

1941 елның 14 июле. Орша тирәсендә күкне ярып, җирне дер селкетеп, тарихта беренче тапкыр яңгырый ул “моң” – легендар “Катюша”лар залпы. Бу коралның утлы теле фашистлар өчен көтелмәгән яңа афәт була. Бер мизгелдә дошман сафларында паника тарала, немецларны курку баса. Ә безнең солдатлар өчен бу “моң” өмет, көч һәм ышаныч символы булып яңгырый.
Язмышым бервакыт мине шушы утлы коралны кулында тоткан кеше белән очраштырды. Ул – кече сержант, Курск дугасы сугышында катнашкан артиллерист Әхтәм Гали улы ВӘЛИЕВ.
“Катюша” белән танышу
– Бу исемнең каян килеп чыгуы турында күп сөйлиләр, – дип башладым мин сүземне.
– Дөрес, – дип елмайды ветеран. – Берәүләр бу коралны чыгарган завод билгесе “К” хәрефе булган ди, икенчеләр – аны шул чордагы популяр җырга бәйли. Гомумән, “Катюша”ларның килеп чыгышы турында сүз күп булды. Ә безнең өчен ул – горурлык иде.
Әхтәм аганың тормыш юлы меңнәрчә гади авыл егетенеке кебек башлана. Туймазы районының Райман авылыннан ул 1939 елда Түбән Тагил шәһәренә китә, завод яшьләре мәктәбендә укый, оборона заводында эшли. Әмма тыныч тормыш озакка бармый – сугыш башлана. Хәрби комиссариат аны шоферлар әзерләү курсларына җибәрә. Аннары – армия. Мәскәүдә ул “Катюша”лар өчен белгечләр әзерләүче частька эләгә.
– Без аларны энәсеннән җебенә кадәр өйрәндек, – дип сөйләде ветеран. – Авырлыгы, калибры, залп вакыты – барысы да әле дә хәтердә.
Шулай итеп, 18 яшьлек егет 47 нче гвардия миномёт полкына эләгә.
Утлы юллар аша җыр яңгырый
Аның сугыш юлы Курск дугасы аша үтә, аннары Киевка таба сузыла. Житомир янында аларның часте каты бәрелешкә эләгеп, техникалары юкка чыгарыла. Исән калганнар кабаттан Мәскәүгә кайтарыла – яңа корал алырга.
Яңартылган “Катюша”лар инде элеккеләреннән дә көчлерәк була. Алар окопларда яшеренгән дошманны да юк итә ала.
Шуннан соң аның яу юлы Бессарабиядә дәвам итә. Бу вакытта Әхтәм Вәлиев инде – орудие командиры, кече сержант. Аның иңендә – сугышчан машина һәм кешеләр язмышы.
Егет “Катюша”сы белән Румыния чиген үтә, Венгрия юлларын иңли, Чехословакияне кичеп чыга.
Сугыш хәтере
– Ул көннәр һаман хәтеремнән чыкмый, төшләремә керә... – дип дәвам итте ул акрын гына. – Днепр, Дунай… понтон күперләр… танклар уты…
Әхтәм абый бер мизгелгә туктап калды. Күзләре дымланды.
– Комбатны искә төшерәм… Белая церковь янында пулемёт уты астында егылып калды ул. Аны землянкада салам астына яшереп калдырдык. Төнлә дүрт кеше кире әйләнеп килеп, гәүдәсен яу кырыннан тылга алып чыгарга юлландык. Баруын барып җиттек, тик кайтуы авыр булды. Елга аша чыгарга кирәк. Кинәт күпердә немец танкы пәйда булды. Ут ачты. Суга сикерергә туры килде. Мин киемемне салып ташлап йөздем. Шуңа исән калдым. Ә башкалар каты салкын тидерде… Соңыннан командирыбызның тәнендә җиде пуля ярасын таптык.
Шулай, төн караңгы, су салкын булса да, яшәү омтылышы көчлерәк булып чыга. Бу – сугышның бер генә мизгеле әле. Ә андый мизгелләр – дистәләрчә, йөзләрчә.
Әхтәм Вәлиев хезмәт иткән 47нче гвардия полкы сугыш юлында үзеннән соң якты эз калдыра. Аның байрагы бүген Россия Кораллы Көчләренең Үзәк музеенда саклана. Бу полк турында Волгоград мәктәпләрендә дә, Молдова авылларында да онытмыйлар.
Вәлиев үзе дә халык хәтерендә. Аның яу каһарманлыгы “Батырлык өчен”, Вена һәм Будапештны алган өчен медальләре,
Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары белән бәяләнә.
Җыр дәвам итә
Сугыштан соң аның язмышы тагын бер тапкыр кискен борылыш ясый. Ул хәрби һөнәрен алыштырып, Балтыйк флотында хезмәт итә, торпедо катерында боцман дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
1950 елда демобилизацияләнгәч, нефть тармагында эшли, “Туймазынефть” идарәсендә оператор була.
Пенсиягә чыккач та, эштән аерылмый – хезмәттән ямь таба. Янында гомерлек юлдашы Яңгиза апа була. Алар 40 елдан артык бергә гомер итәләр. Өйдә балалар, оныклар; ишек алды тулы мал-туар; тормыш кайный, кыскасы.
Әхтәм Вәлиев – исеме тарих китапларында зур хәрефләр белән язылмаган геройларның берсе. Ләкин нәкъ менә шундый кешеләр җиңүне алып килгән дә инде. “Катюша”ларның утлы залпы артында нәкъ менә шундый язмышлар, менә шундый гомерләр ята. Бу хәтер – мәңгелек...
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Туймазы районы,
Кандракүл авылы.