Татар макизары. (Ахыры)

Муса Җәлилнең мәшһүр “Моабит дәфтәрләре”н саклап калып, беренче дәфтәрне Татарстан Язучылар союзына алып кайткан Нигъмәт Терегулов НКВД тарафыннан кулга алынып, Уфа төрмәсендә сакчылар тарафыннан атып үтерелә.  Әмир Утяшевның сугыштан соңгы язмышы шулай ук җиңел булмый. 1948 елның ноябрендә Идел буе хәрби трибуналы Утяшевны 25 елга ирегеннән мәхрүм итә. Ул сигез озын елын төрмәләрдә һәм лагерьларда үткәрә, һәм бары тик 1962 елда гына аклана.

Татар макизары. (Ахыры)Татар макизары. (Ахыры)
Татар макизары. (Ахыры)

Көрәштәшләр

Сугыш... Качып, утка тоту. Көтелмәгән һөҗүм. Көтмәгәндә чигенү. “Келлерман” батальоны составында Фәйзи Закиров Франция шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Ле-Пюи, Леон… Урамнарда атыш. Йортлар арасында ут. Кайчак ул үз-үзенә сорау бирә: “Мин кем? Татар егете… Ни өчен Франция өчен сугышам…” Һәм үзе үк җавап таба: “Мин ирек өчен сугышам.”  Партизаннар һәрчак алгы сызыкта була. Иң авыр, иң куркыныч бурычлар – алар җилкәсендә.

Фәйзинең язмышы күп кенә күренекле шәхесләр белән кисешә. Ул легендар шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен Моабит төрмәсеннән алып чыккан Нигъмәт Терегулов, Благовар районының Каргалы авылында туып үскән партизаннар отряды командиры Әмир Утяшев белән очрашып, якыннан аралаша, данлы яу юлын үтә.

Кайту

Сугыш бетә. Файзи Закиров туган ягына кайта. Ләкин аны монда да сынаулар көтә. Ватанга кайткач, ул махсус тикшерү үтә. Сорау алулар. Йокысыз төннәр. Шик.  Аннары мәҗбүри хезмәт – Грозныйда нефть чыгару. Соңрак ул Татарстанда, аннары Башкортстанда эшли. Туймазы шәһәрендә төпләнеп кала.

Аның тормышы яңадан тыныч юлга кайта, әмма үткәннәр мәңгегә хәтердә кала.

Гомер фәлсәфәсе

Фәйзи Закиров беркайчан да үзен герой дип санамады. Ул гади, тыйнак кеше булып кала. Франциядән ярдәм алу мөмкинлеге булса да, баш тарта. “Тыныч кына яшим,” – ди ул.

Аның иң зур байлыгы – гаиләсе. Хатыны Галия белән алар ярты гасырдан артык бергә гомер кичерәләр, балалар үстерәләр.

Көннәрдән бер көнне мин аларның ишеген шакыдым. Каршымда – гади генә, зыялы кеше. Чал чәчле. Тыныч карашлы. Без өстәл артына утырдык. Фотолар. Хатлар. Истәлекләр. Ул аз сөйләде. Әмма һәр сүзе алтын бәрабәренә.

Барысы да үтеп китте… ди ул.

Ләкин күзләрендә – яшәү көче.

Без тарихта эзлебез...

Француз Каршылык хәрәкәтендә якташларыбыз да катнашкан. Туймазы районыннан Фәйзи Закиров белән бергә Карамалы-Гобәй авылыннан чыккан Ислам Кәлимуллин да макизарлар сафында булган. Шуны да онытмыйк: Баинс тирәсендә макизарлар (Әмир Утяшев отряды) белән немецлар арасындагы каты бәрелештә Кыйгы районы егете Газизьян Зөбәиров һәлак була. Нәкъ шул сугышта алар әсирлектән 22 рус солдатын азат итә.

Сугыштан соң Әмир Утяшев үзе дә зыян күрә. Билгеле булуынча, ул Муса Җәлилнең мәшһүр Моабит дәфтәрләрен саклап калырга ярдәм итә. Беренче дәфтәрне Татарстан Язучылар союзына алып кайткан Нигъмәт Терегулов НКВД тарафыннан кулга алынып, Уфа төрмәсендә сакчылар тарафыннан атып үтерелә.  Әмир Утяшевның сугыштан соңгы язмышы җиңел булмый. 1948 елның ноябрендә Идел буе хәрби трибуналы Утяшевны 25 елга ирегеннән мәхрүм итә. Ул сигез озын елын төрмәләрдә һәм лагерьларда үткәрә, һәм бары тик 1962 елда гына аклана.

Фәйзи Закиров сөйләгән истәлекләргә караганда, сорау алулар вакытында НКВД хезмәткәрләре Утяшевның тешләрен коеп төшергән, башка төрле җәрәхәтләр дә ясаган. Ә Фәйзи Закиров үзе, әсирлектә булган өчен җәза сыйфатында, Грозныйда нефть чыгара.

Ничек кенә булмасын, Фәйзи Закиров язмышы – кешенең нинди шартларда да сынмаска сәләтле булуын дәлилли. Бу – батырлык кына түгел. Бу – рух көче. Аның кебек кешеләр аркасында без бүген тыныч күк астында яшибез.

Фотолар Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВның шәхси архивыннан.

 

Татар макизары. (Ахыры)
Татар макизары. (Ахыры)
Татар макизары. (Ахыры)
Татар макизары. (Ахыры)
Татар макизары. (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас