

1990 еллар азагы – 2000 еллар башындагы Чечен сугышы фаҗигасына багышланган бу бәетне Башкортстанның Балтач районы Көнтүгеш авылында китапханә мөдире Асия МОСТАФИНАдан “Балтач таңнары” гәзите хезмәткәре Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алган. Кереш сүздә: “Бу бәет Чечня җирендәге канлы бәрелешләрдә башын салган авылдашыбыз Фирдәвис Галихан улы Бәләгытдиновның истәлегенә багышланган”, – дип әйтелә. Әлеге бәет “Татар халык иҗаты” 25-томлыгының әле яңа Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән 14 нче – “Бәетләр” томында басылып чыкты. Кара: Татар халык иҗаты: 25 томда. Т. 14: Бәетләр: Тарихи бәетләр / томны төзүче, текстларны, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче, кереш мәкалә авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2026. – Б. 304–305.
Фирдәвис бәете
Кышкы салкын көннәрдә,
Ике меңенче елларда,
Гомеремне кистеләр
Утызынчы гыйнварда.
Усал снайпер кулларында
Автомат „тел”гә килде;
Ул атудан яраландым,
Тәннәрем телгәләнде.
Чечен иленә киткән чакта,
Үләсемне белмәдем;
Әҗәл җитеп, үлеп киттем –
Туганнарны күрмәдем.
Кичен җырлап йөри идем
Көнтүгеш авылында,
Гомеремне кистеләр шул
Грозный давылында.
Уйнап үскән авылым,
Печән чапкан җирләрем,
Үзем үлдем, күкрәп калды
Туган-үскән илләрем.
Әнкәй, ашың пешеп җиткәч,
Балаларың җыелыр;
Алар булып, мин булмагач,
Кайнар яшең коелыр.
Зиратларда сайрап торган
Мин яраткан кош булыр;
Чәй эчәргә утырырсыз,
Минем урыным буш булыр.
Машиналар кызу бара,
Төягәннәр ташкүмер.
Егерме сигез яшькә җиткәч,
Әрәм булды яшь гомер.
Сөйгән кызым, урамнарда
Сулап йөр, син, саф һава;
Төрле чакларым булгандыр,
Бәхиллә, кыен булса да.
Май бәйрәме, Сабантуйга
Кайтырмын, дигән идем, –
Челпәрмә килделәр шул
Уй-хыялларым минем.
Грозныйны яулаганда
Бик каты яраландым,
Хәрби госпитальләрдә
Соң сулышымны алдым.
Табутым кайтты авылга
Кырык җиде көннән генә.
Ходай ярдәм бирә күрсен
Мине үстергән әнигә.
Альберт энем, синең белән
Бергә китәргә йөрдем;
Ярый әле, син бармадың,
Калуыңны хуп күрдең.
Сабан туе көннәрендә
Җыелыр халык бәйрәмгә.
Дуслар, мине искә алың,
Җыелышкан мәлләрдә.
Шамил, Рөстәм, Илүсә,
Онытмагыз мине дә –
Ак бәхетләр теләп калам,
Сабакташларым, сезгә.
Ах, дусларым, түзегез,
Түкмәгез яшегезне,
Инде мәңге күрә алмассыз
Якын иптәшегезне.
Альберт, Салават, әткәй, әнкәй,
Йөзләремне күрегез,
Мин үлгәнгә борчылмагыз,
Матур тормыш корыгыз.
Уралып-уралып ага шул,
Мата елга сулары.
Гомерлеккә калды миннән
Көнтүгеш басулары.
Миннән калган киемнәрне,
Туганнарым кисеннәр,
“Илдәге тынычлык өчен
Корбан булды”, – дисеннәр.
Көнтүгешнең урамнары
Ике яктан канаулы,
Сугыш афәтен чыгарганның
Көне булсын санаулы.
***
Кыр казлары йөзеп йөри,
Төнбоеклы күлләрдә.
Көнтүгешне кайгы басты
Фирдәвис үлгән көннәрдә.
Клубларда, бөтен җирдә,
Калды эшләрең синең;
Алтын куллы авылдашым,
Оҗмахта урының синең.
Кояш ныграк балкый иде,
Син урам йөргән чакта.
Мәңге оныта алмабыз,
Без сине югалтсак та.
Зәкия апа, Галихан абый,
Кайгыгыз күтәргесез,
Ярагызны кузгатканга,
Гафу итә күрегез.
Фото Аида ХӘЙРТДИНОВАның “ВКонтакте”дагы битеннән.