Сугышта үтерелгән һәм ике тапкыр җирләнгән

Орлов өлкәсендәге туганнар каберлегендә исеме мәңгеләштерелгән Кандракүл егете озак еллар үзенең «кабере» барлыгын да белмичә яшәгән.

Сугышта үтерелгән һәм ике тапкыр җирләнгәнСугышта үтерелгән һәм ике тапкыр җирләнгән
Сугышта үтерелгән һәм ике тапкыр җирләнгән

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ

Бөек Ватан сугышы тарихында гаҗәеп язмышлар аз түгел. Аларның кайберләре архив документлары белән генә түгел, кешеләр хәтере аша да безнең көннәргә килеп җитә. Шундый язмышларның берсе – Кандракүл авылында туып-үскән Фахразетдин Талха улы Талхинныкы.

Фахразетдин Талхин 1916 елның 25 мартында Бәләбәй өязенең Чокадытамак волосте Кандракүл авылында дөньяга килә. 1939 елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Башта 108 нче кавалерия полкында хезмәт итә, ә Бөек Ватан сугышы башлангач, 97 нче укчы дивизиянең 69 нчы укчы полкында патроннар ташучы булып сугыша.

1943 елның 19 июлендә Орлов өлкәсенең Болхов районы Ряплово авылы өчен барган аяусыз бәрелешләрдә ул каты яралана һәм аңын югалта. Сугыш кырында хәрәкәтсез яткан солдатны һәлак булганнар исемлегенә кертәләр. Күп тә үтми, Кандракүл авылындагы әнисенә «кара кәгазь» килә. Шул ук вакытта Фахразетдин Талхинның исеме 97 нче укчы дивизиянең кире кайтарылмас югалтулары турындагы донесениегә дә языла.

Еллар үткәч, Репнино авылындагы туганнар каберлегендә аның исеме мемориаль плитәгә уеп куела. Бүген дә ул анда 342 нче номер астында теркәлгән. Документлар буенча Фахразетдин Талха улы Репнино авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгән 664 яугирнең берсе булып санала.

Ләкин архив кәгазьләре сөйләгән тарихның дәвамы бөтенләй башкача була.

Сугыш бетәргә күп калмаган көннәрдә һәлак булганнарны җирләүче махсус команда сугыш кырын караганда, Фахразетдинның исән булуын күреп ала. Авыр яраланган солдатны хәрби госпитальгә озаталар. Берничә ай дәваланганнан соң ул инвалидлык белән демобилизацияләнеп туган авылына кайта.

Шулай итеп, рәсми документлар буенча һәлак булган һәм җирләнгән солдат, чынлыкта, Җиңүне каршы алып, тыныч хезмәткә керешә.

1945 елда Фахразетдин Талха улы Миңлеҗиһан Габделкәрим кызы белән гаилә кора. Гомер буе «Кызыл балыкчы», соңрак «Большевик» колхозында намус белән хезмәт итә. Гаиләдә ун бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Талхиннар нәселен 19 онык, 23 оныкчык һәм инде оныкчыкның да балалары дәвам итә.

Кызыклысы шунда: Фахразетдин ага үзе Орлов өлкәсендәге туганнар каберлегендә исеме мәңгеләштерелгәнен, хәтта үзенең «кабере» барлыгын да белмичә яши.

Бу тарихка яңа сулыш биргән кешеләрнең берсе – Орлов өлкәсенең Репнино авылындагы китапханәче Татьяна Ермакова. Ул күп еллар дәвамында туганнар каберлеген карап, тәртиптә тота, мемориаль плитәләрне чистарта. Аның игелекле хезмәте нәтиҗәсендә Кандракүл егетенең исеме дә онытылмый.

Талхин Фахразетдин Талха улының язмышы – сугышның никадәр аяусыз һәм бер үк вакытта кеше гомеренең никадәр могҗизалы булуын раслаучы сирәк очракларның берсе. Архив документларында ул ике тапкыр «җирләнгән» солдат булып кала: башта һәлак булган дип теркәлә, аннары туганнар каберлегенә исеме языла. Әмма чынлыкта ул исән калып, тыныч тормышта зур гаилә корып, лаеклы гомер кичерә.

Бүген аның тарихы – бер гаиләнең генә түгел, ә бөтен буынның хәтере. Ул архив кәгазьләрендә дә, Орлов җирендәге мемориалда да, иң мөһиме – балалары һәм оныклары күңелендә дә яши.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.

 

Сугышта үтерелгән һәм ике тапкыр җирләнгән
Сугышта үтерелгән һәм ике тапкыр җирләнгән
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас