Бөек Җиңүгә - 80 ел
21 Сентября , 15:59

Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (1)

Милициягә бар, дип әйтүем түгел. Кәнишне, аннан башка да эш бетмәгән. Аннан соң, ул милициядә йөрүчеләрне халык та яратмый бит. Кулларыннан бер эш тә килмәгән җыен әтрәк-әләм шунда бара…

Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (1)Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (1)
Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (1)

Саматның дистә елдан артык күрмәгән туган авылына кайтуына иң куанганы апасы Сәрвиназ булгандыр, мөгаен. Күрешмәгәннәренә күпме гомер бит! Әйтергә генә ансат: ун ел вакыт сизелми дә узып киткән. Шул еллар эчендә арада йөргән сәлам хатлары гына сагынуны баса аламыни?!

Самат кайтып керүгә берәр сәгать уздымы, юкмы, Сәрвиназ мич тирәсендә кайнаша башлады. Борынны кытыклап, пешкән камыр һәм май исе таралды. Хуҗабикә кунакны хәзинәдә булганы белән, кулыннан килгәнчә сыйларга җыена.

Сәрвиназ, әйтмичә калмагаем, дип курыккандай, сорау арты сорау бирде:

– Син бер баштан кайтып керсәң, ай күрде кояш алды, дигәндәй, икенче баштан чыгып та китәрсең. Уңайсыз булса да сорап куйыйм әле, отпускыга кайтуыңмы, әллә атна-ун көнгә ял гына алдыңмы?

– Бөтенләйгә кайттым, апа, кабат китмәскә, – дип җавап бирде Самат.

Җизнәсе белән апасы аның сүзенә ышанып бетмәде булса кирәк, үзара карашып алдылар. Энеләренең шулай бернинди хәбәрсез генә кайтып төшүе һәм инде «бөтенләйгә кайттым» диюе ышандырырлык түгел иде. Рәфыйк, каенишене сүзләрен аныклауны кирәк санап:

– Алай да, күпмегә кайттың соң? – дип сорап куйды.

– Әйтәм бит, бөтенләйгә, – дип, гади генә җавап бирде Самат. 

– Әгәр чыннан да шулай икән, бик яхшы, – дип, Сәрвиназ да сүзгә кушылды. Гел чит җирләрдә генә йөрергә димәгән!

– Әйе, әйе, өй киң, үзебездә яшәрсең, сыярбыз… Өйләнеп җибәрерсең. Аннан башлы-күзле булгач, үз нигезеңне дә корырсың. Бөтенләйгә кайткансың икән – безгә шатлык кына.

– Монда да эш бетмәгән. Берәр җиргә урнашырсың. Йөкне тартучы булганда, камыт табыла ул. Син, Төмәнгә чыгып киткәнче, кайда эшләгән идең әле?..

Самат уңайсызлана калды. Аның үткән тормышын искә төшерәсе килми иде. Сәбәпләре бар. Апасы да бу халәтен тиз аңлап алды, иркенләп сөйли генә башлаган ирен ярты сүздән туктатырга ашыкты:

– Армиягә киткәнче милициядә йөргән иде бит. Белмәгәнгә салышып утырма инде син дә. Хәзер милиция ягына әйләнеп тә карамас, Алла боерса!

Рәфыйк та сүзен үлчәмичәрәк әйтеп, каенишенең авырткан җиренә кагылуын аңлады булса кирәк, ялгышын төзәтергә ашыкты:

– Болай гына соравым. Милициягә бар, дип әйтүем түгел. Кәнишне, аннан башка да эш бетмәгән. Аннан соң, ул милициядә йөрүчеләрне халык та яратмый бит. Кулларыннан бер эш тә килмәгән җыен әтрәк-әләм шунда бара…

Апасы белән җизнәсенең шулай үзе өчен җан атып сөйләшүләре ошады Саматка. Әнә бит, бөтенләйгә кайттым, дип әйтүе булды, инде эш тә барлый башладылар. Шуңадыр, ул якыннарын тынычландырырга ашыкты:

– Юкка борчылмагыз, минем һөнәрем бар. Шуның буенча эш табармын, дип уйлыйм. Төмәндә тик ятмадым мин. Читтән торып институт тәмамладым. Диплом алдым.

Самат чемоданыннан бер төргәк чыгарды да, аннан зәңгәр тышлы документ алып, җизнәсенә сузды:

– Укытучылыкка укыдым, география белгечлеге буенча…

Җавап көтелмәгәнрәк булды.

– Нәселебездә укытучылар юк иде бит, каян башыңа килеп, шундый профессия сайладың соң?

Самат апасына барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп тормады. Бары тик:

– Шулай туры килде инде, апа. Ләкин мин андый һөнәр сайлавыма тамчы да үкенмим, – дип куйды.

Апасын борчыган тагын бер нәрсә бар икән әле. Ул, җаен туры китереп, шул турыда да сүз катты.

– Самат, утызны тутырдың бит инде, тормыш кору турында уйлап караганың юкмы? Тиңдәшләрең, әнә, күптән башлы-күзле булып, балалар үстерә…

Апасының әлеге сүзләренә Самат ничек дип җавап бирергә дә белмәде. Уйлаштыргалый инде ул турыда. Тик, ничектер, шәхси тормышын җайларга һаман

 

* * *

Саматның авылдагы беренче көннәре, туганнары белән очрашу шатлыгыннан, сиздермичә дә узды. Авыл белән танышкач, үзен хәтерләүче авылдашлары белән бер кат күрешеп сөйләшкәч, ничектер күңеленә җиңел булып калды. Инде иркенләп ял итәргә дә була! Юк, диванга кырын ятып, гәзит-журнал укып яисә йокы симертеп ял итәргә күнекмәгән ул. Апасы белән җизнәсе колхоз эшенә киткәч, йорт тирәсендә вак-төяк эш тапкан булып, кыштыр-мыштыр йөрү – аның өчен менә дигән ял. Арттан куучы, монысын болай, тегесен тегеләй эшлә, дип торучы юк. Кайчак пләмәше Рафис белән гәп куерткан була. Тик анысы бер дә тик утыра торганнардан түгел шул. Беренче көннәрдә генә Самат тирәсендә бөтерелгәләп йөрде дә, хәзер, әнә, гел чыгып таю ягын гына карый. Аланлык малайларының «авторитеты» икән тагын үзе. Малай-шалай хөрмәт итә аны. Бераз гына шүрлиләр дә бугай. Кайчакларда, пләмәшенең шундый «лидер» булуына Самат горурланып та куя. «Төймәле уены»н да башкаларга караганда остарак уйный икән Рафис. «Төймәле» дигәннән… Бала чагында андыйны уйнаганнарын Самат бер дә хәтерләми. Улчакта малайлар «шакылдавыклы», «сугышлы», «чүрәкәле» кебек уеннар белән мавыкты. Хәзер әнә шул киң таралган икән.

Әле беркөнне Самат эшеннән бүленеп карап торды. Пләмәше үзе шикелле унбер-унике яшьлек малай-шалай белән тыкрыкта төймә суга. Алар берсен-берсе бүлешеп кычкырыша, кайвакыт сикереп тора да төрткәләшә үк башлый, минут та үтми, кабат татулаша. Малайлар малайлар шул инде. «Әтәчләнмичә» булдыра алмый алар…

Кем белә, Саматның авылдагы беренче көннәре шулай тыныч кына узып та китәр иде, тик… Барысы да Рафистан, дөресрәге, аның төймәләреннән башланды. Беркөнне пләмәшеннән:

– Энекәш, күпме төймә отып алдың соң әле? – дип сораган иде.

Рафис:

– Бер зур гына янчыкны тутырдым инде, икенчесен башладым менә, – диде дә, шуны раслагандай, янчыктагы төймәләрне җиргә койды.

– Ух син, шайтан, ниндиләре генә юк монда!

Чыннан да, төймәләр бик күп иде. Монда җәйге күлмәкләргә тагыла торганыннан алып, тун, толып төймәләренә кадәр бар. Китекләре, сынганнары, искеләре, яңалары – кыскасы, төймәләр музее, диярсең.

Шунда Саматның күзе төймәләр арасында яткан ниндидер кечкенә сәер әйбергә төште.

– Капсула, – диде ул, аны кулына алып, үзалдына сөйләнгәндәй. – Солдат медальоны.

– Нәстә дисең?

– Солдат медальоны, – дип кабатлады Самат, теге сәер әйберне учына кысып.

Мондый медальонның сугышта һәлак булган солдат шәхесен билгеләү өчен кирәк икәнлеген Самат бик яхшы белә. Берничә ел элек «Поиск» отрядында үзе кебек энтузиаст эзтабарлар белән бергә Брянск өлкәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет солдатларының җирләнмәгән сөякләрен эзләүдә катнашты бит. Хәбәрсез югалган күпме сугышчыларның исемен ачыклады алар! Сугыш вакытында ул өлкәләрдә чолганышта калган совет солдатларын фашистлар батальоны-батальоны белән кырган. Мәетләрне ни теге, ни бу як җирләмәгән. Солдат сөякләре, шул тирәләрдә булган коточкыч мәхшәрнең телсез шаһиты булып, ярты гасыр буе чәчелеп яткан. Хәзер скелетларның кемнеке булуын ачыклау авыр эш, әлбәттә. Ярый да, солдат медальонындагы язу сакланса. Бары тик шулар ярдәмендә генә кемнең кем икәнен белергә була.

Сугыш чорында медальон табель әйберсе буларак һәр солдатка да бирелгән. Баштарак аларны яссы кечкенә тартма рәвешендә калайдан ясаганнар һәм солдатлар аны күкрәкләренә бау белән элеп йөрткән. Кайбер частьларда винтовка ядрәсе гильзасыннан, хәтта агачтан ясалган медальоннар да кулланылган. Аларның эченә солдат турында мәгълүматлар язылган кәгазь салына торган булган. Ләкин мондый медальоннар әйбәт ябылмаганлыктан, эчендәге язулы кәгазь бик тиз яраксыз хәлгә килә һәм андагы язулар танылмый. Шуннан соң әлеге медальоннарны пластмассадан ясый башлаганнар. Аларның эченә солдатның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, хәрби дәрәҗәсе, сугышка кадәр яшәгән урыны, гаиләсенең адресы һәм башка кирәкле мәгълүмат язылган ике данә бланк куелган. Сугыш барышында үлгән солдатларны күмгән вакытта медальон эчендәге бланкның бер данәсен алганнар, ә икенчесен медальонында калдырып, солдат гәүдәсе белән күмәргә тиеш булганнар. Ләкин күпчелек очракта бу таләп үтәлмәгән, һәм күмгәндә медальонны тулысы белән алып, штабка тапшырганнар…

Самат, уйларыннан арынып, Рафиска борылды:

– Бу нәмәстәне каян таптың? – дип сорады.

Рафис капсулага карады да иңнәрен генә сикертте:

– Ә мин аны үзем дә беренче мәртәбә күрәм. Бәлки, янчык төбендә булгандыр? Ә бу янчыкны мин Сәлимнән алган идем. Бөтен төймәләрен оттырып бетерде дә, янчыкка алмашка биш-алты төймә бир әле, дип сорагач, ризалашкан идем. Аларын да оттырды. Бу нәмәстә әнә шул янчык төбендә калган булса гына инде. Абый, ә нәрсәгә соң ул солдат медальоны?

– Әгәр моны ачсак, шул медальонны йөрткән кешенең исем-фамилиясе һәм аның турында мәгълүматлар булырга тиеш… Бу синең дустың Сәлимнең бабасыныкы яисә сугышта катнашкан башка туганыныкыдыр инде?

– Соң, әйдә, ачып карыйбыз!

Капсула эчендәге язуларга зыян китермәс өчен, медальонны махсус лаборатория шартларында гына ачарга кирәклеген Самат бик яхшы белә. Һәрхәлдә, эзтабарлар отряды белән йөргәндә аларны шулай өйрәткәннәр иде. Тик монда ул кагыйдәне үтәп торырлыкмы? Медальонны кабаланмыйча гына ачтылар. Аның эченнән килеп чыккан кәгазьдә язулар бик үк ачык булмаса да, аңлашыла иде.

– Хайруллин Сахибулла Галиуллович, – дип укыды Самат. – Мең тугыз йөз егерме беренче елда туган, безнең авыл кешесе икән…

– Абый, бу Сәлимнең бабасыныкы түгелдер, – дип бүлде Рафис аның сүзен. – Аларның фамилиясе Хәйруллин түгел, ә Шәрифуллин.

– Хәйруллин фамилияле кешеләр дә бар бит авылда. Минем белән бер елгы Нәгыймнең фамилиясе дә Хәйруллин…

– Тагын Рамазан абыйныкы да Хәйруллин.

– Димәк, бу Сәхибулла дигән кеше шуларның кайсысыныңдыр туганы инде, – дип нәтиҗә ясады Самат. – Сугышта алган яраларыннан бик яшьли үлеп  киткәндер, күрәсең. Югыйсә, мин хәтерләр идем андый кешене. Безнең авылда Сәхибулла атлы кеше юк иде бугай.

Шуның белән бу турыда әңгәмә тәмамланган да булыр иде. Тик…

Самат медальонны бурадагы бүрәнә ярыгына кыстырды да ишек алдына ком җәя башлады. Ә Рафис, иске «сәпит»енә атланып, иптәшләре янына чыгып китте. Ләкин ул озак тормады, ярты сәгать үтте микән, борылып та кайтты.

– Абый, абый, – диде ул капкадан керешли. – Хәйруллин Сәхибулла сугышта хәбәрсез югалган икән ул.

– Каян белдең?

– Моннан биш ел элек сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә клуб каршына һәйкәл куйганнар иде. Менә шунда, сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган кешеләрнең фамилияләре бар. Сәхибулла – хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

– Һе, дөрес күрдеңме икән?

– Соң, миңа ышанмасаң, үзең барып кара, әнә. Әле шул һәйкәл янында Хәнифне очратмаган булсам, күрми дә идем.

Самат бүрәнә ярыгына кыстырган медальонны кабат кулына алды. Гаҗәп, кеше үзе хәбәрсез югалган, ә медальоны кайтып төшкән! Аннан, ничек малайлар кулына килеп керде икән соң бу медальон? Югыйсә, мондый әйберләрнең урыны музей кебек кадерле урында булырга тиеш бит.

Рафис, «сәпит»енә утырып, китәргә кузгалганда:

– Менә нәрсә, энекәш, син теге Сәлим дигән малайдан медальонны каян алганын белеш әле! – дип кычкырып калды Самат.

Үзе, энекәшен озаткач, клуб яныннан әйләнеп кайтам, дип, урамга чыккан иде, ике-өч йортны узгач, өй каршындагы утыргычта Шәрәфетдин картны очратты.

Вакыт үзгәртә шул кешене: элек Самат күреп белгән Шәрәфетдин түгел икән инде. Картайган, бетерешкән. Баштарак ул да Саматны танымады булса кирәк. Инде күрешеп, туган-тумачаларның хәлен сораштырып, онытылып беткәндә генә:

– Кем буласың соң әле син, улым? – дип сорап куйды.

Төшендереп биргәч кенә, бик мәгънәле итеп, «ә-ә-ә» дип сузды карт.

Самат, сүз иярә сүз чыгып, Сәхибулла турында сораштырды. Сәбәбен әйтеп маташмады. Хәер, Шәрәфетдин үзе дә кайтарып сорамады. Кәх-кәх йөткергәләгәч, хәтер сандыгын ашыкмыйча гына барлый-барлый сөйләп китте:

– Сәхи?.. Сәхибулланы беләм, ник белмәскә?! Минем чордаш ул. Бергә уйнап үскән идек. Әнисе Сәрбиҗамал апа белән икесе генә яши иде алар. Бүтән туганнары юк иде сыман. Сәрби апа, авыр туфрагы җиңел булсын, бик яшьли китте, бахыр. Сәхибулланы сугыштан көтте-көтте дә, кайтмагач, шул кайгыдан урын өстенә ятып, озак та тормыйча дөнья куйды. Ә Сәхибулла әллә хәбәрсез югалды, әллә Берлинны штурмлаганда үлеп калды инде, билгесез. Югыйсә, сугыш вакытында Сәрбиҗамал апа берөзлексез хат алып торган. Инде фашистларны җиңеп кайтабыз, дигән хәбәре дә килгән иде, ди бугай…

Самат картны бүлдерүне кирәк санады.

– Сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлдә аны хәбәрсез югалганнар исемлегенә язганнар. Бәлки, Сәрби әби шундый хәбәр алгандыр?

– Кем белгән инде, бәлки булгандыр. Әнисе үлде, бүтән туган-тумачасы юк. Эзләтүчесе, барлаучысы булмагач, хәбәрсез югалган, дип язганнардыр, бәлки. Заманы нинди иде бит, заманы-ы! Бер Сәхибулланыкын гынамы соң, ничәмә миллион кешенең тормышын астын өскә китерде ул сугыш дигән нәгъләт.

Шәрәфетдин карт бүтән сөйләшмәде, авыр уйларга чумган килеш утыра бирде. Самат та аның уйларын бүләргә базмады. Әкрен генә саубуллашты да үз юлына кузгалды…

Хәйруллин Сәхибулланың язмышы турында авылдашлардан белешмичә булмас. Бәлки аның белән бергә фронтта йөргәннәр дә бардыр әле, дип уйлады ул.

Өйгә кайткач, табын янында Рафис тагын бер яңалык әйтте.

– Абый, Сәлим теге медальонны үзе дә хәтерләми. Беркөнне урманнан ниндидер иске солдат төймәләре табып алган. Шулар белән бергә эләккән булса гына инде, ди. Узган ел чистартылган урман диләнкесендә икән ул. Сәлим, урынын күрсәтәм, диде. Теләсәң, иртәгә үк барып кайтабыз. «Сәпит» белән – ярты сәгатьлек юл…

Бу төндә Саматның йокысы йокы булмады. Башына төрле уйлар керде. Йоклый алмыйча ятканда, Саматның яшьлек хатирәләре дә яңарды. Армиядән кайткач, район үзәгендә милициядә эшләп йөргән чакларын исенә төшерде. Ул бу хакта тыныч кына уйлый алмый. Туган якларыннан китүгә дә әнә шул сәбәп булды бит. Өскә милиция формасы кигәч, гаделсезлекләргә каршы көрәшермен, дип уйлаган иде. Эш формада гына түгел икән шул. Гомер буе азу ярган, тормышны бары тик үч алу, урлау, мәкерлек белән генә күрә торган бәндәләргә Самат кына каршы тора аламыни?! Шундый берәүнең кыңгыр эшен фаш итмәкче булып йөргән иде дә, барып чыкмады. Ул бәндә дигәненең тамыры тирән булган. Җитмәсә, югарырак урында әшнәләре дә байтак икән. Гаделлек эзләгән җиреннән, Самат үзе чак кына пычракка батмыйча калды. Милиция формасы белән шул вакытта саубуллашты да инде. Хәзер форманы салганына да ун елдан артып китте. Юк, үкенми Самат аңа. Гаделлекне алай гына табып булмый икән лә…

Самат иртән районга – халык мәгарифе бүлегенә барырга җыена иде. Эш белешү өчен инде. Барган-барган военкоматка да сугылып чыгарга кирәк булыр, дип уйлады. Сәхибулланың язмышы турында, бәлки, берәр нәрсә ачыклап булыр? Кеше печән чүмәләсендәге энә түгел бит. Хәбәрсез югалган икән, бәлки полкташларын табып, алар белән элемтәгә кереп, нинди шартларда югалганлыгы ачыкланыр.

 

(Дәвамы бар.)

 

Ясалма фәһем сурәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас