

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ
1942 елның көзе. Азнагол авылындагы Харисовлар йортына почтальон авыр хәбәр алып килә. Кулындагы рәсми кәгазьдә берничә генә юл:
«Сезнең улыгыз, кызылармияче Шамиль Хәйдәр улы Харисов, 1942 елның 19 августында Социалистик Ватан өчен барган сугышта батырларча һәлак булды...»
Шундый хәбәрдән соң нинди ана йөрәге түзсен инде? Ул көнне Хәйдәр улының исәнлегенә булган соңгы өмет тә өзелгәндер, мөгаен. Авыл халкы да аны һәлак булган дип кабул итә. Соңрак аның исеме Новгород өлкәсенең Давыдово авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгән сугышчылар исемлегенә дә кертелә. Архив документларында да ул һәлак булган дип теркәлә.
Ләкин сугыш елларында мондый ялгышлар сирәк булмый. Шамил Харисов исән кала. Авыр яраланып госпитальгә эләккән сугышчы терелү белән яңадан фронтка кайта һәм Җиңү көненә кадәр кулына коралын төшерми.
Ак билетны ертып фронтка китә
Шамил Харисов 1922 елның 10 ноябрендә Туймазы районының Аднагол авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганда табиблар сәламәтлеге буенча аны армия хезмәтенә яраксыз дип таба һәм «ак билет» бирәләр. Ләкин егетнең үз карары була.
Өенә кайтып, әнисе белән киңәшләшкәч, ул ак билетын ертып ташлый һәм үз теләге белән фронтка китә. Бу адым аның бөтен язмышын билгели.
Башта ул Ленинград фронтында сугыша. Камалыштагы шәһәрне саклауда, атаклы «Тормыш юлы»н яклауда катнаша. Шунда беренче тапкыр яралана.
Госпитальдә аны 75 нче Белград укчы корпусы артиллериясе разведкасы начальнигы подполковник Гаврилов күреп ала. Бомба астында бөтен гаиләсен югалткан офицер яшь егеткә үз улына карагандай мөнәсәбәт күрсәтә. Шамилне разведкага ала. Егет сугыш беткәнче шул бүлектә хезмәт итә.
«Туры наводка белән ут ачарга!»
Еллар үткәч, ветеран үзе дә сугыш хатирәләрен еш искә ала.
– Бу хәл Иске Русса янында булды, – дип сөйли торган була ул. – Кич җиткәч, немецлар землянкасына якынлаштым. Икесе утын кисә, калганнары эчтә иде. Үземдә өч граната белән биш патронлы винтовка. Бер гранатаны тыштагы икесенә, икесен землянкага ташладым...
Шартлаулар яңгырый. Әмма үзебезнекеләргә кире чыкканда немец снайперы аның җилкәсенә ата. Шулай да разведчик исән кала. Бу батырлыгы өчен ул «Хәрби хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә.
Ә менә Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителүе бөтенләй икенче вакыйга белән бәйле.
1945 елның феврале. Будапешт өчен барган каты сугышлар. Немецлар чолганышны өзеп чыгарга омтыла. Командир күзәтү пунктыннан вакытлыча китеп тора. Нәкъ шул мизгелдә кыр телефоны шалтырый.
– Командир, немецлар бәреп чыкты! Нишләргә?
Берничә секунд эчендә карар кабул итәргә кирәк була.
– Туры наводка белән ут ачарга!
Бу боерык хәлиткеч булып чыга. Артиллеристлар дошманга турыдан-туры ут ача. Немецлар туктатыла, ә бераздан ярдәм килеп җитә. Исән калганнары әсирлеккә төшә.
Архивтагы бүләкләү кәгазендә дә Шамил Харисовның дошман тылына ике тапкыр чыгып, кыйммәтле разведмәгълүмат алып кайтуы, батырлыгы һәм тәвәккәллеге аерым билгеләнә. Шуның өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Дүрт яра, алты дәүләт бүләге
Сугыш елларында Шамил Харисов дүрт тапкыр яралана. Ике тапкыр – җиңел, уң һәм сул җилкәсенә. Ике тапкыр – авыр, уң аягы белән күкрәгенә.
Ләкин һәр юлы госпитальдән соң яңадан үз частена кайта.
1946 елның маена кадәр Австриядә хезмәт итә, сугыштан соңгы чистарту операцияләрендә катнаша. Аннары гына туган авылына әйләнеп кайта. Анда аны картайган әнисе, дүрт энесе-сеңлесе һәм бөтен сугыш еллары буе көткән сөйгәне Хәерниса каршы ала. Яшьләр өйләнешеп, озын һәм матур тормыш юлы үтәләр.
Әтисенең язмышы да фаҗигале була
Бу гаиләгә сугыш аеруча зур сынау әзерләгән була.
1942 елның гыйнварында Шамилнең әтисе – Хәйдәр Харис улы да фронтка алына. Беренче бөтендөнья сугышын узган тәҗрибәле солдат яңадан кулына корал ала. Ләкин аңа туган авылына әйләнеп кайту насыйп булмый.
1942 елның апрелендә ул батырларча һәлак була. Шулай итеп, ана иңенә берьюлы бөтен гаилә йөге төшә. Әмма ул балаларын аякка бастыра, колхоз умартачысы булып эшләп, аларны ачлыктан саклап кала.
Документлар да, язмыш та сакланган
Бүген архив документлары гаҗәп бер тарихны саклый.
Бер документта Шамил Харисовның һәлак булуы турында рәсми хәбәр бар.
Икенчесендә – аның исеме туганнар каберлегендә җирләнгәннәр исемлегенә кертелгән.
Өченчесендә – Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү кәгазе.
Дүртенчесендә – батырлыгы өчен чыгарылган приказ.
Бу кәгазьләрнең һәркайсы сугыш елларының никадәр буталчык, никадәр фаҗигале булуын искәртә. Бер үк кеше бер үк вакытта архив өчен «һәлак булган», ә чынбарлыкта дошманга каршы көрәшен дәвам иткән.
Шамил Хәйдәр улы Харисов 1997 елда, җитмеш биш яшендә, вафат була.
Әмма аның язмышы – меңләгән фронтовиклар язмышының символы. Җиңү безгә җиңел килмәгән. Ул кайчак «үлгән» дип саналган, әмма яңадан сафка басып, Ватан өчен көрәшен дәвам иткән кешеләр батырлыгы бәрабәренә яуланган.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның әдәби эшкәртүендә.