Санир солдат бәете

1979–1988 еллардагы Әфган сугышы фаҗигасен ачып салган бу бәет Башкортстанның Караидел районы Абуталип авылында туып үскән язучы һәм журналист Заһит МУРСИЕВ Илдус ФАЗЛЕТДИНОВка тапшырган дәфтәрдән.

Санир солдат бәетеСанир солдат бәете
Санир солдат бәете

1979–1988 еллардагы Әфган сугышы фаҗигасен ачып салган бу бәет Башкортстанның Караидел районы Абуталип авылында туып үскән язучы һәм журналист Заһит МУРСИЕВ Илдус ФАЗЛЕТДИНОВка тапшырган дәфтәрдән. Бәеткә түбәндәге аңлатма китерелә: “Хәлимуллин Санир Галиулла улы 1966 елның 12 мартында Яугилде авылында туа. 1973 елда бәләкәй генә, тыныч холыклы малай беренче класска укырга керә. Ул кечкенәдән машина, тракторлар тирәсендә булыша. Эшсөяр була, әти-әнисенә йорт мәшәкатьләрендә бик теләп ярдәм итә. Бераз оялчан, аз сүзле була. Ләкин иптәшләре аны хөрмәт итә, якын күрәләр. Санир үзе дә кешеләргә ярдәмчел булуы белән аерылып тора.

1983 елда егет Аскын автомәктәбенә укырга керә. Бер елдан Совет Армиясе сафларына алына. 1984 елның салкын ноябрендә Хәлимуллин хезмәт иткән частьны Әфган җиренә ташлыйлар. Герат һәм Фәрйәб провинцияләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, сугыш вакытында кыюлык һәм тапкырлык күрсәтә. 1986 елның ноябрь аенда Санир Хәлимуллин идарә иткән хәрби машина минага эләгеп шартлый. Егет һәлак була. Авылдашлары аны кадерләп Яугилде зиратында җирли. Санир үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены һәм “Интернационалист сугышчы” медале белән бүләкләнә. Яугилде авылында бер урам Санир исемен йөртә.

Бәет 1989 елда язылган. Авторы 1942 елда туган “Хәниф абый”. Санирның апасы Мөнзилә Чиләбедә дәваханәдә ята, шунда Хәниф белән танышалар, ул Чиләбе Мәдәният сараенда сценарийлар язучы булып эшли. Тумышы Караидел районы Байкыбаш авылы булырга тиеш”.

Әлеге бәет “Татар халык иҗаты” 25-томлыгының әле яңа Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән 14 нче – “Бәетләр” томында басылып чыкты. Кара: Татар халык иҗаты: 25 томда. Т. 14: Бәетләр: Тарихи бәетләр / томны төзүче, текстларны, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче, кереш мәкалә авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2026. – Б. 300–302.

Санир солдат бәете

Бисмиллаһи вә билләһи, җиткән Корбан гаете;

Без укыйбыз, сез тыңлагыз солдат Санир бәетен.

Бу бәетне мин язамын каһәр сугыш турында;

Газиз башымны югалттым утлы үлем кырында.

Кайда булмый, ниләр күрми бахыр солдат башлары.

Ниләр уйлап безне Брежнев Әфган-илгә ташлады?

Әфганистан кырларында салкын гына җил исә;

Туган ягым искә төшсә, йөрәк-бәгъремне кисә.

Туган илебездә калды ашалачак ашларым;

Әфганистан кырларында һәлак булды башларым.

Уйнап-көлеп эшли идем илдәге эшләремне;

Минем өчен түкмә инде, әнкәй, күз яшьләреңне.

Бер тәүфиклы бала идем үсмер малай чагымда;

Сөйгән ярым көтә микән сандугачлы ягымда?

Йөгереп барып кайта идем мин Аскын юлларыннан;

Укып чыккач, диплом алдым, шофер дип кулларыма.

Язлар җиткәч, җиткерделәр чакыру кәгазьләрен,

Яшь күңелем нидер сизде, өзелде бәгырьләрем.

Яугилдедән чыгып киттек машинага утырып,

Әткәй, әнкәй карап калды күзкәйләрен тутырып.

Армиягә киткән чакта бигрәк авыр тоелды,

Солдатларны озатырга бөтен халык җыелды.

Авылымнан чыгып киттем автомобильгә басып;

Ике елдан кайтардылар тимер табутка салып.

Әткәй, әнкәй, туганнарым, сагынасыздыр мине –

Таза-исән кайталмадым, гафу итегез инде.

Мөнзилә апам бигрәк тә мине ярата иде...

Унтугыз яшьтә үләргә язмыш булгандыр инде.

Фәнүзә сеңлемне үзем ярата торган идем,

Чирек сәгать күрмәсәм дә сагына торган идем.

Мин уйнаган гармуннарда син уйна инде, сеңлем,

Бу китүдән кайтмам, диеп, һич уйламаган идем.

Сугыш монда авыр булды, бик күп каннар түгелде.

Унбиш меңләп япь-яшь егет кара җиргә күмелде.

Сугыш хәле бик авыр ул, белмим ни хәл итәргә?

Төнлә белән хәбәр килде атакага китәргә.

Эссе җилле ком бураны Әфган тавы башында;

Әткәй, әнкәй, туганнарым гел торадыр каршымда.

Әфган тауларын менгәчтен хәйран калдым ташына;

Леонид Брежнев – йөзе кара, җитте минем башыма.

Мин сугышка кергән чакта тетрәп китте җаннарым;

Танкымны мина шартлаткач, чәчрәп чыкты каннарым.

Казарманың буйларына автоматым сөядем;

Туып үскән авылыма кайтты канлы сөягем.

Мин утырткан алмагачның алмасы пешкән, диләр.

Әнкәй, минем өчен елап күзләрең шешкән, диләр.

Их, дусларым, түзә белең, түкмәгез яшегезне,

Инде мәңге күрәлмәссез якын иптәшегезне.

Тракторлар, комбайннар кайтыр безнең кырларга;

Санир булмас инде хәзер клубларда җырларга.

Мәрмәр һәйкәл бизәкләгән солдат Санир каберен;

Белеп яшәгез, туганнар, якты дөнья кадерен!

Санир исемле дружина Яугилде мәктәбендә.

Пионерлар салют бирә һәр Җиңү бәйрәмендә.

Тантаналы вәгъдә биреп укучылар, балалар

Яшь геройның каберенә һәрчак чәчәк салалар.

Фото Заһит МУРСИЕВның “ВКонтакте”дагы битеннән.

Санир солдат бәете
Санир солдат бәете
Санир солдат бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас