Уфадагы «Патриот» паркында «Башкортстан геройлары» кадрлар программасының финалистлары, ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен лекцияләр циклы дәвам итә. Чара Русиянең «Знание» җәмгыяте тарафыннан оештырылган һәм хәрбиләрнең белем алу программасының өченче очрашу модуле кысаларында уза.
Очрашу кысаларында «Знание» җәмгыяте лекторы, «Аҡбуҙат» журналының баш мөхәррире, шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Лариса Абдуллина иҗади кичә үткәрде. Башкорт шагыйрәсе һәм тәрҗемәчесе Русия армиясе солдатларына багышланган китаплар яза.
Аның шәхси инициативасы белән «Аҡбуҙат» журналының махсус саннары басылып чыгып, Донецк һәм Луганск төбәкләренә дә җибәрелгән. Әлеге басмаларда әкиятләр, башкорт легендалары, шулай ук халыклар дуслыгына багышланган материаллар урын алган.
«Бу очрашу күңелдә озакка сакланачак. Мин махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә шигырьләр укыдым һәм аларның күзләренә карадым — көчле, бераз арыган, әмма бик ихлас карашлар. Бу карашларда батырлык та, кичерелгән сынаулар да, шул ук вакытта тирән кешелеклелек тә бар. Аларга карап мин солдатларыбыз белән чын күңелдән горурландым. Бүген нәкъ менә алар безнең иң кадерле кыйммәтләребезне — Ватаныбызны, йортыбызны, тыныч күк астында яшәү мөмкинлеген саклый», — дип уртаклашты Лариса Абдуллина.
Иҗади кичә барышында шагыйрәнең «Хыяллар», «Позывной “Башкир”», «Мин сиңа өч сүз язармын», «Батырлык өчен», «Яратам», «Сугышчы анасы» шигырьләре яңгырады. Шулай ук балалар поэзиясеннән «Авылга Азамат кайта» әсәре дә укылды.
Очрашу барышында катнашучылар шагыйрә белән фикер алышты, сораулар бирде. Лариса Абдуллина әйтүенчә, мондый мизгелләрдә сүзнең ихлас һәм дөрес булуы аеруча мөһим.
«Без озак сөйләштек. Егетләр үз фикерләре белән уртаклашты, сораулар бирде. Алар шигырьләрне бөтен йөрәкләре белән тыңлый иде. Шундый чакта һәр сүзеңнең ихлас булырга тиешлеген аеруча нык аңлыйсың. Чөнки каршыңда тормышның һәм хакыйкатьнең кадерен белгән кешеләр утыра», — диде ул.
Шагыйрә билгеләп үткәнчә, очрашу вакытында ул үзе дә зур илһам алган.
«Безнең ир-егетләрдә никадәр эчке яктылык, сабырлык һәм чын көч бар. Бу көч Ватанга булган тирән мәхәббәттән туа. Аларга карап, чын патриотизмның кычкырып әйтелгән сүзләрдә түгел, ә көн саен үз бурычыңны намус белән үтәүдә икәнен аңлыйсың», — дип ассызыклады Лариса Абдуллина.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2025 елның февралендә республикада «Башкортстан геройлары» кадрлар программасын башлап җибәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге программада катнашучылар уку, стажировкалар һәм остазлар белән эшләү барышында алган белемнәрен киләчәктә республика идарәсе системасында кулланачак.
«Знание» җәмгыяте турында
Русиянең «Знание» җәмгыяте — илдәге иң зур заманча агарту оешмаларының берсе. Ул ел саен Русиянең төрле төбәкләрендә яшьләр өчен йөзләгән чара үткәрә: күренекле мәдәният, фән, сәнгать, тарих вәкилләре катнашында лекцияләр оештыра, конкурслар, викториналар, фәнни проектлар үткәрә.
Оешма яңартылганнан соң лекторлар җәмгыятенә 32 меңнән артык кеше кушылган. Алар Русиянең 89 төбәгендә 200 меңнән артык лекция үткәргән. Фән, технологияләр, космос, мәдәният, тарих, медицина, спорт һәм башка темаларга багышланган 8100 сәгатьлек агарту контенты әзерләнгән. Әлеге чараларның онлайн-трансляцияләре һәм видеоматериаллары 2,5 миллиардтан артык карау җыйган.
Фото: “Знание” җәмгыяте.