Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Берлиннан велосипедта кайтты

СПРАВКА        Выдана гвардии старшему сержанту  Мухасиму Фатиховичу Ахметову в том,  что командование воинской части, полевая  почта 73978, выдало ему в качестве подарка  веломотоцикл.         Начальник штаба в/ч п.п.73978         Гвардии майор: Борисенко.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Берлиннан велосипедта кайттыИрек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Берлиннан велосипедта кайтты
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Берлиннан велосипедта кайтты

Ул очрашуда Мөхәсим Фатыйх улы Әхмәтов белән әңгәмәбез югарыда күрсәтелгән гаҗәп документ турында барды.

– Бу документны башка бүләкләр белән бер тартмада саклавымны искә алгансыздыр инде, –  дип башлады мавыктыргыч әңгәмәсен ветеран. – Әйе, яхшы хезмәтем өчен Германиядә миңа кыйммәтле бүләк бирделәр. Туган авылыма сугыштан велосипедка атланып кайтып кердем. Ул вакытта мондый техника беркемдә дә юк иде әле. Карарга бөтен авыл халкы җыелды, – диде Мөхәсим абзый көлемсерәп.

– Миңа шулай ук Югары Башкомандующийның 1943 елның 2 февраленнән Сталинград янында дошман гаскәрләре төркемен юк итүдә катнашкан һәм батырлыклар күрсәткән өчен бирелгән рәхмәт хаты да бик кадерле. Шул ук вакытта хәрби бүләкләрнең мөһимлеген дә киметмим. Алар өчен кан түгелгән, без аларны яшәү белән үлем арасында калып яулап алдык. Менә, мисал өчен, бу “Батырлык өчен” медале белән мине Дала фронты составында Орлов–Курск алышларыннан соң бүләкләделәр. Бүгенгедәй хәтеремдә, көтмәгәндә бодай басуында немец танклары хасил булды (ул вакытта мин орудие командиры идем инде). Бу тигез булмаган алышта без дошманның өч җиңел танкын юк иттек. Өч солдат исән калды. Үлемнән безне ул вакытта штраф ротасы сугышчылары коткарып калды. Яисә менә түбәндәге эпизод: Кызыл Йолдыз ордены. Бу хәл Кишинев янында булды. Шәһәр өчен каты алышлар бара иде. 5 артиллеристтан һәм 6 укчыдан торган расчетым немецлардан 4 йортны азат итте. Фрицлардан һәр йортны көрәшеп алырга туры килде. Сугышчылар үлем белән йөзгә-йөз очрашты.

Ветеран тынып калды. Уйланып, сирәк чал чәчләрен учы белән сыйпап алды һәм, бер ноктага текәлеп, дәвам итте:

– Сугышны Рейхстагтан 500 метр читтә, Шпрее яры буенда тәмамладым.

– Озын юл үткәнсез, Кандракүлдән Шпреега кадәр, –  дидем мин елмаеп, – бүләкләрегез бик күп, мөгаен, сез Туймазы районында иң күп бүләкләнгән яугирләрнең берседер...

– Бәлки, – дип ризалашты гвардияче, өстәлгә орден, медальләрен тезеп. – Кызык өчен санадым, егермедән артык булып чыкты. Алар арасында: I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, ике “Хәрби хезмәтләр өчен” медале, “Батырлык өчен”, "Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һ.б. медальләр.

– Сугышка кадәр мин Кандракүл авылының “Кызыл балыкчы” колхозында хисапчы булып эшләдем, демобилизациядән соң да бу эшне дәвам иттем. Чин һәм вазифа артыннан кумадым. Минем өчен иң мөһиме – бу җирдә ике аягым белән нык басып тору һәм яраткан эшем белән шөгыльләнү.

Шул ук вакытта ветеран, үз сүзләренең мөһимлеген раслагандай, тез башына учы белән шапылдатып сугып алды һәм эчкерсез елмайды.

Фото Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВның шәхси архивыннан.

 

 

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Берлиннан велосипедта кайтты
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Берлиннан велосипедта кайтты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас