

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ
Россия дәүләт кинофотоархивында сакланган фотода Башкорт АССРының Туймазы районы Октябрьск хәрби-укыту пунктында «Всеобуч» сугышчыларының ут әзерлеге буенча дәүләт сынавы күрсәтелгән. 1945 елда төшерелгән бу кадрда яшь егет Василий Феоктистов район комиссиясе алдында кулындагы РГД-33 гранатасының төзелешен, тактик-техник үзенчәлекләрен һәм аны сугышта куллану тәртибен аңлата. Имтихан нәтиҗәсе дә озак көттерми – «бик яхшы». Комиссия карары бер генә: «Кызыл Армия сафларында хезмәт итәргә әзер!»
Беренче карашка, бу – гадәти генә имтихан фотосы. Әмма аның һәр детале үз чорының рухын чагылдыра. Стенадагы кызыл тукымага язылган: «Техника, аны үзләштергән кешеләр кулында, могҗизалар тудырырга тиеш» дигән сүзләр ул еллардагы төп таләпне искәртә. Янәшәдә – «Кул гранаталары» плакаты. Өстәл артында – җитди комиссия. Ә алар каршында басып торучы егетнең тыныч кына җавап бирүе, бәлки, иртәгә үк фронтка китәчәген аңлаудан килгән сабырлык булгандыр.
Фотода кулга алынган РГД-33 гранатасы ул чордагы иң киң таралган кул гранаталарының берсе була. Ул һөҗүм вакытында да, оборонада да кулланыла, хәтта танкларга каршы көрәш өчен дә файдалану ысуллары хәрби уставларда тасвирлана. Шунлыктан һәр призывник аның мөмкинлекләрен генә түгел, куркынычсыз эш итү тәртибен дә камил белергә тиеш була.
«Всеобуч» – «гомуми хәрби укыту» системасы – сугыш елларында илнең иң әһәмиятле мәктәпләренең берсенә әверелә. Анда меңләгән авыл егете винтовкадан атарга, граната ыргытырга, сапер эшенә, тактика нигезләренә өйрәнә. Күпләр өчен бу дәресләр фронттагы беренче һәм иң мөһим тормыш мәктәбенә әйләнә.
Архив фотосының кадрында исеме генә билгеле булган Василий Феоктистов кына түгел. Анда бөтен бер буынның йөзе чагыла. Аларның кайберләре Җиңү көнен Берлинда каршы алган, кайберләре туган авылларына орден-медальләр белән кайткан, ә кайберләренең исеме туганнар каберлекләренә уеп язылган.
Шушы бер мизгелне саклап калган фотография бүген безгә тылдагы хезмәтнең дә, фронттагы батырлык кебек үк, Җиңүгә илткән юл булуын искәртә. Кайчак бер архив фотосы йөзләгән бит документ әйтә алмаганны сөйли ала.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.