Рәмилә РӘКЫЙПОВА
СОҢГЫ ХӘБӘР
Күкрәгенә кысып яшь солдатны,
Яшен түгә бүген Җир ана:
“Юк... ул исән... көчле рухы яшәр
Торналарның моңлы җырында”.
Каурый канатлардан моң агыла,
Һаваларда оча кошкайлар...
Күпме хәсрәт... күпме ачы яшьләр
Алып кайта илгә торналар...
Авыр канатларын кага-кага
Кайта инде, кайта торналар,
Башын сала Туган иле өчен,
Туган җире өчен ир затлар.
Зәңгәр һаваларны ярып үтә,
Йөрәкләрне телә хәбәрләр...
“Мәңгелек дан, тынычлыкны саклап,
Башын салган гаярь егетләр!”
Ак торналар оча һаваларда,
Ап-ак болытлардан югары...
"Батырларча... Туган Иле өчен", –
Кайтты илгә соңгы хәбәре.
Зилә ХӘЙРЕТДИНОВА-ГАБДРАХМАНОВА
1941нең ҖӘЕ
Җиңү көне...Халык бәйрәм итә,
Җир төренгән кызыл әләмгә!
Җир чәчәкләр япкан күкрәгенә,
Кояш көлә барлык Галәмгә!
Ул елларны онытырлык түгел...
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына
Кырык бернең ямьле җәендә.
Ирләр китте... басу-кырлар калды,
Шаулап калды иген өлгереп.
Басу капкасына озата барды
Сөйгәннәрен, кызлар, өзелеп!
Яшь егетләр китте үсмер килеш,
Елап калды күпме аналар.
Хатын-кызлар, малай-шалай кырда,
Басуларда иген урдылар.
Туйга теккән ак күлмәкләр калды,
Күпме бала калды ятим лә...
Йөрәкләргә уелып калды шулай,
Яра булып бөек хәтирә!
Гадилә ХИСАМОВА
БАШЫМ ИЯМ СОЛДАТКА
Җиңү көне ел да кабатлана
Искә ала бар халык.
Җиңү өчен ата-баба
Калганнар башын салып .
Жинү өчен көрәштеләр
Күп милләт туган булып.
Окопларда яткан чакта
Тормадылар аерылып.
Урысы да, чуашы да,
Татары, башкортлары.
Илем өчен көрәштеләр
Беткәнче сулышлары.
Әрмәне дә, үзбәге дә,
Кыргызлар һәм казахлар.
Башын салды җиңү өчен
Бар да безнең халыклар.
Һәйкәлеңә баш иябез,
Сорамыйча милләтең.
Бүген бер сүз – Халык Улы
Сөйли дуслык кыйммәтен.
Автор фотолары.