Кызыл обоз – хезмәт символы

1947 ел. Архив фотосында Кандра (хәзерге Туймазы) районының Мәтәүтамак авылындагы «Кызыл Каран» колхозының иген төягән обозы Кандра станциясендәге әзерләү пунктына юл тота.

Кызыл обоз – хезмәт символыКызыл обоз – хезмәт символы
Кызыл обоз – хезмәт символы

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ

1947 ел. Сугыш тәмамланганга әле ике генә ел узган. Авылларда тормыш акрынлап тыныч юлына кайта башласа да, фронттан әйләнеп кайткан ир-егетләрне дә, сугыш елларында бөтен авырлыкны күтәргән хатын-кызларны да яңадан зур сынаулар көтә. Илне аякка бастыру өчен икмәк кирәк, шуңа күрә һәр бөртек ашлык дәүләт байлыгы булып санала.

Нәкъ шул чорның үзенчәлекле күренешләренең берсе – «кызыл обозлар». Архив фотосында Кандра (хәзерге Туймазы) районының Мәтәүтамак авылындагы «Кызыл Каран» колхозының иген төягән обозы Кандра станциясендәге әзерләү пунктына юл тота. Фотода алгы арбага «Хлеб государству – сверх плана!» дигән шигарь эленгән. Ә дилбегә тоткан ат караучы янәшәсендә гармунчы утыра. Бу очраклы деталь түгел: авыр хезмәт бәйрәм рухы белән үрелеп бара, кешеләрне җыр-моң дәртләндерә.

Игътибар белән карасаң, җайдаклар арасында әле кичә генә фронттан кайткан ир-егетләрне дә чамаларга мөмкин. Сугышта корал тоткан куллар хәзер тыныч хезмәткә күчкән. Кавалериядә хезмәт иткәннәр үзләренә таныш булган атлар белән икмәк озату эшендә катнаша. Бу инде сугыштан соңгы авылның иң матур символларының берсе.

Ул елларда дәүләткә икмәк тапшыру һәр колхоз өчен зур җаваплылык санала. Планны үтәү генә түгел, аны арттырып үтәү дә намус эше итеп кабул ителә. Шуңа күрә обозлар гадәти транспорт түгел, ә бөтен авылның уртак хезмәтен, тырышлыгын күрсәткән тантаналы йөрешкә әверелә. Байраклар күтәрелә, плакатлар языла, кешеләр бәйрәмчә киенә.

Архив фотографиясендә күзгә ташланган тагын бер мөһим деталь – түбән буйлы башкорт атлары. Нәкъ шушы чыдам, талымсыз атлар сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгының төп көче булып хезмәт итә. Алар белән басудан ашлык ташыйлар, чәчү үткәрәләр, кешеләрне һәм йөкләрне йөртәләр.

Бүген мондый фотолар – гади генә тарихи документ түгел. Алар сугыштан соңгы авыл кешеләренең тормышын, хезмәткә мөнәсәбәтен, илне яңадан күтәрүдәге фидакарьлеген саклап калган кадерле истәлекләр. Җиңү фронтта яуланса, тыныч тормышның нигезе нәкъ менә шушы хезмәт батырлары куллары белән салына.

Кандра районында 1947 елда төшерелгән бу кадр безгә бер гади хакыйкатьне искәртә: илнең киләчәге һәрчак хезмәт белән төзелә. Игенле арбалар, гармун моңы, җайдаклар һәм «Дәүләткә – планнан тыш икмәк!» дигән шигарь – болар барысы да сугыштан соңгы чор кешеләренең хезмәткә, Ватанга һәм киләчәккә булган ышанычын чагылдырган тере тарих битләре булып кала.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.

 

Кызыл обоз – хезмәт символы
Кызыл обоз – хезмәт символы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас