Барлык яңалыклар

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (6)

Гашыйк булдымы әллә күктәге йолдызга? Алма кебек бичәсе бар Ильясның, матур гына дөнья көтәләр. Житмәсә, гаиләгә озакламый янә бер җан иясе өстәләчәк. Бәс шулай булгач, тагын бер бичә кирәкмени аңа?

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (6)
Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (6)

Һич көтмәгәндә бәйрәм шатлыгының тагын да зуррагы һәм илаһирагы көткәннән дә гүзәлрәк, сихерлерәк тавыш һәм сын булып алга чыгып басты. Моңарчы ишетелмәгән әллә нинди сәер тавыш иде бу. Күңел төпкелендәге иң тыныч тойгыларны кузгаткан, җанның моңарчы һич яктылык күрмәгән тирәнлегенә төшкән моңнар, су өстендә җем-җем уйнаган иртәнге нурлар шикелле, сибелә, ява, уйный, бии башлады. Сандугач сайравыннан да аһәңлерәк тавышлар, бии-бии бер-берсенә ияреп, моңарчы төштә дә ишетелмәгән рәхәтлек белән йөрәкне кысты. Күзләрне татлы наз әчеттерде. Иртәнге чык өстендә ялтырап балкыган якты нур җепселләренә алгасынып, моңарчы яктылык төшмәгән тирәнлекләр дулкынланып китә, кубарыла, чайкала һәм тыелгысызга әйләнә. Тыелгысыз дулкыннар шавы белән салават күперенең, кичке һәм таңгы шәфәкънең, җәйге кыр, болын, урман гөлләренең барча төсләрен җыйнаган нәзек көйләр кушылып, тормышның барышын, гомернең агышын мәгънәле итә. Әллә хыял, әллә истәлекләр күз алдында терелә, яши башлый.

Их, дөнья, матур дөнья, сагышлы, фаҗигале дөнья! Үзебезнең тормыш, үзебезнең яшәеш шушы лабаса! Дөнья куа-куа без аның күп төсләрен күрми калабыз икән. Ә менә бүген үз тормышыбызга үзебез читтән карап торабыз. Ул исә нинди дә моңлы икән, бәхетләребез нинди дә матур, гүзәл була ала икән. Моңнарыбыз, бәхетләребез барысы бергә тупланып, тавышка гына түгел, сурәткә дә әйләнә белә икән. Әнә бит, күр, ул сын сәхнә уртасында – япь-яшь кыз кыяфәтендә. Карашларны алгысытып, аккош йөзгән шикелле тигез атлауларын кара син аның. Бу кыз бала – язның беренче чәчәгедер. Шундый нәзберек, сулышың катырак тисә дә коелып төшәр кебек. Димәк, аны якларга, афәтләрдән, бозлы яңгырлардан сакларга кирәк…

Кыз янына иптәшләре чыкты – бергәләп җырлады, биеделәр. Кызлар янына егетләр килде, сәгатьләр түгел, әйтерсең көннәр, айлар. еллар буе җырлый-җырлый, бии-бии сөйләште, бәхәсләште, тиргәште, киңәштеләр. Сөйләшеп, бәхәсләшеп, тиргәшеп, киңәшеп, елашып, көлешеп, ниһаять, аңлаштылар… Аннары туй ясадылар.

Туй – күпләр өчен бәйрәм, шул исәптән Ильяс өчен дә. Илла да кайбер дәрәҗәдә күңелне кырган сәбәп тә булмады түгел. Шатлыклы көйләр, бию көйләре – ләкин соңыннан, иң соңыннан аларда да ниндидер сагыш ишетелә башлады. Ник? Ни сәбәп? Монысы да тиз арада аңлашылды – сәхнәгә иң беренче чыккан кыз баланың кемгәдер кияүгә чыгуы кагылды бугай күңелгә. Ни сәбәптәндер, күңел аны үзенеке итеп тоярга тырыша икән! И, бәндә! Нәрсәләргә генә өметләнми бит нәфес дигәнең!

Ильяс моның өметсез эш икәнен бик каты аңлый, әлбәттә. Кешегә сөйләсәң, акылдан шашкансың диячәкләр. һәм хаклы булачаклар. Менә дигән хатының бар, сиңа тагын ни кирәк, диячәкләр. Тагын хаклы булачаклар. Ләкин бит Ильяс бөтенләй икенче нәрсә хакында уйлый. Сәхнәгә беренче булып чыккан кызга ул һич тә сез уйлаганча түгел, күктәге йолдызга караган кебегрәк карый. Уйлап бак, әйтсеннәр ди сиңа, күктәге иң якты йолдыз кияүгә чыккан дисеннәр. Дөньяның яме кимерме шуннан соң, юкмы? Билгеле инде, кими дә кими. Сәхнәгә беренче булып чыккан кызга да шул күзләр белән карады Ильяс.

Икенче җәһәттән, нәкъ менә шуңа күрә, чак кына рәнҗегән кебек тоелганга күрә дә бугай, Ильясның шушы кыз белән кызыксынуы тиз генә уза алмады. Бәһрәмиясен өйгә хәтле озатты да, бераз һавада йөрим әле, дигән булып (көтүче саф һавага сусаган, имеш!), яңадан клубка таба менеп китте.

Анда яшьләр тегене-моны сөйләшеп, тәмәке тарткан булып төн кыскарталар иде. Аларга кушылмыйча, бераз вакыт читтәрәк торды Ильяс. Дөрес чамалаган – артистлар китеп өлгермәгән әле. Сәхнә ягы ишегеннән берәм-берәм коела башладылар. Ник икәнен бәлки үзе дә төшенеп җитмәстән, Ильяс шул табарак атлады. Көтте.

Урынны да дөрес сайлаган иде. Артистларның һәркайсы аның яныннан уза торды. Менә сандык хәтле гармунын күтәргән Фәрит дигән Солтанов, өлкән артист Манчаровский, һәм… аның белән бергә – иң якты йолдыз калыкты… Йолдыз, чын йолдыз! Ап-ак җәйге плащ кигән. Куерып бетмәгән йолдызлы караңгылыкта шулай тоелды гынамы, әллә чынлап та шулаймы, кыз Ильяска игътибар итеп, аны танырга тырышкандай карады кебек. Бәлки спектакль буе үзенә сихерләнгәндәй текәлеп калган кешене ул үзе дә исендә калдыра язгандыр. Йөзләрчә күздән бәлки Ильяс күзләренә игътибар итмичә кала алмагандыр. Алай түгелдер дә бәлки, ләкин ник, ник шулай булуына күңелнең ышанасы килә соң?

Их, бәндә, бәндәләр!

Ильясның өметсез уфтануларын авылга фаш итәргә теләгәндәй, Солтанов сандык хәтле гармунын тартып җибәрде һәм урамга баягыдан һич ким булмаган матур тавышлар сибелде. Югары очка таба атлап барышлый, башка артистлар ул уйнаган көйләргә иярделәр. Авыл егетләре белән бергә Ильяс та алар артыннан атлады. Сандык хәтле гармунның баян дип аталуын, ә сәхнәгә беренче булып чыккан кызның Рәгыйдә исемле икәнен шул чакта күңеленә сеңдерде Ильяс.

Баян тавышы яңа һәм ят булган кебек, спектакльдә, концерт вакытында яңгыраган җырлар шикелле үк, урамда ишетелгәннәре дә бөтенләй диярлек икенче төрле иде – үзе якын, таныш, матур, әмма авылдагыча түгел. Бүген Ильяс бөтенләй яңа авазлар белән, яңа көйләр, яңа кешеләр белән очрашты. Болар бәрәңге һәм умач ашап яши торганнардан түгелдер – әүлияләрдер. Югыйсә, безнең сыман җир кешесе шушындый матур сөйләшә, җырлый ала димени. Әнә бит сүзләре дә күкнеке:

Зәңгәр һава, зәңгәр болыт

Зәңгәрләтә диңгезне.

Зәңгәр һаваларда йөзгән

Айлардан эзлим сезне.

Көен әйткән дә юк, анысы яңа да яңа инде. Шул ук вакытта гадәттәгечә гади – хәтергә уелып керә дә куя.

Артистлар күмәк җырлый, әмма Рәгыйдә исемле кыз бала җырлаганда кушылмаска, кушылганда да аның тавышына комачау итмәскә, аңа ярдәм итәргә тырышалар. Менә кызның үзе яңа, үзе таныш җырларыннан берсе – тыңла да отып кал:

Син дә җырла, матур егет,

Син дә җырла, матур кыз.

Матур булсын, матур булсын,

Матур булсын бу тормыш.

Бу матур тавыштан, матур җырдан соң матурланмыйча карасын бу тормыш! Барып чыкмаячак! Ильясның бөтен гомеренә җитәчәк бу матурлыклар. Менә шулай, кадерле иптәшләр.

Инде бер генә мәсьәләне чишәсе калды, Рәгыйдә чынлап чыктымы кияүгә, әллә сәхнәдә генә, шаярып, кеше көлдерер өчен генәме? Шуны ачыклыйсы иде. Башка егетләр ничектер, ә Ильяс шул ният белән азакка хәтле иярә барды. Һәм максатына иреште дә. Иң өлкән артист булган Илһам Манчаровский (әнә бит, аларның фамилияләре  дә адәмнекечә түгел!), әйе, иң өлкән артист белән култыклашып атлавыннан ук эчкә җылы иңә. Күпмедер атлаганнан соң исә өмет бөтен килеш акланды, мин сиңа әйтим, Ак киемле чибәр бала, бер мәлне тукталды да Манчаровскийдан аерылгач, урам читенәрәк тайпылып, бармакларын гына селкетеп, янәсе, кул болгады:

– Тыныч йокы, иптәшләр!

Манчаровскийның:

– Тыныч йокы, Рәгыйдә, матур төшләр күр, – диюенә, шулай ук үзенә хас булганча, тапкыр җавап кайтара белде:

– Начальство кушкач, күрәбез инде аны, иң матурларын! – дип, капкага таба атлап китте.

Башкалары: «Молодец, әйбәт әйтте», – дип рәхәтләнеп көлеште һәм сөйләшә-сөйләшә ары атладылар. Рәгыйдәнең сәхнәдә кияүгә чыккан егете – шулай ук гади генә түгел, әүлия булырга тиешле чибәр, ыспай егет – Марат Юлдыбаев дигәннәре бераз баргач ук шаян дулкынга күчәсе итте:

Зәкәрия, кеммая.

Кызыл ыштаныңны киеп,

Кая бардың син бая.

Әүлия дә шушы рәвешле шаяра белә икән. Башкаларның җиңелчә генә көлеп куюын да, җырның һәм җырчының үзен дә гаепкә бөкмәде Ильяс, киресенчә, Рәгыйдәгә ихтирамнары зурлыкка, хәерле галәмәткә юрады, Шулай булмыйча соң, ничек булсын ди! Бая бит гел тәүфыйклы, гүзәл җырлар гына җырладылар. Һәм тыйнак сөйләштеләр. Әйе, аңлашылды.

Инде, ниһаять, рәтләр сирәгәйгәч, баянчы да үзе урнашкан өйгә кереп киткәч, җыр һәм гәп тынып, кызыклар беткәч, Ильяс тукталды, Аннары Рәгыйдә кереп киткән өйгә яңадан кайтып, урам уртасыннан, ерактан куыклы лампа балкыткан тәрәзәгә, өй эченә озак кына карап торды, Ачык күренмәсә дә, барыбер таныды Ильяс. Рәгыйдә ак киемен салган, алсу-кызыл кофтадан калган – ут ялкыны кебек, бүлмәне балкытып, нәрсәдер эшләп йөри – җилпенгән саен Ильясның йөрәк бәгырен көйдерә, ялмап уза. Ә үзе исә, әлбәттә, әлбәттә, шуны белми ул – башына да китерми, Шул уй белән Ильяс бер кабат: «Аh!» – дип куйды да, каты-каты адымнар белән өенә кайтып китте.

Төн буе рәтләп йоклый алмыйча, кандалалы өйдәге сымак борсаланып ятты. Көтүне яланга вакытыннан иртәрәк алып чыкты.

Көндезге сәгать уннарда исә (артистларның йокысы кайчан туйганны чамалап) ярдәмчесенә көтүне урманга алып кермәскә кушты да авылга юл тотты. Билгеле инде, туп-туры клубка.

Дөрес чамалаган иде. Клуб ачылганны хәтта әле бераз көтәргә дә туры килде. Көтеп морадына ирешкәч, беркемнән рөхсәт сорамыйча, сәхнәгә менеп, кичәге чүкеч һәм балтаны үзе куйган җирдән алды да, декорацияләрне сүтәргә кереште. Сәхнә түрендәге сурәтле чаршауны (озакламый моның задник дип аталуын беләчәк) алышырга клуб мөдирен чакырды. Анысын палас төргән кебек төреп, аннары ах-ух килеп, тышкы күтәрмәгә чыгарып куйдылар, Әкренләп, күтәрмәдә һәм шундагы чирәм өстендә сурәтле чүпрәк-чапраклар һәм такта өемнәре барлыкка килде.

Эш моның белән генә бетмәгән иде әле. Артистларны күрше авылга илтәсе атлы ике арба килеп туктагач та, кучер малайлар ярдәме белән, Ильяс ул әйберләрне арбаларның берсенә рәтләп төяп тә өлгерде. Артистлар берәм-берәм килә-килешли: «Нинди рәхмәт төшкере бәндә эшләп куйды боларны?» – дип, тел шартлата тордылар һәм, кем эше икәне беленгәч, Ильясны мактап туя алмадылар, Манчаровский иптәш кичәге сүзләрен кабатлады:

– Безнең театрга син генә җитмисең икән, Ильяс дус, – дип аның аркасыннан каккалады. Алай гынамы әле. – Син гади Ильяс кына түгелсең. Хозыр Ильяс булмагаең, – дип, баш селкеде.

Рәгыйдә исә, мең мәгънәле күзләре белән, мөгаен, Манчаровский абыйсы әйткәнне җөпләп, читтәнрәк елмаеп торды. Әгәр кыюлыгы җитсә, мин сиңа әйтим, Ильяс дус кызны, үзе хәтле чемоданы белән бергә күтәреп, арбага ук утыртыр иде. Мәгәр моңа ук җитәрлек түгел иде кыюлык. Ильяс үтәмәгән эшне Марат атлы Юлдыбаев башкарды – хәерсез, арбага тәки китереп салды чемоданны. Әллә гарьлек, әллә үкенеч авырлыгыннан Ильясның башы иелде, гаебе фаш ителгән адәм сыман, кызарып куйды. Бит кызулыгын сизүдән икенче оялып, читкәрәк тайпылды. Олаулар кузгалганчы, шул төштән кыймшанмады. Клуб мөдире белән кул кысышкач, Ильяс янына килеп Манчаровский куш куллап саубуллашты һәм аңа яңадан җан өрде. Кучер малайлар гадәти жорлык белән дилбегәләрне тартып атларны кузгаткач, бүтән артистлар да кул болгап саубуллаша белделәр. Артистларга иярә төшеп, ул үзе дә елмаеп кул изәде. Иң куанычлысы шул – барча әүлиялардан аермалы рәвештә, Рәгыйдә сөйкемле, таң шикелле серле күзләре белән томыраеп, Ильяс белән хушлашты. Күздән югалганчы йөзендәге серле яктылык сүнмәде һәм Ильясның күңеленә күчеп, мөгаен, гомер буе балкыр өчен калды…

Шул рәвешле киттеләр. Янында һичкем булмаса да:

– Хәерле сәфәрләр сезгә! – дип, ул чак кына элегрәк әйтелергә тиешле сүзен үз алдына әйтеп куйды.

 

 

* * *

Дөресен әйтик, шул көннән соң Ильясның шуклыгы, жорлыгы бермә-бер кимеде. Ник алай дип сорасаң, һич икеләнмичә әйтергә мөмкиндер: ул моңа җавап бирә алмас иде.

Көннәр буе, айлар һәм еллар буе Рәгыйдәне сагынып яшәячәген сизенсә дә, ник алай икәнен, юк, аңлый һәм аңлата алмаячак ул.

Гашыйк булдымы әллә күктәге йолдызга?

«Әйе», дип тә, «юк» дип тә әйтә алмый Ильяс. Интегеп бүтән сүз эзли – таба алмый. Таба алмаячак.

Алма кебек бичәсе бар Ильясның, матур гына дөнья көтәләр. Житмәсә, гаиләгә озакламый янә бер җан иясе өстәләчәк. Бәс шулай булгач, тагын бер бичә кирәкмени аңа? Юк, кирәк түгел. Алайса, Рәгыйдә нишләп ымсындырды, ник айкап китте җанны?

Уфф!

Савымчы кызлар, юкка ялынасыз, Ильяс абзагыз сезгә тиз генә шаян җырларын җырлый алмаячак. Шаян җырлар капчыгы тишек булып чыкты. Коелдылар – җырлар гына түгел, мәзәкләр, хикмәтле сүзләр. Капчыкны ямыйсы булыр. Әйтегезче, кайсыгыз кем ямашыр аны?

Кызганыч, моңа язмышның насыйбы булмады. Артистлар нишләптер, авылга тиз генә сугылмады һәм аларның юлын кисеп, илгә афәт килде… Сугыш!..

Бу юлы Мәхмүт картка хәбәрне Ильяс китермәде, – хәлләр шаярырлык түгел иде. Шул хәерсез көннәрнең берсендә очрашкач, Мәхмүт карт үзе дә «сигез пот төтенне» телгә алырлык кәеф тапмыйча, сүзләрен рәнҗүле карашы белән генә аңлатырга тырышты. Тырышмаса да, барыбер Ильяс аның әйтелмәгән шелтәсен сизде: «Менә хәзер шаяр инде, юньсез нәмәрсә», – диясе килгәндер картның. – Үз кияңне үзең дә күр менә – юраганың юш килде, төтен түгел, ут җыярга туры килмәгәе…»

Бу сүзләрне Ильяс сугышның үзенә барып җиткәч, ут эченә керер алдыннан да кабат-кабат төшерде хәтеренә.

Өйдән чыгып китешли, чолан кәрнизенә үрмәләп, дәвер хәтереннән куырылган кызыл тышлы китабын алып юл капчыгына салган иде. Ничәмә мең чакрымлы юлларда капчык һич буш калмыйча, аның төбендә һәрвакыт күңелне ут сыман ялап, әрнетеп торган шул тере хатирә булды. Бүтән байлык өстәлмәде, дияргә кирәк. Капчыкка салу җайсыз булган ачы нәмәрсәләр аның җанына мул җыелды – шартлаулы ут күңелгә чәчәткеч төтеннәре белән бергә тулды…

Сугыштан ул кәкерәеп каткан терсәк, бөгелми торган беләзек белән кайтты. Инде туры мәгънәсендә уң кулсыз, уң канатсыз калды. Икенче сынык канаты – аты шулай ук сугышка киткән иде. Табигыйдер ки, яраткан аты һич югы яралы хәлдә булса да кайта алмады.

Бу рәвештә ничек яшәргә, ничек гаилә карарга, дөнья көтәргә?

Ә яшәргә кирәк иде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас