Бөек Җиңүгә - 80 ел
23 Сентября , 17:55

Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (3)

Юк, монда ниндидер сер бар.

Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (3)Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (3)
Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (3)

* * *

Кәрим хәрби комиссариат бинасының ишегеннән эчкә үтте. Ул үзенә кирәкле кабинетка кергәч, капитан авыр карашын Кәримгә төбәп:

– Ни йомыш? – дип сорап куйды.

Үзе белән таныштырмады. Керүченең кайдан һәм кем икәнлеген сорамады. «Ни йомыш», имеш!

Шулай да, Кәрим үзе белән таныштыруны кирәк санады.

– Район милициясеннән җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе капитан Мусин…

Син дә капитан, мин дә капитан, дәрәҗәләребез бер үк, әйдә, дусларча сөйләшик, дигәнне аңлатмакчы иде ул. Ләкин тегенең бу сүзләргә әллә ни исе китмәде.

– Шуннан, йомышыгыз нидә? – дип кабатлады.

Кәрим сорауны кайдан башларга белмичә торды.

– Миңа Аланлык авылыннан Хәйруллин Сәхибулла турында мәгълүмат кирәк иде…

– Нәрсә, ул бәндәнең берәр җинаятьтә катнашы бармыни?

Кәрим аның шикләрен таратырга тырышып:

– Сәхибулла – сугышта катнашкан кеше. Сугышта хәбәрсез югалган. Мин аның турында архив документларыннан танышырга теләгән идем… Болай гына, – дип сөйләнде.

Капитанның кашлары җыерылды, караңгы чырае тагын да төкселәнде. Аның һәр хәрәкәтеннән, һәрбер сүзеннән үзен аз гына өстенрәк күрсәтергә маташу теләге сизелеп тора иде.

– Болай гына карарга теләгән һәрбер кешегә архив актара алмыйбыз бит без, иптәш капитан.

Бигрәк бәйләнчек бәндә булды бу, дип уйлады Кәрим үзалдына. Аннан соң:

– Туганым ул минем. Туган-тумачаның язмышы белән кызыксынырга ярыйдыр бит, – дип ялганлады.

– Башта ук шулай диләр аны. Ярар, синең өчен, үз итеп кенә «дело»сын эзләп табарбыз. Кем дидең әле?..

– Хәйруллин Сәхибулла Галиуллович! 1921 елда Аланлык авылында туган…

Капитан янәшә бүлмәне аерып торучы стена уртасындагы ишекне ачып:

– Оля, поднимите, пожалуйста, из архива документы на имя Хайруллина Сахибуллы Галиулловича, 1921 года рождения, – дип, кемгәдер күрсәтмә бирде.

Җиде-сигез минут уздымы икән, теге ишек ачылып, аннан сары чәчле бер ханым чыкты да, бер сүз дә эндәшмичә, өстәлгә тышы саргаеп беткән «Дело» куеп, кабат бүлмәгә кереп югалды.

– Тә-ә-әк, Сахибулла… Галиуллович… Монда аның шәхси учет карточкасы сакланырга тиеш… Ягъни фронтка киткәнче исәптә тору белешмәсе…

Капитан «дело» эчендәге иске кәгазьләрне сакланып кына актаргалады, вакыт-вакыт туктап, нәрсәдер укыштырды. Бераздан соң гына башын күтәреп:

– Әйе, монда язылуга караганда, ул хәбәрсез югалган. Тик аның хәбәрсез югалганлыгын нәрсәгә нигезләнеп билгеләгәннәрдер? Әлегә анысын күрмим…

Ул кабат кәгазьләргә иелде.

– Ә кешенең хәбәрсез югалуы нәрсәгә карап билгеләнә соң? – дип сорап куйды Кәрим.

– Сугышчы хезмәт иткән частьтан җибәрелгән рәсми белешмәгә карап, әлбәттә. Сугыш елларында һәм сугыштан соң да, хәбәрсез югалган солдатлар турында туган-тумачаларына яисә ул армиягә алынган хәрби комиссариатка «Извещение»ләр җибәрә торган булганнар…

Капитан «дело» эчендәге документлар арасыннан кечерәк кенә бер кәгазь алып Кәримгә күрсәтте:

– Менә шушындый нәрсә инде ул извещение дигәне. Тик мин Сәхибулла исеменә язылган нәкъ менә шундый документны таба алмыйм. Ул, гадәттә, кешенең шәхси делосына беркетеп куелырга тиеш.

– Ә бәлки кайчан да булса килгәндер дә, аннан соң югалтканнардыр ул документны. Бары тик хәрби комиссар тарафыннан расланган язуы гына калгандыр?

Капитан:

– Андый документлар белән, гадәттә, сак эш итәләр. Югалту кебек нәрсәгә юл куелмый иде, – диде, аннан соң бераз бер ноктага текәлеп утыргач: – Хәер, күктә ни булмас, очсыз-кырыйсыз күк бит ул, дигәндәй, дөньяда ни генә булмас, – дип тә өстәде…

– Ә менә аның кайда, нинди шартларда хәбәрсез югалганлыгын ачыкларга мөмкинме?

– Әлбәттә. Моның өчен Оборона министрлыгының үзәк архивына сорау җибәрергә кирәк. Анда авылдашыгыз турында мәгълүматлар сакланган булырга мөмкин…

– Ә ул архив кайда урнашкан соң?

– Подольск шәһәрендә. Берничә шәһәрдә аның филиаллары да эшли…

Кәримнең хәрби комиссариатта булуы, җавап табудан бигрәк, сорауларны арттырды гына. Чөнки Сәхибулла турында белгән мәгълүматлардан тыш, бернинди яңалык та ишетмәде ул анда. Һәрхәлдә, Самат аннан күбрәк яңалык көтә булса кирәк. Ә монда, әнә, булган документларны да югалтканнар, дип уйлады ул, эш урынына барышлый…

 

* * *

Берничә көннән Самат пләмәше Рафис һәм аның иптәше Сәлим белән «сәпит»кә утырды да, узган ел чистартылган урман делянкасына юл тотты. Ярты сәгатьләп баргач, агач тамырлары тырпаешып яткан җиргә килеп җиттеләр. Кайчандыр шаулап урман үскән урын шәп-шәрә калган. Анда-монда ботак-сатак өемнәре, куптарылган агач тамырлары караеп күренә.

Сәлим:

– Ү-үнә тегендә, теге зур имән төбе янәшәсендә таптым мин ул төймәләрне, – дигәч, «сәпит»ләрен юл читенә аударып калдырдылар да трактор чылбыры белән ерткаланган, агач тамырлары сөйрәгәндә умырылган җирдән имән төбенә юнәлделәр. Килеп җитеп, тамырның арткы ягына чыккач:

– Менә шушыннан таптым, – дип, Сәлим бармагы белән җиргә төртеп күрсәтте. – Төймәле уйнагач, төймәләр дифисит бит. Эреле-ваклы күгәргән төймәләрне кесәгә җыеп салдым да…

– Ничәү иделәр соң?

– Санап тормадым. Ун-унбишләп бар иде бугай.

Шунда Рафис, җиргә иелеп, нидер алды.

– Менә тагын берне таптым, – диде ул, Саматка күгәргән тимер кисәге сузып.

Әйе, бу йолдызлы төймә солдат киеменнән иде.

– Тагын караштырыгыз әле, бүтән әйбер юкмы? Җиңел урман туфрагын актара торгач, тагын ике-өч төймә һәм ниндидер череп таркалган тукыма кисәкләре килеп чыкты. Самат аларны пөхтәләп кенә кулъяулыгына төрде дә кесәсенә салды…

 

22

 

Кайтканда сөйләшмәделәр. Саматның үз уйлары иде. Болай булгач, аның шикләре дөрескә чыга түгелме? Табылган төймәләр, медальон һәм тукыма кисәкләре Сәхибулланыкы булуы көн кебек ачык. Тик сугышта хәбәрсез югалган кешенең кием-салымы каян килеп чыкты икән Аланлыкка? Әллә соң бергә хезмәт иткән полкташы алып кайтты микән? Алай дисәң, солдатның шәхси әйберләрен ул ни өчен агач төбенә күмеп калдырды икән? Әнисенә, һичьюгы авылдашларына тапшыра ала бит югыйсә. Юк, монда ниндидер сер бар. Урман чистарткан кешеләрдән сорарга кирәк булыр. Тагын нәрсәләрдер тапканнардыр, мөгаен.

Самат өйгә кереп тормады. «Сәпит»кә атланып, үзләреннән ике чакрым ераклыктагы Тирәкле авылына юл тотты. «Искра» колхозының үзәге булганлыктан, колхоз идарәсе шушы авылда урнашкан иде. Саматка бу юллар бик таныш. Үзләрендә сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, ике ел Тирәклегә йөреп укыган иде бит.

Самат фермада колхоз рәисе Газыймны очратты. Яшь кенә икән үзе. Итагатьле күренә. Әллә таныш түгел кеше белән генә шулаймы икән? Ничек булса да, беренче карашка уңай тәэсир калдыра. Нариман шикелле дуамал «прит»тән соң «Искра» колхозчылары өчен зур табыштыр бу. Хәер, кем белә, эшли башлаганда алар барысы да бер төсле булалар. Соңыннан, эшнең җаена төшенгәч, дәүләтне дә, халыкны да сыга башлыйлар.

Самат, гозерен сөйләп, Газыймны бимазалыйсы итмәде. Кызу эш вакытында вак-төяк сораулар белән җитәкче кешенең башын катыруны килештермәде. Шуңа күрә, җаен туры китереп, шул тирәдә йөрүче терлекчеләрдән урман делянкасын кемнәр чистартуы турында кызыксынды.

– Урман чистартучыларның бригадиры Хәйри абзый әнә тегендә силос базларын чистарта, – дип, трактор гөрелтесе ишетелеп торган якка күрсәтте бер яшь кенә терлекче.

Хәйри абзый дигәннәре тәбәнәк кенә гәүдәле, төптән юанрак кеше икән. Телгә бик җор булганга, Саматка аның белән әңгәмәгә керү авыр булмады. Чыннан да, делянкада эшләүчеләр сәер табылдыкка очраган икән. Лесхоз бульдозерчысы Иванов, агач төбен чистартканда, ниндидер сөякләр актарып чыгара. Аларга игътибар итмәгән дә булыр иде, ләкин кеше башы сөяге дә килеп чыккач, табылдык янына башка эшчеләрне дә чакыра.

Шушыңа кадәр сабыр гына тыңлап утырган Самат әңгәмәдәшен кабаландыра башлады:

– Шуннан, шуннан, Хәйри абзый, сөякләрне кая куйдыгыз соң?

Хәйри аның кызыксынуына артык исе китмәде сыман:

– Кая куйыйк? Тирәкле зиратына кабер казыдык та шунда күмдек.

– Исеме билгесез кешене шулай күмәргә ярыймы соң?

– Ә исеме билгесез, дип кем әйтте? Шакирҗанов Сабирҗан Нургалиевич булып чыкты ул. Безнең авылда кайчандыр шундый адәм яшәгән иде.

– Ә ул икәнен каян белдегез?

Хәйретдингә үзен шулай кызыксынып тыңлаулары ошады булса кирәк. Ул ашыкмыйча, тагын да иркенләбрәк сөйләргә кереште:

– Какраз шул тирәдән иске балта да табылган иде. Ул гадәти балта гына түгел. Беләсеңме, балтаның түтәсенә, сап кидертә торган урыннан башлап, тимерчыбыктан челтәрле бизәк ясалган. Сөякләр хакында авыл советы рәисенә хәбәр иткән идек. Ул, кеше сөякләренең шулай җир өстендә чәчелеп ятуы килешмәс, тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк булыр, ди. Тирәкле халкы да ишетте сөякләр турында. Шулчакта тимерче Сәләхетдин абзый балтаны танып алган. Бу балта 1952 елда кышкы буранда адашып югалган Сабирҗанныкы, дигән ул. Чөнки балтаны да, аңа бизәкләрне дә тимерче үз кулы белән ясаган. Әлеге балтаны Сәләхетдин колхоз председателе Нариман өчен махсус эшләгән булган. Ә тегесе соңыннан, киң күңеллелек күрсәтеп, аны кучеры Сабирҗанга бүләк иткән. Бизәкле балтаны хәтта Сабирҗанның тол хатыны Латыйфа да, башка авылдашлар да таныган.

– Һәм, шуннан чыгып, сөякләрне Сабирҗан исеме белән гүргә иңдердегезме?

– Әйе, авыл советы рәисе, тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк, дисә дә, авылдашлар, югалган кешенең кем икәнлеге билгеле булгач, нигә аны милициягә хәбәр итеп торырга кирәк, диеп каршы чыкты. Әнә шулай итеп, зиратка алып кайтып күмеп тә куйдык…

 

(Дәвамы бар.)

 

Ясалма фәһем сурәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас