Бөек Җиңүгә - 80 ел
30 Сентября , 16:42

Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (9)

Көннәрдән бер көнне председатель Газизә апаның амбардан кайтканын саклап торып, кесәсен тикшерә. Гөнаһ шомлыгына каршы, аннан бераз ашлык бөртеге табып ала. Ул заманда моның өчен нәрсә эшләткәннәрен сиңа аңлатып тору кирәк түгелдер. Бер-ике бөртек өчен дистә еллар төрмәдә череткәннәр кешеләрне. Нариман, әлбәттә, бу хакта Газизә апага тәфсилләп аңлата. Әгәр теләсә, эшне зурга җибәрмәскә вәгъдә бирә… Әнә шулай башланган мәхәббәт кыйссалары берничә ел дәвам итә аларның. Шул елларның истәлеге булып, Альберт дөньяга килә.

title
Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (9)Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (9)
Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (9)

…Ул көнне Самат спорт залына шөгыльләнергә килгән малайларны Сазлы Күл буена, сөякләр җыярга алып китте. Араларын икешәр метр калдырып тезелеп баскан малайлар, аркылыга-буйга ике йөз метр араны «тарап» чыкты, очраган сөякләрне җыя бардылар. Соңыннан, табылган сөякләрнең барысын да носилкага салдылар да мәктәпкә алып кайттылар. Шунда ук, мәктәп мастерскоенда, такталардан әрҗә әмәлләп, барысын да шунда тутырдылар…

Сөякләрнең Сазлы күл янында теләсә кайда чәчелеп ятуына баштарак гаҗәпләнсә дә, соңыннан Самат моны кем эшләгәнлеген чамалаган иде инде. Аның уенча, бу Альберт эше булырга тиеш. Теге көнне, укучылар белән Сазлы Күл янында бәрәңге алганда, Саматның сөякләргә тап булуын һәм аларны игътибар белән караштыруын Альберт куак артына качып карап торган булырга мөмкин. Соңгы вакытларда ул егет бик үчләнеп йөрде. Бүтәнчә булдыра алмагач, шул сөякләрне туздырып атып булса да ачуын баскан, күрәсең…

Саматның шикләнүләре, чыннан да, урынлы иде. Сөякләрне шулай чүпләп алмаслык итеп тирә-якка нәкъ менә Альберт чәчте. Тик егет сөякләрне, Самат уйлаганча, укучылар белән бәрәңге алган көнне түгел, ә Кәрим экспертлар ияртеп килгәч күргән иде. Очраклы туры килеп, бу милиционерлар нишләп йөри икән дип, куаклар арасыннан качып күзәтте ул аларны. Экспертлар киткәч, чокыр янына барып карады. Анда туфрак белән каплаштырылган иске сөякләр өеменнән башка берни дә күрмәде. Аларга аяк белән типкәләгәч: «Үләксә козгыннары, череп беткән сөякләрдә казынмасалар соң. Үләт базына барсалар, анда яңарак үлгән хайван калдыклары да бар, югыйсә», – дип, җиргә төкереп китеп барган иде.

Ә берничә көннән ул анда кабат килде. Дөресрәге, аны Нариман Сәмигуллович белән булган бер әңгәмә килергә мәҗбүр итте.

Альберт эшеннән колак каккач, беркөнне Әкрам белән икесен өенә чакырып кертеп, нык кына ачуланган иде. Чөнки РОНО мөдире Гариф Камалович телефоннан шалтыратып:

– Нариман Сәмигуллович, сезне хөрмәт иткәнгә генә, үтенечегезне аяк астына салмас өчен алган идек Хафизовны эшкә. Ә ул әнә, үзенең әхлаксызлыгы белән бөтен район алдында хур итә язды. Директорлар, укытучылар алдында оят. Мин тәкъдим иткән кеше кебегрәк булды бит инде ул, – дип, Альбертның бөтен гөнаһларын сөйләп биргән иде.

Әлбәттә, Нариман Сәмигулловичның моңа бик нык кәефе киткән. Һәм ул озакка сузмыйча, егетләрне үз өенә «келәмгә» чакырды.

– Мин, олы башымны кече итеп, «первый»га, завРОНОга чыгып, җылы урыннан эш табып бирдем. Ә сез, арткы ягыгызны кысып кына йөрисе урында, минем авторитетны төшергәнсез. Оят дигән нәрсәне белмисез. Сезнең өчен мин кызарам. Һәр очраган итәк артыннан тагылмыйлар аны… Безнең дә яшь чаклар бар иде…

Шунда Әкрам:

– Әй, әти, хәзер андый заманмыни? – дип сүз катты. Ләкин шунда ук, ник «кысылганына» үкенде булса кирәк. Болай да ачулы Нариман, бердән кызып китте:

– Үзегезнең аңгыралыгыгызны заманнан күрмәгез. Миегез җебегәнче, аракы чөмерәсез дә аннан нишләгәнегезне белмисез… Мин сезнең яшьтә колхозны җитәкләдем… Минем белән очрашканда, авыл халкы ун метрдан билләрен бишкә бөкләп сәлам бирә иде…

Картның тавышы калтырана башлады, ул ачуына чыдаша алмыйча туктап калды. Тагын нидер әйтергә теләгән иде, кире уйлап кулын гына селтәде. Ике арада авыр тынлык урнашты. Альберт, шул тынлыкны җиңеләйтергә теләгәндәй:

– Шул Күркә Самат кына гаепле барысына да, – дип мыгырданып куйды.

Бу сүзләр дә Нариманның колак читеннән узмады.

– Кем дисең?

– Әй, мәктәпкә география укытучысы булып кайткан Саматны әйтә, – дип, әшнәсенең сүзен дәвам итте Әкрам. – Аланлыктан! Күркә Фәтхи малае!

Нариман, нәрсәдер хәтерләргә тырышкандай, бер ноктага төбәлеп утырды.

– Теге, кайчандыр милициядә участковый булып эшләгән бәндәме? Ул чакта алдына-артына карамыйча чыгып качкан иде районнан. Тагын кайтканмыни?..

– Шул инде, – дип хуплады Әкрам атасының сүзен. Сүзнең үзенә кагылышсыз темага борылыш алуына куанган Альберт та:

– Ул әле һаман да шул «краснопогонник»лар белән дус, ахры. Беркөнне ниндидер ментлар белән Сазлы Күл буенда йөргәннәрен случайно гына үзем күрдем, дип өстәде.

Нариман Сәмигулловичның кашлары сәер генә сикереп куйды.

– Сазлы Күл буенда нишлиләр иде соң алар?

– Ниндидер сөякләр тапканнар. Шулар тирәсендә казыналар иде. Алар киткәч, мин дә барып карадым…

– Сөякләр?..

– Әйе, әллә кайчангы коп-коры сөякләр шунда. Берәрсенең адашып кайтмый калган бозавы сазга батып үлгән булгандыр…

– Бозавы… Бозавы… – дип, үзалдына сөйләнгәндәй кабатлады Нариман карт. – Ә каян беләсең бозау икәнен?

Альберт иңнәрен сикерткәләде:

– Тоякларын күрмәдем күрүен. Башы да юк иде. Соң, Нариман Сәмигуллович, андый эре сөякләрнең этнеке түгел икәнлеген беләм лә…

Нариман Сәмигуллович, тәрәзә янына килеп, кашагасын өскәрәк күтәрде дә урамга күз салды. Озаклап нәрсәдер күзәтте дә, буш кулын күтәреп, егетләргә карамыйча гына, җиңелчә артка таба селтәгәндәй итте. Бу аның, чыгып китсәгез дә ярый, дигәнне аңлатуы иде.

Егетләр инде ишекне тышкы яктан ябарга җыенганда, өй эченнән Нариман картның тавышы ишетелде:

– Альберт, син калып тор әле!

Альберт тупсаны атлап кабат өйгә керде. Нариман карт аңа йөзе белән борылды. Анда бернинди үпкә дә, ачу да сизелми, ул тыныч иде.

– Менә нәрсә, энем. Кылган гамәлләрең бернинди кысаларга да сыешлы түгел. Синең өчен мин кызардым. Синең урында булсам, авылдан бөтенләй чыгып китәр идем. Шәһәргә барып, берәр заводка-мазарга урнаш. Шәһәрдә дә яшәргә була…

Аннан соң, сүз уңаеннан гына, дигәндәй:

– Авылдан чыгып киткәнче, Сазлы Күл янындагы теге бозау сөякләрен икенче урынга илтеп күм әле. Авыл этләрен котыртып, анда өелеп ятмасыннар, – дип тә өстәде…

Альберт аның үтенечен аяк астына салмады. Дөрес, сөякләрне икенче урынга ташып күмәргә иренде. Шуңа күрә ваклап, сындыргалап, ыргыта алган кадәр тирә-якка ыргытты, чәчте. Ә берәр көннән ул шәһәргә китеп барды…

 

* * *

Нариман карт белән Альберт арасындагы булган бу сөйләшүне Самат белми иде, әлбәттә. Ләкин, шулай булса да, бу эштә Альбертның кулы уйнаганын ул сизенде.

Берчакны Самат бу хакта Кәримгә әйткән иде, тегесе:

– Ә кем соң ул Альберт? – дип кызыксынды.

– Бездә, мәктәптә шундый бер адәм эшләп йөргән иде. Физкультурадан укытты. Тирәкледән. Син аны белмисеңдер. Яшь әле ул. Узган ел гына армиядән  кайткан.

– Фамилиясе ничек?

– Хафизов! – Ә-ә, Газизә апа малаен әйтәсеңдер әле?! Аның сөякләрдә нинди үче бар соң?

– Сөякләргә түгел, миңа ачу саклый ул. Эштән куылуының сәбәбен миннән күрә…

Берникадәр эндәшмичә баргач, Самат сөйләвен дәвам итте:

– Дөресен генә әйткәндә, егет барысына да үзе генә гаепле. Әхлак дигән нәрсәне белми. Мәктәп аның урыны түгел дә инде…

– Ә ничек барып кергән соң ул мәктәпкә? – дип сорады Кәрим.

– Аны укытучы итеп урнаштыруны Нариман Сәмигуллович юллап йөргән, ахры. ЗавРОНО аша, ди бугай… Белмим, нишләп якын итәдер шул малайны? Улы Әкрам белән әшнәләр бит, бәлки шуңадыр?..

Әлегә кадәр дустын тыңлап, сораулар биреп кенә утырган Кәрим кинәт уянып киткәндәй булды.

– Юк, дускай, хикмәт аларның әшнә булуларында гына түгел, минемчә. Аның үзенә күрә бер сере бар…

Ул әллә фикерен туплады, әллә машинасы алда торган зур чокыр аша узганда, игътибарын читкә юнәлтмәс өчен, сөйләвеннән туктап торды. Бары тик бераздан соң тамак кыргалап алды да, серле генә елмаеп, өзелгән әңгәмәсен дәвам итте:

– Авылдашларның сөйләвенә караганда, Альберт та Сәмигуллович малае. Хатыны исән вакытта да уҗымга йөргәләгән Нариман, Тәскирә апа үлгәч, Латыйфага гына карап яткандыр, дип уйлыйсыңмы әллә?.. Газизә апа яшь чагында ирләр күзе төшмәслек хатын булмаган. Өстәвенә, ире дә инвалид. Аулак урыннарда, тыкрык-чатларда очратканда, Нариман аңа сүз каткалаган. Әгәр риза булсаң, буш итмәм, дип, көнкүрешендә ярдәм итү турында да ишарә ясаган. Тик теге хатын гел карышып маташкан. Көннәрдән бер көнне председатель Газизә апаның амбардан кайтканын саклап торып, кесәсен тикшерә. Гөнаһ шомлыгына каршы, аннан бераз ашлык бөртеге табып ала. Ул заманда моның өчен нәрсә эшләткәннәрен сиңа аңлатып тору кирәк түгелдер. Бер-ике бөртек өчен дистә еллар төрмәдә череткәннәр кешеләрне. Нариман, әлбәттә, бу хакта Газизә апага тәфсилләп аңлата. Әгәр теләсә, эшне зурга җибәрмәскә вәгъдә бирә… Әнә шулай башланган мәхәббәт кыйссалары берничә ел дәвам итә аларның. Шул елларның истәлеге булып, Альберт дөньяга килә. Газизә апаның инвалид ире, бу хакта сизенсә дә, тормышның бөтен авырлыгын берүзе сөйрәп баручы хатынын жәлләп, телен тешләп эндәшми. Латыйфа гына, арага керергә маташканы өчен, Газизәгә әле һаман да ачу саклап йөри, имеш. Дөрес, Нариман Сәмигуллович ярдәменнән ташламый анысы. Акмаса да, тама, дигәндәй, мөмкин булганда ярдәм кулын сузарга тырыша. Альбертны мәктәпкә эшкә урнаштыру да аларның Әкрам белән әшнә булганнары өчен генә түгел, ә Газизә апаның соравы буенча, мөгаен…

Аның хикәятен тыңлап бетергән Самат кычкырып көлеп җибәрде:

– Әллә нәрсәләр беләсең син, дускай. Мәгълүматлылык буенча, авылның гайбәтче хатыннарыннан бер дә ким түгел үзең, – диде ул.

– Дистә еллар тикшерү органнарында эшләсәң, син дә шундый булырсың. Мәгълүмат җыю – һөнәри чир ул безнең. Тикшерү эшендә кайчак гайбәт төп рольны уйный, – дип елмайды Кәрим.

Ә Альбертның Сәмигуллович улы булуы турындагы мәгълүмат, гайбәт кенә булса да, Самат өчен зур ачыш иде…

 

* * *

Беркөнне Самат үзе өчен көтелмәгән ачыш ясады. Дөресрәге, аның коллегасы, Аланлык урта мәктәбенең география укытучысы Васил Борһанов сөйләгәннәр Сәхибулла турындагы мәгълүматларга яңалык өстәп кенә калмады, ә бу вакыйганы тулысы белән ачып бирә язды. Авылдашы Василны Самат бик яхшы белә, Миңсылу апаның күршесе ул. Акыллы, тәртипле кеше.

Бер ял көнендә, Самат Аланлыкта апаларында чакта, көтмәгәндә-уйламаганда аларга әнә шул Васил килеп керде. Рафисның класс җитәкчесе булганлыктан, Самат баштарак аны җизнәсе, апасы янына килгән, дип уйлаган иде. Ләкин Василның йомышы Саматта булып чыкты.

– Сәхибуллага кагылышлы бер истәлек сөйләмәкче идем, – диде ул күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач, сүзне озынга сузмыйча.

Ул сөйләгәннәрдән Самат менә нәрсәләр аңлады.

Бу хәл сугыш беткәннән соң була. 1945 елдамы икән, соңракмы – анысын Васил төгәл хәтерләми. Ул вакытта аңа тугыз-ун яшь булгандыр. Вак-төяк эшләрдә әнисенең кул астына кереп, ярдәм итәрлек малай. Йортта бүтән ир заты юк (әтисе сугышта үлә), шуңа әнисе аңа зур өметләр баглый. Ә апасы бу вакытта инде ныклап колхоз эшендә эшли.

Ул елны печән котырып үсә. Авылның барча яшь-җилкенчәге Сазлы Күл янындагы болынга печән чабарга йөри. Матур көннәрне юкка әрәм итмәс өчен, алар хәтта шул болында шалашлар корып, кунып-төнеп яталар. Атнага бер-ике мәртәбә генә авылга кайтып китәләр. Васил кайчакларда, болынга барып, апасының хәлен белешә, аңа ашарга илтә. Печән чаба торган урын урман делянкасы артында гына булганлыктан, малайга һәрвакыт урман аша йөрергә туры килә. Әнә шулай бер чакны, гадәттәгечә, үзе белгән сукмактан урман эчләтеп барганда, якында гына сөйләшкән һәм көлешкән ирләр тавышлары ишетеп, ул туктап кала. Малай нык кына шүрли: әллә качкыннар микән? Ул елларда, урманнарда сугыштан качкан кешеләр яшеренеп яши, дигән хәбәрләр еш ишетелә иде. Имеш, алар ялгыз туры килгән кешеләрне талый, үтерә икән. Ләкин кызыксыну куркуны җиңә. Васил шул тарафка атлый һәм, куак ботакларын аралап, якындагы аланга күз сала. Аланда тарантаска җигелгән кара айгыр үлән чемченеп йөри. Якында гына, җиргә ак җәймә җәеп, өч кеше ашап-эчеп утыра. Васил боларның берсен таный. Күршесе Миңсылу апаның сөйгән егете Сәхибулла була бу. Күкрәгендә медальләре күзләрне камаштырып, ялт-йолт итеп тора. Кайтып кына килеше, күрәсең, янында биштәр-капчыгы да бар. Әле Миңсылу апаны да күрмәгәндер. Ул да шушында урман артында гына печән чаба бит. Менә хәзер барыр да Васил аннан сөенче алыр. Миңсылу апасы сөенче өчен нәрсә бирер икән? Бәлки, берәр уч җир җиләге җыеп бирер әле?! Юк, юк, бер кочаклар да битеннән «чүп» итеп кенә үбеп алыр. Бигрәк чибәр шул ул Миңсылу апасы!

Шундый уйлар белән Васил болынга йөгерә. Барып җитүгә сулышы кабып:

– Миңсылу апа, Сәхибулла абый кайткан, – дип әйтеп сала. Кыз башта аптырап кала.

– Ни сөйлисең? Чынмы? Кайда күрдең? – ди, һаман һушына килә алмыйча.

– Чын менә, Сәхибулла абый кайткан. Ул әнә тегендә, урман аланында ике абый белән сөйләшеп утыра. Медальләре бә-ә-әк күп, – ди авызы колагына җиткән малай.

Кызлар, җыелышып, Миңсылуны котлый башлыйлар. Ә Миңсылу Василның битләреннән үбә дә урманга йөгермәкче була, шунда аны ахирәте Маһинур җиңеннән тотып туктатып кала.

– Кая йөгерәсең, Миңсылу? Алай килешмәс. Ике ир кеше белән сөйләшеп утыра, диде ич. Сугыш чаклы сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан икән, монда үзе килер әле, – ди ул.

Миңсылу нәүмизләнеп кире борыла.

Бер-ике сәгатьләп вакыт узгач, урманнан бер ат чыга. Васил, тарантаска җигелгән кара айгырны күргәч:

– Әнә, әнә, шул ат янында сөйләшеп утыралар иде алар, – дип кычкырып җибәрә.

Эшләүче кызлар тавышка башларын күтәреп карыйлар:

– Бәрәч, бу күрше «Искра» колхозы председателе Нариман аты түгелме соң? – диешәләр кызлар.

Ул елларда Аланлык «Искра» колхозына кушылмаган, үзе аерым хуҗалык була әле.

Нариманның болынга килүенә гаҗәпләнми кызлар. Соңгы вакытларда бирегә, Аланлыкның печәнче кызлары янына егет еш йөри. Миңсылуга күзе төшкән. Нияте җитди, ахры, үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясаган бугай. Ләкин кыз Сәхибулласын көтә шул…

Ат кызларга якынлаша барган саен, Миңсылуның йөрәге ярсып-ярсып тибә башлый. Менә-менә Сәхибулла килеп төшәр дә, кочагын җәеп, кызга таба йөгерер сыман. Ләкин тарантаста икәү генә – Нариман һәм аның кучеры Сабирҗан гына утыра. Анда Сәхибулла булмый. Авылга кайтып киткәндер инде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Ясалма фәһем сурәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас