

Мияссәр уянды. Хәле начар төш күреп уянган кебек иде. Баш эшләми, колаклар гөжли, ә тән авыр. Башын чак кына күтәреп, алдына карады – күз алды караңгыланып китте. Озакламый тавышлар ишетте, ләкин нинди телдә сөйләшүләрен аңлый алмады. Ул бары тик үз ягына якынлашып килүче шәүләләрне шәйләргә генә өлгерде.
– Егетләр!
Беренче шәүлә якыннан үтеп китте.
– Егетләр!!
Икенчесе туктады:
– Син кем?
– Урыс.
– Немецтыр, мөгаен, – диде үзалдына икенчесе һәм шулай ук якыннан гына узып китте.
– Егетләр!!! – дип кычкырды ул бар куәтенә өченче тапкыр.
Бу юлы таныш тавыш ишетте.
– Кем син? – дип сорады тавыш хуҗасы. Мияссәр үзенең фамилиясен әйтте.
– Яраландыңмы әллә? Яраң кайда?
– Аягым яраланды.
Чынлап та аягын аяк дип әйтерлек түгел иде. Сырма балагы эчендә ирекле селкенеп тора иде. Санитар аны тиз генә бәйләп куйды.
– Ят, тылга таба чыгарам.
20–25 метр чамасы артка сөйрәгәч, ул аның белән саубуллашты да, яңадан алгы сызыкка ашыкты.
Аяк үтереп сызлый. Яралы уң аяк астына сулын куеп кына шуышсаң инде. Озакламый алда ниндидер кара нәрсә шәйләнде. Шуышып якынрак килде. Үзйөрешле немец пушкасының тәгәрмәче икән. Гаҗәп! Үзенең рота командирының таныш тавышын ишетте... Кычкырды. Икәү янына килделәр.
– Кем?
– Свои!
Өченчесен дә ярдәмгә чакырып, алар барысы бергә аны машинага салдылар һәм тылга алып киттеләр. Авылга килеп җиткәч, бәләкәй генә өйгә алып керделәр.
Хуҗалар, сакаллы карт һәм карчык елыйлар, ягар утыннары да юк! Санитарлар яраны бәйләгәч, солдатны полуторкага салып, тылга җибәрделәр.
– Яктыра башлаган иде. Уянгач, үземнең землянкада ятуымны аңладым, – дип хәтирәләрен дәвам итә карт солдат. – Тагын бер тапкыр яраны бәйләү, аннан соң инде операция. Бер-ике атнадан соң повозкаларда (йөк арбасы) станциягә алып килделәр һәм товар вагоннарына урнаштырдылар. Вагонда сәкеләр, ә сәкеләргә түшәк урынына салам җәелгән. Яралылар ыңгыраша, кычкырыша. Вагон бер яктан икенче якка селкенә, шул селкенү яралы аякка суга. Ничектер онытылып тору өчен уйларга биреләм. Алда нәрсәләр күрәсем бар, язмышым миңа нәрсәләр әзерләгән. Бәлки... Юк, юк! Күңелсез уйларны баштан куып чыгарырга тырышам. Күз алдыма моңа кадәр булып узган вакыйгалар килеп баса...
.... – Тревога!!!
Дежур сигнал бирүченең бакыр торба тавышлары бөтен Алкиноны аякка бастырды.
– Вагоннарга!
Ике-өч көн барганнан соң безне кайдадыр төшерделәр һәм урман буйлап алып киттеләр. Төнлә генә барабыз, көндез яшеренәбез. Алда – Украина җирләре! Кич белән бер бәләкәй авылга килеп җиттек һәм постойга бастык. Бер атнадан соң, кич белән, тревога буенча кузгаттылар. Винтовкалар таратып бирделәр, йөк машиналарына утырттылар, аларга орудиеләрне тактылар. Урманда машиналардан төштек. Биштәрләрне алып киттеләр, үзебездә бары тик җиңел коралларны гына калдырдылар. Урманның эченәрәк кереп, учаклар янында утыручы немецлар шәүләләрен күрәбез. Барган килеш аларга ата-ата, шулар артыннан ташландык.
Менә безнең группа командиры граната белән алга таба шуышып китте. Ниндидер шикле нәрсә сизеп кире килде. Ике-өч егет һәм тагын берничә граната алып, кире китте. Нәтиҗәдә, өч-дүрт кешедән торган безнең төркем ике дистә немецларны әсирлеккә алды. Аларны кая куярга, әйләнә-тирәдә тәмуг һәм кайда немецлар икәнлекне дә белмибез. Командир карар кабул итә:
– Атарга!
Алга атлыйбыз. Караңгыда бричкага җигелгән атка төртеләбез. Ә әйләнә-тирәдә бомбага тотудан җимерелгән авыл калдыклары. Куркыту өчен бричкага атабыз. Бричканы карый башлагач, мин аягым белән ниндидер йомшак нәрсә тойдым.
– Командир, кеше гәүдәсе!
Кулларым белән капшыйм һәм аның исән кеше икәнен тоям. Бричка астыннан таза бер немец офицерын тартып чыгардык. Аның ике пистолетын, карабин һәм автоматын алдык. Командир шунда ук аңардан сорау ала башлады. Эндәшми, каһәрең. Аны да аттылар һәм алга кузгалдык. Барабыз, ә безнең баш очында самолетлар пәйда булды, бомба һәм снарядлар ява башлады. Янучы хуторга килеп чыктык. Хутор янында траншеяга яттык.
Озакламый урманнан немец танклары килеп чыкты. 6–7 танк нәкъ минем өскә киләләр. Патроннар бетте. Траншеядән чыгам, торып басып туп-туры барам. Кинәт уң аягым чокырга төшеп киткән кебек булды. Егылган арада артка карарга өлгерәм. Танкларның әле мин яңа гына калдырып киткән траншеяны ничек тигезләгәннәрен күрәм: мине караңгылык чорнап ала һәм мин упкынга очам.
...Эшелон туктаганчы биш алты сәгать үтте. Санитар машинасында шәһәргә алып киттеләр. Килеп җитәбез, ә барлык дәваханәләр дә тулы. Бары госпитальдә генә буш урын табылды. Ашаттылар, аннан носилкаларда югары катка алып менеп киттеләр һәм башкача берни дә исемдә юк.
Күзләремне ачам. Койкада ятам. Янымда ак халатлы шәфкать туташлары утыра. Тарттырып куелган килеш ятам. Дүрт тапкыр гипс салганнар.Чираттагы бәйләү.
– Кисәргә! – эвакогоспиталь начальнигы катгый карар чыгара. Аякны кискәннән соң, минем палатадагы егетләр өйгә урысча хат язып салдылар. Минем Муса авылында хатны укый алмаганнар, чөнки урысча белүче кеше табылмаган. Анда 3 ай дәвамында тегүче һөнәренә өйрәттеләр. Госпитальдә тагын берникадәр вакыт булганнан соң 1946 елның җәендә протезда өйгә кайтарып җибәрделәр.
Карт солдат үзенең ясаган протезы белән тукылдатып алды.
– Менә 70 ел инде агач аяк белән йөрим. Үзем ясадым. Ярман җирендә җитештерелгән яхшылары да бар, диләр. Ләкин алар безгә кая инде.
Җиңүче, элекке Ватан сакчысы кинәт кенә тын калды. Истәлекләр аны озак кына әле үзләреннән читкә җибәрмәячәкләр.
Архив мәгълүматларыннан: Мияссәр Җангир улы Дәүләтшин, 1924 елда туган, кызылармеец, 1942 елның июлендә сугышка алынган, 1946 елның июнендә демобилизацияләнгән. Тумышы б–н Муса авылыннан (Кандракүл авылында яшәде. – И.Ф.), II группа Бөек Ватан сугышы инвалиды.
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.