Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
25 февраль , 06:35

Илһамлы җиңү (3)

Шигъри сәхифәнең бүгенге чыгарылышында Илдус НАСЫЙБУЛЛИН (Ил-Насыйб), Сәрия ИСЛАМГАЛИЕВА һәм Зөһрә ЛАТЫЙПОВА мәйдан тота.

Илһамлы җиңү (3)
Илһамлы җиңү (3)

Илдус НАСЫЙБУЛЛИН (Ил-Насыйб)

МИН КӨТӘМ СИНЕ, СОЛДАТ

Син сугышта хәзер, Солдат –

Күп нәрсәне белмисең.

Ә мин көтәм, зарыгып көтәм,

Ә син шуны сизмисең.

 

Әле алда барысы да,

Күп нәрсәне белерсең,

Бергә чәйләр эчәр өчен

Син яныма килерсең.

 

Мин ышанам сиңа, Солдат,

Сакларсың син Ватанны,

Илебез күгендә бергә

Аттырырбыз ал таңны!

 

Сәрия ИСЛАМГАЛИЕВА

 

ЗАРЫГЫП КӨТӘ АНАЛАР

 

Сугыш җиле һаман исә

Җиргә кан-яшь түгелә.

Югалту хатлары килгәч,

Бәгырькәйләр өзелә.

 

Зарыгып көтә аналар,

Исән кайтсын балалар.

Өзелеп көтә сөйгәннәр

“Сине көтәм” дигәннәр.

 

Ай төннәрен ясин чыга

Бик яшьли киткәннәргә;

Ходай өстәп гомер бирә

Сагынып  көткәннәргә.

 

Азан тавышы иртәдә

Биек манаралардан.

Тынычлык урнашсын җирдә –

Бер теләк аналардан.

 

Зөһрә ЛАТЫЙПОВА

СУГЫШ БАЛЛАДАСЫ

Ямле июнь ае. Авыл гөрли.

Туйлар бара, шундый күп халык.

Кияү белән яшь киленне котлап,

Барсы тели бәхет һәм шатлык.

 

Тик гомерле булмады ул бәхет,

Германия сугыш башлады.

Яшь кәләшен кочып безнең егет,

Сугыш яланына  атлады.

 

Фашист корты бөтен көчен җыеп,

Башкаланы булды алмакчы.

Егет шунда әйтте: “Атып калыйм,

Туган җирдә ятып калганчы”.

 

Алда булды аның Сталинград,

Днепр елгасын да ул кичте.

Дошманнарны илебездән куып,

Берлинга ук барып ул җитте.

 

Өйгә кайтты солдат җиңү белән,

Кочып алды кызын, хатынын.

Өй эченә балкып шатлык тулды,

Һәм югалды сугыш ялкыны.

Автор фотолары.

 

Илһамлы җиңү (3)
Илһамлы җиңү (3)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас