

ТУГАН ЯК МОҢЫ
Хәрби полигонда җыр яңгырый
Туган як һәм әнкәй хакында.
Солдат – солдат инде...Ил сагында.
Тугры һәрчак биргән антына.
Туган якның сихри милли моңы
Тибрәтәдер күңел кылларын.
Күз алдыннан үткәрәдер солдат
Җәйрәп яткан иген кырларын.
Хыялында, бәлки, урыйдыр ул,
Пары белән үткән юлларын,
Искә төшерәдер әнкәсенең
Аны кочкан йомшак кулларын.
Полигонда моңлы җыр яңгырый...
Сәламе ул туган якларның...
Солдат бүген баскан Ил сагына,
Кертмәс өчен анда ятларны.
Сугыш, сугыш инде... Бәйрәм түгел...
Яшәү белән үлем арасы...
Туган җирен саклап, яуга керә
Аналарның газиз баласы...
Полигонда сихри җыр яңгырый...
Бар җиһанга моңы тарала...
Туган якка кайта, гүя, солдат
Сугыш тынып торган арада.
Сугыш – хезмәт, күңел ачу түгел,
Яу кырына солдат ашыга...
... “Улыкаем! Исән кайттыңмы?” – дип,
Газиз әнкәң чыгар каршыңа.
Батыр улларыбыз тиздән кайтыр,
Җиңү яулап туган якларга.
Бүген алар үз бурычын үти,
Китте алар Ватан сакларга.
СӨЙГӘНЕМӘ БҮЛӘК
Кич утырып, мин кулъяулык чиктем,
Сөйгән ярым, сиңа бүләккә.
Җиңү яулап, тизрәк кайт син, диеп,
Теләп бары изге теләкләр.
Почмагына пар күгәрчен чиктем,
Уртасына куйдым куш йөрәк.
Ут-суларны кичеп йөрегәндә,
Минем сөю булсын зур терәк.
Бүләгемне бик куанып алды:
– Синең төсең итеп йөртермен...
Ә мин, назлап, пышылдадым аңа:
– Мин көтәрмен сине, көтәрмен...
... Туган илен уяу саклый егет,
Тугры булып изге антына.
Пар күгәрчен чиккән кулъяулыкны
Бүләк иткән яры хакына.
БАТЫРЛЫК ДӘВАМ ИТӘ
Җиңү көне – шундый үзгә бәйрәм:
Хатирәләр кабат яңара...
Саркып кына һаман каннар тама
Сугыш салган тирән ярадан.
Туган җирнең изге туфрагына
Сеңгән мильоннарның каннары...
Еллар үткәч,”үлмәс полк” булып,
Туган якка кайтты даннары.
Бүген алар тагын тезелделәр
Үлмәс батырларның сафына.
Иле өчен алар корбан булды,
Тугры калып хәрби антына.
Туганнары, газиз балалары,
Оныклары тоткан сурәтен.
Йөзләрендә югалту ачысы,
Берчә горурлану күрәсең.
...Күзем төште кинәт яшь анага:
Баласының кочкан рәсемен.
“Ил батыры – газиз улым!” – диеп,
Язып куйган аска исемен.
Күзләрендә шундый моңсу сагыш...
Алга сузган хәлсез кулларын...
..."Үлемсезләр " сафларына басты
Оныкларның батыр уллары!!!
Еллар үтәр.Тагын майлар җитәр.
Ак каеннар яфрак ярырлар.
Батырларны онык балалары
Горурланып искә алырлар.