Хәмзә бәете

1979–1988 еллардагы Әфган сугышына багышланган бу бәет Башкортстанның Караидел районы Абуталип авылында туып үскән язучы һәм журналист Заһит МУРСИЕВ Илдус ФАЗЛЕТДИНОВка тапшырган дәфтәрдән. Бәеткә түбәндәге аңлатма китерелә: “Хәмзә Нәҗип улы Исламов Караидел районының Тайкаш авылында 1960 елның 16 февралендә туган.  1975 елны Хәмзә Тайкаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Уфа урман техникумына укырга керә. 1979 елда диплом алып чыга һәм армиягә алына. Гвардия рядовое Исламов Хәмзә сугышчан задание үтәгәндә, туган илгә тугрылык, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, 1980 елның 9 гыйнварында һәлак була. Башына дошман пулясы тиюдән үлә. Кабере  – Тайкаш авылында.  Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Бәетнең авторы Байкыбаш авылыннан Мәүзинә Хаматҗан кызы Сәетова. 1981елның 21 март көнендә язылган”.

Хәмзә бәетеХәмзә бәете
Хәмзә бәете

1979–1988 еллардагы Әфган сугышына багышланган бу бәет Башкортстанның Караидел районы Абуталип авылында туып үскән язучы һәм журналист Заһит МУРСИЕВ Илдус ФАЗЛЕТДИНОВка тапшырган дәфтәрдән. Бәеткә түбәндәге аңлатма китерелә: “Хәмзә Нәҗип улы Исламов Караидел районының Тайкаш авылында 1960 елның 16 февралендә туган.  1975 елны Хәмзә Тайкаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Уфа урман техникумына укырга керә. 1979 елда диплом алып чыга һәм армиягә алына. Гвардия рядовое Исламов Хәмзә сугышчан задание үтәгәндә, туган илгә тугрылык, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, 1980 елның 9 гыйнварында һәлак була. Башына дошман пулясы тиюдән үлә. Кабере  – Тайкаш авылында.  Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Бәетнең авторы Байкыбаш авылыннан Мәүзинә Хаматҗан кызы Сәетова. 1981елның 21 март көнендә язылган”.

Хәмзә бәете

Сары күлнең уртасында кыр үрдәкләре йөзә;

“Сау бул!” дигән сүзләрегез йөрәкләремне өзә.

Чишмәләрдән су алганда чишмә суы комлана;

Чит илләрдә ялгыз башым сезне уйлап моңлана.

Карлы яңгыр яуган чакта булмый төнне уздырып;

Очып барган самолеттан бомба ява сызгырып.

Зәңгәр күктә ракетаның сузылып кала төтене;

Яннарыңда туп ярылгач, калмый кешенең бөтене.

Кайсысының кулы өзек, кайсы ята аяксыз;

Монда кеше чутсыз үлә, үлем безгә аяусыз.

Әнкәй, биргән тәңкәләрең түш кесәмдә сакладым;

“Туган илне якла” дигән сүзләреңне акладым.

Әфганистан җирләрендә пешә поход ашлары;

Ниләр генә күрмәделәр мескен солдат башлары.

Өстемә кигән шинельне буәт ясап бәйләдем;

Башларыма пуля тигәч, өч мәртәбә әйләндем.

Әфганистан тауларында дошман бигрәк хәйләле;

Яралардан кан акканда Альберт килеп бәйләде.

Флаг элгән машинага утырып киттем инде;

Кирәкмәгән сәер сугыш башыма җитте инде.

Казлар кагынган чагында мамыкларын җил алды;

Яшьли сөйгән мәхәббәтем зар елап ялгыз калды.

Сөйгәнемнең кулъяулыгын сакладым түш кесәмдә;

Күкрәгемә салып куең кара гүргә кергәндә.

Дошманнарга яуга барган иң беренче мин булдым;

Туганнарым арасында гомерсезе мин булдым.

Әнекәем, чәчләреңне тарадың, үрәлмәдең;

Табутның тар тәрәзеннән карадың, күрәлмәдең.

Зират капкасын кергәч тә карадым уң ягыма;

Тиз көннәрдә хәл белергә килең кабрем янына.

Алсу була, моңсу була яз аенда таң ату;

Әҗәлләрдән авыр булды яшьли гүрләрдә яту.

Әнекәем, аш пешерсәң, өстен тигезләп капла;

Янма, көймә, еламачы, әнкәй, үзеңне сакла.

Аллы-гөлле чәчкә ата мәк түтәлләре бездә;

Их!  Дусларым, ихлас  әйтәм, васыятем шул сезгә:

Сирен чәчкәләрен өзгәч, аны суга салырсыз.

Эх, дусларым, җыелышкач, мине искә алыгыз.

Өстемдәге костюмымның якаларын уегыз.

Баш очыма һәйкәл ясап, карточкамны куегыз.

Фото Заһит МУРСИЕВның “ВКонтакте”дагы битеннән.

 

Хәмзә бәете
Хәмзә бәете
Хәмзә бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас