Барлык яңалыклар

Илһамлы җиңү (Ахыры)

Шигъри бәйгебезне Фирүзә ӘХМӘДГАЛИЕВА  (Фирүзә ӘХМӘД – ГАЛИ) белән Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА йомгаклап куя.

Илһамлы җиңү (Ахыры)
Илһамлы җиңү (Ахыры)

Фирүзә ӘХМӘДГАЛИЕВА  (Фирүзә ӘХМӘД – ГАЛИ)

КИЛДЕМ ӘЛЕ БҮГЕН ҺӘЙКӘЛЕҢӘ

Җиңү язы килде тагын бүген,

Сиксәненче тапкыр илемә.

Горур атлыйм авыл урамыннан,

Дан җырлыймын туган җиремә.

 

Рәхмәт димен сиңа, газиз бабкай,

Күңелемдә тоям горурлык.

Ул горурлык миндә шундый көчле,

Комлыкта да бакча корырлык.

 

Син – һәрвакыт миңа олы үрнәк,

Син яшисең йөрәк түремдә.

Онытмыймын, бүген дә исән син –

Күңелемдә, әйткән сүземдә!

 

Күз яшемә җыеп хисләремне

Һәйкәлеңә синең киләмен.

Башым иеп, сурәтеңә карап:

“Хәлең ничек, бабай?” – диямен.

 

                 Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА

ЯЗМЫШЛАРНЫҢ ЯЛГЫШЫ

Бабаларыбызга рәхмәт,

Тыныч туган ил өчен.

Алар яулаган җиңүне,

Биреп азаккы көчен.

 

Коелган кан,кыелган җан,

Ятып калган күпләре.

Кайтавазлар булып кошлар,

Иңләп очкан күкләрне.

 

Кыр казлары булып кайта

Мәрхүмнәрнең җаннары.

Алар кайта үрсәләнеп,

Арттырырга таңнарны.

 

Сиксән ел гомерләр узган,

Ә күңелдә сагышы.

Кабатланмасын иде бит

Язмышларның ялгышы.

 

Түкмәсен иде кайнар яшь

Чарасыздан Җир-ана.

Тынычлансын иде илем,

Яра салмасын җанга.

 

Ветераннар саны кими,

Бармак белән санарлык.

Алар – илем горурлыгы,

Алар батыр,алар нык.

Нигә һаман илкәемдә

Вакыйга чаң кагарлык?!

 

Бәйрәм белән сезне, дуслар,

Азатлык көне белән.

Тиздән тагын илебезгә,

Җиңү килүен беләм!

Автор фотолары.

Илһамлы җиңү (Ахыры)
Илһамлы җиңү (Ахыры)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас