

* * *
Кәрим эшкә баруга, иртән үк, Рашат Рамазановичка керермен, дип планлаштырган иде. Ә милиция начальнигы эчке элемтә телефоны аша аны үзе чакырып алды. Димәк, ниндидер җитди сәбәпләре бар. Бәлки, кичә Тирәклегә баруын кемдер җиткергәндер дә, Рашат Рамазанович бүген, озакка сузмыйча, шул турыда җентекләп сорашырга уйлагандыр. Ул үзе белән киңәшләшмичә нәрсә дә булса майтарганны һич кенә дә яратмый. «Каян чыккан үзешчәнлек бу?» – диячәк инде хәзер…
– Тирәкледә ни булган тагын? Кичә шунда баруыгыз турында әйтүем. Өстәвенә, өере белән экспертларны да иярткәнсез, – дип башлады сүзен начальник.
Карале, Кәрим уйлаганнан күпкә мәгълүматлырак икән бит Рашат Рамазанович. Инде экспертлар турында да ишеткән.
– Ашыгыч рәвештә чакырдылар да, чыгып китәргә туры килде…
– Нәрсә, үтерүме, караклыкмы, дәүләт милкенә кул сузумы?..
– Юк, анда кеше сөякләре тапканнар…
Начальник, тәрәзәдән күзләрен алып, Кәрим ягына борылды. Күзләрен зур ачып, түгәрәкләндереп, үзенә төбәлүен күргәч, әһә, монысыннан хәбәрдар түгел икән әле бу, дип уйлады Кәрим.
– Нәрсә, миннән көлүегезме әллә? Без бу сөякләр мәсьәләсендә бер мәртәбә сөйләшкән идек инде. Һәм мин шуннан соң бу хакта кабат сүз кузгатмабыз, дигән идем.
– Ул сөякләр бөтенләй икенче. Аларын делянкадан тапканнар иде. Ә боларын Сазлы Күл дигән урыннан, укучылар колхоз басуында бәрәңге алган вакытта күреп алганнар. Бу хәл халыкны пошаманга төшергән. Шулар соравы буенча бардык та инде без анда. Үлүченең шәхесен белергә кирәк бит. Авылдашларның аның кем булуы турында фаразлары да бар хәтта. Чагыштыру өчен, исән вакытында төшкән фоторәсемен дә экспертларга биреп җибәрделәр. Миңа калса, экспертиза ясарга кирәк, Рашат Рамазанович. Казанга экспертизага жибәрү өчен сезнең хәер-фатиха гына кирәк. Документларны рәсмиләштерү өчен, диюем.
Начальникның әле ике-өч минут элек кенә булган халәте юкка чыкты. Ул җиңел сулап куйгандай булды.
– Ярар, уйларбыз, – диде ул, йомшарып…
* * *
Шулкөннәрдә Казаннан Тирәкленең Сазлы Күлянында табылган кеше сөякләренә судмедэкспертиза нәтиҗәләрен җибәрделәр. Чыннан да, баш сөяге фоторәсемдәге кешенеке икәнлеге расланган иде анда. Ягъни Шакирҗанов Сабирҗанныкы була инде. Дусты Самат инде күптән шул фикердә булса да, Кәрим Казаннан уңай җавап килер, дип, өмет итмәгән иде. Күр инде син, нәкъ Самат уйлаганча булды бит, дип, Кәрим шаккаттты. Димәк, монысы Сабирҗанныкы булгач, узган ел урман делянкасыннан табылганы аныкы түгел. Ә кемнеке? Чыннан да, Сәхибулланыкы микәни? Әйе, хәзер анысының экспертиза нәтиҗәләрен көтәргә кала инде. Хәзер, бу сөякләр Сабирҗанныкы булгач, Латыйфа белән Баһау да кабернең ачылганлыгына бер сүз дә әйтмәсләр…
Әнә шулай итеп, Кәрим кабат эшкә кереп чумды. Рашат Рамазанович өчен монысы яхшы гына иде. Тирәкледәге әллә кайчан үлгән кешенең шәхесен билгеләү милиция эшчәнлегенең дәрәҗәсен генә күтәрә түгелме соң? Җинаятьләрне ачу буенча процентлары бик түбән башка районнар алдында, әнә, Рашат Рамазанович ул яктан үрнәк булырлык, әле алай гынамы, күп еллар элек үлгән (яки үтерелгән) кешеләрне дә таба аның егетләре, диярләр. Бу начармыни?! Башкалары янына тагын бер «плюс» дигән сүз бит. Шуларны уйлагач, Рашат Рамазанович Кәримнең табылдык сөякләр буенча эшчәнлегенә, дөресрәге, үзешчәнлегенә бөтенләй игътибар итмәскә тырышты, ә кайвакыт хәтта хуплау сүзләре дә әйткәли башлады. Тик сүздә генә бер атуда ике куянны егарга була икән, ә тормышта бу һич мөмкин түгел…
Дөньяның бөтен мәшәкатьләрен онытып, иң рәхәт хисләр белән генә канатланып йөргән Рашат Рамазановичны Казаннан булган бер телефон шалтыравы тагын «җиргә төшәргә» мәҗбүр итте. Телефон элемтәсенең теге башындагы кеше, аны белеп, исеменә әтисенең исемен дә кушып исәнләште.
– Исәнмесез, Рашат Рамазанович?! – диде ул, бик төчеләнеп. Аның боерыклар биреп гадәтләнгән тавышын көчәнеп кенә ягымлы итәргә, әңгәмәдәшендә яхшы тәэсир калдырырга маташуын Рамазаныч телефон аша да сизеп алды. Исәнләшкәндә әйтелә торган тагын берничә сүз алышкач, әңгәмәдәш үзе белән таныштыруны кирәк санады:
– Бу обкомнан, Зарипов, – дип сүзен дәвам итте ул. Аннан соң тагын да аңлаешлырак булсынга, – Солтан Нариманович, – дип тә өстәде.
Аның кем икәнлеген Рашат Рамазанович шунда ук аңлап алды. Тумышы буенча алар районыннан, Тирәкле авылынннан Нариман улы иде бу. Түбәнчелек белән сөйләшергә тырышучы бу адәмнең үзенә нинди йомышы төшүен генә аңлый алмый иде әле милиция начальнигы. Ә алга таба әңгәмә түбәндәгечә дәвам итте:
– Рашат Рамазанович, сез мине беләсез булыр. Якташыгыз… Шул районнан… Тирәкле авылыннан… Борчуымның сәбәбе – әле шушы көннәрдә генә авылдашлардан бер хәбәр ишеттем дә шуңа битараф кала алмадым. Сезгә шалтыратырга булдым. Тирәкледә ниндидер кеше сөякләре тапканнар икән дә, ул сөякләрне бөтенләй кагылышы булмаган вакыйгаларга бәйләп, авылның кайбер хөрмәтле кешеләренең тынычлыгын алып йөриләр икән. Һәм, иң кызыгы, ишетүемчә, моның белән район милиция бүлеге шөгыльләнә, имеш. Мин ышанмадым, әлбәттә. Сафсата! Сездәй хөрмәтле кеше җитәкләгән коллективта… Археологлар түгел ләбаса… Ниндидер череп беткән сөякләр аркасында кешеләрнең тынычлыгын бозып…
Ә, менә нәрсәдә икән, имәндә икән чикләвек, дип уйлап куйды Рашат Рамазанович. Кәрим, тиз генә хәл ителергә тиешле эш, дисә дә, өлкә комитетына ук барып ишетелгәч, димәк, гаугалы булачак. Алай да, Рашат Рамазанович Тирәкледә табылган кеше сөякләре буенча хәбәрдар икәнлеген яшереп маташмады.
– Әйе, Солтан Нариманович, андый сөякләр хакында ишетеп беләм…
– Беләсез?! Димәк, милиция шөгыльләнә, дигән сүзләр хак?..
– Шөгыльләнә, дип… Юк, рәсми төстә шөгыльләнмибез… Аннан башка да эшләребез муеннан ашкан. Район милициясенең җинаятьләрне тикшерү бүлеге начальнигы капитан Мусинны бик кызыксындыра бу сөякләр. Авылдашыгыз Мусин Кәримне беләсездер? Ул бездә эшли…
– Ә-ә, Мусин Кәрим! Ишеткәнем бар, ишеткәнем бар…
Ишеткәнем бар, имеш, Авылдашы турында, беләм, дип әйтергә кирәктер,
– Менә шул Кәрим, авылдашларыгыз алдында яхшатланып булса кирәк, ниндидер тикшерү, эзләнү эшләре башлаган бугай. Телефонның аргы башындагы кеше берникадәр эндәшмичә торгач:
– Шундый җитди учреждениедә ниндидер үзешчәнлеккә юл куелуын һич аңлый алмыйм, – диде.
– Солтан Нариманович, мин бу хакта аның белән сөйләшәчәкмен, әлбәттә. Сүз дә юк, авыл кешеләре моңа каршы икән, чарасын күрербез…
– Бүген үк сөйләшегез, Рашат Рамазанович. Каян чыккан башбаштаклык ул?!
Телефондагы тавыш кырыс боеру тонына күчә бара иде. Солтан Нариманович, тагын берничә сүз әйткәч, бүтән синең белән сөйләшер сүзем юк, дигәнне белдереп, кискен генә: «Хушыгыз», – диде дә, элемтә шуның белән өзелде. Рашат Рамазанович, телефон трубкасын колагыннан алмыйча, «пип-пип» дигән авазларны берникадәр вакыт тыңлап торды. Аның башында уйлар өермәсе бөтерелә иде. Сөякләр турында Кәримнең беренче әйтүендә үк шикләнгән иде югыйсә. Күңеле сизгәндәй, җинаятьләрне тикшерү бүлеге начальнигына юк эш белән маташмаска кушкан иде. Юк, кире беткән кеше, ул һаман үзенекен итә…
Уйлаган саен Рашат Рамазановичның ачуы ныграк кабарды. Ул, үзе дә сизмәстән, тиз-тиз ишекле-түрле йөренә башлады, өстәлдәге графиннан су агызып эчте. Эчке элемтә телефоны янына килеп, андагы бер кнопкага басты. Исәбе – Кәримне кабинетына чакырып сөйләшү иде. Ләкин җинаятьләрне тикшерү бүлеге начальнигы кабинетында трубканы алмадылар. Дежур милициягә шалтыраткан иде, тегесе:
– Капитан Мусин да, экспертлар да чакыру буенча чыгып киттеләр, – дип җавап бирде.
…Кичкә таба, эш сәгате тәмамланыр алдыннан, начальник кабинетына Кәрим үзе килеп керде. Бу вакытта Рашат Рамазанович бераз «суынган» иде инде.
– Кәрим Кыямович, Тирәкле авылында табылган кеше сөякләре турында сездән башка тагын кемнәр белә? – дип башлады ул сүзен.
Кәрим җитәкчесенең бу сүзләреннән бераз аптырабрак калды.
– Нишләп, Рашат Рамазанович? Авыл халкыннан андый нәрсәне яшереп калып булмый. Тирәкледә сөякләр турында ишетми калган кеше юктыр.
– Менә анысы бик начар. Югыйсә, ул сөякләрне бөтенләй кузгатмасагыз да була иде. Ә инде кузгаткансыз икән, шау-шу куптармыйча да эшләргә мөмкин бит. Безнең һәрвакыт шулай инде, тавыш-гаугасы күп була, ә эшнең нәтиҗәсе – ноль. Дүртөйле вакыйгасы буенча да әллә нинди дәлилләр, шаһитлар вәгъдә иткән идегез дә, нәтиҗәсен үзегез күреп торасыз. Өстәвенә, күпме кешене тынычсызладык. Казанның үзенә барып ишетелде хәтта…
Кәрим начальнигының фикер сөрешен һаман аңлап җиткерә алмый иде әле. Гомергә табышмаклар белән сөйләргә яратты.
– Ә нәрсә булган соң? Рашат Рамазанович, монда бернинди начарлык та юк бит. Сөякләрне тапканннар, антропологик экспертиза аның шәхесен ачыклаган, тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтеп күмәрләр авылдашлары. Моның нинди начарлыгы бар соң? Инде бусы Казанга барып ишетелмәгәндер, шәт?! Аннан, ишетелсә дә…
– Ишетелгән шул менә, – дип, Кәримнең сүзләрен бүлде Рашат Рамазанович. – Бүген миңа Казаннан шалтыраттылар. Беләсеңме каян?.. Обкомнан! Авылдашыгыз Солтан Нариманович шалтыратты!
– Солтан? Аңа нәрсә җитми тагын?
– Ул, иске сөякләрне кузгатуга авыл халкы каршы, ди. Авылыбыздагы картлар, өлкән кешеләр үтенече буенча шалтыратуым, ди.
Кәрим аның әлеге сүзләреннән елмаеп куйды.
– Һе, беләбез без ул авыл халкының кем икәнлеген. Нариман Сәмигуллович гомере буе авыл халкы исеменнән эш йөртте. Авыл халкы каршы, имеш. Нишләп каршы булсын. Күп еллар буе череп яткан ул сөякләрнең шәхесе ачыкланып, гүргә иңдерелүгә риза гына тирәклелеләр. Димәк, Нариман Сәмигуллович каршы бу эшкә. Сәминекеләр үзләренә кагылышлы нәрсә булса гына, шулай артларына ут капкандай йөгерә башлый. Бу сөякләрнең аларга килешеп бетми торган ягы булган, күрәсең…
Кәримне башлаган эшеннән чигендерерлек бернинди көч тә юк иде инде. Ул, үзе дә сизмәстән, Самат шикелле үк азартка кереп китте. Хәер, ул азарт та түгел, ахры. Ә нәрсә соң? Күптән үлгән билгесез кешеләрнең исемнәрен тәгаенләү начармыни? Кәрим моны изге эш дип саный. Һәм инде шуңа тотынган икән, ул аны ярты юлда калдыручылардан түгел.
Ә Тирәкле зиратыннан казып алып, экспертизага соңырак тапшырылган икенче баш сөяге турында Кәрим милиция начальнигына ләм-мим бер сүз әйтмәде…
* * *
Кыңгыр гамәлләре өчен Альбертны «үз теләге белән» эштән җибәргәч, физкультура укытуны да Саматка тыпшырдылар. Барысына да өлгерергә кирәк. Үз-үзен аямыйча эшләвенә Самат кайвакыт үзе дә риза түгел иде. Ялы да кирәк ләбаса. Тик сер бирәсе килмәде. Ул көрәшчеләр токымыннан бит. Әнә шундый көндәлек мәшәкатьләр белән, егет Сазлы Күл тирәсендә табылган сөякләр турында инде онытып та бара иде. Ләкин, көннәрдән бер көнне, районнан шалтыраталар, дип, аны почтага чакырттылар. Шалтыратучы кеше Кәрим иде.
– Сөенчесенә нәрсә бирәсең? Синеке өскә чыкты – Сазлы Күл буеннан табылган теге сөякләр, чыннан да, Сабирҗанныкы икән бит. Әле менә бүген генә Казаннан җибәрелгән экспертиза нәтиҗәләрен алдым, – дип башлады ул сүзен. Бу көтелмәгән (ә бәлки, киресенчә, көтелгәндер) сүзләрдән Самат башта каушап калды. Тик ул үзен тиз кулга алып өлгерде.
– Ә Тирәкле авылы зиратындагы Сабирҗан кабереннән казып алган баш сөяге?
– Анысының нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Соңрак җибәрәселәр. Самат, менә нәрсә, син хәзер Сазлы Күл буендагы теге сөякләрне җыеп алып кайту жаен кара. Югыйсә, кар төшә башласа, аларны табу кыенлашачак…
Самат шул ук көнне Сазлы күл янына китте.
Тик барып җиткәч, гаҗәпләнүдән телсез калды: җир бик нык тапталган. Ә сөякләр исә бөтенләй аз калган, алары да тәртипсез чәчелгән һәм сындырылганнары шактый. Монда кемнәрнеңдер «бик нык эшләгәне» күренеп тора. Кем икән? Инде күптән үлгән бу кешенең сөякләре кемгә комачаулады икән?
Самат сөякләр табылган урыннан ун-унбиш метр ара калдырып, тирә-яктан әйләнеп чыкты. Анда да тәртипсез чәчелгән сөякләр очратты ул. Димәк, кемдер аларны махсус рәвештә тирә-якка чәчкән. Җыеп алырлык булмасын, дигәндер инде…
(Дәвамы бар.)
Ясалма фәһем сурәте.