланып тормыйча гына, делога Хәйруллинның исем-фамилиясен төртеп куйгандыр. Әйтеп торам ич, Нариман – бөтен кыңгыр эшләрне әшнәләр аша башкара торган кеше, дип…
Кәрим, шушындый мәгълүматлар була торып, алга таба нишләргә икәнен тәгаен генә белми иде әле. Шуңа күрә ул, тамагын кырып:
– Алга планнарың нинди соң? – дип сорап куйды.
Самат иңнәрен сикерткәләде. Белмим инде, дигәндәй, кулларын як-якка җәйде.
– Бәлки, Латыйфа карчыкның кылларын тагын чирткәләп караргадыр? Ни әйтсәң дә, ул кайчандыр Сабирҗанның хатыны булган бит. Тегесе берәр вакыт Сәхибулла турында берәр нәрсә тишкәндер, бәлки. Салган баштан ычкындырган булырга мөмкин бит.
* * *
Көтмәгәндә өйгә килеп кергән Самат белән Кәримне Латыйфа карчык бу юлы тагын да караңгырак чырай белән каршылады. Аннан әлләни яңалык алырбыз, дип өметләнмәде дә егетләр. Шуңа да Самат боргалап-сыргалап тормады, сорауны турыдан ярып салды:
– Латыйфа апа, синнән теге урманнан табылган кеше сөякләре турында кабат сораштырмакчы идек. Моннан күп еллар элек ул урманда кеше үтергәннәр. Шуңа кагылышлы ни дә булса ишеткән булгансыңдыр бәлки, исеңә төшереп кара әле?
Карчык мутланып маташмады. Аның төссез күзләре бу юлы чыннан да дымланды бугай. Ул калтыранган тавыш белән ашыкмыйча гына тезә башлады.
– Мин бу сөйләшүне гомерем буе көткән идем инде. Күңелем киресен теләсә дә, көннәрдән бер көнне бу сер ачылачагын сизә идем. Теге чакта, сез беренче тапкыр килгәч үк, хәерлегә түгел, дип уйлаган идем аны. Шу-у-улай, без капчыкта ятмый! Бик беләсегез килсә, Сабирҗанны Нариман үтергән аны…
– Тукта әле, Латыйфа апа, тукта, сүз Сабир турында… – дип, карчыкны бүлгән Кәримне Самат ым кагып туктатты. Егетнең кинәт килеп тыкшынуыннан «э-э-э» дип буталып торган Латыйфаның фикере үз эзенә тиз төште:
– Мең тугыз йөз илле икенче елның кышында, Сабирны буранда адашып үлде, дип, Нариман ялганлап кына сөйләп йөрде. Ул чакта аны үзе үтереп ташлаган…
– Ә Нариман үтергәнне каян беләсең?
– Сабир югалганнан соң, берничә ел узгач, Нариман үзе сөйләде.
– Ә ни өчен үтергәнен әйттеме соң?
– Гомеренең соңгы көннәрендә Сабирҗан бик нык холыксызланды. Нык эчә иде. Кайсыдыр берәү, Баһау синең үз улың түгел, Нариманныкы, дип гайбәт тараткан да, шуңа күрә эчсә гел миңа бәйләнә иде. Берничә мәртәбә нык кына кыйнап та ташлады. Мин түзмәдем, бу хакта Нариманга җиткердем. Ә ул әнә шуның өчен, үз өстеннән гайбәт таратып йөргәнгә үтердем, диде Сабирны. Эт симерсә, хуҗасын тешли, ди, ату бөтенләй йөгәннән ычкынды, кабахәт. Сине җәберләвенә дә ачуым килеп йөри иде. Әнә ятсын инде хәзер Сазлы Күл төбендә, диде…
Карчык тынып калды, башын иеп, идәнгә карап утыра башлады. Ул әле, үзе дә сизмәстән, сорауны дөрес аңламыйча, бөтенлөй икенче вакыйга турында сөйләп биргәнен белми. Мондый борылышны Самат та, Кәрим дә көтмәде, әлбәттә. Менә бит ничек, Нариманның намусында бер Сәхибулла гомере генә түгел икән. Сабирҗан да аның кулыннан узган.
Самат, уңайсыз хәлдән чыгарга теләгәндәй, сорау биреп куйды:
– Сазлы Күл төбендә череп ятсын, дип әйттеме? Ә бит башта сез, урманнан табылган сөякләр Сабирҗанныкы, дип бардыгыз.
– Әйе, баштарак Нариман, Сазлы Күлгә ташладым, дигән иде, Соңыннан, диләнкедән сөякләр табылгач, шул Сабир сөякләре дигән сүз чыгарды. Өстәвенә, янәшәдән аның балтасы да табылган.
Бу урында Кәрим дә сорау бирмичә түзмәде.
– Латыйфа апа, хәтерләмисеңме, Сабирҗан адашкан теге көнне, өйдән чыгып киткәндә, балтасы бар идеме аның?
Карчык нидер хәтерләргә тырышып утырды да:
– И-и, балакаем, күп гомерләр узды бит, каян бөтенесен дә истә калдырмак кирәк, – дип җавап бирде.
Әңгәмә шул урында туктап та калган булыр иде. Ләкин, күпмедер вакыт эндәшмичә утыргач, Самат:
– Латыйфа апа, Сәхибулланы беләсеңме син? – дип сорап куйды.
Латыйфа беравык аңышмыйча торды. Менә сиңа иске авыздан яңа сүз: ата казың күкәй саламы, кодагый, кебегрәк килеп чыкты бу сорау.
– Кайсы Сәхибулла? – дип, ул сорауга сорау белән җавап бирде.
– Аланлык авылыныкы, Хәйруллин Сәхибулланы бәлки ишеткәнең бардыр? Ул сугышта үлгән.
– Аланлыкныкы? Сәхибулла? Ә-ә! Күргәнем булмады, ишетеп беләм. Нариманның беренче хатыны Миңсылуның яшь чагында йөргән нәмәстәсен әйтәсеңдер әле?
Карчыкның йөзендә ниндидер зәһәрлек чаткылары чагылып алды. Ләкин бу халәт озакка бармады. Латыйфа, шулай ук тыныч тавыш белән, башлаган сүзен дәвам итте:
– Ул сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан булса, мин дә болай йөрмәс идем. Нариманның миңа өйләнәм дигән сүзе бар иде, югыйсә. Сәхие сугыштан әйләнеп кайтмагач, Нариман кебек асыл егетне ычкындырмыйм, дигәндер инде, Миңсылу шуңа ябышып чыкты.
Самат тагын, уңайсыз гына, тамагын кыргалады. Каш астыннан Кәримгә карап алды да, мөһим хәбәр җиткергәндәй, кинәт кенә:
– Урман делянкасыннан табылган сөякләр әнә шул Сәхибулланыкы икән бит, – дип әйтеп салды. Ә аннан, дусты каршында аклангандай, бүтән яшереп торуда мәгънә юк дигән сыман, иңнәрен сикерткәләде.
Латыйфа күз бәбәкләрен киңәйтеп, Саматка текәлде. Көлемсерәргә иткәндәй, авыз читләре уңайсыз гына тартышып куйдылар. Янәсе, бу егет шаяртып сөйләшмиме икән? Ләкин Саматның үтә дә җитди икәнен күргәч, элекке хәленә кайтты.
– Сөякләрнең кемнеке икәнен тәгаен билгеләү өчен, без каберне ачып, аннан баш сөяген алдык та экспертизага бирдек. Экспертиза, бу сөякләрнең бөтенләй Сабирҗанныкы булмавын, ә Сәхибулланыкы икәнлеген ачыклады, – дип дәвам итте Кәрим Саматның сүзен.
– Сугышта үлгән Сәхинең гәүдәсе каян монда, Тирәкле урманына килеп эләкте икән соң? – диде һаман да гаҗәпләнеп утырган карчык.
– Бу сорау безне дә кызыксындыра шул. Сабирҗанның бу хакта берәр нәрсә сөйләшкәне булмадымы соң?
Карчык, нидер әйтергә теләп, авызын ачкан иде, ләкин, кире уйлап, бүтән дәшмәде. Аның белән әңгәмә әнә шулай тәмамланды.
* * *
9 май көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә Тирәкле авылы уртасында салынган һәйкәл янына мәктәп укучылары, сугыш ветераннары һәм авыл халкы җыелды. Елдан-ел сирәгәя барган ветераннар быел тагын да аз калган. Гадәттә, мондый чакларда, үзәктә кайнаучы, сугыш чорында халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы турында озын-озак чыгышлар ясаучы Нариман Сәмигуллович та күренми бүген. Ул инде шактыйдан урын өстендә ята. Врачлар яман шеш авыруы тапканнар, балалары картны Казанга операциягә алып барырга җыена, дип сөйли авыл халкы. Операцияне иң оста врачлар ясаячак, имеш. Тик андый авырудан оста врачлар гына алып кала алыр микән? Өстәвенә, Сәмигуллович инде яшь кеше түгел…
Тирәкледә бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, җитәкчеләр бәйрәм белән котлау һәм ветераннарны бүләкләү өчен Аланлыкка китеп бардылар. Саматның да нәкъ менә шушы тантана вакытында авылдашларына әйтер сүзе бар иде. Егет әнә шуңа өлгерергә дип ашыкты…
Кәрим белән Самат Аланлыкка кайтып җиткәндә, бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланып, укучылар концерт номерлары күрсәтә иде. Егетләр машинадан төшеп президиум өстәле янына килделәр. Янәшәдә, такталардан әмәлләп куелган сәхнә сыманрак күтәренке урында, 12-13 яшьлек бер малай Муса Җәлилнең «Вәхшәт» исемле шигырен сәнгатьле итеп сөйләп тора. Халык гөрләтеп кул чапты. Самат, җыелган халыкка карап, дулкынланудан калтырабрак чыккан тавыш белән сөйли дә башлады.
– Аяныч, фаҗигале язмышка дучар булган бер солдат турында сөйләмәкче булам мин сезгә. Өлкән буын кешеләре Хәйруллин Сәхибулла исемле авылдашыбызны хәтерлидер?..
Самат җыелып торучыларга сораулы караш ташлады. Арадан кайсыдыр: «Кем икән ул Хәйруллин?» – дип сорап, янәшәсендә утыручыга дәште. Кемдер: «Сәхибулланымы? Беләбез, нишләп белмәскә, сугышка кадәр колхозда тракторчы иде бит», – дип куйды. Бер ветеран: «Хәйруллин Сәхибулла… Сәхи… Минем кордаш бит ул», – дип кычкырып ук җибәрде. Яшьләр белми иде, әлбәттә. Үзләре туганчы, әллә кайчан үлгән кешене алар каян белсен инде. «Ул сугышта хәбәрсез югалган иде түгелме соң?» – дип сорады шунда утыручы ветераннардан берсе.
– Әйе, моңа кадәр сугышта хәбәрсез югалган, дип йөриләр иде. Тик узган ел делянкадан табылган кеше сөякләрен эксперизага биргәч, аларның нәкъ менә шул Сәхибулланыкы икәнлеге ачыкланды… Авылдашыбыз Сәхибулла, чынлыкта, авылыбызга исән-сау әйләнеп кайткан. Тик аңа ниндидер юлбасар очрап, җанын кыйган. Сугыш михнәтләрен күреп, сугыш мәхшәреннән исән-сау калып, туган авылын, әнисен сагынып кайткан авылдашыбызның гомере әнә шулай фаҗигале тәмамланган. Авылдашлар, әйдәгез, шулай фаҗигале төстә һәлак булган авылдашыбыз Сәхибулла Хәйруллинны һәм сугыш вакытында төрле сәбәпләр белән вәхшиләр кулыннан гомерләре өзелеп, шундыйрак язмышка дучар булган йөзләрчә, меңнәрчә совет кешеләрен, ә андыйлар, чыннан да, аз түгелдер, бер минут тынлык белән искә алыйк…
Шунда Саматның күзе авызын яулык чите белән каплап, башын иеп, якындарак кына басып торучы Миңсылуга төште. Карчык, тирә-юньдәгеләргә сиздермәскә тырышып, елый иде. Менә ул яулык чите белән битләреннән тәгәрәгән күз яшьләрен сөрткәндәй итте дә, акрын гына борылып, урам буйлап өенә таба китеп барды. Миңсылу карчык артыннан шактый вакыт карап калган Саматның сүзе бетмәгән икән әле, ул янә тыңлап торучы авылдашларына борылды. Бу вакытта тамаша кылучылар умарта кортлары кебек гөжләшә башлаганнар иде инде. Кем соң ул Сәхибулла? Кемнең туганы? Якыннары бар микән?
Самат бу сорауларга җавап бирергә әзер иде. Бераз тамак кыргалагач, ул сүзен дәвам итте:
– Бүгенге көндә авылда Сәхибулланың бер якын кешесе дә калмаган инде. Балалары юк, сугышка киткәнче ул өйләнергә дә өлгермәгән. Башка туган-тумачасы да юк. Әнисе Сәрбиҗамал апа улын югалту кайгысыннан сугыш бетүгә үк вафат булган…
Шунда Самат, Миңсылу апа турында әйтергәме, юкмы, дип, бераз икеләнеп торды. Аннан соң, юк, әйтмәскә, дигән карарга килде. Кайчандыр, егет һәм кыз вакытларында, бер-берсен яратсалар да, кавыша алмаганнар бит, алар арасында бернинди туганлык жепләре дә юк…
– Авылдашыбыз Сәхибулланың сөякләре бүгенге көндә Тирәкле авылы зиратындагы кабердә ята. Зур хата ясалган. Ул Шакирҗанов Сабирҗан исеме белән күмелгән. Тиздән бу ялгышны төзәтербез, аның калдыкларын үзебезнең зиратка алып кайтып, әнисенең кабере белән янәшә җирләрбез, дип уйлыйм. Анда мәрмәрдән кабер ташы ясатырга заказ бирдек. Шул әзер булгач, сөякләрне урнаштыру җаен карарбыз. Ә хәзерге вакытта район милициясенең җинаятьләрне ачу бүлегендә бу вакыйгага карата җинаять эше кузгатылды. Инде күп еллар узса да, җинаятьчеләрне табып, әгәр исән булсалар аларны җәзага тарту, ә инде үлгән булсалар, исемнәрен авылдашларыбызга фаш итү мөмкин булыр, минемчә. Чөнки бу эшне дустым, Тирәкле авылы егете, район милициясенең җинаятьләрне тикшерү бүлеге начальнигы Мусин Кәрим җитәкләячәк. Ул эшне ярты юлда калдыручылардан түгел, – дип тә өстәде Самат, янәшәдә генә милиция формасыннан басып торучы Кәримгә ишарә ясап…
(Ахыры бар.)
Ясалма фәһем сурәте.