Бөек Җиңүгә - 80 ел
22 Сентября , 14:20

Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (2)

Чебен дулап тәрәзә ватамыни? Артларына ут каба башлагач, Нариманның бөтен нәсел-нәсәбе миңа ташланды. Юк-бар гаепләремне казып чыгардылар, булмаганнарны тактылар да үземне боламыкка батырдылар.

Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (2)Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (2)
Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (2)

* * *

Район үзәгендә озак тоткарланмам, юл уңаеннан башта хәрби комиссариатка, соңыннан РОНОга кереп, тиз генә йомышымны йомышлармын да әйләнеп кайтырмын, дип кузгалган иде авылдан. Тик алдан уйлаганча барып чыкмады. Комиссариатта ул эзләгән кабинетның ишеге йозакта иде. Сораштыргач, Самат аның иртәгә генә эшләячәген белде. Көн саен районга йөгереп булмый ич. Әрәмгә үткән вакыт кызганыч. Әнә шулай, ни уйларга белмичә чыгып барганда, милиция формасындагы кеше белән чак кына маңгайга маңгай бәрелешмичә калды. Ә тегесе Саматка текәлде дә авызын җәеп көлеп җибәрде:

– О, кемне күрәм?! Сколько лет, сколько зим! Самат, син түгелме? Әллә танымыйсың да инде?

Тукта, тукта, классташы, дусты, Тирәкле авылы егете Мусин Кәрим түгелме соң бу? Шул, нәкъ үзе. Урта мәктәпне Тирәкледә бергә тәмамлаганнар иде. Ул чакта үзләрендә сигезьеллык мәктәп кенә булгач, Аланлык балалары күрше авылга йөреп укыды. Алар әнә шунда дуслаштылар. Менә бу очрашу ичмаса!

– Танымам шул, әнә ничек фырт киенгәнсең бит. Кая, кая, погоннарыңа күз салыйк әле? Ух, син – милиция капитаны Мусин Кәрим! Әйбәт яңгырый!

– Гел сержант кына булып йөрер, дип уйлаган идеңме әллә? Милиция мәктәбен тәмамладым да – лейтенант бирделәр. Ә аннан… – Нәрсәсен сөйләп торырга инде аның, дигәндәй, Кәрим кул селтәде. – Үзеңнең хәлләрең ничек соң? Нинди җилләр ташлады?

– Төмән якларыннан кайтып төштем менә. Әлләни мактанырлык нәрсәм юк. Гаилә хәлемә килгәндә, элеккечә холостой.

– Да, малай, еракларга шылгансың безнең кырыс тормыштан. Сине мондагы түрәләр белән «әчеләшеп» киткән булгансың, дип ишеткән идем бер чакны. алар.

– Әчеләшеп кенәме соң?! Минем канга шактый тоз салды алар.

– Хаклыкны эзләп тә таба алмадым, дисең инде. Ишеттем, ишеттем, Нариманнар нәселенә теш күрсәтергә маташканыңны да. Нариман Сәмигулловичның малаен кыңгыр эштә тотып, дәлилләр җыеп йөри башлаганыңны да. Ә шуннан, шуннан нәрсә белән бетте?

– Шуннан шул, чебен дулап тәрәзә ватамыни? Артларына ут каба башлагач, Нариманның бөтен нәсел-нәсәбе миңа ташланды. Юк-бар гаепләремне казып чыгардылар, булмаганнарны тактылар да үземне боламыкка батырдылар.

– Шу-у-улай, Сәминекеләргә без чүп кенә. Аларның тамыр тирәндә. Хәер, Нариман Сәмигуллович та картайды инде хәзер, бичара. Еш авырыштыра…

Сүз Тирәкле авылында яшәп көн күрүче, өч авылны берләштергән (шул исәптән Саматның туган авылы Аланлыкны да) «Искра» колхозының элекке рәисе Зарипов Нариман Сәмигуллович турында бара иде. Усаллыгы белән бөтен тирә авылларга даны таралган бу кеше, сугыш елларында һәм аннан соң колхозны җитәкләп, пенсиягә шактый олыгаеп чыккан иде.

Аның балалары да үзе кебек ертлач булды. Кечеләре Әкрамны исәпләмәгәндә, өч малаеннан икесе зур урыннарда пост били. Берсе хәтта КПССның өлкә комитетына ук оялаган бугай. Бердәнбер кызы Зөләйха – район үзәк больницасында врач. Кече малае Әкрам авылда гына калган. Институтның агрономнар хәзерли торган бүлеген тәмамлап, колхозда әтисе кул астында агроном булып эшләп йөргән дә, Нариман пенсиягә киткәч, аның урынына председатель булып калырга җыенган. Тик кулыннан берни дә килми торган Әкрамны бу эштән тиз читләштергәннәр. Шуңа протест йөзеннән, ул колхозны бөтенләй ташлаган. Тирәкле мәктәбендә укытучы булып эшли икән хәзер. Соңгы вакытларда «яшел елан» белән дә дуслашкан, дип сөйли халык…

– Сәмигуллович үзгәрде, дисең инде алайса?

– Үзгәргәндер димим, холкы һаман шулдыр, анысы. Тик картлык – шатлык түгел инде ул, һәркемгә килә торган нәрсә. Картайгач әллә кая сикерә алмассың!

Әңгәмәнең мондый борылыш алуы Саматның эчен пошыра башлады.

– Дускай, әйдә онытыйк әле мондый күңелсез теманы. Син һаман минем хакта сораштырасың, ә үзеңнең хәлләр ничек соң? Ничек яшисең? Гаиләң, балаларың?..

Кәрим кесәсеннән затлы сигарет алып кабызды, аякларын як-якка җәебрәк, киерелеп утырды да, авызыннан төтен алкалары өреп, һавалы гына сөйләп китте:

– Минем хәлләр ал да гөл. Хатыным, ике балам бар. Ә үзем, күргәнеңчә, район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләр ачу бүлекчәсендә эшлим. Хатыным – больницада шәфкать туташы. Шул Нариманның кызы Зөләйха җитәкләгән терапевт бүлегендә эшли. Сүз уңаеннан әйтим инде, дачабыз да Зөләйханыкы белән янәшә безнең.

– Шу-у-улаймыни?

– Әйтәм бит, хатыным больницада аның кул астында эшли дип. Врачларга бакча өчен җир кишәрлеге бүлеп биргәндә, хатыным да, Зөләйха ярдәме белән, бер участок эләктереп калды. Әнә шулай күршеләр булдык без аның белән.

– Дус яшисездер?

– Ә мин Зөләйханы начар кешегә исәпләмим. Дөрес, бакчасы караулы, дип мактый алмыйм. Ләкин аның вакыт ягы да чамалырак шул. Әз генә буш вакыты булса, ул чәчәкләре янында мәш килә, чәчәкләр үстерергә бик ярата. Аларның иң матурлары аның бакчасында гына.

– Матурлык ярата дисең инде алайса? Чәчәк белән тамак туйдырып булмый бит, кышка яшелчәсе, бәрәңгесе кирәк түгел микәнни?

 – Мин әлеге көнгә кадәр Зөләйха Наримановнаның яшелчәгә интеккәнен хәтерләмим. Кирәк икән, авылдан капчыклап китерәләр.

– Нариман Сәмигуллович йорт өчен бик кайгыртучан кешемени соң шулкадәр? Шәһәрдә яшәүче балаларын да азык-төлек белән тәэмин итеп торгач, диюем?.. Әллә хатыны бик уңганмы?..

– Ул йортта инде күптән, Нариманның икенче хатыны Тәскирә апа үлгәч үк, хатын-кыз булганы юк. Балаларын бертуган сеңлесе карашып үстерде. Ә йорт эшләренә килгәндә, аның өчен Нариман бармакка бармак та тидергәне юк. Ул бит гомере буе кеше хезмәтеннән файдаланды. Олыгайгач та шуны кумакчы була, ахры. Кызу эш вакытларында, бәрәңге утыртканда, алганда, печән өстендә таң тишегеннән иртәнге нәрәдкә колхоз идарәсенә председатель Газыймнан ярдәм сорарга йөгереп килеп җитә, диләр аны.

– Тегесе ярдәм итәдер инде?

– Итмичә нишләсен? Сәмигуллович – республиканың атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре, гомере буе шул колхоз өчен тир түккән кеше, – «тир түккән» дигәч, Кәрим кычкырып көлеп җибәрде. – Алай да, узган кайтканымда Газыйм, гел-гел болай булмый, кешедән оят, башкалар исәбеннән яшәргә, Алланың кашка тәкәсе түгел лә ул; үз балалары, оныклары бар, шулар ярдәм итсен, картлачны кире борып чыгарып җибәргәләргә туры килер моннан соң, дип торган иде.

– Нәрсә, Газыймны әйтәм, яңа председателегезне, читтән килгән кешеме әллә. Сәминекеләрне белеп бетерми бугай? – дип сорап куйды.

– Юк, Газыйм – үзебезнең авыл егете. Молодец, тырыш кеше. Элекке танылган көрәшче. Аннан соң бит, дускай, начарлыкка китсә, Газыймда Нариманны җиңәрлек кенә көч бар. Ул халык белән дә, җитәкчеләр белән дә уртак тел таба белә. Эшен ахырына җиткермичә туктап кала торганнардан түгел…

Саматка бу әңгәмә кызыксыз тоела башлады, һәм ул дустының сүзләрен бүлдерүне кирәк санады.

– Кәрим, беләсеңме ни өчен килдем мин районга?

Кәрим, белмим, дигән мәгънәдә, иңнәрен сикертте.

– Мин бит хәзер дипломлы укытучы, малай. Бу соңгы елларда тик ятмадым, читтән торып булса да пединститут тәмамлап ташладым. Менә туган якка кайтып, берәр авыл мәктәбенә укытучы булып урнашырга иде исәбем. Эш белешергә РОНОга килдем. По пути военкоматка да кереп чыктым әле. Ачыклыйсы нәрсәләр күп. Кешесен туры китерә алмадым. Сиңа зур йомышым бар. Конкретно сиңа түгел иде дә, менә очрагач ярдәм итәрсең, дип уйлыйм.

– Йә, сайра, нинди зур йомыш икән инде ул?

– Хәрби комиссариат архивыннан сугышта югалган авылдашым Сәхибулла Галиулла улы Хәйруллин турында кайбер мәгълүматлар табып булмасмы дигән идем. Гел-гел районга йөреп булмый. Ерак бит. Әгәр мөмкин булса, Хәйруллин турында ул мәгълүматларны син генә барлап, миңа хәбәр итә алмассыңмы?

– Үзең ул авылдашың турында ниләр беләсең соң?

– Ниләр, дип?.. Апамның алтынчы класста укучы малае Рафис иптәшләре белән төймәле уйнаганда сәер әйбер тапкан. Солдат медальоны ул.

– Иә-ә, шуннан…

– Аны ачып карагач, безнең авылда туып-үскән Хәйруллин Сәхибулла атлы кешенеке булып чыкты ул. Ә ул кеше сугышта хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Медальоны ничек төймәләр арасына эләккәндер?.. Мине, беләсеңме, нәрсә шикләндерә, Рафис бу медальонны, Сәлим исемле иптәш малаеның төймәләр янчыгыннан килеп чыкты, димәкче була. Ә ул Сәлим бөтенләй Сәхибулла туганы түгел икән. Мин сораштырып белдем, гомумән, хәзерге вакытта ул кешенең авылда бер туганы да юк. Сугышка киткәнче, Сәхибулла әнисе белән генә яшәгән. Тик әнисе дә, улының хәбәрсез югалу кайгысын күтәрә алмыйча, сугыш тәмамлануга ук вафат булган. Ә Сәлим әлеге медальонны узган ел чистартылган урман делянкасыннан тапкан, ди бугай. Ул иске солдат төймәләре белән бергә булган. Шуларны җыеп алганда, медальон да эләккән булса кирәк…

– Урманда тапкан, дисең инде алай булгач. Кызык! Бәлки, сугыштан соңгы елларда, Сәхибулла җибәргән солдат киемен киеп, берәрсе урманга утын яисә печән әзерләргә баргандыр. Булырга мөмкин бит? Ә медальон шул кием кесәсендә калган булса?..

– Анысын үзем дә уйладым уйлавын. Ни әйтсәң дә, башта яхшысын уйлыйсың…

– Менә шул берәү киемен онытып, йә югалтып калдыргандыр да…

Кәрим, сүзен тәмамлап бетермичә, берара үз уйларына бирелеп, эндәшмичә барды. Буш сүз – юк сүз, дигәндәй, бу очракта, тегеләй булса, болай булса, дип кенә әллә ни майтара алмассың. Дустына эшлекле киңәш кирәк икәнен Кәрим белә иде. Өстәвенә, ул бу эш белән үзе дә кызыксына башлады.

– Син, алай да, белеш әле, Аланлыкта Хәйруллин Сәхибулла белән сугышта бергә булган кешеләр юкмы икән? Бәлки, күрше авыллардан бардыр?

– Үзем дә эшне шуннан башламакчы идем. Тотынырга җеп очы кирәк бит…

– Безнең Тирәкледә дә сугышта катнашучылар күп. Тик менә авылга кайтып, аны белешеп йөрергә вакыт ягы гына таррак.

– Нариман Сәмигулович та сугышта катнашкан кешедер, шулаймы?

Кәрим кулын селтәп читкә карады, йөзен чытып кына:

– Әй, ул, сугышның беренче көннәрендә үк яраланып, авылга кайткан. Дары исен иснәргә дә өлгермәгән. Дөрес, үзе ветераннар исемлегендә иң алда тора, очрашулардан калганы юк бугай, – дип куйды. Аннан: – Аланлыктагы сугыш ветераннары белән күрешеп сөйләшә торсаң да, бәлки, берәр нәрсә ачыкланыр, – дип тә өстәде.

– Ярар, ул ягын мин үзем карармын. Ә хәрби комиссариатка кереп, архивта казыну синең өстә, яме, Кәрим дус.

– Әйткән сүз – аткан ук, мин анысын шушы көннәрдә белешеп, сиңа җиткерермен…

Алар бергәләп ашханәгә керделәр. Соңыннан Кәрим: «Куна кал! Күптән очрашканыбыз юк, кунак итәрмен», – дип кыстаса да, Самат риза булмады. Районга килә калсаң, кергәлә, дип, Кәрим өй адресын язып, дустының кулына тоттырды. Аланлыкка үзем дә бер барып чыгармын әле, дип вәгъдә бирде…

 

Кәрим белән саубуллашкач, Самат туп-туры халык мәгарифе бүлегенә юл алды. Районга килүенең төп сәбәбе дә шунда кереп, үз белгечлеге буенча кайсы авылларга укытучылар кирәклеген белешү иде ләбаса.

Мәгариф бүлеге мөдире Гариф Камалов аннан җиде-сигез яшькә генә өлкәнрәк кеше икән. Самат кергәндә, өстәл өстендәге бер кочак кәгазьне актаргалап, ашыга-ашыга ниндидер саннар чагыштырып утыра иде. Әллә каян күренеп тора: мөдирнең кәефе шәптән түгел. Тик Самат йомышын төшендереп биргәч, Гариф Камаловичның йөзе бердән яктырып китте.

– Бик яхшы, безгә эшкә урнашырга теләп килүчеләргә караганда, китәргә гариза язып керүче укытучылар күбрәк, – диде ул, Саматның эш белешергә килгән дипломлы укытучы икәнлеген белгәч.

Гариф Камалович зәңгәр папка эченнән машинкада басылган бер кәгазь бите алды да, ручка башы белән текст юллары аша йөртеп, әңгәмәне дәвам итте:

– Менә Олы Киртәгә географ кирәк, Ак Чишмәгә… Тирәклегә дә кирәк икән. Монысы инде авылыгызга терәлеп үк тора. Шунда урнаш булмаса, – диде ул.

Самат ризалашты. Ни әйтсәң дә, кайчандыр үзе укыган мәктәп. Туган авылыннан да ерак түгел. Аланлык белән бер авыл советына караган авыл булгач, кешеләрен дә белә.

Бер-ике атнадан приказ алырга килерсең, дип, Гариф Камалович Самат белән бик җылы гына хушлашты. Аны кабул итү бүлмәсенә кадәр озата чыкты да секретарь кызга нидер аңлатты, ә тегесе, өстәл календареның бер битен ертып, кызу-кызу нидер язып куйды…

 

(Дәвамы бар.)

 

Ясалма фәһем сурәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас