Люция ӘБЛИЕВА. Йолдызлы капкалар. Нәсер

Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилее алдыннан капкаларга кадакланган ике йолдыздан агылган моңны мин генә түгел, бөтен галәм тын калып тыңлады...

Люция ӘБЛИЕВА. Йолдызлы капкалар. НәсерЛюция ӘБЛИЕВА. Йолдызлы капкалар. Нәсер
Люция ӘБЛИЕВА. Йолдызлы капкалар. Нәсер

Авыл капкаларына кадакланган кызыл йолдызларны күргәнегез бармы сезнең? Ә аларның сөйләшкәннәрен ишеткәнегез? Минем бар...

Балачакта “Кешеләрнең капкаларына күктән йолдызлар төшеп кунган, ә безнең матур капкабызга юк”, – дигән уйлар килә иде. Үсә төшкәч, дөньяның асылына төшенә башлагач, туган төяген саклар өчен хәләл каннарын агызган авылдашларымның батырлыгын, исән-сау әйләнеп кайтканнарының тыйнаклыгын аңлагач – күңелдә башкачарак уйлар...

Йолдызлы капкалар яныннан үткәндә, күңелегез пәрдәләрен ачырга онытмагыз, ишетми калмассыз...

  ***

– Исәнме, күрше!

– Шөкер! Олыгаям, ә син һаман да япь-яшь, тик...

– Әйе, мин әле дә егерме биштә, бары исән генә түгелмен.

– Эх, бу каһәр суккан сугыш!

– Яши-яши, бер бездән генә тормаган әйберләрнең дә булганына инангансыңдыр.

– Алтмышны уздым бит, әзме-күпме дөньяның серләренә төшендем кебек. Йөрәк әрневен генә туктатып булмый, сугыш ярасы гомерлеккә салына икән.

– Яра дигәннән, искә төшерүем өчен гафу ит, баш өянәкләрең еш кабатланамы?

– Ай саен, күрше. Арада бик көчлеләре дә булып китә. Хастаханәдән соң бераз җиңеләйгән кебек тә, барыбер әйләнеп кайта.

– Зөләйхага да җиңел түгелдер. И-и, мин әйтәм, бик чая иде ул синең...

– Чая гына түгел, түзем дә булып чыкты Зөләйхам. Ничә елллар буе инвалид ир көен көйләп яшәве җиңел түгел икәнлеген чамалыйсыңдыр...

– Зөләйхаларыбыз булганга, җиңү яулангандыр да. “Ышанычлы тыл – Җиңү нигезе!” – дип юкка әйтмәгәннәр.

– Син хаклы, күрше! Үзе чибәр, үзе уңган, сабырлыгы гына ни тора! Гомере буе исемеңә тап төшермәде, синнән башка берәүдән дә наз-иркә күрмәде. Сугышка кадәр туган ике улың, бер кызың ятимлекне татымасын өчен, бөтен көчен салды.

– Сезгә рәхмәтләрем чиксез, күрше генә булсагыз да, тугандай якын итеп, ярдәмегездән ташламадыгыз. “Игелекле кеше – изге кеше”, – диләр, сезнең гаилә турында әйтелгән сүздер бу. Йортыбыз янгач, әллә күпме вакыт үзегезгә сыендырып торганыгызны, Зөләйхаң калага барса, балаларыбызга пардан кием-салым алып кайтканын, киез итекләреңне аягыңнан салып, безнекеләргә бирүләреңне, тагын-тагын әллә күпме яхшылыкларыгызны онытырга мөмкинме соң?! Аларның хәлен җиңеләйтер өчен, җир асларын күтәреп чыгардай була идем!

– Бергә үскән, бергә ярлар сөйгән, бер җырларны көйләп йөргән егетләр ич, без, үзең миннән дә уздырып та җибәрер идең!

 Күз яшьләренә буылып, капка төбеннән кузгалып китмәкче идем, илаһи моң тавышы мине яңадан урыныма утыртты.

 

Ай югары, ай югары,

Айга мөнәсем килә.

Айга мөнеп, түбән кaрап,

Сине күрәсем килә.

 

Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилее алдыннан капкаларга кадакланган ике йолдыздан агылган моңны мин генә түгел, бөтен галәм тын калып тыңлады. Сөйгәннәре шул исемне йөрткәннәр генә, бәлки, “Зөләйха” җырын шулай йөрәкләргә җиткереп көйли торгандыр? Әллә аңа иртән кызарып чыккан таңның, кичен кызарып сүнгән шәфәкънең сихри матурлыгы, юанычы, бер генә була торган яшьлек язы авазлары салынганмы? Җавап табуы кыен. Тик шулай да бер үис аерым-ачык булып ярылып ята: ул да булса – сөю, мәхәббәт, ярату. Шушы мөкәтдәс хисләр кешеләргә канатлар куеп, күкләргә күтәрә, амбразураларга ташландыра, бозлы котыпларны эретә. Шушы мөкәтдәс хисләр хыянәттән саклый, үлемне җиңә, хәтта җанны фида кылдыра.

 Ике йолдызның берчә моңланып, берчә гапьләшеп алуларына башка йолдызлар да кушылды... Киләчәк буынга әйтер сүзләре дә бар иде аларның...

– Зур корбаннар һәм чиксез газаплар бәрабәренә яулаган Җиңү байрагына тап төшермәгез!

– Тыныч тормышның, гаиләгезнең, якыннарыгызның кадерен белегез, гомерләрегезне заяга үткәрмәгез!

– Иң кадерле вакытларыгызны кирәкмәгән мавыгуларга сарыф итеп, җил куып, бушны бушка аударып яшәмәскә кирәк икәнен бала чактан ук белеп, аңлап үссәгез иде.

– Тормышның уен-көлке, бәйрәмнәрдән генә тормавын, кайгысы-ачысы белән генә бер бөтен булганын истән чыгарырга ярамый. Шул чагында гына аның кадере дә була.

– Яшәүне бүләк дип кабул итсәк тә, адәмчә яшәр өчен, бик күп хезмәт салырга кирәк. Офыкка җитәм дип барып, беркемнең дә барып җиткәне булмаса да, алдыңда калыккан яңаларына омтылудан туктарга ярамый. Һәр көн тырышлык сораганын белеп яшәгез.

– Бөтен акыл ияләренең сүзләрен укып та, ятлап та бетереп булмый. Ләкин яхшыны яманнан аера бел, вөҗданыңа хыянәт итмә, Туган илеңне сөюдән беркайчан да туктама, шул вакытта ул да сине сөяр!..

 ***

 Авыл капкаларына кадакланган кызыл йолдызларны күргәнегез бармы сезнең?...

Фото: Фотобанк.

Люция ӘБЛИЕВА. Йолдызлы капкалар. Нәсер
Люция ӘБЛИЕВА. Йолдызлы капкалар. Нәсер
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас