

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ
Бөек Ватан сугышы елларыннан сакланып калган хатлар – тарихның иң кадерле ядкәрләре. Аларда рәсми документларда очрамый торган тере хисләр, сугышның чын йөзе, солдат язмышлары чагыла. Шундый кыйммәтле истәлекләрнең берсе – Бөек Җиңүдән соң, 1945 елның 18 июнендә пулеметчы Гена Хәйруллинның сугышчан дусты Лев Паранскийга язган хаты. Күп еллар үткәч, ул хат АКШның Детройт шәһәрендә яшәгән Лев Паранский тарафыннан туган якларга җибәрелә һәм район газетасында дөнья күрә.
Хатның һәр юлы – фронт тормышының тере елъязмасы. Гена иптәшенә кайнар сәлам юллый, исән калган сугышташларын искә ала. Әмма бу сәламнәр артында зур югалтулар ята. «Безнең иске пулеметчылардан исәннәр бик аз калды», – дип яза ул. Берничә ай эчендә алар каты сугышлар белән биш йөз чакрымлап юл үтәләр. Җиңү шатлыгы әле күңелләрдә булса да, һәр исем артында һәлак булган яки яраланган иптәшләрнең язмышы басып тора.
Хәйруллин сугышчан бүләкләр турында да искә ала. Үзе инде «Батырлык өчен» медале, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән, Ватан сугышы орденына тәкъдим ителгән була. Әмма хаттан аңлашылганча, аның өчен иң мөһиме – бүләкләр түгел, ә сугыштан исән чыгу һәм туган якка кайту өмете.
Солдатның юллары ул вакытта инде Чехословакия, Венгрия һәм Австрия аша үтә. Авыр сугыш көннәреннән соң ул беренче тапкыр тыныч тормышның гади шатлыкларын күрә. «Җиләк-җимешләр өлгергән, безнең Башкортстанда алар аз бит», – дип язуы да фронтовик күңелендәге гадилекне һәм туган якны сагынуны ачык күрсәтә.
Әмма хатның язмышы моның белән генә тәмамланмый. Аңа өстәлгән искәрмәдә тетрәндергеч вакыйга тасвирлана: Австрия, Венгрия һәм Чехословакиядән туган якларына кайтып килүче совет солдатлары төн кунар өчен мәктәпкә урнашкач, Украина бандерачылары тарафыннан атып үтерелә. Бу хәбәр сугыш рәсми рәвештә тәмамланса да, күпләр өчен куркыныч әле бетмәвен искәртә.
Тикшеренүләр нәтиҗәсендә хат авторының чын исеме дә ачыкланды. Ул – Башкортстанның Ярмәкәй районы Абдулкәрим авылында туып үскән гвардия өлкән сержанты Гайнигыйлем Галим улы Хәйруллин. 1943 елда армиягә алына, пулемет ротасы бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. Сугыш тәмамланганнан соң да армиядә калып, 1960 елга кадәр хезмәт итә һәм 3 нче ранг капитаны дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аның бүләкләре арасында «Батырлык өчен» медале, III дәрәҗә Дан ордены, «Венаны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм Ватан сугышы ордены бар.
Бу кечкенә генә фронт хаты – бер солдатның шәхси язмасы гына түгел. Ул бөтен бер буынның кичерешләрен, югалтуларын, җиңү шатлыгын һәм туган якка кайту хыялын үзенә сыйдырган тарихи ядкәр. Мондый хатларны саклау – киләчәк буыннар өчен хәтерне саклау дигән сүз.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.