Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 февраль , 06:30

Илһамлы җиңү (2)

Сәхифәнең бүгенге чыгарылышында Илдар ГАЙСИН, Венера ДАДИНА һәм Илбарис СӘЛИМХАНның шигырьләре урын ала.

Илһамлы җиңү (2)
Илһамлы җиңү (2)

Илдар ГАЙСИН

ИСЕМЕ ОНЫТЫЛМАС

Халык батыры, патриот-шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйгә

 

Мин Төрекмәндә тумадым,

Бу авылда үсмәдем,

Ык елгасына коючы

Чишмә суын эчмәдем.

 

Ләкин минем күңелемә

Үтеп керде бер герой...

Сокландырды, тетрәндерде,

Күңлемдә хисләр дулый.

 

Тибрәлделәр йөрәгемнең

Иң-иң нечкә кыллары.

Күз алдыма килеп басты

Аның үткән юллары.

 

Нигәдер Мөҗәй йөргән

Болыннар якын тоела.

Әйтерсең лә Мөҗәй үзе

Янда – Ыкта коена.

 

Нарыштауның итәгендә

Уйнап йөридер төсле...

Табигатен тирә-якның

Мөҗәй яратып үсте.

 

Ыктагы чишмә суларын

Мөҗәй йотлыгып эчте.

Тирә яктан ул көч җыеп

Батыр ул булып үсте.

 

Туган якларын яратып

Багышлады җырларын.

Шигырьләрендә данлады

Якташларын, дусларын.

 

Тормышының төп бурычы

Булды Ватанны саклау.

Илебез азатлыгы өчен

Көрәш юлыннан атлау!

 

Тугры булды ул сүзенә,

Тез чүкмәде дошманга.

Кызганмады, корбан итте

Гомерен халык кушканга.

          

Төрекмәндә туып үскән

Гади авыл малае...

Үзе түгел, исеме кайтты,

Кырык биштә... май ае!

 

Онытылмас аның исеме,

Халык күңелендә саклар!

Портретын тотып, балалар

Җиңү юлыннан атлар!

 

                        Венера ДАДИНА

ҖИҢҮ КӨНЕ

 

Җиңү көне! Җиңү бәйрәме...

Ил өстендә Җиңү әләме!

Яз исе, җылысы бар җирдә –

Бүген Бөек Җиңү бәйрәме!

 

Җиңү көне! Җиңү бәйрәме...

Искә алыйк бергә, әйдә әле!

Миллионнарча җиңүчеләрнең

Авыл саен тора һәйкәле...

 

Тагын кайда көтеп яталар

Билгесез солдатлар җәсәде?

Хәбәрсез югалган батырлар –

Гомерлек аналар хәсрәте.

 

Исемсез, номерлы каберләр

Дәһшәтле елларның шаукымы...

Ут яна мәйданда, җылытмый...

Бөркелә сугышның салкыны...

 

Җиңү көне! Җиңү бәйрәме...

Сулкылдый аналар йөрәге.

Онытылмый кайгының хәтәре...

“Хәбәрсез югалды” хәбәре...

 

Җиңү көне! Җиңү бәйрәме...

Ветераннар бизи мәйданны!

Бүләк итик чәчәк бәйләме!

Бүген Бөек Җиңү бәйрәме!

 

Илбарис СӘЛИМХАН

МӨҖӘЙДӘН КИЛӘЧӘК БУЫНГА ХАТ

Сез бәхетле яшәсеннәр өчен

Без гомеребезне бирдек, оланнар,

Кадерләрен белегез илебезнең,

Саклагыз сез аны,туганнар.

 

Күз карасыдай аны күрегез сез,

Таптамасын аны илбасар.

Сезнең сөю, сезнең тырыш хезмәт

Туган илебездән гөл ясар.

 

Без күргәнне берүк сез күрмәгез,

Шуның өчен салдык башыбыз.

Мичтә яндырдылар тере килеш,

Табалмассыз кабер ташыбыз...

 

Васыятем шушы, и оныклар,

Зинһар, өметләрне аклагыз,

Тап төшерми биргән антыгызга

Керсез намусыгыз саклагыз!

Автор фотолары.

Илһамлы җиңү (2)
Илһамлы җиңү (2)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас