

Һәр шагыйрьнең үз язмышы була. Хәйретдин Мөҗәй дә ачы, аяныч язмышлы шагыйрь. Аның тормышы һәм иҗаты бер эздән ага. Әгәр шагыйрьнең иҗаты күкрәүләрдә туса, бу аерым әһәмияткә ия.
Үлемне җиңгән куркусыз батыр, әҗәл көтеп торганда да, иҗатын дәвам иткән. Кешелек дөньясына, Ватанга тугрылык турындагы шигъри анты, килер буыннарга әле дә булса, мәңгелек чишмә төсле ургыла тора.
Хәйретдин Мөҗәйне укыганда, аның турында уйлаганда, якташыбызның бөтен гомере батырлык үрнәге буларак күз алдына килеп баса. Үлем каршында да шундый Ватанга чиксез мәхәббәт, ә фашизмга нәфрәт тулы ялкынлы юллар язу өчен тимер, сыгылмас ихтыярлы, зур һәм кайнар йөрәкле кеше булырга кирәк. Хәйретдин Мөҗәйнең иҗаты да, үзе дә әнә шундыйлардан.
Ул башкалар кебек кулына корал тотып дошманга каршы баса, алгы сызыкта сугыша. Гади солдат кына түгел, ә полк командиры. Сугыш тынып торган араларда “Сугыш язмалары”н алып бару белән бергә, шигырьләр, очерклар, хәтта кыска хикәяләр язарга да өлгерә. Аның шигырьләре Муса Җәлил иҗаты белән аваздаш. Ул Туган илен җаны-тәне белән сөя, аның изге туфрагын ерткыч дошманнардан саклый.
Хәйретдин Мөҗәй Бөек Ватан сугышы кырларында зур батырлыклар күрсәтә: тугры сугышчылары белән фашистларның корал складларын шартлата, тимер юлларын яндыра, корал төялгән поезд эшелоннарын яраксызга чыгара. Үзенең “Җаның белән түләрсең” шигырендә совет халкының сугышта җиңәчәгенә ышаныч чагылдырыла.
Ассаң да син,
Атсаң, яндырсаң да,
Мактансаң да утлы көч белән,
Илемне дә, халкым, җиремне дә
Җиңәр көчең югын мин беләм.
Тетрәп туфрак булган кала өчен,
Янган авыл өчен, күрерсең,
Хурланган кыз, асылган тол өчен,
Каның, җаның белән түләрсең!
Ул әсирлектә дә дошманга каршы көрәшүдән туктамый: антифашистик яшерен оешмада ,“Хәрби әсирләрнең туганнарча берлеге” (“Боевое содружество военнопленных) җитәкчеләреннән берсе буларак, фашизмга каршы актив эш алып бара. Сорау алу вакытында күпләрен изеп ыргыталар, ләкин алар гестапога бернинди дә күрсәтмә бирмиләр. “Сугыш язмалары” дәфтәрләренең берсендә (дәфтәрләре бишәү була):
Йөрәгемне телеп алсалар да,
Тотып ассалар да үземне,
Соңгы сулышта да дошманнардан
Саклармын мин туган илемне! –
дип яза көчле рухлы Мөҗәй.
Күрүебезчә, Бөек Җиңүне якынайтуда безнең якташыбыз Мөҗәһит Хәйретдиновның роле бик зур. Полк командиры үзенең эшенә җаны-тәне белән бирелүе, туган илгә, туган халкына мәхәббәте белән моны кат-кат раслый. Кызганычка каршы, аның язмышы аянычлы. Ләкин ул дошман оясында да аларга каршы көрәшен дәвам итә. Туган иленә, туганнарына тугры кала. Күпме генә кыйнасалар да түзә. Яшәргә тели, ләкин җәзалап үтерелә. Ул корал белән дә, каләм белән дә дошманга каршы көрәшә. Гестапочыларның ерткычларча җәзалауларына карамастан, рухын төшерми, һәрвакыт үзен көчле һәм нык тота.
Самат Шакирның “Үлемнән көчлерәк” дигән китабын кулга алам да, Гитлер палачлары тарафыннан җәзалап үтерелгән шагыйрь, полк командиры Мөҗәһит Хәйретдиновка багышланганын күрәм. Бу китапта Мөҗәһитнең батырлыгы, Туган илне яратуы, курку белмәгәнлеге ачык күренә. Элекке әсир Василий Михайловичның хәтирәләре, Сәгыйть Таҗетдинов истәлекләре дә шуны раслый. Аларның язмаларында Хәйретдин Мөҗәйнең нинди җәзалаулар аша үтүе бик ачык чагылган. Ул язмаларны тыныч кына укып та булмый, күзләр яшьләнә. Аны станокка бәйләп куеп, чиратлап, кара тиргә батканчы кыйнаулары, хәлләре беткәч овчаркалардан талатулары, тәмәке төпчекләре белән каш-керфекләрен яндырулары, аякларның сөяге чыкканчыга чаклы кыйнаулары турында уку тетрәндергеч. Ләкин ул шуларның барысына да түзә, туган иленә тугры кала.
Соңгы вакытта кулыма килеп кергән Вәли Бикташевның “Без үзебезнең үлемнән өлкәнрәк” (“Мы старше своей смерти”) китабы да шул турыда ачык сөйли. Ул ачлыктан интегеп, бер телем икмәккә тилмереп яшәгән чакларын, урау юллар аша ул иптәшләренең икмәк китерүләрен, соңгы күрешүләрен һәм инде үз үлемен көтеп ятканлыкларын да конкрет яктырта.
Сүземне С. Зөбәеровның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Рәхмәт сезгә, безгә яшәү биреп,
Бу дөньядан иртә киткәннәр.
Сезгә төшкән авыр язмышларны
Күрмәсеннәр иде бүтәннәр.