

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ
Сугыш тәмамланганнан соңгы елларны күпләр җиңү шатлыгы белән генә бәйләп күз алдына китерә. Әмма авыл кешесе өчен тыныч тормыш яңадан башланган чор иң авыр хезмәт елларының берсе була. Илне аякка бастыру өчен фронттан кайткан солдатлар, сугыш елларында картлар, хатын-кызлар һәм балалар белән иңгә-иң басып эшләгән колхозчылар янәдән басу-кырларга чыга. Бүген архивларда сакланган сирәк фотосурәтләр нәкъ менә шул чорның хезмәт батырлыгын күрсәтә.
1945 елның сентябрендә Бәләбәй районының Тузлыкуш авылындагы Нуриманов исемендәге колхозда төшерелгән фотода электр белән эшләүче суктыргыч янында ашлык суктыру мизгеле сурәтләнгән. Бу чор өчен электрлаштырылган техника куллану авыл хуҗалыгында зур яңалык санала. Фотосурәтнең авторы – Э. Песов, ул хәзер Россия дәүләт кинофотоархивында саклана.
Кадрга игътибар белән караганда, һәркемнең үз вазифасын төгәл үтәве күзгә ташлана. Берәүләр көлтәләрне күтәреп бирә, икенчеләре суктырылган игенне җыя, өченчеләре техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итә. Бу – гадәти хезмәт көне генә түгел, ә сугыштан соң ил икътисадының нигезен торгызу өчен барган зур уртак хезмәтнең бер мизгеле.
Ул елларда һәр бөртек икмәк аеруча кадерле була. Колхозлар дәүләткә икмәк тапшыру планын үтәү белән беррәттән, авыл халкын да икмәк белән тәэмин итәргә тиеш була. Шуңа күрә урып-җыю, ашлык суктыру һәм аны амбарларга урнаштыру эшләре зур җаваплылык белән башкарыла.
Шушы ук елларда Кандра районының «Кызыл Каран» колхозында да хезмәт кайный. Архив документларында колхозчыларның ашлыкны үлчәп амбарга тапшыруы, шулай ук дәүләткә икмәк озатучы «Кызыл обоз» турында кызыклы мәгълүматлар сакланган. Фотосурәтләрдә өч буын игенчеләренең – сугыш ветераннарының, урта буын хезмәтчәннәренең һәм яшьләрнең бергәләп эшләве күренә. Дәүләткә планнан тыш икмәк озатучы обозларны хәтта гармунчы һәм атлы озату төркеме белән юлга чыгару да авыл халкы өчен зур вакыйга булган.
Бу тарихи фотоларның кыйммәте аларның документаль булуында гына түгел. Алар аша без җиңүдән соңгы авылның чын йөзен күрәбез: фронттан кайткан солдатлар яңадан тыныч хезмәткә керешә, тыл батырлары эшләрен дәвам итә, яшьләр өлкәннәрдән хезмәт мәктәбе ала. Илнең икътисадый яңарышы нәкъ менә шушы кешеләрнең кул көче, сабырлыгы һәм җаваплылыгы белән башлана.
Бүген, дистәләрчә еллар үткәч, архивлардагы бу фотолар безгә бер гади хакыйкатьне искәртә: Җиңүне яулаучылар илне яңадан күтәрү батырлыгын да күрсәтте. Ә һәр сугылган көлтә, һәр амбарга салынган капчык, һәр дәүләткә озатылган икмәк обозы шул зур хезмәт эпопеясының аерылгысыз өлеше булып тарихка кереп калды.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.