Башкортстанда «Зарница 2.0» бөтенрусия хәрби-патриотик уенының яңа сезоны ачылды. Тантана Ватанны саклаучылар көнендә Уфаның 115 нче гимназиясендә узды. Анда республика башкаласының төрле мәктәпләре һәм колледжларыннан килгән 200дән артык активист катнашты.
Катнашучыларны «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсе советы рәисе Илнур Юлдыбаев һәм «Юнармия» төбәк штабы җитәкчесе Тимофей Присяжнюк сәламләде.
Көннең төп вакыйгасы – батырлык дәресе булды. Аны махсус хәрби операция ветераны, Батырлык һәм генерал Шәйморатов орденнары кавалеры, Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Артур Галиев үткәрде. Ачык диалог форматында ул яшьләр белән хәрби хезмәт тәҗрибәсе турында сөйләште, команда рухының, батырлыкның һәм антка тугрылыкның әһәмиятен аңлатты, мәктәп укучылары сорауларына җавап бирде.
Рәсми өлештән соң катнашучылар өчен практик мәйданчыклар оештырылды. Яшьләр гомумгаскәри белем һәм Русия тарихы буенча викториналарда катнашты, тактик медицина, ут әзерлеге, радиацион, химик һәм биологик саклану нигезләре, экстремаль шартларда исән калу күнекмәләре буенча белемнәрен сынады, тирда ату күнегүләрен үтте, шулай ук «Хәрби бит» иҗади конкурсында көч сынашты.
Чара «Алга, Россия!» флешмобы белән тәмамланды.
Илнур Юлдыбаев билгеләп үткәнчә, «Зарница 2.0» яшьләргә үзләрен күрсәтү, командада эшләргә өйрәнү һәм киләчәктә Ватанны саклаучыга кирәкле күнекмәләрне үзләштерү мөмкинлеге бирә. Аның сүзләренчә, мәктәп укучыларының уенга кызыксынуы зур, яңа сезон тагын да мавыктыргыч булачак.
Быел уенда 23 яшькә кадәрге яшьләр, шул исәптән педагогик югары уку йортлары студентлары да катнаша ала. Киләчәктә алар мәктәп укучылары өчен остазлар булып чыгыш ясаячак. Оештыручылар онлайн-курсларны яңарткан: алар Русия тарихы, дәүләтчелек нигезләре һәм хәрби эш буенча белемнәрне тирәнәйтергә ярдәм итәчәк.
«Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе, Русия Герое Артур Орлов әйтүенчә, өч ел эчендә «Зарница 2.0» миллионлаган катнашучыны берләштерде һәм буыннар күчемлелеген саклаучы патриотлар җәмгыятенә әверелде. 23 февральдә башлануы исә армиягә горурлык һәм аның көченә ышанычны символлаштыра. Уен башлангыч хәрби әзерлек буенча белемнәрне гамәлдә куллану мөмкинлеге бирә һәм хәрби уку йортларына керергә ниятләүчеләр өчен һөнәри юнәлеш мәйданы булып тора.
Яңа сезон берничә этаптан тора: уку йортларындагы сайлап алу турлары, муниципаль һәм төбәк ярышлары. Иң көчле командалар республика данын бөтенрусия финалында яклаячак.
2025 елда «Зарница 2.0» уенында катнашу өчен Русиянең барлык төбәкләреннән 3,1 миллионнан артык мәктәп укучысы һәм колледж студенты гариза биргән. Проектка 130 меңнән артык остаз кушылган. Башкортстанда 90 меңнән артык кеше катнашучы булган. Узган финал нәтиҗәләре буенча Стәрлетамактан «Росгвардия» отряды һәм Яңавыл районының «Коллиматор» командасы илнең иң яхшы унлыгына керде. Бәләбәйдән «БГТК патриотлары» командасы 15 нче урын алды, ә командиры Александр Ануфриев командирлар арасында шәхси зачетта икенче булды.
Уенда катнашу өчен гаризаны проектның рәсми сайтында тапшырырга мөмкин. Әзерлек өчен видеолекцияләр һәм практик биремнәрне үз эченә алган махсус укыту курслары да каралган.
Чыганак: https://xn--80aatfyr8b.xn--90acagbhgpca7c8c7f.xn--p1ai/