Сөекле парларын вакытсыз җуйган керсез җаннарның әрнү-сагышлары, толлык газабы, мәңгелек югалту ачысы сыйган кебек кыңгыраулы гөлнең куе кызыл чәчәкләренә...
Алар балачакның серле сукмагыннан ук озата килә мине...
Алты баласына җил-яңгыр тидерми үстергән Олы абызинәем Майпәрвәзнең (Чакмагыш районы Яңа Коты авылында гомер кичерде) тәрәзә төпләрендә шушы гөлләр ничегрәк балкып торыр иде!.. Ил азатлыгы өчен гомерен биргән газиз ирен — Мифтахов Сәләхетдинен (Шайморатовчы) көтә-көтә, язмыш арбасына төптән җигелеп яшәде ул...
Аның төсе — кыңгыраулар,
Шау чәчәктә — тәрәз төбемдә.
Онытмаслык киңәшләрең
Колагымда чыңлый бүген дә!..
Бертуган энесе — сугыш яугире Мөхәммәтхарис улы Мөгаллимнең иң беренче оныгы Әнисә Ягъфәрова.
Автор фотосы.