

* * *
Кәрим, районга кайтуга, милиция начальнигы майор Вафин Рашат янына сугылды. Бераз һавалырак бу кеше белән бик якын дуслар булмасалар да, җитәкче белән хезмәткәр буларак, алар яхшы мөнәсәбәттә.
Начальник яңарак кына каяндыр кайтып кергән булса кирәк, маңгаенда кызарып фуражка эзе калган, пеләшләнә башлаган баш түбәсендәге сирәк чәчләре тирләп укмашкан.
– Йә, эшләр ничек бара, Кәрим Кыямович? – дип башлады сүзен Рашат Рамазанович.
– Әкрен генә тәгәри. Әллә ни алга киткән дә юк, артта да калмыйбыз, дигәндәй…
Тик Кәримнең сүзләрен Вафин бүлде:
– Менә анысы бик үк яхшы түгел, парин. Алга китеш юк, дигәннән әйтүем. Алга китмәү шул бер урында таптану түгелме соң ул? Ә безнең эштә, үзең беләсең, бер урында тору берни дә эшләмәү белән бер. Хәрәкәт кирәк, хәрәкәт, капитан Мусин.
– Рашат Рамазанович, сезгә керүемнең сәбәбе зарлану өчен дә, мактану өчен дә түгел. Киңәш-табыш итешергә, димме… Кыскасы, бер эш килеп чыккан иде… Тирәкле урманындагы делянканы чистартканда, кеше сөякләре табылу хакында сез ишетми дә калгансыз, бәлки…
Әлегә кадәр үз-үзенә канәгать кыяфәттә, тыныч кына утырган милиция начальнигының йөзенә сагаю чалымнары чыкты.
– Мин сезне аңламадым, иптәш Мусин. Нинди сөякләр? Кайчан тапканнар? Ни өчен мин белмим? – Вафин өстәлдәге графиннан стаканга су агызды да, уртлатып йотып куйгач, сүзен дәвам итте. – Тагын үтерүме? Әле Дүртөйле авылындагы кеше үлеменә китергән авыр җинаятьнең дә очына чыга алган юк. Тагын берәү өстәлдеме?
– Юк, юк, Рашат Рамазанович, бу андый җинаять түгел, – дип, Кәрим җитәкчесен тынычландырырга ашыкты.
Рашат Рамазанович бераз тынычлана төшкәч, Кәрим аңа Тирәкле урманындагы делянкадан табылган кеше сөякләре турында да, шул тирәдән сабы бизәкләп эшләнгән балта табылуы һәм, шуңа нигезләнеп, авыл халкы әлеге сөякләрне сугыштан соң кышкы буранда адашып үлгән авылдашлары Сабирҗан сөякләре дип белеп, авыл зиратына җирләүләре хакында да җентекләп сөйләп бирде.
Вафин аны бүлдермәде, игътибар белән тыңлады. Кәрим сүзен бетергәч тә, фикер туплап бераз эндәшмичә утырды. Кесәсеннән сигарет алып кабызды, аны бер кат тирән итеп суыргач кына:
– Үзең үк сөякләрне Шакирҗанов Сабирҗанныкы, дип күмгәннәре турында әйтеп торасың бит. Соң, калсын Шакирҗанов Сабирҗан булып. Ул сөякләр болай да кадер-хөрмәт күрмичә, ничә еллар буе җирдә күмелеп яткан. Сабирҗанның туганнары бардыр бит авылда, алар ни диләр соң?
– Хатыны да исән әле аның, малае да… Аларга нәрсә, табылгач, сөенә-сөенә күмгәннәр инде.
– Соң, шулай булгач?
Кәрим бөтенләй чишелеп бетәсе итмәде, бераз көттеребрәк кенә:
– Авылда ул сөякләрнең Сабирҗанныкы булуына шикләнүчеләр бар, – дип куйды.
– Болар бит коры шикләнүләр генә, агай-эне. Шулай булгач, наша хата с краю, дигәндәй, милициягә монда нечего делать. Әгәр инде үзегез тикшереп, очына чыгарбыз дип уйлыйсыз икән, пажалыста. Чит илләрдә шәхси тикшерүчеләр була бит…
Вафин, сүзем бетте, дигәнне белдереп, өстәлдәге папкасын ачып, кәгазьләренә иелде. Тик Кәрим бу «киңәш» белән генә канәгать түгел иде шул. Ул китәргә ашыкмады.
– Рашат Рамазанович, сөякләрнең чыннан да Сабирҗанныкы икәнлеген белү өчен, судмедэкспертизага бирергәдер, бәлки? Сабирҗанның фоторәсеме бар. Баш сөяген шуның белән чагыштырып тикшерергә кирәк.
«Син әле һаман чыгып китәргә җыенмыйсыңмыни?» – дигәндәй, Вафин әңгәмәдәшенә күтәрелеп карады, кабат урыныннан кузгалды.
– Эксгумация өчен прокурордан рөхсәт кирәк булачак. Каберне тикмәгә генә ачмыйлар. Сәбәбе прокурорга билгеле булырга тиеш. Сизәсеңме, нинди йомык әйләнә килеп чыга?..
Юк, район милиция начальнигының үз башына өстәмә мәшәкатьләр аласы килми иде. Бу аның һәр сүзеннән, хәрәкәтеннән ачык күренә…
* * *
Берәр көннән, узышлый гына, дигәндәй, Аланлыкка Кәрим кереп чыкты. Ул Саматка милиция начальнигы белән булган әңгәмәне сөйләде.
– Ә Хәйретдин абый белән делянкага барып кайту нәрсәләр бирде соң? Планнар кай якка таба юнәлеш алырга тора? – дип кызыксынды.
– Латыйфа белән улы Баһауны күреп сөйләшергә кирәк, – дип кистереп әйтте Самат.
– Тик нәтиҗәсе булыр микән? Әйтәм бит, дуамал нәсел…
– Ә хәйләгә керешсәк?!
– Ничек?
– Тирәкледә хәзергә мине белүчеләр бик сирәк бит. Элек белгәннәре оныткандыр инде. Кыскасы, мин – районнан килгән кеше. Табылдык сөякләрне экспертиза үткәрмичә күмәргә ярамый, шуны тикшерергә килдем, янәсе.
– Ә сөякләр турында районда каян беләләр?
– Тирәкледән берәү аноним хат җибәргән. Шул хат буенча килдем. Закон нигезендә мондый эшләр суд-медицина экспертизасы аша башкарылырга тиеш. Фотосы белән баш сөяген чагыштырып карау кирәк, диярбез. Ну, ничек?
– Болай үзе оеша сыман. Тик мин – милиция капитаны – хокук саклау органнарында эшләүче кеше, сиңа ияреп мондый үзешчәнлек белән шөгыльләнергә тиешме соң? Ни әйтсәң дә, мин закон каршында ант биргән кеше…
Самат бердән кызып китте:
– Ярар, закон нигезендә эшлик, ди. Тикшерүне милициягә тапшырабыз, ди. Шуннан? Начальнигыңның моңа карашын үзең үк әйттең бит. Әллә кайчангы, череп беткән сөякләрнең кемгә кирәге бар?! Мин үзем дә милициядә эшләп киткән кеше, анда хаклыкны ничек эзләгәннәрен үз җилкәмдә татыдым. Нариман улына район үзәгендә сарай чаклы йорт салып биргәч, дәүләт байлыгының күпмесе Сәминекеләр кесәсенә кергәнен дәлилләп биргән идем. Кая инде ул безгә?! Тегеләр фәрештә кебек чиста булып калды. Әле алай гынамы, дәүләт кесәсенә кермәгәннәр, киресенчә, файда китергәннәр. Менә кайда ул ачы хакыйкать. Хәер, шул казанда кайнагач, син бу хакта үзең дә бик яхшы беләсеңдер.
– Ну, ярар, дус, алай нык кабарынма. Юкка гына күркә димиләр икән үзеңне. Эксгумация ясау авыл халкы күзеннән читтә калыр микән? Кабер ачу кечкенә эш түгел бит. Аннан, сөякләр Сабирҗанныкы түгел, ә Сәхибулланыкы булып чыкса, нишләрсең?
– Каберне ачарга җаен табар идек әле. Яшертен дә эшләргә була аны. Бары тик Шакирҗановларның ризалыгы гына кирәк. Ә минем версия дөрескә чыксамы?! Аннан соң эшне ирексездән коллегаларыңа – хокук саклау органнарына тапшырырга туры килә инде.
Самат «хокук саклау» сүзләренә юри басым ясады.
– Латыйфаларга кайчан барырга соң исәбең?
– Нигә кичектерергә, әйдә, хәзер үк киттек.
Кәрим икеләнә калды. Бу эшкә авырыксынганы күренеп тора. Ул яшереп маташмады, турыдан-туры ярып салды:
– Минем барып йөрүем кирәк булырмы соң? Ни әйтсәң дә, авылдашлар бит. Милициядә эшләгәч, болай да кырын карыйлар…
Соңыннан: «Әйдә инде алай булгач», – дип ризалашты тагын.
Машина Тирәкле авылының сикәлтәле юлларыннан ниндидер урамнарга, тыкрыкларга борыла-борыла шактый баргач, авыл читендә диярлек урнашкан йортның капка төбенә килеп туктады. Алты почмаклы, такта белән тышланган, ялтыравык калай түбәле бу йорт зурлыгы белән күршеләрнекеннән аерылып тора. Каралты-куралары да төзек. Йортның үзен дә, капка, коймаларын да зәңгәр, яшел, ак төсләргә буяп куйганнар. Чүлмәкнең тышыннан билгеле, дигәндәй, биредә килде-китте генә кешеләр яшәмәве әллә каян күренә. Самат үзе дә сизмәстән:
– Йорт-җир, каралты-кура шәп боларның, – дип әйтеп куйды.
– Ха, шәп булмыйча, Латыйфа гомер-гомергә авыл халкыннан бер баш югарырак торды ул.
– Шулай уңган хатынмыни?
– Уңган, ди, пычак, – дип, Кәрим үзалдына сүгенеп алды. – Тирәкленең иң ялкау хатыннарыннан берсе шул иде инде. Колхоз эшенә үз гомерендә ничә мәртәбә чыкты икән, белмим.
– Соң, яшьли тол калган хатынга тормыш итү җиңел булмагандыр?
– Авыр, җиңел, – дип мыгырданды Кәрим авыз эченнән. – Безнең әниләр колхоз эшендә чәчләре белән җир себергәндә, ачуым килмәгәе, ни әйтим, ул начальствога ярап, бәйрәм итеп яшәде. Шуңа да бөтен тормышы җитешле аның. Йә, ярар, калганын соңыннан сөйләшербез, әнә, Баһау чыгып килә.
Чыннан да, капка ачылып, аннан кырык-кырык биш яшьләрдәге ир күренде. Күз төпләре шешенеп кысылган, ямьшек борынлы, үз-үзеннән канәгать кызыл чырайлы бу кешене Саматның кайдадыр күргәне бар иде сыман. Тик, күпме генә тырышса да, ул аны хәтеренә төшерә алмады.
Машинадан төштеләр, күрештеләр. Кәрим капка янәшәсендәге утыргычка барып утырды, кесәсеннән сигарет чыгарып кабызды, Баһауга да бер сигарет тәкъдим итте. Тегесе, ашыкмыйча гына кабызып, үзенә күрә бер ләззәт белән, тирән итеп суыргач, эре генә сорап куйды:
– Нәрсә, егетләр, кунакка-мазарга килдегезме, әллә берәр йомышыгыз бармы?
Кәрим ашыкмады. Фикерен туплый иде булса кирәк. Бу очракта, Баһауның авылдашы буларак, сүзне үзе башларга тиешлеген яхшы белә егет.
– Кунакка йөрер вакытмыни, Баһау абый, – диде ул әдәплелек саклап. – Кызу эш өсте бит. Менә район кешесе белән килдем әле. Бер тирәдәрәк эшлибез. Криминаль милициядән тикшерүче ул. Сезнең авылның Шакирҗанов Сабирҗан язмышы белән кызыксынам, дигәч, по пути утыртып алып кайттым.
Үзе дә сизмәстән, рольгә кереп китеп, бала-чага кебек, шулай алдау юлына баскан Кәрим эченнән генә уңайсызланып куйды. Ләкин ялган никадәр генә беркатлы булмасын, Баһау чын күңелдән ышанды, бичара. Хокук саклау органнарыннан махсус эш белән килүче тикшерүче «попутный»ларга гына утырып йөрмәвен уйлап та карамый иде әле ул.
Баһау «криминал» сүзен бик үк аңламаса да, милицияне өнәп бетерми, ахрысы. Ул Саматка текәлеп, тишәрдәй булып карады. Баштанаяк күздән кичерде. Аннан исе китмәгәндәй генә сорап куйды:
– Нәрсә кызыксындыра соң сезне? Шакирҗанов Сабирҗан – минем әти. 1952 елда кышкы буранда адашып үлгән. Әле күптән түгел, урман диләнкесен чистартканда, сөякләрен таптылар. Зиратка илтеп күмдек үзен.
Чират Саматка җитте. Ул тагын бер мәртәбә Баһауга текәлеп карады. Кайда күргәне бар соң бу төксе кешене? Кайдадыр очрашканы, хәтта сөйләшкәне дә бар иде сыман. Бутала гына микән?
– Әнә шул табылган сөякләр мәсьәләсендә килгән идем мин, абый кеше, – дип башлады сүзен Самат. – Сезнең Тирәкледән хат килде. Аноним хат. Табылдык сөякләрне, кемнеке икәнлеген төгәл ачыкламыйча, ягъни экспертиза үткәрмичә генә күмгәннәр…
Баһау бердән кабынып китте:
– Ә нәрсәсен ачыклыйсы аның? Барысы да ап-ачык! Шул тирәдән балта табылган. Ул балтаның әтинеке икәнлеген авылдагы бөтен кеше раслап тора. Нәрсәсен ачыклыйсы инде тагын?..
– Төгәл ачыкламыйча булмый, Баһау абый, закон шулай таләп итә, – дип кырт туктатты аны кабат сүзгә кушылган Кәрим.
– Әтиегез югалганда сезгә ничә яшь иде?
Монысын Самат сорады.
– Мин кырык алтынчы елгы. Биш-алты яшь булгандыр.
– Син әтиеңнең ул балтасын хәтерлисеңме соң?
Баһау нәрсәдер исенә төшерергә тырышкандай күзләрен кыскалады.
– Юк, хәтерләмим шул. Әйтеп торам ич, мин ул вакытта бик кечкенә идем, дип.
– Ул бит гадәти балта гына булмаган, бизәкләп эшләнгән матур балта булган. Биш-алты яшьлек бала андый нәрсәне истә калдырырга тиеш иде, минемчә.
Мондый «допрос» Баһауны туйдырды булса кирәк. Ул янә кабынып китте:
– Сез нишләмәкче буласыз соң? Каберне кабат ачып, экспертиза үткәрергә уйлыйсызмы? Тик моңа мин дә, әни дә каршы. Әни мескен, әти югалгач, ничә еллар буе кайгырып, күз яше сыкты. Инде менә сөякләре табылып, кешечә гүргә иңдерелгәч, тынычланып яши башлаган иде. Сез килеп монда…
– Без бит сөякләрнең чыннан да әтиеңнеке икәнен исбатларга гына тырышабыз түгелме соң? Аныкы икән, бик яхшы. Тик ул илленче елларда кышкы бураннарда адашып үлүчеләр шактый булган, дип сөйлиләр. Әгәр әтиеңнеке дип, чит кеше калдыкларын күмеп куйган булсагыз, әтиеңнең рухы тынычлык табар микән? Менә шуны ачыкларга кирәк тә инде, Баһау абый. Моңа бары тик әтиеңнең фотосы һәм кабергә күмелгән скелетның баш сөяге генә кирәк. Калганын экспертиза әйтә дә бирә. Закон – закон инде ул, аңа буйсынмыйча ярамый, Баһаветдин абый.
Баһау Кәримнән тагын бер сигарет сорап алды. Аны озаклап бармаклары арасында бөтергәләгәч, тартмыйча, кире уйлап, колак артына кыстырды.
Урыныннан кузгалып:
– Әни белән киңәшләшмичә булмас, хәзер әнине чакырып чыгам. Ул сезгә төгәлрәк сөйләр, – дип, Баһау капкадан кереп югалды.
Әйдәгез, өйгә керегез, чәй артында сөйләшербез, димәде, ә әнине чакырам, диде. Вәт син аны, кунакчыл кеше түгел икәнлеге әллә каян күренә. Авыл халкы, гадәттә, килгән кешене өйгә чакыра торган була, югыйсә, ә бу…
– Сөйләүләренә караганда, Баһау Сабирҗан малае түгел ул.
Уйларын бүлгән шундый сүзләрдән Самат беравык аптырап калды.
– Ничек Сабирҗанныкы түгел?
– Законда – Сабирҗанныкы, ә чынлыкта… – Кәрим авыз читенә кулын куеп, ярымпышылдап дәвам итте. – Ә чынлыкта Нариман орлыгы диләр аны.
– Нариманныкы?!
– Минем белеп әйтүем түгел, авыл халкы шулай сөйли. Җил исми – яфрак селкенми, диләр, бәлки хаклык та бардыр.
Шунда Саматның хәтере яктырып киткәндәй булды. Баядан бирле баш ватып та очына чыга алмаган сорауга җавап тапты сыман ул. Әйе, әйе, каядыр күргәнем бар, дип баш ватып утырды бит әле. Нариманның олы малае Солтанга охшаган икән бит бу бәндә. Тач үзе. Суйган да каплаган. Шул ук үз-үзенә канәгать кыяфәт, кысык күз.
Менә кайда күргәне бар икән! Тешләк Солтанны бик яхшы хәтерли әле ул. Теге вакытта аның канына күп тоз салды…
– Җитмәгән җире булмаган икән Нариманның. Инде монда да ул катнашкан.
– Ха, шулай булмыйча соң. Сугыш елларында колхозның пеләмәнни үгезеннән ким эшләмәгән ул. Авылда ирләр аз булган. Шуннан файдаланып, колхозчы хатыннарны куркытып, дер селкетеп торган Нариман абзаң. Ят, дисә, ятканнар, тор, дисә, торганнар теге мескеннәр. Ул койган орлыклардан шытып чыккан тирәклеләр шактыйдыр әле монда.
Кәрим хикәятен тәмамлый алмады, капка келәсе келтерәп куйды да, ачык капкадан, Баһауга ияреп, бер карчык килеп чыкты.
– Менә, әни, районнан килгән кеше, әтинең ничек югалуы турында кызыксына, – диде Баһау, Саматка ымлап.
Латыйфа ниндидер, карчыкларга хас булмаганча, күзләрен зәһәр елтыратып, Саматка текәлде:
– Нәстәмә кирәк булды соң әле ул, әллә кайчан югалган кеше турында сораштыру?
Самат сүзен җайлап кына башлады:
– Латыйфа апа, һәр табылган мәетнең шәхесен төгәл билгеләү – хокук саклау органнарының төп бурычы. Хәтта кеше инде күптән үлеп, сөякләре генә калган булса да. Шул мәсьәләне ачыклау өчен, берничә сорау бирергә теләгән идем. Әле күптән түгел ирегез Сабирҗанның калдыкларын гүргә иңдергәнсез икән. Озак еллардан соң булса да, табылу әйбәт булган анысы. Сабирҗанның кайда, кайчан югалуы турында искә төшереп сөйли алмассызмы икән?
Саматның сорауны шулай итагатьле бирүе тәэсир итмичә калмагандыр, Латыйфа карышып маташмады. Күренеп тора, сөйләшергә бик оста, чәтер-чәтер тезеп тә китте:
– Мең тугыз йөз илле икенче елда югалды ул. Кышкы буранда адашты мескенем. Персидәтел кучеры иде бит Сабирҗан. Ул көнне иртә белән, колхоз персидәтеле Нариманны районга алып барам, дип чыгып китте. Көн буранлап тора иде. Әйттем югыйсә, шундый буранда юлга чыкмасагыз да ярый, дидем. Тыңламады. Нариманны срочно районга чакыралар, атны җигеп килергә кушты, дип, иртәнге чәйне генә эчте дә чыгып китте. Шул китүдән бүтән күрмәдем инде мескенемне.
Латыйфа яулык чите белән күз яшьләрен сөрткәндәй итте.
– Ә Нариман?
– Ул икенче көнне иртә белән генә кайтып егылды. Буранда адашып, катып үләсе идем, ярый ат яхшы, үзе алып кайтты, ди. Ходай саклагандыр инде.
– Алар Сабирҗан белән бергә булганнардыр бит?
– Булуын бер атта булганнар. Буран нык көчәйгәч, ат юлдан язган. Күз ачкысыз буран, берни күренми, ди. Шунда алар алмашлап, юлны карау өчен, тирә-якны җәяүләп әйләнергә булганнар. Башта Нариман бер яктан әйләнеп килгән. Юлны тапмаган. Аннан соң Сабирҗан кар ера-ера китеп барган. Тик Нариман күпме генә көтсә дә, ул кире килмәгән. Нариман аны эзләп тә караган, ләкин эзләрне кар күмгән булган шул инде. Кая инде ул күз ачкысыз буранда! Әнә шулай әрәм булды алтын бәясе кеше. Икенче көнне Нариман авылдагы барлык ир-атларны алып, эзләргә чыкты, ахры. Таба гына алмадылар.
– Ә кайсы тирәдән эзләделәр икән?
– Мин ул кадәресен белмим дә инде. Шул диләнке тирәсеннәндер. Сөякләрне шуннан таптылар бит…
Латыйфа һәм Баһау белән сөйләшү дә белгәннәргә әлләни яңалык өстәмәде. Урманда табылган сөякләрне нәкъ менә Сабирҗанныкы дип әйтерлек дәлилләр юк. Балта гына инде. Анысы да шикле. Сабирҗан аны башка вакытта да төшереп калдырырга мөмкин бит. Хәер, аларга баруның максаты да мәгълүмат алу өчен түгел иде ләбаса. Зиратта Сабирҗан каберенә эксгумация ясап, скелетның баш сөяген алу өчен Шакирҗановлардан рөхсәт кирәк иде. Рөхсәте үк булмаса да, хәзер Баһау бу турыда хәбәрдар инде. Һәрхәлдә, ул артык тавыш куптармаячак. Закон бар кешегә дә бер һәм аңа һичсүзсез буйсынырга кирәклеген Кәрим бик яхшы «төшендерде» югыйсә…
Баһау, өйдән алып чыгып, егетләргә ике-өч фоторәсем сузды.
– Әтинең карточкаларын сораган идегез, бездә сакланганнары менә шулар гына. Берсен, кабер ташы ясатканда кирәк булачак дип, Нариман Сәмигуллович алган иде, – диде ул.
Латыйфалар яныннан кузгалганда, эңгер инде шактый куерган иде. Кәрим Саматны Аланлыкка ук озатып куйды. Кайтканда Латыйфаның яшь чагында Нариман белән булган маҗараларын сөйләп алды.
(Дәвамы бар.)
Ясалма фәһем сурәте.