

– Соң нигә генә күрәләтә шул машина астына ыргылдың соң? Синең яшеңдә инде, Хәлимә әби, алны-арты карап, үзеңне саклап, ипләп кенә йөрисе бит. Менә хәзер кайчан төзәлә инде бу аягың?! Үз башыңа үзең бәла тапкансың бит, – дип, соңгы көннәрдә аяктан да ныграк әрнегән йөрәген ярсытып, шәфкать туташы Хәлимә әбигә система куйды.
Шул сыныкның азык түгел, яшәү мәгънәсе булганын, аның телеме түгел, валчыгы өчен җаннарын фида кылырга әзер булуларын аңламый иде яшь шәфкать тутаташы. Аны граммлап түгел, бербөтен итеп күрергә, кулга тотып күкрәк тутырып суларга хыялланып яшәде бит алар буыны. Икмәк аларның төшләренә кереп, башларын әйләндерде, акылдан шаштырды. Аны туйганчы бер ашар өчен әллә ниләр кылырга әзер иделәр һәм шулай эшләделәр дә.
Ул көнне кибеткә дип чыккан иде Хәлимә әби. Юл читеннән китеп барганда урам уртасында яткан ипи кисәген күреп алды. Ни йөрәгең белән аның яныннан узып китәрсең?! Әлегә кадәр аны бит бер машина да таптап китмәгән. Ходай сыныкны үзе саклаган. Хәлимә әби юлга омтылды. Зур тизлек белән килгән машина әбекәйне шәйләми калды. Ярый туктап калырга өлгерде. Менә бүген ул дәваханәдә ята. Кайчан савыгасы билгесез, әмма ул исән. Ә сынык, әбекәй вакыйга булган урыннан туры дәваханәгә киткәнгә, аның кесәсендә килде.
– Кызым, пәлтә кесәмнән шул сыныкны гына алып бирче. Яшьсең шул әле. Аңлап җитмисең. Юк, без күргәннәрне берүк күрмәгез. Ачлыкның ни икәнен белмәгез. Әмма шуны да онытма: бу сыныктан да бөегрәк җир йөзендә берни юк.
Әтәй фронтка киткәндә инәйгә биш бала торып калдык. Иң зуры дигәне 12 яшьлек мин. Бәла ялгызы йөрми шул: көзен көтүдән аерылып калган сыерыбызга бүреләр өеме һөҗүм иткән. Малкаебызның үләксәсен өч көннән соң эзләп таптык. Ул елны кыш зрә дә суык килде. Бер калак он күбрәк тияр дип, мин дә инәйгә ияреп колхозга эшкә йөри башладым. Апайлар өйдә кала. Иң кечесе елак иде, бәлки чирле дә булгандыр инде, кем белә. Аны юатабыз дип, энекәшләр гел тәрәзә төбенә утыртып куйганнар. Имеш, без кайтканны карап тора. Шулай үпкәсенә салкын тидергән. Терелә алмады, үлде. Шул вакыйгадан соң инәй мине үзе белән ияртмәде. Язга бар запасыбыз да бетте. Бәрәңге дә калмады, яшел үләнгә дә ерак. Мин ничек тә түзәргә тырыштым. Апайлар ачлыктан елый, төннәрен саташа. Күз төпләребез каралып чыкты, хәлсезләндек, бетләдек. Инәй өзгәләнә. Бурычка да берни бирми башладылар. Ә мин инәй белән эшләп йөргәндә берничә уч көрпә һәм шул кадәр тирәсе бодай яшереп куйган идем. Бер кичне инәйгә әйтеп, шуларны барып алмакчы булдым. Җибәрде шул, нишлисең, башка чара юк иде. Үзем куркып, үзем сөенеп, шул яшерен байлыкны алып кайтканым бүенгедәй хәтердә. Ул апайлар шатлана, ул инәй елый. Бодайны яшереп запаслап алып куйды, ә көрпәнең бер өлешенә он итеп тарттырылган пычкы чүбе кушып көләчә пешерде. Иң-иң бәхетле көннәребезнең берсе булды ул. Ә иртәгәсен? Ә иртәгәсен безне кулга алдылар. Инәкәебез барысын да үз өстенә аударды. Аның хөкеменә мин дә бардым. Суд залында: «Ул – дошман! Ул – карак! Колхоз ашлыгын урлады!» дип кычкырганнарын хәтерлим. Өч елга хөкем иттеләр. Сугыш беткәч кенә кайтты. Берсеннән-берсе ябык, сөяккә калган, арык, әмма дүртесе дә исән балалары аны авыл капкасы янында каршы алдык. Берәм-берәм кочып елады ул безне. Бу еллар аның йөзендәге нурын, чибәрлеген алган иде. Безне ерак бер туганыбыз балалар йортына җибәрми алып калды бит. Аңа әле булса көн дә дога кылам. Ә ипикәйне без сугыш бетеп, әтәебез кайтканнан соң да тиз генә күрмәдек. Әтәй сугыш бетеп, тагын ике ел узгач кына кайтты.
Беренче тапкыр туйганчы икмәк ашаганымны хәтерлим. Бу 1953 елның 20 октябре иде. Инәй кичтән үк камыр басып куйды. Түзеп булмый, ә иртәгәсе көн һаман җитми. Мин киләсе көнне өйдән чыкмадым. Ипикәй исен әрәм итәсе килмәде. Хәтердә, апайларны: «Ишекне тиз ябыгыз, ипи исен тышка чыгарасыз», – дип тиргәшеп йөргән идем. Арытабан үз гомеремдә бик күп бәйрәмнәр каршы алдым, мул табыннарда утырдым. Әмма шушы, мич тутырып ипи пешергән көнем иң кадерлесе, иң бөеге булып калды.
Шулай, кызым, икмәк – ул яшәү. Аның белән ант иткәннәр, аның өчен үлгәннәр. Ипи хакында риваятьләр яшәп килә, китаплар язылган. Ул җырларда данлана, төрле шәһәрләрдә һәйкәлләрдә чагыла. Башактагы бер бөртек орлык, әйтерсең дә, кечкенә кояш. Ипи белән кеше туенып кына калмый, аның белән тәрбияләнә. Икмәксез самолетлар да очмый, кораблар да йөзми, шәһәрләр дә төзелми, станоклар да эшли алмый, дип дөрес әйтәләр. Икмәк – безнең тынычлык, бәхетле тормыш.
***
Иртәгәсен шәфкать туташы иң беренче булып Хәлимә әби палатасына керде. Беренче тапкыр үзе пешергән бербөтен түгәрәк ипине суынганчы дип Хәлимә әбинең кулларына салды...
Тәтешле районы.
Рәсем: Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.