

* * *
Самат ниндидер шакылдауга охшаш тавышка уянып китте. Баштарак, ялгыш кына ишеттем бугай, дип, кузгалмыйчарак яткан иде, шакылдау янә кабатлангач, тиз генә сикереп торды да, өстенә киеп, ишеккә юнәлде. Узып барышлый стенада текелдәп торган герле сәгатькә күз салды.
Шакылдау яңадан кабатланганда, Самат чоланга чыккан иде инде:
– Кем бар анда, керегез, ишек ачык бит, – дип кычкырды ул чыга–чыгышка.
Ишек алдында кемнеңдер кәх-кәх йөткергәне ишетелде.
– Мин идем әле, – диде карлыккан тавышлы кеше.
Самат Шәрәфетдин картның тавышын шунда ук танып алды. Өйалды ишеген ачкан иде, чыннан да, таякка таянып, гыж-гыж сулап, ул басып тора. Баскычка таягы белән сугып шакылдаткан икән.
– Ә-ә, Шәрәфетдин абый? Ни хәлләрдә йөрисең? Әйдүк, түрдән уз, өйгә кер.
– Юк, кереп тормыйм, энекәш. Әйтәсе сүземне генә әйтәм дә кире борылам. Бума ютәл интектерә. Шушында кадәр килергә дә манир юк инде менә, сулышка каба, – диде ул авыр сулап. – Теге көнне Сәхибулла кордаш турында сорашкан идең, ахры? Менә уйлап утыра торгач, бернәрсә искә төште әле. Шул турыда әйтмәкче идем. Сәхибулла яшь чагында, армиягә киткәнче диюем, Миңсылу белән йөреп маташкан иде бугай. Ул кыз чагында бик чибәр иде бит. Артыннан бер Сәхи генә йөрмәде йөрүен, тик ул Сәхине үзе дә ошата иде. Сугышта чакта хат та алышмадылар микән әле. Менә шуны гына әйтим дигән идем…
Карт сүзе беткәнлеген белдереп туктап калды.
– Ә Миңсылу кем соң ул? Теге, югары очтагы Миңсылу апаны әйтәсеңме әллә?
– Әйе, шул, Мотыйгуллина Миңсылу инде. Авылда бүтән Миңсылулар юк бит безнең.
– Ярар, рәхмәт инде, Шәрәфетдин абый, борчылып килеп йөрүең өчен.
– Әй, наный, безнең бүтән эш юк бит. Монда барып кайту минем өчен физзәрәтке генә ул, – дип кеткелди башлаган иде карт, ютәленә буылып туктап калды.
Картайган, бетерешкән, дип кабат уйлап алды Самат, кире борылып, аякларын көчкә сөйрәп чыгып баручы картка карап…
Рафис белән иртәнге чәйне эчтеләр дә, Самат югары очка, Миңсылу карчык өенә юнәлде. Бу карчык кечкенә генә иске өендә, Самат белә-белгәннән бирле, ялгызы гына яши, аның гаиләсе дә, балалары да юк иде…
Карчык чәй хәстәрләп йөргәндә, Самат өй эчен бер кат күздән кичерде. Түрдә, ике тәрәзә арасында эленгән агач рамда, искереп саргайган берничә фотосурәт бар. Самат шуларны игътибар белән карый башлады. Бары тик берсен, Миңсылу апаның яшь чагында төшкән фотосын гына төсмерләп таныды ул. Чибәр булган икән. Шунда кинәт, Самат үзе дә сизмәстән:
– Ә Сәхибулла абыйның карточкасы юкмы синдә? – дип сорап куйды.
Миңсылу чәй ясый башлаган җиреннән туктап калды. Гаҗәпләнеп егеткә текәлде.
– Кайсы Сәхибулланыкы?
Самат шунда гына сорауны иртәрәк биргәнен абайлап алды. Ләкин эш узган иде инде. Авыздан бер чыгып очкан сүзне кире тотып алып булмый шул.
– Хәйруллин Сәхибулла!
– Сәхибулла? Син каян беләсең аны?
– Белмим. Ишеткәнем бар. Беркөнне Шәрәфетдин абый сөйләп торган иде. Ул шунда, Миңсылу апа, сине дә искә төшерде.
– Ул карт йомранга әллә кайчангыларны искә төшермәсә дә яраган булыр иде дә бит…
Карчык, Шәрәфетдинне шелтәләүдән бигрәк, эндәшмичә калудан куркыбрак әйтте булса кирәк бу сүзләрне. Күренеп тора, аның Шәрәфигә бернинди дә үпкәсе юк.
– Миңсылу апа, Сәхибулла сиңа фронттан хат язгандыр бит?
– Әйе, ун-унбишләп хат алдым мин аннан. Хатларны ул күбрәк әнисе Сәрбиҗамал апага яза иде. Ә без барыбер бергәләп елый-елый укый идек аларны. И-и гомерләр!..
Карчыкның битендәге җыерчыклар тагын да тирәнәйгән сыман булды. Күренеп тора, аны ниндидер сагыш биләп алды. Самат, әллә кайчан онытылган хатирәләрен искә төшереп, ялгыз карчыкны юкка бимазалыйм, ахры, дип, үз-үзен битәрли башлаган иде. Ләкин Миңсылу – озын һәм авыр тормыш юлы узган кеше – озаклап, борын җебетеп, суган суы агызып утырырга җыенмады. Шуңа күрә Самат та теләгән сорауларына җавап алмаган килеш китәргә ашыкмады.
– Миңсылу апа, әгәр исеңдә булса әйт әле, соңгы хатын кайчанрак алдың син аның?
– Хәтерләмим дә инде хәзер. Ә менә Сәрбиҗамал апага язган соңгы хаты исемдә. Сугыш беткәннән соң алган идек без ул хатны. Инде фашистларны үз өннәрендә пыран-заран китереп тар-мар иттек, Аллаһ боерса озакламый өйгә кайтырбыз, дип язган иде ул анда. Ходай насыйп итмәгән икән шу-у-ул. Сәхибулла кайтмады. Хәбәрсез югалды. Соңыннан кайткан солдатлар, нимесләрнең калдыклары әле сугыш беткәч тә безнекеләрне бик күп кырган икән, дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Шул чакларда берәр пуля тигәндер инде мескенгә.
– Похоронкасы-мазары да килмәдеме?
– Юк, хәтерләмим. Сәрбиҗамал апага килгән булса гына инде. Ул үләр алдыннан гел улының исемен генә кабатлады.
– Эзләтүчесе дә булмагандыр инде?
– Әй, кем эзләтсен соң аны, балакаем? Сәрби апа ул вакытта нык авырып урын өстендә ята иде. Шул ятудан бүтән тора да алмады, дөнья куйды. Ә бүтән туганнары юк иде аларның.
– Ә син үзең, Миңсылу апа, эзләтеп карамадыңмы соң?
– Самат энем, мин кем идем соң ул вакытта? Аланлыктан ары чыкмаган яшь кенә оялчан авыл кызы идем. Аннан соң, минем тормыш та гел шома гына бармады. 1946 елда, сугыш беткәннән соң бер ел узгач, «Искра» колхозы председателе Нариман, мине хатынлыкка сорап, яучы җибәрде. Күрше Тирәкле авылы кешесе Нариман сугышның беренче айларыннан җиңелчә генә яраланып кайтты, колхоз персидәтеле итеп куйганнар иде үзен. Аның самый азау яра башлаган чагы. Ул яучылар җибәргәч, үзем риза булмасам да, әти сүзендә нык торды. Шундый кеше сорап торганда, чыкмасаң җүләр булырсың, хәзерге заманда яхшы кияүгә эләгеп, тормыш корып җибәрү күпләргә тәтеми әле ул, ди. Сүзен тыңладым. Тик Нариман бик холыксыз кеше булды. Теле белән дә, кулы белән дә җәберләде ул мине. Бик көнләшә иде. Инде барысына да түзгән булыр идем, бәбигә узгач, инде сабыемны дөньяга көтә идем, бер тапкыр бик нык кыйнады да, үле бала таптым. Әнә шунысын күтәрә алмадым. Туган йортыма кире кайттым. Әти ачуланып маташкан иде дә, елый-елый хәлне сөйләп биргәч, сүземне тыңлады тагын, өйдә калдырды. Соңыннан Нариман килеп, гафу үтенеп, өйгә кайт, дип ялварып йөрсә дә, ул нигезгә бүтән бармадым. Нариман яшь хатынга өйләнде. Тик Тәскирәнең дә бәхете булмады, дүрт баласын калдырып, яшьли үлде. Нариман кабат өйләнмәде. Аңа карап хатынсыз да яшәмәде…
Саубуллашып чыгып китәр алдыннан, Самат Сәхибулланың фотосы турында кабат карчыкның исенә төшерде. Ләкин Миңсылуда бер фотосурәт тә юк икән. Сәхибулла сугыштан бер сурәтен җибәргән булган, тик ул сакланмаган. Миңсылу солдат хатларын җыеп барган. Ләкин берчакны Нариман аларны табып алган да барысын да мичтәге утка ташлаган. Әллә шулар белән янган, әллә бүтәнчә югалган – карчык анысын хәтерләми. Әнә шул сурәтне дә саклый алмавына үзен гаепле тойгандай, кыенсынып калды ул. Ләкин мондый халәт озакка бармады, бер мизгелдән карчыкның йөзе кабат яктырды.
– Мисбахетдин абыйларда бар иде аның фотосы. Үзем күрдем. Сугышта йөргәндә, Сәхибулла көтмәгәндә Мисбах абый белән очрашкан. Шунда истәлеккә фотога да төшкәннәр. Әнә шул сурәтне Мисбах абый авылга туганнарына җибәргән булган. Ул үзе, сугыш беткәч, авылга исән-сау әйләнеп кайтты. Хәзер дә әйбәт кенә яшәп ята…
– Ә Сәхибулла абый белән сугышта бергә булган кешеләр юкмы соң?
– Безнең авылда андыйлар юк. Тирә-як авыллардан да юк иде, ахры. Һәрхәлдә, минем ишеткәнем булмады.
…Самат Миңсылу карчык сөйләгәннәрдән әлләни яңалык ала алмаса да, яшь чагында аның Нариманга кияүгә чыгуы зур кызыксыну уятты. Аланлык авылында ни гомер яшәп, Миңсылу апасының Нариманның беренче хатыны булуын ишеткәне булмады югыйсә. Менә сиңа мә, кем әйтмешли, кичә үлгән булса, белмичә үлеп тә китәсе икән.
Инде бер чыккан-чыккан Мисбах абыйларга да керим, дип борылган иде, «сәпит»кә атланган Рафис куып җитте.
– Абый, безгә «Жигули» белән бер командир килде. Абыеңны срочно тап, бик кирәк иде, ди.
«Командир»ның кем икәнлеген Самат шунда ук аңлап алды. Димәк, Кәрим килеп җиткән. Атна-ун көндә кайтырмын, дигән иде, сүзендә торган, молодец!
Рафисны «сәпит»нең багажнигына утыртты да Самат өйгә ашыкты. Чыннан да, капка төбендә зәп-зәңгәр «ФЖигули» машинасы тора, ә Кәрим үзе милиция формасыннан утыргычта тәмәке пыскыта иде,
Җылы гына күрешешкәч, Кәрим сүзне озынга сузып маташмады, шунда ук Саматның гозерен ничек үтәве турында «рапорт» бирә башлады:
– Мин Хәйруллин Сәхибуллага кагылышлы документларны хәрби комиссариат архивыннан таптым. Хәйруллин 1921 елда Аланлыкта туган. Армиягә кадәр тракторчы булып эшләгән. Мең тугыз йөз утыз тугызынчы елның июнендә армиягә чакырылган. Хәрби комиссариатта ул хәбәрсез югалганнар исәбендә тора. «Дело»га шулай теркәлгән. Ләкин нинди документка нигезләнеп язылганы билгесез. Архив бүлеге белән эш итүче капитан ул чакларда солдатның хәбәрсез югалуы турында комиссариатларга җибәрелә торган извещение кәгазен таба алмады. Әллә югалган, әллә…
Кәрим иңнәрен сикертеп куйды. Самат аның «рапорт»ын тәмамларга җыенуын аңлап:
– Шулар гынамы? – дип сорамыйча булдыра алмады.
– Ә шулар җитмимени, тагын ни кирәк сиңа а? Хәбәрсез югалган кешенең кайда, ничек, кайчан югалганы мәгълүм булса, ул хәбәрсез югалган, дип исәпләнмәс иде дә.
– Менә, мине шул (кайда, ничек» кызыксындыра да инде.
– Анысын, агай-эне, служить иткән частеның архивыннан, йә Оборона министрлыгының үзәк архивыннан эзләтергә кирәк. Ул Подольск шәһәрендә урнашкан. Монда, районда гына нәрсә белсеннәр?!
Самат уйга калды. Ул Кәримне, Сәхибулланың язмышына ачыклык кертердәй мәгълүмат алып кайтыр, дип көткән иде.
– Ә менә шулай булырга мөмкинме? Әйтик, сугыш беткәннән соң, частеннан кеше туган якларына исән-имин китә. Ләкин ул ниндидер сәбәпләр аркасында юлда үлә. Берәр фаҗигале хәлгә тап буламы, яисә бандитлар үтерәме – анысы мөһим түгел. Ә аның исән-сау үз частеннан китүе турында район хәрби комиссариатына хәбәр ителәме икән?
– Юктыр, мөгаен.
– Димәк, кеше үлә икән, ул суга төшкән балта кебек юкка чыга.
Кәрим тагын иңнәрен сикерткәләде. Бераздан соң нидер исенә төшергәндәй:
– Ә беләсеңме, комиссариатта стендлар карап йөргәндә, мин нәрсә күрдем? 1944–1947 елларда район хәрби комиссариатында Тирәкле авылы кешесе, майор Заһидуллин Камалетдин исемле кеше комиссар булып торган икән.
– Кызык. Сәхибулланың документлары белән аңлашылмаучанлык килеп чыкса, якташы буларак, бу хакта иң беренче ул чаң кагарга тиеш була түгелме?.. Тавыш-тын булмаган. Димәк…
– Хәбәрсез югалуы турында авылга, әнисенә нинди дә булса белешмә килгәндер, бәлки?..
Самат бу хакта берни дә белми шул. Соравы җавапсыз калгач, Кәрим сүзне икенчегә борды.
– Теге көнне медальон хакында рәтләп аңлаша да алмадык, – дип, сораштыра башлады ул.
«Пләмәше» Рафис медальонны күрсәтмәгән булса, Сәхибулла турында Самат үзе дә мәңге ишетмәгән булыр иде. Аның күңелендә әнә шул медальон шик уятты да инде. Әлеге шикләнүләре хакында дустыннан яшерүне кирәк санамады ул, аңа барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде. Ә тегесе сүз әйтергә ашыкмады, яңадан сигарет алып кабызды, аны тирән итеп суырды. Төтенен өргәч, озак кына эндәшмичә утырды. Бары тик шуннан соң гына:
– Шик уятырлык фактлар болар, – дип куйды.
– Әйе, шундый шик бар күңелдә. Шикләнерлек тагын бер сәбәп бар. Шул урманны чистартучылар гаҗәп табылдыкка очраган.
– Анысы нәрсә тагын?
– Кеше сөякләре тапканнар.
Бу көтелмәгән хәбәр Кәримгә ничегрәк тәэсир итәр дигәндәй, Самат дустына сынаулы караш ташлады. «Бывалый офицер»ның йөзендә, чыннан да, берара гаҗәпләнү хисе чагылып узды. Ләкин бу халәт озакка бармады.
– Тукта-тукта, син теге безнең авылның Сабирҗан сөякләре турында сөйлисең түгелме? Аны да шул делянка чистартканда тапканнар иде бугай?! Кызганыч, мин бу хакта соңрак ишеттем. Югыйсә, закон нигезендә, җинаять эше кузгатылырга тиеш иде. Тик авыл халкы бердәм булып, Сабирҗан сөякләре дип торгач, үзем дә бурычыма хилафлык китердем, эшне зурга җибәрмәдем. Авыл халкының болай да мәшәкатьләре баштан ашкан. Баштарак, сөякләр табылгач, зур сенсация итеп кабул иткәннәр дә, аннан соң кемнеке икәнлеген белгәч, тынычланганнар. Бөтен йолаларына туры китереп гүргә иңдергәннәр. Кабер ташын чиста мәрмәрдән Казанда махсус ясатып алырга булганнар, ди. Нариман үз исәбенә ясата, имеш.
– Нариман? Сәмигулловичмы? Аның ни катнашы бар? Туганы түгелдер бит?
– Туганы түгел дә… Яшь вакытында Сабирҗан озак еллар Нариманның кучеры булып йөргән. Менә шуңадыр, күрәсең. Зиратта сөякләрне гүргә иңдергән вакытта Нариман авыл халкы, туган-тумачасы алдында аны мактап нотык та сөйләп маташкан бугай.
– Бер дә борын тыкмаган җире юк тагын үзенең…
– Хәзер нишләмәкче буласың соң? Алга таба планнарың ничек диюем? Сабирҗанның каберен ачтырып, ягъни эксгумация ясатып, сөякләрне суд-медицина экспертизасына бирергә җыенмыйсындыр бит? – дип, Кәрим бер-бер артлы сораулар яудырды.
Суд-медицина экспертизасына бирү уен-муен эш түгеллеген Самат белә иде. Шулай да:
– Экспертизага бирергә җыенам гына түгел, мин моны эшләргә тиеш. Үлгән кешенең кем икәнлеген төгәл ачыкламаган килеш күмү – зур гөнаһ. Бәлки анда бөтенләй чит кеше сөякләредер. Ә бәлки, чыннан да, Сабирҗанныкыдыр яисә Сәхибулланыкы. Мөмкинлек булганда, моны ачыкларга кирәк, минемчә, – диде егет.
– Сабирҗанның тол хатыны Латыйфаның холкын белмисеңдер шул. Ире дуамал иде, монысы аңа караганда да дуамалрак, дип сөйлиләр аның хакында. Төп йортта калган бердәнбер улы Баһауның да шөрепләре җитеп бетми бугай. Справкасы да бар түгелме икән. Тоже бик дуамал. Шуларны сындыра алуыңа ышанычың бармы соң?
– Сындырырга кирәк, Кәрим дус, сындырырга!
Ничек сындырырга, эшне каян башларга кирәклеген Самат үзе дә тәгаен генә белми иде әле. Шуңа күрә хәзер бу мәсьәләдә сүзне артык куертуны кирәк санамады ул.
(Дәвамы бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.