Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
26 февраль , 06:30

Илһамлы җиңү (4)

Сәхифәнең бүгенге чыгарылышында Наҗия МӘГӘСУМОВА, Һади МОХИТОВ һәм Әлфинә МӨХӘММӘДИЕВА шигъри бәйгегә чыкты.

Илһамлы җиңү (4)
Илһамлы җиңү (4)

Наҗия МӘГӘСУМОВА

СОЛДАТ АНТЫ

Киткән чакта илне сакларга,

Җиңәбез дошманны, – диделәр.

Алмаштырып җәйге киемне,

Гимнастерка өскә киделәр.

 

Сугышның бик тиздән бетәсен,

Теләде озаткан туганнар.

Киттеләр, озакка сузылды,

Йокламый көттеләр аналар.

 

Көттеләр...Тик явыз сугыштан,

Әйләнеп кайтмады  күбесе.

Әтиләр, яшь кенә егетләр,

Өзелде бар булган өметләр.

 

Бу сугыш меңнәрне юк итеп,

Каберләр калдырды артыннан.

Ятимнәр яшьләргә буылды,

Тол булып калдылар хатыннар.

 

Инде күп гомерләр узса да,

Җиңүне хәтерләр ташлар да.

Азатлык яулаган солдатлар

Кайтырлар кош булып язларда.

 

Кадерләп гел искә алабыз,

Азатлык яулаган солдатны!

Тезләнеп башларны иябез,

Барсына хәзер без җаваплы!

 

Һади МОХИТОВ

ТАТАР АТЫ

Татар аты суыкларга чыдам,

Ал-ялны ул белми, җегәрле .

Берлиннарга кадәр барып җитте,

Арбасында – тимер күчәрле.

 

Нәкъ Корьән-кәримдә язылганча ,

Һәр тояктан чыгарып утлар,

Далаларда тузаннар күтәрде,

Кичте бергә елгалар, сулар.

 

Җайдагы бу атның герой иде,

Ат өстендә батыр булды ул.

Авызыннан өзеп, үз телемен

Алмачуарына бирде ул.

 

Татар халкы үз атларын зурлап,

Шигырь язган, җырлар көйләгән.

Алмачуарларын хөрмәт итеп,

Һәйкәл салган, дастан сөйләгән.

 

Әлфинә МӨХӘММӘДИЕВА

АНА  ДОГАСЫ

Кайгы җиле берүк кагылмасын,

Туган илкәемә, халкыма.

Ир-егетләр берүк җиңеп кайтсын

Газиз аналары хакына.

 

Йә, Ходаем, бирмә безгә кайгы,

Сабыйларны ятим итмәче!

Аналарның сизгер йөрәкләрен

Кайгы җиле белән кисмәче!

 

Газиз улын саклый яу кырында

Аналарның йөрәк догасы.

Бу догага бөтен дөнья сыйган,

Теләкләрнең сыйган барысы.

      

 Кайткач, яудагыча бердәм булып,

 Күрке булып үтик урамның...

 Әнкәй догалары саклап йөртсен

 Балаларын горур Уралның.

Автор фотолары.

Илһамлы җиңү (4)
Илһамлы җиңү (4)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас