

Башкортстанның Караидел районы Яугилде авылында Динат Хәсәновтан (1943 елгы) Заһит Мурсиев язып алган әлеге риваять “Татар халык иҗаты” 25-томлыгының әле яңа Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән 13 нче – “Риваятьләр һәм легендалар” томында басылып чыкты. Кара: Татар халык иҗаты: 25 томда. Т. 13: Риваятьләр һәм легендалар: Тарихи риваятьләр һәм легендалар / томны төзүче, текстларны, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче, кереш мәкалә авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2026. – Б. 270–271.
Кызыллар хәйләсе
Гражданнар сугышы вакытында кызыллар Яугилде авылына килеп җитә. Авыл калкулыкта урнашкан, үзәк урамда акларның батареясы тора, Торна*, Дәвеш* юнәлешләрендә траншеялар казылган, пулеметлары да бар. Ак офицерлар үзара сөйләшә: “Бу чабаталы өер җыен исәр ахыры, соң, безнең дүрт туп бер залп бирсә, җыенысы он-талкан булып күккә очачак бит, кая керергә тишек тә тапмаячаклар” – диләр. Тик кызылларның үз ниятләре, ничек алырга соң бу Яугилдене, дип уйлый алар.
“Кирәк тирәкне ега”, ди, уйлап табалар бит. Өч солдатны хатын-кыз итеп киендерәләр, ике пулеметны сүтеп, чүпрәккә төреп, кулларына тоттыралар, янәсе бала күтәргәннәр. Ләкин болай ошамый, өч хатынның өчесе дә күкрәк балалы, ничектер килешми. Шуннан кашевар булып хезмәт иткән кечкенә буйлы мари кешесен чакырып алалар, аны инде үсмер кыз кыяфәтенә кертәләр. Барысы да әзер булгач, болар урманга кереп китә, авылны ерактан урап узып, Байкыбаш* ягыннан килеп чыгалар. Таудан авыл уч төбендәге кебек, киң урамда дүрт пушка тезелеп тора, өч казак дозор булып Аскын* юлында йөри, ә бу якта бернинди каравыл юк. Шулай ашыкмый гына урманнан кайтучы “хатыннар” авылга килеп керә, икесе янгын каланчасына үрмәли, икесе мәчет манарасына менә.
Кызыллар һөҗүмгә ташлангач, ике пулемет акларның артларыннан ут ача, ә аларның урам уртасында торган туплары бер генә мәртәбә дә аталмый кала. Колчакчыларның оборонасы өзелә, алар икегә бүленеп кача башлыйлар. Кызыллар ташкын булып алга ябырыла һәм, аз югалтулар белән, авылга керә. Пулеметлар, дүрт пушка алар кулына күчә. Яугилде авылына совет власте менә шулай килә.
* Торна, Дәвеш, Байкыбаш – Башкортстанның Караидел районындагы авыллар.
* Аскын – Башкортстанның Аскын районы үзәге.