Бөек Җиңүгә - 80 ел
1 Октября , 17:14

Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (10)

Ярты Европаны иңләп туган авылына кайтып җиткән егеткә туган йортына гына аяк басарга язмаган. Аны урман делянкасында кемдер үтергән…

title
Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (10)Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (10)
Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (10)

– Сәлам күрше Аланлык кызларына, – дип кычкыра Нариман, килә-килешкә тарантаска басып.

Кызлар чыркылдашалар, шаярышалар. Арадан берсе:

– Ә Сәхибулланы кая калдырдың? – дип кычкыра.

Нариман каушап кала. Бәлки, каушамагандадыр, һәрхәлдә, Василга шулай тоела. Тик егет үзен тиз кулга ала.

– Нинди Сәхибулла?

– Яшел, – дип чытлыклана арадан бер кыз.

– Ә-ә, яшел! Юк, яшелне күрмәдем шул, – дип, Нариман шаяртуга алмакчы була.

– Нариман абый, менә бу җегет әле генә авылдан килешли, урман аланында Сәхибулла абыйның сезнең белән сөйләшеп утырганын күргән, шул дөресме? – дип, кызлар Василны алгарак төртеп чыгаралар.

– Кая, нинди җегет ул? Исемең ничек синең? – дип эндәшә Нариман, малайга иелеп.

– Васил.

– Васил?! Матур исем! – шунда сүз уңаеннан гына дигән сыман өстәп куя. – Кстати, син урман аланында безнең белән күргән егетнең исеме дә Васил. Ак Чишмә авылына кайтып барышы. Фронтта бергә булган идек.

– Ә бит ул Сәхибулла абыйга охшаган иде, – дип сүз башлаган була Васил, Нариман аны тиз туктата.

– Әйе, бераз охшаган шул. Ләкин Сәхибулла түгел – Васил, ни-и… эм-м-м… Васил Гарипов. Шулай бит, Сабирҗан? – дип, ул кучерына эндәшә.

Тегесе мәгънәсез, исерек күзләре белән Василга күз ташлый да:

– Шулай, кәнишне, – дип куя.

Нариман, шаярган булып, гел Миңсылу ягына елышса да, тегесе Васил күргән солдатның Сәхибулласы булмавына күңеле сүрелеп, аның белән теләмичә генә сөйләшә. Шуннан соң «прит» китәргә кузгала.

– Әйдә, энекәш, – ди ул, тарантаска менеп, җайлап утыргач. – Аланлыкка кадәр озатып куям. Анда агачлар арасыннан берьялгызың йөргәнче, тарантаска утыртып, җилдереп кенә алып кайтып куйыйм әле.

Малай икеләнә кала. Ни дисәң дә, таныш түгел кеше.

– Бар, бар, – дип, Маһинур апасы артыннан этә. – Озатучы булганда…

Васил тарантаска менә. Утырмакчы була, ә анда солдат пилоткасы ята икән. Нариман малайның нишләргә белмичә торуын күрә, шунда үзенең дә күзе пилоткага төшә. Ул озак уйлап тормыйча, аны Василга суза:

– Ә-ә, туган авылына кайту шатлыгыннан солдат абыең пилоткасын да онытып калдырган әнә. Мә, энекәш, сиңа булыр, – дип кидереп тә куя.

Василның түбәсе күккә тия. Малай кеше өчен солдат пилоткасы киюдән дә зуррак бәхет бар идемени соң ул чакларда? Кызганыч, Василның үз әтисе сугыштан кайта алмады, югыйсә, ул аның пилоткасын кигән булыр иде.

Малайны авыл читендә тарантастан төшереп калдырганда, Нариман кабат аның колагына пышылдый:

– Йә энем, хәзер онытмадыңмы инде, син аланда күргән солдат кем иде ул?

– Васил, эм-м…

– Әйе, Васил Гарипов, Ак Чишмә авылы егете. Бүтән бутама инде, яме!

Нариман Сәмигуллович белән Васил беренче мәртәбә әнә шунда очраша.

Бу вакыйга шуның белән онытылган да булыр иде. Күпмедер вакыт узгач, пилотка астарының бер читенә бетми торган хәрефләр белән язылган фамилиягә күзе төшә Василның. Анда аермачык итеп «С.Хайруллин» диелгән була. Гадәттә солдатлар, башкаларныкы белән алышынмасын өчен, киемнәренә шулай тамга салалар. Бу фамилиянең пилотка иясенеке булырга тиешлеген сизенсә дә, күңелендә, ни өчен «В.Гарипов» дип язылмаган соң, дигән сорау туса да, Васил моңа артык әһәмият бирми. Бары тик еллар үтеп, инде үзе егет булгач, чормадагы иске әйберләрне караганда, кабат әлеге пилоткага тап була һәм күп еллар элек болындагы вакыйгалар истәлекле хатирә булып күз алдына килеп баса. Әнә шунда гына күңелендә шик туа аның. Әйе, әйе, ул урман аланында, чыннан да, Сәхибулла абыйсын күргән иде бит. Пилоткага да шуның фамилиясе язылган. Теге чакта Нариман килеп буташтырып маташмаган булса, ул Сәхибулланы күргәнлегенә шикләнмәгән дә булыр иде. Ләкин Васил бу турыда беркемгә дә әйтми. Чебен дулап, тәрәзә ватмаганны белә лә ул. Бу вакытта Нариман авылның беренче кешесе. Күкләргә Алла хуҗа булса, авылга Нариман хуҗа.

– Ул пилотка әле дә миндә саклана, теге вакытта чормадан тапкач, билгеле урынга җыеп куйган идем, – дип, Васил Самат алдына иске солдат пилоткасы китереп куйды.

Чыннан да, аның астарында «С.Хайруллин» дигән тамга бар икән.

Самат дулкынланды. Сикереп торып, ишекле-түрле йөренде. Васил сөйләгәннәр бик әһәмиятле булып чыкты бит әле.

– Димәк, чынында, Сәхибулла абый сугышта хәбәрсез югалмаган, туган авылына исән-сау әйләнеп кайткан. Тик ул туган йортына гына кайтып җитә алмаган. Аны кемнәрдер үтергәннәр дә урманга күмеп куйганнар…

Уйларын, үз-үзенә сөйләгәндәй, әнә шулай кычкырып әйтте Самат. Хәзер инде урмандагы сөякләр Сәхибулланыкы булуына аның аз гына да шиге юк иде…

– Ярар, Васил абый, сөйләгәннәрең өчен рәхмәт. Пилотканы миндә калдыр хәзергә. Ә бу вакыйга турында беркемгә дә әйтмичә тор, – дип саубуллашты Самат коллегасы белән…

Васил чыгып киткәч, ул озак кына исенә килә алмыйча утырды. Егет төрлесен уйлады. Шунда аның Тирәкле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәннең дә фамилиясе Гарипова икәнлеге кылт итеп исенә килеп төште. Дөрес, бу дөньяда Гарипова фамилиялеләр аз түгелдер. Тик Ләйсән нәкь менә Ак Чишмә авылыннан бит. Әгәр, чыннан да, Гарипов Васил исемле кеше бар икән, аның бабасы ук булуы да мөмкин, дип уйлады егет.

Икенче көнне, мәктәптә дәресләр тәмамлангач, җаен туры китереп, укытучылар бүлмәсендә Ләйсәннән:

– Авылыгызда Васил исемле кешеләр бармы? – дип сорады ул.

– Васил?.. Василлар берничә бугай. Сезгә кайсысы кирәк икән соң?

– Гарипов фамилиялесе. Әйе, әйе, Гарипов Васил.

Кыз уйга калды. Ул бераздан соң гына:

– Мин андый фамилияле Василны хәтерләмим. Ә бәлки, Якупов йә Салиховтыр? Андыйлар бар, – диде.

– Юк, миңа Гарипов кирәк.

Кыз тагын уйга калды. Ул шулай Гарипов фамилияле авылдашларын күңеленнән барлап чыкты бугай.

– Гарипов Расимны, Сафиулланы, Рамилне беләм. Ә менә Васил дигәнне хәтерләмим.

– Ул инде өлкән кеше булырга тиеш. Шундыйлар арасында юкмы? Синең фамилияң Гарипова булгач, бабаң түгел микән, дип тә сораган идем.

Кыз Саматның ни өчен бабасы белән кызыксынуына бераз гаҗәпләнде булса кирәк. Аның кашлары сәер генә сикергәләп куйды. Шулай да елмаюын дәвам  итеп:

– Юк, минем бабай Гариф исемле. Әтиемнең фамилиясен ул үз исеменнәң кушкан. Әтием – Гарипов Артур Гарипович булып йөри. Гомумән, авылыбызда Гарипов Васил исемле картның яшәгәнен хәтерләмим. Элегрәк үлгән булса гына инде. Ә сез каян уйлап таптыгыз соң әле андый кешене?

Кинәт бирелгән сораудан Самат каушабрак калды. Ык-мык итте. Шулай да, егет бу халәттән чыгу җаен тиз тапты.ннөс

– Бабам шундый кеше белән сугышта бергә булган. Күрше авылдан иде, дип сөйләгәнен хәтерлим. Ә менә кайсы авылныкы икәнлеге исемнән чыккан. Шуңа күрә, сездән түгел микән, дип белешүем иде, – дип ялганлады ул, күзен дә йоммыйча.

– Ярар, Ак Чишмәгә икенче кайтканда, авылыбызда андый кеше яшәгәнме-юкмы икәнлеген өлкәннәрдән белешеп килермен, – дип вәгъдә бирде Ләйсән.

Ә берәр атнадан ул Ак Чишмәдә Гарипов Васил исемле кешенең беркайчан да яшәмәгәнлеген килеп әйтте…

 

* * *

Кыш урталарында район эчке эшләр бүлегенә икенче баш сөягенең судмедэкспертиза нәтиҗәләре турында Казаннан рәсми документ килеп төште. Анда, чыннан да, баш сөягенең фотода сурәтләнгән Хәйруллин Сәхибулланыкы булуы расланган иде. Беррәттән кайбер үзенчәлекле билгеләре дә әйтелгән. Сулъяк яңак сөяге исән вакытында сынган һәм соңыннан ялганган булу һәм ул урында сөяктә эз калуы. Ә фоторәсемендә нәкъ шул урында ярадан савыккан җөе булуы турында да мәгълүматлар бар. Тагын, баш чүмеченең арткы ягында яньчелеп тишелгән урын әлеге кешене үлемгә китергән сәбәп булу мөмкинлеге әйтелгән. Чөнки ул да исән вакытында ясалган һәм андый яралардан, гадәттә, кеше исән калмый…

Бу хәбәр әлеге эш буенча инде шактый хәбәрдар Кәримне дә телсез калдырды. Болай булгач, Саматның шикләре, чыннан да, дөрес булып чыга түгелме? Димәк, Сәхибулла сугыштан исән-имин кайтып җиткән. Ярты Европаны иңләп, Татарстанга, әле алай гына түгел, туган авылына кайтып җиткән егеткә туган йортына гына аяк басарга язмаган. Аны урман делянкасында кемдер үтергән… Моннан криминал исе килә түгелме?.. Монда инде, соң булса да – уң булсын, дигәндәй, җинаять эше кузгатырлык сәбәпләр бар. Тик менә Рашат Рамазанович ни дияр?! Соңгы вакытларда кәефе дә юк. Ничек кенә булмасын, аның белән киңәш итешмичә ярамас, дип уйлады Кәрим…

Рашат Рамазанович Кәримнең ни өчен кергәнлеген чамалый иде. Һәрхәлдә, ул Казаннан кайткан экспертиза нәтижәләре белән таныш инде. Җинаятьләрне ачу бүлеге начальнигының холкын бик яхшы белгәнлектән, әлеге хәлгә күз йомып калмаячагын да аңлый. Шулай да, Рашат Рамазанович башта берни белмәгәндәй кыланды.

Сүзне, билгеле, Кәрим башлады.

– Рашат Рамазанович, мин сезгә Тирәкле авылында табылган кеше сөякләре турында әйткән идем инде, – диде ул.

Милиция начальнигы берни дә аңламаганга салышып торды, маңгаен җыергалады.

– То есть, нинди сөякләр әле ул?..

– Ник, теге Сазлы Күл янында укучылар бәрәңге алганда…

– Ә-ә, искә төште. Әйе, әйе, көз көне… Сез әле инициатива күрсәтеп, ул сөякләрне экспертизага җибәреп йөргән идегез… Кемнеке булуын ачыкладылар да, ахры?..

– Сазлы Күл яныннан табылганы көз көне үк ачыкланган иде, анысы. Ә менә шуңа кушып җибәрелгәненә бераз тоткарланыбрак, экспертиза нәтиҗәләре яңарак кына килде. Анысы да без фоторәсемнәрен теркәп җибәргән, шикләнелгән кешенеке булып чыкты.

– Алай булгач, бик яхшы бит инде. Бар да ачыкланган, бар да тәртиптә…

– Эшнең икенче ягы бар, Рашат Рамазанович. Урман делянкасыннан табылганын сугыштан соңгы елларда кышкы буранда адашып үлгән Шакирҗанов Сабирҗанныкы дип күмгән булганнар. Ә чынлыкта, Сазлы Күл янында табылган сөякләр аныкы булып чыкты. Делянкада табылганнары Хәйруллин Сәхибулла исемле кешенеке икән.

– Соң, Тирәклегә барып, мин кабер казып йөри алмыйм бит инде. Зиратта шул Сабирҗан кабере янына тагын бер кабер казысыннар да, Сазлы Күлдән табылган сөякләрне шунда күмеп, кабер ташларын гына алыштырып куйсыннар авылдашларыгыз.

– Күмеп куярга анысы беркайчан да соң түгел, өлгерербез. Тик менә ул Хәйруллин Сәхибулла дигәннәре, Аланлык авылы кешесе, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган булып исәпләнә шул, – дип әйтеп салды.

Рашат Рамазанович, әңгәмәдән аерылмаган килеш кенә, өстәлдәге кәгазьләрне караштыргалый иде, бу сүзләрдән соң кинәт башын күтәреп, Кәримгә текәлде. Бераздан, тешләре арасыннан сыгып кына:

– Сез ул Сәхибулла дигән адәмне сугыштан кайткан вакытта үлгән, дип әйтмәкче буласызмы? – дип куйды.

– Соң үзегез уйлап карагыз. Шулай булып чыга түгелме?

– Кәрим Кыямович, мин сезнең тел төбегезне аңламыйм. Нәрсә тәкъдим итмәкче буласыз соң?

– Җинаять эше кузгатырга кирәк, Рашат Рамазанович. Сугыш чорында яшәгән кешеләр исән бит әле. Тикшерә башласаң, җепнең бер очы чыкмый калмас.

Аның бу сүзләренә Рашат Рамазановичның җен ачулары килде.

– Кәрим Кыямович, әле хәзерге җинаятьләрне дә тиешенчә ача алганыбыз юк. Кая инде ул биш былтыргыларын… Аннан соң, каян беләсең, ул кешене бәлки бөтенләй дә үтермәгәннәрдер. Кеше бит чирләп тә үләргә мөмкин. Кинәт үлүчеләр азмыни? Әйтик, инфаркттан, инсульттан… Туган җиргә исән-имин кайту шатлыгын йөрәге күтәрә алмыйча, егылган да үлгәндер кеше…

– Сугыш кебек мәхшәрне йөрәге күтәрә алган, ә монда сынаткан, димәкче буласызмы?

– Әйе, әйе, кайчак михнәтләргә түзә алган йөрәк шатлыкны күтәрә алмый. Моңа күп мисаллар китерергә була…

Җитәкчесенең фәлсәфәгә кереп китүе Кәримгә ошамады. Күренеп тора, темадан читләшергә исәбе.

– Әгәр авырып үлгән икән, шуны булса да исбатларга кирәктер бит. Дөрес, экспертиза нәтиҗәләре бөтенләй башкача сөйли. Сәхибулла да, Сабирҗан да баш чүмечләренең арткы ягына ниндидер әйбер белән сугудан үлгән булырга тиеш, дип фаразлана аларның нәтиҗәләрендә.

Рашат Рамазанович урыныннан торып: «Экспертиза, экспертиза…» дип сөйләнгәләп, ишекле-түрле йөренә башлады. Аның кыяфәте төпле бер карарга килә алмаган кешенеке кебек иде. Аннан кинәт кенә йөренүеннән туктады да, Кәримгә кырт борылып:

– Туктагыз әле, Кәрим Кыямович, ул сөякләр буенча тикшерү эшләре башларга кем кушты соң сезгә? Авылдан берәрсе мәҗбүриләп торамы яисә аларның язмышын белү өчен өзелеп тора торган берәр якын туганнары бармы?.. Сәхибулланың авылда бер туганы да калмаган, дисең түгелме? Сез бит археолог түгел. Төп вазыйфаларыгызны онытмагыз! Үз башыгызга, әле алай гынамы, минем башка да мәшәкатьләр алып йөрисез…

Сөйләгән саен үзенең кыза барганлыгын Рашат Рамазанович шунда гына аңлап алды. Тынычланырга кирәк. Дәрәҗә ягыннан үзеңнән түбәнрәк торучы янында кызып китү галәмәтен көчсезлек күрсәтү кебегрәк бәяли иде ул. Ә монда үзе дә… Хәер, Кәрим дә үзен балаларча тота. Тәкәбберлеген күрсәтә. Ул гына эшем иясе, диярсең…

Алай да, ахырдан Рашат Рамазанович:

– Ярар, бу хакта прокуратура белән киңәшләшмичә булмас. Алар нәрсә диярләр. Югыйсә, районда гына түгел, республикада да мондый хәлнең булганы юк иде, – дип, Кәримнең күңелендә өмет уятты.

 

(Дәвамы бар.)

 

Ясалма фәһем сурәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас