

* * *
Сазлы Күл авылдан районга таба баручы олы юлдан читтә урнашкан. Шактый мәйдан биләп торучы бу сазлыкны киптереп, чәчүлек өчен файдалану турында инде күптәннән сүз алып барылса да, Газыйм колхоз рәисе булып килгәч кенә әлеге эшкә ныклап тотындылар. Берничә ел элек республика башкаласыннан килгән мелиораторлар эшләгән махсус технология буенча сазлыкны киптерү эшләре башланган иде. Дөрес, соңгы елларда, финанс житенкерәмәү сәбәпле, бу эш бераз туктап калды. Ә киптерелгән мәйданга бәрәңге утырттылар…
Мәктәп укучыларын бирегә трактор арбасына утыртып (дөресрәге, төяп) алып килделәр. Басу инде ничә көннәр яуган яңгырдан соң тәмам боламыкка әйләнгән. Әлбәттә, моннан бәрәңге уңышының яртысын да җыеп алып булмаячак. Тик, бәрәңге җирен казымыйча, кар астында калдыру да килешә торган эш түгел…
Баштарак эш җәһәт кенә барган кебек булса да, ярты сәгатьләп вакыт узды микән, тизлек бермә-бер кимеде. Үзле балчык көрәккә сылана, бер төп бәрәңге казыган саен, аны кырып чистартырга кирәк. Көрәкне кыру өчен күпләр агачтан махсус калаклар ясап алып килгән-килүен. Ләкин бер адым атлаган саен, иелеп көрәкне чистарту билгә төшә, хәлне тиз ала. Инде казучыларның өсләреннән пар күтәрелә. Җитмәсә, чүпләүче балаларның чиләк төпләренә бәрәңгегә ияреп кергән үзле балчык әкренләп җыелып, «йөк»не шактый авырайта.
Шуңа күрә бригадир Нәфис «перекур» игълан итмичә булдыра алмады. Ялга туктагач, «өмәчеләр», төркем-төркем булып, кайсы-кая таралышты. Ир-атлар кайсы аяк өсте баскан килеш, кайсы чүгәләп тәмәке пыскыта башлады. Хатын-кызлар исә арырак, Сазлы күл читендәге чирәмле җиргә, куаклыкка юнәлде. Унынчы класста укучы кызлар да шул төркемдә иде. Самат алар артыннан: «Озак йөрмәгез, унбиш-егерме минуттан кабат эшне башлыйбыз», – дип кычкырып калды…
Санаулы минутлар тиз узды. Нәфис кул сәгатенә карап:
– Тагын бераз селкенеп алыйк булмаса, – дигәч, ир-атлар кабат көрәкләренә тотынды. Аларны күреп, таллыктан чыккан хатын-кызлар да эшләүчеләр төркеменә кушылды.
Самат, күз йөртеп, үз классындагы укучыларны барлый башлады. Таллык ягына киткән кызларның берсе – Алсу исемлесе күренми иде әле. Баштарак, менә килер, дип сабыр гына көткән Самат пошына башлады. Сабырлыгы төкәнгәч, әкрен генә таллык ягына атлады. Ике арада булган юлның яртысын узгач, куаклар арасыннан күзенә ниндидер карачкы чалынгандай булды. Самат бу шәүләне шунда ук танып алды. Физрук Альберт иде ул.
Шул тирәгә якынлашкач, тал агачы артында ниндидер ыгы-зыгы тоеп алды. Кычкырганга, ысылдаганга охшаган авазлар ап-ачык ишетелә иде. Димәк, Альберт монда берүзе генә түгел.
– Тимә… тимәгез… Кит, кит моннан. Хәзер кычкырам…
– Ал… Алсу, мин сине яр… ярат…
Самат, агачны әйләнеп узгач, Альбертның каршысына килеп басты да, тынычлык сакларга тырышып:
– Ә ул сине яратмый, – диде.
Каршысында кинәт пәйда булган Саматны күргәч, Альберт кулларын бушатты. Кыз, шуннан файдаланып, бар көченә егетне этеп җибәрде дә бәрәңге алучылар янына йөгерде. Альбертның ачудан йөзе кыйшайды.
– Ә-ә, хөрмәтле географ икән әле. Нәрсә, кече йомыш белән килдеңме, олысы беләнме?..
Альбертның оятсызларча әйтелгән бусүзләре ачуын бик нык китерсә дә, Самат тынычлык сакларга тырышты.
– Юк, йомыш белән түгел, Алсуны чакырырга килгән идем, – диде ул. – Яратмый ул сине, бәйләнмә Алсуга, – дип кабатлады аннан соң.
– Ха, яратмый, имеш. Әле ничек кенә ярата ул мине. Ул яратканча ярату өчен сиңа әле өйрәнергә дә өйрәнергә, абзыкай.
Бу Альберт исемле егетнең сәер яклары бар, дип, өлкән укытучылар юкка гына әйтмәгән, күрәсең…
Альберт кинәт кенә артка чигенеп куйды да, кулларын алга сузып, көрәш позасына басты.
– Каратэ күрсәтергәме? – диде ул, кулларын уйнаткалап.
Юк, бүген, нәкъ менә шушы урында Саматның беркем белән дә көрәшеп торасы килми иде. Бүген ул укытучы. Ерак кына түгел укучылар, укытучылар, авыл халкы. Ә ул монда исәр малай шикелле сугышып ятса, алар ни уйлар? Шуңа күрә кизәнергә маташкан Альберттан читкәрәк тайпылды. Тик ялгыш басты бугай, сазлыкны киптергәндә су агызу өчен казылган канауның чите убылып китте дә, аны-моны абайламыйча калган Самат канауның икенче ягына килеп төште. Ул шактый тирән икән. Моны күреп торган Альберт ихахайлап көлә башлады. Ул күңеле белән тантана итә иде.
– Күрдеңме инде, син хөрәсәнне мин күз карашым белән дә егам… Мишәйт итмәгән булсаң…
Ул, Саматка масаюлы карап, җиргә «черт»ләтеп төкерде дә, кулларын куртка кесәсенә тыгып, басуда эшләүчеләр янына китте.
Менә сиңа самбо буенча мастерлыкка кандидат, дип көлде Самат үзеннән үзе. Адәм мәсхәрәсе, шул малай алдында көчсезлек күрсәтте түгелме соң?!
Самат, торып, өсләрен каккалады. Ул, бу убылган кара балчык уртасыннан чыгарга теләп, ишелгән урыннан яртылаш күренеп торучы агач тамыры кебек нәрсәгә ябышты. Тик тамыр дигәне ышанычсыз булды, инде чокыр әсирлегеннән котылдым гына дигәндә, артыннан тубал кадәр җир кантары ияртеп ычкынып китте, Самат кабат арты белән сыек балчыкка килеп утырды. Ул, ачудан, кулындагы агачны читкә ыргытмакчы иде, шунда аның агач түгел, ә ниндидер сөяк булуына игътибар итте. Әйе, бу сөяк иде. Ишелгән балчык кантарында да шундый ук сөякләр тырпаешып ята. Шунда ук олы гына йомры сөяк тә бар. Самат, бармак очлары белән генә кагылып, аны әйләндергән иде, чирканып, артка тайпылды, бу кеше башы сөяге иде…
Самат, авылга кайтып җиткәч, иң беренче эш итеп, почтага кереп, телефоннан дустының райондагы эш номерын җыйды. Бәхеткә, Кәримне урында туры китерде. Хәл-әхвәл сорашкач, ул:
– Сиңа срочно әйтәсе хәбәрем бар, – диде.
– Нәрсә, тагын кеше сөякләре таптыңмы әллә? – дип шаяртмакчы булды дусты.
– Нәкъ өстенә бастың, дускай. Тагын кеше сөякләре… Һәм Кәримгә бүген Сазлы Күл янында күргәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирде.
– М-мда, – дип сузды Кәрим. – Болай булгач, моңа ныклап керешергә кирәк. Рашат Рамазановичны да күндереп булыр, бәлки.
Хәзер, беренче чиратта, судмедэкспертиза үткәрү кирәк иде, әлбәттә. Ә моның өчен белгечләр кирәк. Белгечләрне эшкә тарту өчен, җинаять эше турында җитәкчелеккә җиткерергә кирәк. Кирәк, кирәк, кирәк… Кыскасы, бик эчпошыргыч процесс. Шуңа күрә Кәримнең, милиция начальнигы Вафинны да күндереп булыр, бәлки, дигән сүзләрен Самат шатланып кабул итте. Аның үз планнары оешкан иде инде.
– Болай килешик, Самат дус. Мин шушы көннәрдә, экспертлар алып, Тирәклегә килеп чыгарга тырышам. Шуңа кадәр ул урынга беркем дә аяк басмасын. Анысын үзең кайгырт инде, яме, – диде Кәрим.
– Эт тә аяк басарлык урын түгел ул. Әле үзем дә, аягым таеп китмәгән булса, күрмәгән дә булыр идем, – дип, Самат трубканы куйды.
* * *
Районнан килгән судмедэкспертлар Сазлы Күл янында булып, андагы сөякләрне карап, антропология тикшерүләре өчен скелетның баш сөяген алып киткәннән соң нәкъ ике көн узгач, Кәрим телефон аша Самат белән хәбәрләште.
– Эшләр пеште, – диде ул, хәл-әхвәл сорашкач, – Рашат Рамазанович тиешле документларга кул куйды. Баш сөяген Баһаудан алган фоторәсемнәр белән бергә антропологик экспертизага Казанга җибәрдек. Хәзер нәтиҗәләрен көтәсе генә кала инде.
– Менә бит! Ә син начальникны күндереп булмас, дигән идең…
– Көчкә генә күндердем, парин.
– Карале, инде күнгән икән, зиратта Сабирҗанныкы дип күмелгән сөякләрне дә экспертизага җибәрергә иде, ә?..
– Юк, Рашат Рамазанович анысына риза булмас. Хәерчегә ачык чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, кебегрәк килеп чыкмыймы соң бу? Әле монысына да ниндидер мәшәкатьләр белән башы әйләнгән чагына туры килгәнгә генә ризалашты бугай.
– Соң, алайса, каберне ачып баш сөяген үзебез алыйк та, шул беренче җибәрелгән документларга өстәмә рәвешендә теркәп, бераз соңрак шул урыннан ук табылды, дип, үзебез илтеп бирик. Инде анысына аерым рөхсәт кирәк булмас. Документлар белән кыенлыклар килеп чыккан очракта, инде ничә еллар тикшерү органнарында эшләгән кеше, Казанда сүзең үтәрлек берәрсен тапмассыңмыни?
– Андыйларны табарбыз табуын… Тик монда эшнең икенче ягы бар, кабергә эксгумация ясау, авыл халкын тынгысызлау да була бит әле.
Алар кинәт икесе дә тынып калды.
– Минемчә, аны авыл кешеләренә сиздермичә дә эшләргә була… Күп дигәндә, сәгать ярымлап вакыт китәр инде…
Тегендә Кәримнең эш кабинетына кеше керде, ахры. Кычкырып кемгәдер эндәште. Ашыгыч эше килеп чыкты булса кирәк, ул телефоннан әңгәмәсен шуның белән төгәлләнгәнен белдереп, саубуллаша башлады:
– Ярар, нәрсә дә булса уйларбыз. Хәзергә хуш, – дип, трубкасын куярга ашыкты.
Тик Самат бер нәрсәне генә аңлап җиткерә алмады. Дустының «нәрсә дә булса уйларбыз» дигәне ризалык билгесеме, өметләндерүме яисә, болай да эшләрем баштан ашкан, юк белән башымны катырма әле, диюме икән? Алай да, ул Сәхибулланың фоторәсемен әзерләп куюны кирәк санады. Теге көнне Миңсылу апа белән сөйләшкәндә Мисбахетдинда фотосы бар, дигән иде. Самат, шуларны уйлап, бер ял көнендә Аланлыкка кайткач, Мисбах картларга китте…
Мисбах абыйда Сәхибулланың бер генә түгел, хәтта ике фоторәсеме бар икән. Самат, фотоларны алып, игътибар белән карый башлады. Рәсемнән аңа бераз талчыкканрак булса да, ачык йөзле, мөлаем матур егет текәлеп тора. Кыен шартларда булса да, карточка бик оста төшерелгән, ачык чыккан. Уң як битендә ярадан калган җөе дә ап-ачык хәтта. Фотоны чын профессионаллар төшергәне әллә каян күренә.
Серне алдан ачып, халыкта имеш-мимеш тудырмас өчен, Самат, фотоларны мәктәп музеена кую өчен җыябыз, дип аңлатты Мисбах картка…
Ярый әле Самат аларны хәстәрләп куйган. Икенче көнне үк, алдан хәбәр дә итмичә, Тирәклегә Кәрим кайтып төште. Дөресрәге, ул зәңгәр путалы «УАЗ» автомобилендә дүрт милиционер белән иде. Машиналарын зират капка төбенә куеп, аны саклау өчен милиция сержантын калдырдылар да, дүртесе зират эченә кереп китте. Әгәр авылдан берәрсе килсә, сержант аны зиратка кертмичә кире борып җибәрергә тиеш. Очраган кешеләргә, конспирация йөзеннән, машина ватылды, шуны ремонтлыйбыз дип, ялган хәбәр тарату да, ягъни мәсәлән «колакларына токмач элү» дә шул сержант өстендә иде.
Ике сәгатьләп вакыт узды микән, зиратка кереп киткән теге дүрт милиционер ниндидер әрҗә күтәреп чыктылар да, кабинага кереп утырдылар. Машина кузгалды…
Районга китешли Кәрим, авылга кереп, Самат белән сөйләшеп чыкты, Сәхибулланың фоторәсемнәрен дә алды.
– Чиста эшләдегезме? – дип кызыксынды Самат.
– О кей, беркем борын тыгарлык түгел.
– Латыйфа белән Баһау да сизмәслекме әллә?
– Аларның зиратка барып караганнары да юк, күрәсең. Анда Сабирҗанның кабер өстен чүп үләне басып киткән. Ә без, киресенчә, аның каберен чистартып куйдык, кырыйларын матурлап, тигезләп калдырдык.
(Дәвамы бар.)
Ясалма фәһем сурәте.