Бөек Җиңүгә - 80 ел
27 Сентября , 14:28

Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (6)

Кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең корбаны ул…

Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (6)Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (6)
Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (6)

…Сугыш елларында Тирәкле авылының да күп кенә ир-егетләре яу кырында ятып кала. Фашистларны үз өннәрендә тар-мар иткәч тә, авылда ир затлары сирәк була әле. Берән-сәрән яраланып кайтканнарга дошманны җиңеп, исән-имин кайткан солдатлар да өстәлә. Әйе, сугыш һәртөрле бәла-каза, хәсрәт, ачлык, ялангачлык, ятимлек белән бергә, авылда ирләргә кытлык та китереп чыгара. Ул елларда көчтән килмәстәй авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән күп кенә хатын-кызларны киләчәктә яңа бәхетсезлек көтә: бу – яшьли тол калып, гомер буе ирсез яшәү.

Латыйфа төс-кыяфәткә әлләни чибәрләрдән булмый. Ләкин чаялыгы, җилбәзәклеге белән Тирәкледә генә түгел, тирә-як авылларда да дан тоткан ул. Туй-мәҗлесләр, аулак өйләр берсе дә аннан башка узмаган. Колхоз эшенә чыгасы булганда, йә билем, йә башым авырта, авыр күтәрергә, кисәк селкенергә ярамый дип, түшәккә яткан Латыйфа һәрчак мәҗлесләрнең үзәгендә була, идәннәрне сыгарлык итеп бии, килештереп күңел ача. Әнә шундый чая кыз була ул. Шуңа күрә башка тиңдәшләре, сугыштан кайтмый калган егетләрен сагынып, төннәрен мендәр кочаклап суган суы сыкканда, кул кушырып утырмый, председатель Нариман белән чуала башлый. Ничек булса да кармакка эләктерергә исәбе. Мөмкинлеге дә чыгып тора бит аның! Көннәрдән бер көнне районның бер колхозында авыл хуҗалыгы алдынгыларын җыялар. Тәҗрибә уртаклашу шикеллерәк бер чара була инде ул үзенә күрә. Председатель җитәкчелегендәге бер төркем колхозчы белән бергә Латыйфа да бара анда. Һәркемгә мәгълүм булганча, тәҗрибә уртаклашу бай табынлы мәҗлес белән тәмамлана. Эчемлексез генә түгел, әлбәттә. Гади крестиянның мыегын чылатырлык кына булса, Нариман шикелле түрәләр аракының мичкәсенә төшә. Ярты төнгә кадәр гулять иткән кунаклар шунда куна ук калалар. Ә Латыйфа шундый очракны ычкындырамы соң?..

Менә шул көннән соң берәр айлап вакыт узгач, ул Нариманга «сөенечле» хәбәр китерә. Көмәнле икән ләбаса. Булачак әти бу хәбәрдән каушабрак кала, билгеле. Өстәвенә, Латыйфа, өйләнешүне ашыктырырга кирәк, дип җанга тия. Ә бувакытта Нариманның Миңсылуга өйләнәм дип, авыз суын корытып йөргән чагы. Миңсылу Латыйфа түгел шул: чибәрлеге булган кебек, горурлыгы да хәттин ашкан аның. Болай да кияүгә чыгарга атлыгып тормаучы кыз, Нариманның мәхәббәт маҗараларын ишетсә, бөтенләй тәртәгә тибәчәк. Нариман Латыйфага баласын төшертергә дә тәкъдим ясый. Ләкин тегесе риза түгел. Шуннан соң хәйләгә керешә, әйбәт, ышанычлы кияү табам, чык башкага, ди ул. Әгәр тавыш-гаугасыз гына шулай эшләсәң, яхшылыгыңны мәңге онытмам, беркайчан да ярдәмемнән ташламам, ди. Кая ул риза булу, Латыйфага Нариман кирәк.

Әнә шулай майлау-җайлаулар белән берни дә барып чыкмасын аңлаган Нариман күнегелгән ысул белән мәсьәләне бер селтәнүдә хәл итә дә куя. Сөйләүләренә караганда (бәлки алай да булмагандыр), Латыйфаны аулаграк урында туры китергән дә, чәч толымыннан урап тотып, бугазына мал суя торган пычак терәгән, имеш. Икесенең берсен сайла, йә син мин сайлап биргән икенче кешегә кияүгә чыгасың да гомерең буе рәхәттә яшисең, йә мин сине җир куенына тыгам. Билгеле инде, Нариманның холкын бик яхшы белгән Латыйфа курка кала, һәм, әлбәттә, тәкъдимнәрнең беренчесенә риза була. Кияүгә кандидатура да тиз табыла. Нариманның кучеры Шакирҗанов Сабирҗан менә дигән кияү. Акылы чамалырак анысы, башта эшләп, соңыннан уйлый торган кеше. Хәер, бу очракта аның мондый гадәте ярап та куя. Иң мөһиме – Нариманга Аллага табынган кебек табына, ни кушса, шуны сүзсез үти ул.

Тиз генә сценарий укмаштыралар. Булмаган сәбәпләрне бар итеп, эчү мәҗлесе оештыралар да Сабирҗанны лыкынганчы эчертәләр. Ә иртә белән ул бернәрсә дә хәтерләми, янында ятучы Латыйфаның да кайчан, ничек үз янына эләккәнлеген белми егетебез. Ә калганы сценарийдагыча бик тиз хәл ителә. Латыйфа бер кат чәчләрен йолка-йолка, сафлыгымны алдың, кеше күзенә ничек күреним, дип истерика күрсәткәч, әлбәттә, Нариман да үз чиратында: «Агай-эне, эшне олыга җибәргәнче, аңа тизрәк өйлән инде. Килде-китте кеше генә түгел бит син, ни әйтсәң дә, колхоз председателенең кучеры, уң кулы дип әйтергә мөмкин. Бер халык теленә керсәң, миңа да яхшы булмас», – дип, үзенең «фатиха»сын биргәч, эшне суындырмыйча, шул ук көнне аңгы-миңге Сабирҗанны өйләндереп тә куялар. Әнә шулай итеп, һич тә уйламаганда, Сабирҗан хатынлы да һәм озакламый уллы да була. Берәр ай узгач, Нариман да тыныч күңел белән, чибәрлеккә тиңе булмаган Миңсылуны йортына килен итеп төшерә.

Сүзендә тора председатель. Шул көннәрдән башлап, Латыйфа аның канаты астында, һәрдаим ярдәмен тоеп яши. Икмәккә, печәнгә, утынга кытлык булмый аның йортында. Нариман «прит» булып торган дәвердә йорты, каралты-курасы да менә дигән итеп төзелә. Шуңа да, Латыйфа, гомерем заяга узды, дип офтанмый. Теге вакытта Нариманга кияүгә чыккан булса, ул хәзерге шикелле яши алыр иде микән?! Ай-һай! Йә Тәскирә шикелле вакытсыз гүр иясе булыр иде, йә Миңсылу кебек, биш яктан терәүле иске өйдә яшәр иде. Алар Нариманга кияүгә чыгып, нәрсәгә иреште соң? Тормышлары түгәрәкләндеме, яисә ир рәхәте күрделәрме? Нариман, алар белән яшәп ятканда да, үзенең дуамал дәртен Латыйфа янына килеп басып китә иде.

Ялган микән, чын микән, Саматка дусты әнә шуларны сөйләде…

 

* * *

Әле кайчан гына хәлдән таеп, тәмам алҗыган, инде шушы мәктәп стеналарын, тыңлаусыз укучыларны үз гомеремдә бер мәртәбә күрмәсәм дә риза-бәхил, дип антлар эчкән укытучылар җәй ахырында кабат мәктәпкә җыела. Хәер, шул аз гына вакыт эчендә мәктәп тә сагындыра башлаган, укучыларга карата фикер дә уңай якка үзгәргән. Нихәл итмәк кирәк, укытучы мәктәпсез яши алмый шул!

Элекке эшендә үз вазыйфаларын төгәл белгән Самат өчен бу аңлашылмаган дөньяга кереп китү бик үк җиңел булмас кебек. Шуңа күрә ул, мәктәпкә килгәч, иң беренче эш итеп, директордан күрсәтмәләр алырга кирәклеген чамалый иде.

…Җәүдәт Хәлитович Самат белән инде күптәнге дустын очраткандай, бик җылы күреште.

– Укытучылар бүлмәсенә керә торыгыз. Мин хәзер, кабинетымда папка белән кәгазьләремне генә калдырам да…

Үзе шунда ук коридор тәрәзәсенә тамган буяу тапларын пычак белән кыра-кыра чистартып йөрүче техничкага мөрәҗәгать итеп:

– Сәлимә апа, барлык укытучыларны да учительскаяга чакырыгыз әле, – дип, боерык бирергә дә өлгерде…

Укытучылар бүлмәсендә бер кыз белән егеттән башка беркем дә юк. Сүзсез генә кыенсынып утыруларыннан боларның да яңа килгән укытучылар икәнлеге аңлашыла иде.

Укытучылар тиз җыелды. Бераздан директор үзе дә килеп керде. Ул озын-озак сөйләргә җыенмый иде, ахыры. Түргә, үз урынына узмыйча, ишек янында торган өстәлгә кулы белән таянды да:

– Иптәшләр, озаклап әңгәмә корып утырырга вакыт юк. Биш минутка гына эшегездән бүлүемнең сәбәбе – мәктәбебезгә килгән яңа укытучылар белән таныштыру өчен.

Директор берара яңа укытучыларга текәлеп торды да, арада өлкәнрәк булганга, күрәсең, сүзне Самат белән таныштырудан башлады.

– Самат Фәтхуллович Гафуров. Әле күптән түгел Төмән якларыннан кайткан. Югары белемле укытучы. Бездә географиядән укытачак. Шунысын да әйтергә кирәк, моннан дистә еллар элек үзебезнең Тирәкле мәктәбен тәмамлаган кеше, диде ул.

Барысы да каерылып, төсмерләргә тырышкандай, Саматка текәлде. Тик аларның күпчелеге яшь һәм читтән килгән кеше. Самат аларны танып белмәгән кебек, тегеләр дә аны белми иде.

Яшь укытучыларның икенчесе әле быел гына Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлап кайткан, Ак Чишмә авылы кызы Гарипова Ләйсән икән. Исем-фамилиясен әйтеп таныштырганда, барлык укытучылар да үзенә текәлгәч, кыз уңайсызлана калды. Ул, бу очракта нишләргә кирәклеген белмичә, торып басты да, сәхнәдә яңа гына җыр башкарган артистларча, як-якка борылып, башын игәләгәндәй итте. Урынына утыргач та, ягез инде, гел миңа гына карап тормагыз, оялтасыз бит, дигәндәй, башын түбән иеп, өстәлдә ятучы кәгазь битенә текәлде.

Әлегә кадәр директорның башкалар белән таныштыруын түземсезлек белән көтеп утырган егет Хафизов Альберт исемле икән.

– Аны яңа килгән укытучылардан кала барыгыз да белә. Альберт – безнең авыл егете. Өчел элек кенә үзебезнең мәктәпне тәмамлады. Армия сафларында әйбәт кенә хезмәт итеп кайтты. Физкультураны укытуны аңа ышанып тапшырмакчы булабыз.

Директор Альберт турында сүзен бетергәч, укытучылар ничектер уңайсыз гына читкә карашып алды. Кайберләре елмайгандай итте, икенчеләре тамак кыргалады. Җәүдәт Хәлитович сүзендә торды, берничә минуттан укытучыларны таратты…

Укытучылар бүлмәсеннән чыгып, математика кабинеты яныннан узышлый, Саматка өлкәнрәк яшьтәге укытучы сүз катты:

– Исәнме… Исәнмесез! Самат ишек яңагына сөялеп торган бу кешегә укытучылар бүлмәсендә чакта яхшылап игътибар да итмәгән иде, шуңа текәлеп үк карады. Таныш та, таныш түгел дә кебек. Кем икән соң бу? – Танымыйсызмы?.. Танымассың да шул! Ят кеше «син»гә күчте. – Күпме еллар узды бит. Син дә үзгәргәнсең, мине дә еллар талкыды… Тукта, тукта, тавышы бик таныш лабаса! Әйе, кайдадыр күргәне… Җәүдәтнең зиһене кинәт яктырып китте. Салих Мәгъсүмович! Ул шул исемне кычкырып әйткәнен дә сизми калды. – Салих Мәгъсүмович?! – Ә-әйе! Менә таныдың… Салих Мәгъсүмович, яшенә хас булмаганча, оялчан кызлар кебек, читенсенгәндәй, күзләрен аска яшерде. Әйе, әйе, бу Салих Мәгъсүмович иде. Кайчандыр шушы Тирәкле урта мәктәбендә аз гына булса да Саматны укыткан кеше. Көрәш серләре белән дә беренче ул таныштырган иде егетне. Баш бирми торган, горур кеше иде шул. Колхоз председателе Нариман аның әнә шул ягын өнәп бетермәде. Колхозда хуҗа буларак, ни теләсә шуны кыланган «прит» мәктәпкә дә хуҗа булып, анда үз кануннарын кертмәкче иде. Соңгы елларын эшләгәндә, акылы бөтенләй бетте картлачның. Укучыларны, укытучыларны колхоз коллары итеп тота башлаган иде. Бушлай хезмәт көче буларак, басуларда да, фермада терлек арасында да, машина-трактор паркында да укучылар эшли. Нариман үзе моны шулай булырга тиеш дип кабул итә иде. Аның өчен уку-укыту программасы да юк. Колхоз эше генә эш. Әле алай гынамы, Нариман укучылар хезмәтен колхозда гына түгел, үз хуҗалыгында да бик теләп файдалана иде. Балаларын шулай эксплуатацияләүгә ата-аналарның эчләре пошса да, беркем бернәрсә әйтә алмый. Куркалар. Шулай булмый соң, монда гомер итәсе бит. Салих Мәгъсүмович – ул чакта яшь укытучы – Нариманның бу эшләренә битараф кала алмый. Хәтта бер тапкыр колхоз жыелышында житәкчене халык алдында бик нык тәнкыйтьләп ташлый. «Сез колбиләүчелек җәмгыятендә яшәсәгез, яхшырак булыр иде», – дигән сүзләр дә ычкындыра. Нариманга шул җитә кала, эшне озакка сузмыйча, беренче секретарьга да, РОНО мөдиренә дә бара. Юк гөнаһларын бар итеп, Салих Мәгъсүмовичны башта мәктәптән, соңыннан бөтенләй авылдан ук китәргә мәҗбүр итәләр.

Бүген Самат каршында басып торучы бу кешене, үзе әйткәнчә, еллар гына талкымаган. Кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең корбаны да ул… Чит җирләрдә кагылып-сугылып йөреп тә бәхет таба алмагач, Салих Мәгъсүмович кабат туган якларына кайткан, мәктәпкә укытучы булып урнашкан икән…

 

(Дәвамы бар.)

 

Ясалма фәһем сурәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас